Юнусов Жаудат
Без унберәү идек
(шигырьләр)Без унберәү идек
Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем,
Барысы да якты үзенчә...
Шәл ябынган Ай шуларны юа
Инеш суы алып чүмечкә;
Ә инеше – безнең шул Сөлчә.
***
Әни безне санаганда, кайчак
Ялгышыплар бетә, бутала:
Вәлит, Фәрит, Шәү... әй... Шәриф, Шәүкәт...
Барысыда бала шул, бала.
Үскән берсен юлга озаткан саен,
Калганнарын санап юана:
Фәргать, Рәгать... тагын биш имгәк бит,
Унбер малай – унбер дивана;
Унбер ир-егеткә бер ана.
Үзе укый, үзе оек бәйли,
Аякларда бишек тирбәтә:
Уң аякта – игез Өлфәт-Тәлгать,
Икенчесе – Әхәт-Җәүдәттә.
Унберенче олан – төпчек бала,
Ун әзиле бердәнбер Нәүхать,
Кай арада олыгайган диген,
Өч балалы бала, ниһаять?!
***
Берчак саный – чыкмый: Тәлгать кая?
Гүргә ятты, әти янына...
Барыбер саный, унбер исем атап,
Унбер чагыбызны сагына.
***
Әни дәшә: “Вәлит, синме соң ул?
Кайсыгыз бар анда, керегез!”
“Ун энеле әзиебез китте...
Ахирәттә тагын беребез”.
***
Күнегәлми күңеле без кимүгә,
Аңа һаман унбер күренә...
Шәүкәт исемен дә, яшькә төреп,
Яшереп куйды күңел түренә.
***
Мин төшемдә унбер йолдыз күрдем,
Шәл ябынган Айның яшь чагын;
Аның көмеш яктысына үрелеп,
Ишәяләр йолдызлар тагын.
Бу төшкә бер тагын керәм әле,
Унбер булып калырбыз анда;
Безне җыеп, әни табын ясар,
Баш иярбез әни узганда.
Унбер йолдыз без булырбыз ул:
Вәлит, Фәрит, Шәриф, Шәүкәт тә,
Фәргать, Рәгать булыр, Тәлгать, Өлфәт,
Әхәт, Җәүдәт, Нәүхать, әлбәттә.
Беләм, “ӘНИ” дигән бер сүз булыр,
Бер сүз булыр унбер йөрәктә.
"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
теги: стихи на татарском языке.
- © Юнусов Ж., 2010-12 г.г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






