Юнусов Жаудат
Җәүдәт Юныс (Юнысов Җәүдәт Мәүлет улы) 1960 елның 5 июнендә Татарстанның хәзерге Яңа Чишмә районындагы Сөлчә-Баш авылында туган. Әтисе Мәүлет Ситдыйк улы, яшьтән ятим калып, тормышны үз җилкәсенә салып бара торган кеше буларак, Бөек Ватан сугышында да катнашкан, колхоз рәисе дә булып эшләгән, авылда бердәнбер укытучы да булган. Ул 1968 елда үлеп киткәч, Заһидә апа 11 (унбер) малай белән кала. Иң олы улына - 24, төпчегенә 6 яшь була. Җәүдәт 1977 елда, урта мәктәпне тәмамлап, Казанга китә. Бер ел авиация институтында укып йөри дә, аны ташлап, Казан театр училищесының художество бүлегенә керә. Аны тәмамлагач. Бөгелмә театрында сәхнәгә куючы рәссам булып эшли.
1984 елда Түбән Камага барып урнаша, шин заводында рәссам булып эшли. Шул елларны беренче шигырьләре шәһәрнең "Ленин нурлары" газетасында басыла. 1989-92 елларда туган якларында "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында эшли. Аннан соң биш ел Түбән Кама шин заводының "Чулман" газетасында редактор, ике ел шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. 2009 елга кадәр, ягъни Казанга күченеп, Татарстан Дәүләт Советына эшкә урнашканчы, шин заводының техник һәм икътисадый мәгълүмат бүлеген җитәкли.
Китаплары:"Бер мишәр, ике мишәр...", 1995 ел, Түбән Кама
"Безнеңчә бит инде бу!", 2006 ел, Түбән Кама
"Татарстан рәисе" (ТАССР Югары Советының 1937-51 еллардагы рәисе Гали Динмөхәммәтов турында), 2009 ел, ТКН (автордашы - Шәүкәт Кәбиров)
Редакторы, төзүчесе һәм авторларының берсе буларак "Дорогу нижнекамским шинам!", "Шинчылар шигырь яза", "Сборка души" китапларын чыгарды.
Яңа Чишмә ягы язучыларының күмәк җыентыгында һәм "Чулман акчарлаклары" дигән җыентыкта да Җәүдәт Юныс әсәрләре урын алды.
татарский писатель, поэт.
- © Юнусов Ж., 2010-12 г.г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






