Разил Вәлиев
Шагыйрьләр мәҗлесе. 1964—1999
(Ирекле тәрҗемәләр)
Һ.Һейнедән, алман шагыйре
* * *
Киңәш биреп акыл өйрәттеләр,
Мактадылар аннан күтәреп.
— Тик беразга гына түз, — диделәр, —
Теләкләрең тиздән үтәлер.
Инде күптән ачтан үләр идем,
Киңәшчеләр бик күп булса да...
Әгәр дә ки бер рәхимле бәндә
Ярдәм кулын миңа сузмаса.
Рәхимле җан! Тик ул сөйде мине,
Оныталмам хәтта үлгәндә.
Тик кочаклый гына алмыйм аны...
Әй, кызганыч!.. Үзем — ул бәндә.
Р.Гамзатовтан,
авар шагыйре
Минем гомер
Малай чакта, әй, көнләшә идем
Чапкан чакта атта егетләр.
Ә төн җитсә, алар, кочаклашып,
Авыл буйлап җырлап үттеләр.
Онытыла иде бар дөньясы,
Хәнҗәр күргәч ирләр билендә...
Малай инде! Әй, ялвара идем:
"Ияртегез, — диеп, — мине дә".
Бөтерелә тузан. Ә мин торам
Еламыйча көчкә тыелып, —
Кичкә кадәр оясында калган
Лачын баласыдай, боегып.
Көннәр буе офыкларга карап,
Егетләрне көттем сагынып.
Атлар белән бергә вакыт чапты,
Тузан кунды чәчкә чал булып.
Башка егет хәзер ат иярли,
Башка егет. Хәнҗәр билендә...
Чал чәчемне онытып кычкырам мин:
"Ияртегез, — диеп, — мине дә!"
Хушлашырга хәтта оныта ул...
Чаба егет, чаба гел алга.
Дулкын ярга бәргән йомычкадай,
Ә мин калам басып далада.
Һәм дәшәләр миңа: "Сиңамы, дип,
Үрмәләргә кыя ташына?!
Мәртәбәле үзең, чәчеңдә — чал,
Җырлап утыр учак каршында".
Әй, яшьлегем, минем гомеремә
Киттеңмени бары сугылып?!
Минем урын учак янындамы,
Үз утыммы бара суынып?!
Дага бөгәр куәт булмаса да,
Япь-яшь килеш әле хисләрем.
Бар кызларның йокылары качар,
Җырлап үтсәм әгәр кичләрен.
Картлык тими бөтен кешегә дә...
Ышаныгыз, дуслар, шагыйрьгә.
Чәчләренә чал кунса да хәтта,
Япь-яшь килеш керә ул гүргә.
Яшьтәше мин барча кешеләрнең,
Бәла түгел еллар тузаны.
Җырлар язсам, мәңге картаймамын,
Һәм сизелмәс гомер узганы.
* * *
Катылана торгач, металл булсам —
Ясамагыз миннән вак акча!
Шомарганчы кеше кесәсендә,
Әйләнүең яхшы агачка.
Насыйп икән әгәр металл булу —
Утка салып, корал коегыз.
Кыныгызда миндәй хәнҗәр торса,
Тынычлыкта булыр уегыз.
Шигырь
Тып-тын торам, чакырмыйм да инде,
Эзләмим дә җуйган сүземне.
Чакырмыйча килгән күз яшедәй
Килсен миңа бүген ул үзе.
Көтмәгәндә килсен күңелемә,
Һәм кәгазьгә төшсен соңыннан.
Сөендереп, ишек шакымыйча,
Килеп кергән якын дус сыман.
С.Есениннан, урыс шагыйре
* * *
Син сөйлисең: "Сәгъди, диеп,
Тик күкрәктән үбә иде".
Алла хакы өчен түзче,
Өйрәнермен әле мин дә.
Син җырлыйсың: "Ефратымда
Гөлләр чибәр җир кызыннан".
...Их, әгәр дә бай булсам мин,
Язар идем бүтән җырлар.
Өзәр идем гөлләрне мин,
Сөяр идем сине бары...
Дөньяда тик бер чибәр бар,
Гөлләр гөле — ул Шаганэ.
Зинһар өчен тыйма мине!
Минем өчен җирдә чик юк...
Шагыйрь булып туганмын мин
Һәм үбешәм шагыйрь кебек.
Ф.Оңгарсыновадан,
казакъ шагыйрәсе
* * *
Күңел дулкыннарым синең ярга кага —
И туган җир, далаң иркен, кочагың киң.
Читтә булсам, сагынуымны канат итеп.
Кошлар кебек, сиңа карап очамын мин.
Анам җаны кебек якын җир-туфрагың,
Далам минем — иркәм минем, сөйгән ярым.
Сине ничек яратырга икәнлекне
Китаплардан укып кына өйрәнмәдем.
Синдә ташлар йомшак кебек, күкләр аяз,
Синдә җанны тетрәтерлек дастаннар бар.
Бу тормышым, бу гомерем, бу язмышым
Сиңа гашыйк булуымнан башлангандыр.
Кичермә син, әгәр җаның яраласам...
Серләремнең бөтенесен сиңа ачам.
Ватансыз һәм илсез, диеп атасыннар,
Өметеңне акларга да ярамасам.
Казакъ йолалары
Казакъ яши гореф-гадәт, йола белән.
Мин аларның барысын да яхшы беләм.
Ата-ана картайганда, чаларганда —
Сый-хөрмәтнең иң зурысы тик аларга.
Татлы ризык: затлы кием, парчасы да —
Олы кеше кулындадыр барчасы да.
Иртә-кичен кунак килсә, чакырусыз,
Сорамыйбыз һичкайчан да: "Кайдан, кем сез?"
Аягүрә — яшебез дә, картыбыз да,
Табында бар тәмле тел дә, ипи-тоз да.
Кызлар үсеп, гашыйк булса бер егеткә
Сүз катарга да оялып, гомере үтә.
Яшь киленнәр өй биләмәс, тезген алып,
Олыларны хөрмәт итә безнең халык.
Бик усал без усалларга, тел тигәнгә.
Җиң сызганып тотынабыз, эш дигәндә.
Белмәсәң — бел, дустым, безне, якын барып —
Шундый инде казакъ дигән акын халык.
Иге-чиге булмаган күк далабызның,
Күңеле киң казакъ атлы балагызның.
Дустым
Бер дустым бар. Аның белән
Күпме гомер узылган.
Ул дустымның исеме — юл...
Чиксезлеккә сузылган.
Айкап чыксам төбәкләрне,
Җыйсам дала гөлләрен,
Кай якларга барсам да мин,
Шул дус белән бергәмен.
Кадерле ул картка, яшькә —
Чын дуслыкка ни җитсен!
Кайчак дөнья йөз чөерә...
Ә син аңа хаҗәтсең.
Дус барда җиңел табамын
Табышмакның чишемен.
Аның белән бергә кагам
Серле шигырь ишеген.
Сагынып анам кочагын,
Сыктап көткән чагымда,
Шул дустым белән очамын
Туып-үскән ягыма.
Гомер бик еш дучар итә
Япа-ялгыз калырга.
Арсаң хәсрәт-моңнарыңнан,
Дус бар, йөрәк, кайгырма.
Кыйналсам да, һәрчак алга
Дәшәмен сине, тормыш.
Анам җаны кебек дустым —
Юл — мине адаштырмас.
Туган ил
Чүлләрдә үсте чәчәкләр,
Бакча булды далалар,
Калкып чыкты зур калалар:
Бу — безнең абыйлар эше,
Беләсезме, балалар?!
Бодайлар үсә кырларда,
Пешә алсу алмалар,
Җир астыннан нефть ургый:
Бу — абый-апалар эше,
Беләсезме, балалар?!
Зур заводлар, фабрикалар,
Ап-ак йортлы калалар,
Кыюлар, батырлар иле:
Бу — безнең туган илебез,
Беләсездер, балалар?!
Зоопаркта
Бервакытны әтием
Алып барды шәһәргә.
Зоопаркта күрдек без
Бүреләр, төлкеләр дә.
Читлектәге арыслан
Йөрми җәнлек ауларга.
Китә алмый моннан ул
Туган иле — тауларга.
Лачын салган канатын, —
Сусаган ул иреккә,
Моңсу күзен төбәгән
Биеккә, зәңгәр күккә.
Маймылга конфет биреп,
Өйгә кайтып киттек тә...
Кызганып йөрим хәзер:
Яшәү читен читлектә.
Балык
Беркөн бабам ятьмәсенә
Эләкте олы балык.
Янына килдем балыкның,
Карыйм, дип, кулга алып.
Ә ул шу-ундый олы икән...
Атландым өстенә үк.
Мине җиргә очырды ул,
Койрыгын тик бер селкеп.
Маңгаемда яра хәзер,
Йә ела, йә елама...
Ачуланган, ахры, миңа,
Җибәрмәгәч елгага.
В.Азаровтан,
урыс шагыйре
Диңгез акчарлагы
Ак яллы дулкынга сыенып,
Акчарлак кычкыра ачынып.
Югыйсә, кай якка очса да,
Үз ирке — күк ачык, юл ачык.
Сап-салкын диңгезнең кочагы,
Туктаусыз дулкыннар куа ул.
Еракта, офыклар артында,
Канатлар кагынып туа җил.
Җылы җил тарата томанны,
Эретә гасырлар суыгын.
Акчарлак тәпие астына
Балыклар чәчәләр уылдык.
Яр буйлап бер малай йөгерә,
Белмичә сагышны, кайгыны.
...Ә диңгез төбендә төш күрә
Диңгезче бабасы каегы.
Л.Ошаниннан,
урыс шагыйре
Әдәбият институтын тәмамлаган дусларыма
Җир түгәрәк, матур, гаҗәеп зур, —
Кая илтмәс безне юллары?!
Тик кайда да истән чыкмас инде
Герцен йорты, Тверь бульвары.
Шигырь өчен монда ант эчелде,
Яңгырады йөз тел тостлары.
Сез булганда, димәк, мин дә яшим, —
Исәнмесез, барча дусларым!
Безнең йортка Горький исем биргән...
Мондый бәхет тия кемнәргә?!
Димәк, безнең, мәңге шәкерт булып,
Узасы бар килер көннәргә.
Карт тупыллар, башын түбән иеп,
Шигырь укый монда ташларга...
"Шигърият ул — мәңге яшьлек" булса,
Яшьлек, димәк, монда башлана.
* * *
Мин үземне гел яшь санап йөрдем,
Бактым исә — чәчләр чаларган.
Мин дусларга һәрчак учак яктым,
Җавап көтми генә алардан.
Бар кешегә яхшы булып булмас,
Бар юлларны үтеп булмастыр,
Бар сылулар сыймас кочагыма,
Соңгы җырым, ахры, тумастыр...
Үткән юлым — уч төбендә кебек,
Мин бер юлдан туры атладым,
Гомер буе бер максатка бардым, —
"Мәхәббәт" дип аны атадым.
Мин дөньядан күпне өмет итмим,
Шигърияткә яшим табынып.
Мин бәхетле — кеше күңелендә
Бер шигырем янса кабынып.
Урманда
Урман тып-тын. Ялгызлыктан туеп,
Ычкындырдым ишек келәсен...
Юрадым мин: әгәр кояш чыкса,
Минем янга бүген киләсең.
Күкләр күкрәп, яңгыр явып узды,
Яфракларга тезде энҗеләр.
...Килерсеңме, әллә юкмы, диеп,
Юрау юрыйм һаман мин-юләр!
Урман шаулый. Син киләсе юлдан
Кара мәче — кара төн уза.
Ә мин һаман күктән кояш көтәм,
Ә мин һаман көтәм могҗиза.
Урман тынды. Ялгызлыктан туеп,
Ычкындырдым күңелем келәсен...
Таңнар ата: Кояш чыгамы ул?
Синме әллә миннән көләсең?
Сары колмак
Сары сарган колмак яфрагына...
Ерак әле, юкса, көзләргә.
Тәрәзәмнән карый сары колмак...
Көзгә кадәр ничек түзәргә!
Үрелеп карый бүлмә эченә ул,
Җир яктысы җитми, күрәсең.
...Мин үзем дә колмак сабагыдай:
Утлар күрсәм, килә керәсем.
Тамыры соң әллә корыганмы?
Усал җилләр әллә тигәнме?
...Мин үзем дә авырлыклар күрдем.
Тик булмады башым игәнем.
Сары яккан колмак яфрагына
Туган якның ачы туфрагы.
...Сары сарган саен матурая,
Ныгый бара колмак яфрагы.
* * *
Мин эшче дә булдым, җитәкче дә,
Солдат булдым, булдым төзүче.
Кайнарлыгын тойдым иреннәрнең,
Дошманнардан алдым үчемне.
Дуслар кулы кулым җылыттылар,
Күкрәгемдә йөрттем ут... хаклык.
Дөнья гизеп чәчем агарса да,
"Ул яшь" диеп әйтсен ил, халык.
* * *
Нәрсә кирәк безгә бәхет өчен? —
"Алтын сарай кирәк", — димә син.
Кем бирер соң безгә ул бәхетне?
Тик без генә бары — син дә мин.
Кем коткарыр атом упкыныннан,
Киләчәккә күпер салыр? — дим.
Кемнәр эшләр моны? — бары тик без,
Тик без генә — син дә мин.
* * *
Син елыйсың... Нигә елыйсың син?
Нинди кайгы эзен калдырды?
Кая китте яшьлек чаялыгың?
Тормышыңнан әллә ардыңмы?..
Кайгыларың оныт, елмай әле...
"Бәхет" дигән илгә юл тотыйк,
Кичер мине... кайчак уйга чумып,
Йөрәгеңне куйсам онытып.
* * *
Кояш нигә сукыр тычкан өчен? —
Караңгыда яши, пошмый да;
Җир астында борма юллар тишеп
Үткәрә ул җәйне, кышны да.
Ләкин бер көн Кояш сүнә калса,
Караңгылык басса дөньяны...
Сукыр тычкан үләр... Сәбәп нидә? —
Белә алмас ләкин ул аны.
* * *
Ә мин яшим. Бары мендәр белә
Авырлыгын төшләр күрүнең...
Егерме ел элек күке әйтте:
"Дүрт ел калды, — диеп, — гомерең".
Артта калды баганасы чикнең,
Кичтем инде җиде диңгезне.
Енисейны үттем. Таныш миңа
Дөяләр һәм испан үгезе.
Ашыгырмын һәрчак Мәскәвемә,
Яңгыр яугач, салкын кар күргәч...
Әле тагын дүрт ел яшәрмен мин,
Гомеремне яшәп бетергәч.
А.Старостиннан,
якут шагыйре
* * *
Мин — Себер, тундра улы,
Телим тынычлык, тынлык.
Мин әзер боздай эрергә,
Һәм яшәргә үз илемдә
Бер кәрлә каен булып.
* * *
Бүлмәм минем ялгызлыктан тилмерүче йөрәк кебек.
Өстәлемдә саф чәчәкләр — дустым китте миңа биреп.
Тәрәзәмнән ил күренде, чәчәкләрдән бозлар эреп.
А.Комендантастан,
Литва шагыйре
* * *
Төн. Тынлыкка чумган бөтен дөнья,
Атларыбыз дагаланмаган,
Җирләребез әле сөрелмәгән.
Кошларны да курку алмаган.
Ә мин әле шушы көнгә кадәр
Куркынычның үзен күрмәдем.
Табигатьтән күпме нәрсә алдым!
Ә үзенә берни бирмәдем.
Мин табигать баласыдыр, ахры,
Кошлар мине сүзсез аңлыйлар...
Урманнарым шундый кешелекле! —
Бар афәттән мине саклыйлар.
А.Бедюровтан,
Алтай шагыйре
Тулган ай әкияте
Ястык итеп язымны
Ятам мин күккә карап.
Җылы сүзләр табалмыйм...
Җил, сагышымны тарат.
Серле, сихерле сүзләр
Йөри колак янымда.
Тотам, дип, кулым суздым —
Очты-китте тагын да.
Баш очымда, биектә,
Илемнең тау-ташлары.
Күзләремнең төбендә
Илемнең аккошлары.
Күзем ачам,
Күзем йомам...
Тыңлыйм күкнең тавышын,
Кошлар оча,
Кошлар кайта
Барысы — илем кошы!
Ап-ак, көмеш канатлар
Җилгә тиеп сызгыра.
Телләремә алтайча
Иң кадерле сүз куна.
Яшел ястык язымны
Онытып кошлар санадым.
Кошлар булып кайтучы
Сүзләремне таныдым.
Җанымдагы сагышлар
Яшькә кушылып актылар.
Чит телләрдә адаштым...
Кошлар килеп таптылар.
А.Байзуллаевтан,
балкар шагыйре
Зәңгәрсу кыялар
Гөр килә сабыйлар уены,
Чияләр чәчәге коела.
Аларган тауларга күз салам:
Алдымда зәңгәрсу кыялар.
Җырлады егетләр туйларда,
Чем-кара күзләрдә — дөньялар.
Аналар, апалар куанды,
Дәшмәде зәңгәрсу кыялар.
Китәләр дөньядан бабайлар,
Үзәннәр кайгыга урала.
Ә таулар һаман да бер көе, —
Тик тора зәңгәрсу кыялар.
Гомерләр, дәверләр узалар.
Сугыш бар... каберләр... туйлар бар...
Мәңгегә торырлар бу таулар,
Торырлар зәңгәрсу кыялар.
А.Антоновичтан,
урыс шагыйре
Яз белән саубуллашу
Нишлим инде,
Тагын үз күңелем,
Нишлим инде, тагын үз җаным...
Кошлар җыры тиздән онытылыр —
Көзгә таба инде юл алдым.
Яз аенда — иң зур рәхәт, ләззәт,
Серле тавышларда сихер бар.
Урманнарда дәрвишләнеп йөрү,
Учак янындагы юлчылар...
Урманнарга язын күк төс керә,
Урман аша кырлар күренә.
Манарасы белән күзгә кереп
Чиркәү тора аның түрендә.
Ул чиркәүдә безгә җырларга да,
Озатырга да хәтта үлгәнне,
Башны орып бәхет ялварырга,
Еларга да туры килмәде.
Яз аенда дөнья шундый гади!
Ә шулай да никтер ялгышам.
Бар агачлар олы юлга озата,
Шигырьләргә сеңә сагышлар.
А.Гавриловтан
урыс шагыйре
Эзләр
Кеше үтте диңгез яры буйлап,
Чылбыр булып ятты эзләре...
Дулкын юа — эзләр барыбер кала...
Юылмастыр кебек үзләре!
Диңгез дулкыннары һәм кешеләр
Көрәшәләр мәңге тир түгеп...
Ә мәңгелек бар эзләрне юа
Һәм эзләрдә кала мәңгелек.
Наратлар
Җирне кочып тамырлары белән,
Давылларга куеп күкрәген,
Елга шавын тыңлый карт наратлар,
Ишетмичә күкләр күкрәвен.
Җилләр ярсып җиргә екмак була,
Упкын көтә ачып авызын...
Тик упкынга җилләр ега алмый
Чал наратын кыя тавының.
Бураннар да ешрак була монда...
Кырыслыкка бик бай бу яклар.
...Батырлыкка өйрәтәләр безне
Таш кыяда үскән наратлар.
* * *
Комнар кайный мәхәббәт һәм уттан...
Салкын тора минем акылым.
Бохараның биек манарасы
Күрә алмас Рәсәй аклыгын.
Комнарны мин белмим, белә алмыйм,
Комнар белми минем кайгымны.
Сиңа минем олы әҗәтем бар,
Туган якның ап-ак каены.
Бохараның биек манарасы, —
Нигәдер гел сиңа юл алам...
Минем өчен билгесез, ят илләр
Күзләреңә кереп югалган.
Күзләремә зәңгәрлекләр сеңгән,
Ак эзләрем — кырыс кышларда...
Тик шыгырдап куя кайчагында
Ерак дала комы тешләрдә.
Ш.Алишевадан,
кумык шагыйрәсе
* * *
Еллар үтә,
Айлар үтә,
Үтә сәгать, минутлар.
Җитә дә күк,
Җитми дә күк
Морадына өметләр.
Берәү туа,
Берәү үлә,
Шатлыкка кушыла бәла.
Ә Җир шары
Тыныч кына
Әйләнә дә әйләнә.
Берәүгә
Укыганда
Шигырьләрем
Нигә борының чөясең.
Сөюне куй,
Башка нәрсә
Язып кара, диясең.
Мәхәббәттән
Авырыйм мин,
Ләкин көтмим азагын.
Хәзер язмый
Бу сөюне,
Әйт соң, кайчан язармын?
М.Калмыкаевтан,
нугай шагыйре
Сагыну
Кайтсам икән, Җиленчәгем, катыңа,
Күрсәм икән дулкыныңда ай юлын.
Күмәр идем хәсрәтемне комыңа,
Бүләр идем җан дусыңдай кайгымны.
Кайтсам икән, Җиленчәгем, ярыңа...
Шифа суың җан гөлемә охшаган.
Кобан иле сеңгән минем каныма,
Тамырларым эсселектән сусаган.
Кайтсам икән, Җиленчәгем, яныңа...
Күңелләрем тартыла гел аклыкка.
Бер утырсам дулкын юган ташыңа,
Тулыр иде киң күкрәгем шатлыкка.
Җиленчәгем хәләл сөттәй кадерле,
Ул мәңгегә тугры калган ярына.
Җырчы килеп сиңа колак сала да,
Яңа моңнар таба үз җырларына.
В.Портновтан,
урыс шагыйре
Фронтовик агачлар
Пышылдаша агач яфраклары,
Исләренә төшә яшь чаклар...
Тора алар солдат каберләрен
Тамырлары белән кочаклап.
Кемнәр аңлар юкәләрнең күңелен,
Имәннәрнең серен кем ачар?
Яфрагы күк калтырамый усак,
Агач җанлы түгел агачлар.
Үз әнисе кебек сыкрый каен,
Иңнәренә салып шәлләрен.
Каен кочагында солдат ята...
Кемнәр белә каен хәлләрен?!
Күпме алар — яуда егылганнар! —
Күпме батыр, күпме "хәбәрсез..."
Моңсуланып бераз тын калыгыз
Ялгыз каеннарны күрсәгез.
Чәчләренә сугыш төсе сеңгән...
Дошман киткән. Ул бар, ул калган.
Алланадыр нарат таңнан түгел,
Яралардан тамган ал каннан.
Һәр агачның төпләрендә бүген
Бардыр кебек солдат кабере.
Агачларга уйма үз исемең,
Ул исемсез килеш кадерле.
Тәннәрендә кургаш саклый алар.
Ул агачлар утта көйрәгән.
Туган җиргә шулай берегергә
Батырлардан алар өйрәнгән.
* * *
Очрашырга иде йолдызда бер...
Җирдә юктыр сөю, тугрылык.
Мең мәшәкать тулы бу хәятта
Мәхәббәткә, ахры, урын юк.
Качып китик дөнья рәхәтеннән,
Качыйк, әйдә, дус һәм дошманнан!
Синең күзләр чәчәкләргә түгел,
Йолдызларга күбрәк охшаган.
Очрашырга иде, кавышырга...
Юлга чыгыйк, карап йолдызга.
Күпме кеше ярын табалмыйча
Янәшәдә генә юл уза.
Мин йолдызда учак ягар идем,
Син ашыгыр идең яныма.
Элеккечә... безнең мәхәббәткә
Шаһит булыр иде таң гына.
Сине каян эзләп табыйм икән? —
Җавабың юк, күпме дәшеп тә.
Безгә шундый рәхәт булыр иде...
Рәхәт булган кебек яшьлектә.
Очрашырга иде йолдызда бер...
Дәфтәр турында баллада
Кәгазь капчыкларны турый-турый
Дәфтәр ясый идек төннәрен.
Ул капчыклар ачы сагышларын
Ташымады икән кемнәрнең?
Кәгазьләрне тигезләргә теләп
Сыйпый иде арык кулларым,
Тик хәрефләр төртелә дә кала...
Хәтерләтеп сугыш юлларын.
Сыңар куллы әти тиз картайды
Кәгазь капчык белән хат ташып.
Өй борынча кайгы өләште дә,
Төннәр буе чыкты саташып.
Хәтерлим мин һаман әтиемнең
Ил сагышы тулы күзләрен;
"Кыскарак яз, улым, мәгънәле яз,
Кәгазь сакла", — дигән сүзләрен.
* * *
Җилгә чәчеп мөлкәтен,
Ярлыланган көз, бөлгән.
...Ай тәрәзне ватар күк
Очлы мөгезе белән.
Гөнаһ кылган кешедәй
Бимазаланып беттем.
Тыны да чыкмый бүген
Төн төсле кара этнең.
Кунаклар туймый җырлап,
Туймыйлар ашап, сөйләп...
Эт канәгать, ул өрми:
Эт күңеле — бер сөяк.
Мал суйдык. Җыйдык кунак.
Күздә яшь килеш көләм.
...Ай тәрәзәне шакый
Канлы мөгезе белән.
Үги ана яфрагы
Кемнәр сине "үги" дигән,
Үги ана яфрагы?
Читкә — үги...
Үги итмәс
Туган җирнең туфрагы.
Күрми сине ваемсызлар,
Күрми чәчәк-күршеләр...
Бары хаста чакта гына
Эзли сине кешеләр.
Яр сукмагы буйлап киләм,
Киләм синнән көнләшеп.
...Мине шулай, авыр чакта,
Алсалар иде дәшеп.
Кемдер үги итсә итсен,
Кемдер көлеп карасын...
Мин бәхетле — җырым белән
Төзәтсәм җан ярасын.
Әбиләр чуагы
Көзге урман. Малай яфрак яга,
Малай тели кызык ясарга.
...Өнсез калган агачларга, гүя,
Төтен түгел, ап-ак чал сара.
Урман кача томан кочагына,
Урман чума сагыш, моң-зарга.
Ялкын чәчле малай яфрак яга...
Күңелләргә көзге моң сара.
Алмачуар чаптарым
Хәтеремдә: "Батыр бул!" — дип,
Атым сөйгән чакларың.
Яудан исән алып чыкты
Алмачуар чаптарым.
Чаптарымның күкрәге киң,
Йолдыз төсле күзләре.
Атка менми, яуга керми
Егет җаны түзәрме!
Җилдә сибелә яллары —
Гүя кызлар толымы.
Уктай оча, белә чөнки
Минем барыр юлымны.
Бар атларны узып чаба,
Чаба алга, яктыга.
Ике тамчы судай охшаш
Ул Чапаев атына.
Чабышларда һәрвакытта
Ул тик беренче килде.
Дошманнарны җиргә екты
Яшен уты шикелле...
Онытылмас Ватан өчен
Утка кергән чакларым.
Мең үлемнән алып чыкты
Алмачуар чаптарым.
Т.Матмуратовтан,
каракалпак шагыйре
Әйтә идең
Чәчләреңә гөлләр кадасам,
Әйтә идең: "Яман бала син".
Яман булсам, ялгыз бакчада
Минем белән нигә каласың?
Йөзегеңне куйсам яшереп,
Әйтә идең: "Яман бала син".
Яман булсам, язган хатымны
Түш кесәңә нигә саласың?
Иңнәреңә кулым куйганда:
Әйтә идең: "Яман бала син".
Яман булсам, мине күрүгә,
Алсу йөзең нигә яна соң?
Иреннәрең балын эчкәндә,
Әйтә идең: "Яман бала син".
Яман җирдә гөлләр үсәме? —
Йөрәгемдә йөрткән лалә син.
О.Цокуновтан,
урыс шагыйре
Йолдызлар коелганда
Әйләнеп карарга вакыт юк,
Көннәре, төннәре ашыга.
Әйтерсең киләчәк иленнән
Бәхетләр юл чыккан каршыга.
Кайчакта уйланып ятасың...
Һавадан йолдызлар коела.
Учакта ут яна. Вакытлар
Тукталып калгандай тоела.
Тәрәзә артында кара төн
Океан шикелле чайкала.
Шәһәрләр, авыллар югала...
Югала... Бары тик ай кала.
Чайкалып океан төбендә
Йоклыйсың берни дә шәйләми.
Хәтерең түрендә бары тик
Күрәсең үзеңнең шәүләңне.
Н.Поляковадан,
урыс шагыйрәсе
Юл уртасы
Ярты юлны уздым инде —
Әле күпме барасы?!
Сине кем уйлап тапкан соң,
Чакырым баганасы?
Каерылып артка карыйм,
Бер чакырым үтәм дә...
Тау түбәсеннән күренә
Барыр юл да, үткән дә.
Үткән юллар авырлыгы
Хәзер татлы төш кенә.
...Йөгең җиңел була икән
Таудан түбән төшкәндә.
Г.Лоркадан,
испан шагыйре
Хушлашу
Мин киткәндә бу дөньядан —
Япмагыз балконнарны.
Әфлисун ашый балалар.
(Балконнан күрәм аны.)
Уракчылар бодай ура.
(Балконнан карыйм аны.)
Мин киткәндә бу дөньядан —
Япмагыз балконнарны.
Ай калыккан чакта
Ай калыккан чакта
кыңгыраулар тына.
Урман сукмаклары —
чытырманлык кына.
Ай калыккан чакта
диңгез — җирнең өсте,
ә йөрәгем минем
ялгыз утрау төсле.
Ай тулганда лимон
кирәк икән кемгә?
Табыннарда — яшел,
салкын җимеш кенә.
Ай калыккан чакта,
төнге бакчаларда —
янчыкларда елый
көмеш акчалар да.
Гитара
Әнә, башлана
гитара үксүе.
Челпәрәмә килә
таң касәсе.
Әнә, башлана
гитара үксүе.
О, син көтмә аннан
тынлыкны,
сорама син аннан
тынлыкны!
Бертуктамый
гитара елый,
арыкларда аккан судай елый.
Кардан яз сораучы
җилләр кебек елый,
ялварма син, көтмә
тынлыкны!
Шулай елый кичке кояш таңны сорап,
шулай елый юл югалткан юләр ядрә,
шулай елый уттай кызган кайнар комнар
салкын гүзәллеген сагынып төнбоекның.
Шулай саубуллаша кошлар тормыш белән
елан угы алда торганда.
О гитара,
биш йөгерек хәнҗәрнең
бичара корбаны!
Я.Ухсайдан,
чуваш шагыйре
Охшаталар мине татарга
Охшаталар мине татарга, —
Чәй куялар керә-керешкә.
Бар дусларым әйтә, яратып,
Түбәтәй, дип, сиңа килешә.
Бу охшашлык белән һәрвакыт
Дошманнарның җанын үртәдем...
Якты татар йөзен үземдә
Туган көннән бирле йөртәмен.
Гомер буе йөрде озатып
Татарларның утлы карашы...
Татар белән шатлык бүлештем
Һәм бәйләштем йөрәк ярасын.
Ничә тапкыр Уфа урамын
Мин Гафури белән урадым, —
Әзер идем алып төшәргә
Йолдызларның иң-иң ерагын.
Ә өстәлдә шаулап, шатланып,
Каршы алды безне самавыр,
Чәй эчерде миңа Гафури,
Чынаякта, гүя — кайнар җыр.
Киләчәктә, аның шикелле,
Әдип булу — бөтен исәбем...
Ул өйрәтте мине очарга
Кош баласын — шагыйрь кисәген.
Уртак тарих, уртак язмышның
Уйлый-уйлый усал чорларын,
Мин унҗиде яшьтә татарның
Сагыш тулы җырын җырладым.
Канат куйды миңа Гафури, —
Котылдылар хисләр тышаудан.
Шуңа күрә дә мин шигырьдә
Гафурига бераз охшаган.
Кичә генә күргән шикелле...
Әллә соң бу төштә булдымы? —
Муса Җәлил йөртә Мәскәүдә,
Уң кулына кыскан кулымны.
Мин Җәлилнең батыр рухына
Шул чаклардан бирле ышанам:
Җәлил белән яшьтән дус идек, —
Мин татарга шуңа охшаган.
Казан, Казан! Синдә йөрдек без
Җәлил белән ерак язларда.
Чуваш улы Яков Ухсайның
Дуслары күп шәһре Казанда.
Туган якның аяз төннәрен
Мин Казанга тагын алыштым...
Хәсән Туфан атлый янәшә —
Ахирәтем, җаным, чал дустым.
Аның белән уртак күңелем,
Уем уртак, уртак хисләрем.
Аның белән утка керермен,
Аның белән сулар кичәрмен...
Җыр күгендә насыйп булырмы
Аның кебек биек очарга?
Туфан белән шактый юл уздык, —
Мин татарга шуңа охшаган.
Бар дусларым әйтә, яратып,
Түбәтәй, дип, сиңа килешә,
Кая барма — шунда дусларым —
Кочагына алып күрешә.
Бу охшашлык белән мин һәрчак
Дошманнарның җанын үртәдем.
Туган көннән бирле үземдә
Якты татар йөзен йөртәмен.
* * *
Чәй эчәм — һаман суык,
Мич ягам — җылысы юк...
Иңбашымнан тун төшми.
Бер ялгызым. Җан өши.
Бөтен дөньям җылына күк
Килсә тик якын кешем.
С.Мәҗитовтан,
каракалпак шагыйре
Ирек таңы
Таң сызылып атты көнчыгыш яктан,
Уянды барча халык, безгә ни булды?
Кара төннәр үтте, уянды бар җан,
Куанды барча халык, безгә ни булды?
Алланып таң атты, ул — ирек таңы,
Онытылды инсанның михнәтле чагы.
Яктырды җиһанның бар тирә-ягы,
Кузгалды барча халык, безгә ни булды?
Аткан таң дөньяны нур белән күмде,
Золымнан корыган гөлләр дә көлде,
Арынып карадан, ак якка дүнде,
Шатланды барча халык, безгә ни булды?
Төннәрне таратып, алтын кояш торды,
Ул кызганмый җир өстенә алтын нурлар койды,
Һәммә гашыйк аткан таңга омтылды...
Уянды барча халык, безгә ни булды?
Бераз хәйран калып, таңга карап тор,
Таң җилендә чәчләреңне тарап тор,
Таң җилләре моң-зарыңны таратыр...
Җырлады барча халык, безгә ни булды?
Ак таңга сәлам бир, тор, каракалпак,
Таң нурында коен, әйдә, каракалпак,
Изелдең, каргалдың... Эшең иде хак.
Кузгалды барча халык, безгә ни булды?
Кызларга
Җиргә яңа язлар килә,
Бакчаларга чыга кызлар.
Гөл ачыла, былбыл сайрый, —
Моңланмагыз, чая кызлар.
Хур кызымы, пәризатмы —
Сезнең йөзләр айдай якты,
Битегездә сипкел артты, —
Язлар килде җиргә, кызлар.
Бакчадагы гөлдәй янып,
Күбәләктәй очып-кунып,
Җиләк кебек пешеп-тулып
Йөрегез сез, гүзәл кызлар.
Бакчаларда — заман җиле,
Яратасыз туган илне,
Яратасыз туган телне...
Шулай үсә безнең кызлар.
Үткән дәвер артта калды,
Таза дәвер урын алды,
Йөрәкләргә ялкын салды...
Иң кадерле кунак — кызлар.
Килгән кунакка бүләк сал,
Аннан сора хәл вә әхвәл,
Заманның тәрбиясен ал...
Хезмәт итсен илгә кызлар.
Бакча җимеш белән тулсын,
Кыз-егетләр тигез булсын,
Күңелләрдә хөрлек тусын, —
Тырышыгыз, гүзәл кызлар.
Белем өчен юллар ачык,
Наданлыктан яктыга чык,
Торма күләгәдә качып, —
Безгә кирәк кыю кызлар.
Елга булып белем аксын,
Ә наданлык ары чапсын,
Белемлеләр җирдә артсын, —
Олы эшләр көтә кызлар.
Ватан өчен игелек кыл,
Халкың өчен файдалы бул,
Алда безнең — туп-туры юл, —
Туктап тормыйк, әйдә, кызлар.
Аерса олы-кечесен,
Белсә илдә ни көчлесен,
Татыса ачы-төчесен, —
Шулар күпне белә, кызлар.
Тарих безгә карар яман,
Әгәр кызлар булса надан,
Халык кара булыр һаман
Сездән башка, гүзәл кызлар.
Бул син илдә кояш төсле,
Тик белемле генә көчле,
Ирек җиле безгә күчте, —
Югалтмагыз аны, кызлар.
Чык бакчага иртә таңнан,
Бәхет тапмас йоклап калган,
Ялкауларның сүзе ялган, —
Тыңламагыз аны, кызлар.
Безнең заман — гаҗәп заман,
Безнең язмыш — безгә таман,
Әйтәм әле, әйтәм һаман:
Җиргә хуҗа булсын кызлар.
Сезгә атап хатлар яздым,
Тик сүзләрнең таптым азын:
Сез — Ватанның яңа язы,
Илнең киләчәге, кызлар.
Т.Адышевадан,
кыргыз шагыйрәсе
Шигърият
Син — авазы гашыйк яшьлекнең,
Син — якты ут юлдан язганга,
Син — көзге су салкын чишмәдә,
Сатып булмый сине базарда.
Син — давыллы, шаулы диңгездәй,
Мин — тик көймә синең дулкында.
Син — җәй җиле, юлың тауларда,
Канатыңа синең җыр кунган.
Мәхәббәтем
Кешеләрне сөям, кешеләрне,
Алар белән бергә буй җиттем.
Алар күңеленнән җылы алдым.
Кешеләрсез гомер, һай, читен.
Каурый кадыйм бәйрәм бүрегемә,
Дуслар дәшәм бәйрәм ашына...
Язмыш атлы чаптар атка менеп,
Кешеләргә һәрчак ашыгам.
Кайгы килсә, хәсрәт килсә миңа,
Кешеләрдән кодрәт, көч алам.
Уйлый алмыйм хәтта, кайчандыр, дип,
Җир өстендә кеше булмаган.
Бар шатлыгым кешеләргә бирәм.
Ялгыз калсам, батам сагышка...
Мин кешеләр арасында яшим,
Урман эчендәге агачтай.
Г.Галадан,
поляк шагыйре
Истәлеккә чәчәк өзегез!
Болын кызы бишек көен көйли...
Чәчәк белән үргән толымын.
Ә мин ятам, яңа туган кебек,
Бишегендә назлы болынның.
Су өстендә — сары төнбоеклар,
Җыйган алар болын моңнарын.
Балык сыман, өнсез-телсез калып,
Мин аларның җырын тыңладым.
Чикерткәләр җырлый. Ишетәм күк
Әбиләрнең орчык эрләвен.
Бөтен дөнья бүген, туарылып,
Сөйли кебек күңел серләрен.
Һәр көтүче монда фикер йөртә
Фәлсәфәче галим шикелле.
Кояш көлә. Кояшның да йөзе
Нәкъ минеке төсле... сипкелле.
Таныйсызмы безне — полякларны? —
Болын кебек якты йөзебез.
Сез Польшаның бишегендә бүген,
Истәлеккә... чәчәк өзегез!
Җимерек күпер
Җимерек күпер. Тик субайлар калган.
Аргы якка ничек үтәргә?
Өянкеләр һаман дәшеп тора,
Ә юл һаман илтә күпергә.
Елга ага, һаман кысылып ага,
Субайларны төреп яшелгә.
Елганың да бар бит үз хәтере,
Елга уен тирән яшерә.
Көл шикелле йомшак туфракта мин
Үткәннәрдән хәбәр эзләдем...
Көл-туфракта яңа үлән шыта,
Көл-туфракта — тояк эзләре.
Чыгар өчен елга аръягына
Күпер шәүләсеннән атладым.
Колагымда — тояк тавышлары:
Чаба кебек Хубаль* атлары.
Елга ярында
Учларыңа суын алсаң,
Карала куллар.
Агыза шәһәр елгага
Юынтык сулар.
Кармак та юк, калкавыч та,
Ишкәкләр ишми.
Елап арган акчарлаклар
Елгага төшми.
Аккошлар да башын сузган,
Теләнче сыман.
Яр буенда үскән таллар
Ишелеп сынган.
Иңри-иңри кага ярга
Кап-кара күбек.
...Яр буенда йөргән халык
Бер гамьсез кебек.
О.Балюконитедан,
Литва шагыйрәсе
Могҗиза
Чүлләрдә без тамчы су эзлибез,
Карый-карый күзләр ялыккан...
Кыш буена аквариумда ятып,
Әлсерәгән мескен балыктай.
Яратырлар, назлап иркәләрләр:
Син тыңлама. Алар сөйләсен.
Корыган агач кулын күккә сузган...
Яңгырдан соң белми үләсен.
Чүлгә китеп тамчы су эзлибез,
Көтеп җирдән олы могҗиза...
Ирек эзләп савытын ваткан балык
Бер тамчылап үзенә су җыя...
Т.Кожомбердиевтан,
кыргыз шагыйре
Былбыл җыры
Былбыл җыры — хисләр өермәсе,
Былбыл җыры — газап һәм рәхәт.
Былбыл җыры — тантана һәм сагыш,
Былбыл җыры — синең мәхәббәт.
Кем өйрәткән аңа мондый җырны? —
Шушы җырга күпме моң тулган!
Былбыл тынса, җаным бушап кала...
...Йөрәк оча аның артыннан.
Кыргызлар
Әй, тирбәлә җилдә кыргыз җыры,
Иңнәренә салып бар моңын.
...Керә алсаң кыргыз йөрәгенә, —
Дөнья сөйләр акын барлыгын.
Таулар бездә — күккә ашкан дивар.
Ә болытлар — дөя көтүе.
Кем көнләшмәс кыргыз турсыгына! —
Кымызында күк һәм җир тәме.
Хәтта күлләр шигырь яза монда,
Алатаудай хыял югары...
Күкрәгеңне тутырып бер суласаң,
Очып китәр, коштай, җырларың.
Н.Заболоцкийдан,
урыс шагыйре
* * *
Күңелеңә һич тынгылык бирмә,
Күңел тиеш көн-төн эшләргә.
Ул хыялый бәхет эзләмәсен,
Кирәк түгел татлы төшләр дә.
Куып йөрт син аны өйдән-өйгә,
Алып чык син аны урамга.
Кыяларга менсен, упкын күрсен
Һәм адашып йөрсен буранда.
Таң йолдызы күктә янган чакта
Ул ятмасын йомшак түшәктә.
Ялкаулыклар дер калтырап торсын! —
Син җаныңа тынгы күрсәтмә.
Күңелеңә ирек бирә калсаң,
Ишетерсең аның көлгәнен...
Озакламый, кызганусыз-нисез,
Салдырыр ул соңгы күлмәгең.
Күңелеңне һәрчак тезгендә тот,
Күрсәт аңа бөтен күрәсен.
Бер ялгызы түгел, синең белән
Кешеләрчә яши өйрәнсен!
Күккә менсәң, ул менәргә тиеш,
Җиргә төшсәң, тиеш төшәргә, —
Күңелеңә һич тынгылык бирмә,
Күңел тиеш көн-төн эшләргә.
О.Высоцкаядан,
урыс шагыйрәсе
Чын дус кирәк
Караклыкның иң зурысы —
Ышанычны урлау.
Күңелләргә сакчы кирәк,
Кералмасын бурлар.
Син, ышанып, серләреңне
Бер дустыңа чиштең...
Ә ул уйнап-көлеп кенә
Серне җилгә чәчте.
Усал ният белән түгел, —
Булсын, диеп, кызык, —
Серне чиште. Менә хәзер
Сөйләшәләр кызып.
Уйнап кына, серләреңне
Чит кулларга бирде.
Кызык өчен... Ләкин хәзер
Ала алмый кире.
Чын дус кирәк. Күңелләргә
Кералмасын бурлар!
Караклыкның иң зурысы —
Ышанычны урлау.
Д.Нәсибтән,
азәрбайҗан шагыйре
Әтием сурәте белән сөйләшү
Яу каплады илнең зәңгәр күген,
Ирләр китте канлы сугышка.
...Син үлгәнсең, әти, илгә, җиргә
Тугры булып соңгы сулышта.
Сагынам сине, бик сагынам, әти...
Күңелемдә яши сүзләрең.
Рәсемеңә карыйм, һәрвакытта
Сөйли кебек синең күзләрең.
Мин калтырыйм, янам, тиргә батам...
Ни сөйлисең? — килә беләсем.
Сагыш тулы йөрәгемдә, әти...
Ә син нигә һаман көләсең?
Ярты юлда калды салган йортың.
Кирпечләргә күптән мүк үсте.
Син кайда соң, әти, килче, күрен?!
Синнән башка күпме җил исте.
Һәр кирпече, ташы якын сиңа...
Без көтәбез, ә син һаман юк.
Син нигезен салдың шушы йортның...
Йортың исән, нигез һаман нык.
Сөйли кебек рәсмең. Синең тавыш
Тутыра күк өйнең бүлмәсен.
Мин яшьләрдән буылам, әти, әти —
Син рәсемдә һаман көләсең.
Уенчык
Син сугышка киткән чакта, әти,
Бүләк иттең миңа уенчык.
Тиз кайтырмын, тик көтегез, диеп,
Китеп бардың, сүзләр куешып.
Саубуллашмадың күк син ул чакта,
Бер кырыйда калды эшләрең.
"Уйна, — дидең, — мин кайтканга кадәр,
Озакламый кайтып төшәрмен".
Дәресләре күп бит бу тормышның...
Йөрәгемә сыйды бар дөнья.
Онытылды курчак. Тормыш үзе
Курчак булды. Баттым мин уйга.
Уйный-уйный шундый онытылдым...
Уйнап кына өйдем тауларны.
Бер кырыйда калды балачагым,
Чәчләрем дә иртә чаларды.
Гел үзгәрә торды җирнең йөзе...
Уенчыклар җирдә күп икән.
Бик катлаулы тормыш уенчыгы...
Әле аңа бик тиз күнекмәм.
Үсеп җиттем, егет булдым инде...
Син күрмисең, ахры, белмисең.
Шул вакыттан бирле уйныйм, әти,
Уен бетми, син дә килмисең.
Г.Остердан,
урыс шагыйре
Быргычы
Ул җырлады безгә бер җыр:
"Канлы, — диеп, — күкләр".
Күпләр яратмады аны
Һәм яратты күпләр.
Ул батыр да түгел иде,
Ул булмады дус та.
Тик быргыда уйный иде
Барыбыздан оста.
Соңгы телем икмәген дә
Бирмәде ул дуска.
Тик... быргыда уйнаганда,
Керә идек утка.
Җыр ишеткәч, онытылды
Йөрәктәге җөйләр.
Безне яуга алып барды
Ул уйнаган көйләр.
Сугыш тынгач, тирәсендә
Яралылар ята...
"Җыр ошыймы?" — диеп көлә,
Итәгеңнән тарта.
Ул батыр да түгел иде,
Ул булмады дус та.
Тик быргыда уйный иде
Барыбыздан оста.
Ю.Семендердан,
чуваш шагыйре
Җырлый чуваш
Җырлый чуваш, мактап җырлый
Туган якның басу-кырын.
Аяз күктә көлә кояш,
Отып ала дуслык җырын.
Җырлый чуваш... Дуслыктан да
Олырак хис җирдә бармы?!
Аның җыры дәшеп ала
Күршеләрне, туганнарны.
Җырлый чуваш. Канатлы җыр
Йолдызларга сәлам илтә.
Чуваш җыры, дуслык җыры
Галәмнәрне иңләп үтә.
Җырлый чуваш... Җаны ачык
Дөньядагы бар яхшыга.
Яктыра күк бөтен дөнья
Аның якты карашыннан.
Җырлый чуваш... Бәхет булып
Биек күктә йолдыз яна.
Дуслар белән бергә яшәү —
Җирдә иң зур бәхет аңа.
Ике ветеран
Дошман яный минем Ватаныма,
Кулын суза Идел-анага...
Яшь егетләр, иртә таңнан торып,
Җыелдылар якты аланга.
Өйрәнделәр алар сугыш серен,
Өйрәнделәр мылтык корырга...
Ядрә кебек кызды йөрәкләре,
Күңел — күптән сугыш кырында.
Беркөн пуля каен гәүдәсенә
Керде, тишеп мишень карасын.
Яшь сугышчы сөртте каен яшен
Һәм бәйләде аның ярасын.
Озакламый егет китеп барды,
Керде егет ялкын эченә.
Ул ант итте яуда үч алырга
Үзе өчен, каен өчен дә...
Бүлә алмас илен беркем белән, —
Бүлешсә дә икмәк сыныгын...
Кул-аягы яраланган килеш
Уттан чыкты егет чыныгып.
Туган якка кайтты Җиңү яулап.
Басу-кырлар аны сагынган.
...Агатуйдан* кайтып килгән чакта
Бер өн килде алан ягыннан.
Борылды да туры шунда китте.
Балкый каен якты аланда.
— Хәлең ничек? Син яралы идең
Безне яуга озатып калганда...
Сөйли каен башын ия-ия:
— Сез киттегез илне сакларга...
Ә без көттек... Кайда иптәшләрең?
— Ятып калды ерак якларда...
...Ветераннар урман башынача
Җитәкләшеп бергә чыктылар.
Солдат күкрәгендә — орден-медаль,
Каен түшләрендә — чулпылар.
П.Афанасьевтан,
чуваш шагыйре
Җиңү көне
Әллә инде үзем хәтерлимме?
Әллә инде әни сөйләде? —
"Сугыш бетте!" — диеп әйтте кемдер,
Селкетте күк шул сүз өйләрне.
Мин әтигә карыйм: торып басты,
Яраларын кысты. Дәшмәде.
Калтыранып куйды бар гәүдәсе
Һәм тын гына тамды яшьләре.
Аннары ул, мине кулга алып,
Күтәрде дә чөйде югары
Һәм, онытып бөтен яраларын,
Җырлап узды, иңләп урамны.
Әйтерсең мин шул көн күккә аштым
Җиңеп кайткан әти кулыннан...
Ул очырды мине ил күгенә,
Кош язмышы бирде улына.
Пылсирма*
Җитмеш җиде инешең бар,
Пылсирма.
Чәчәкләр белән түшәлгән
Юл сиңа.
Син чувашның язмышы күк
Бормалы.
Кемнәр генә синдә чатыр
Кормады!
Ярларыңа сыенышкан
Авыллар.
Син аларны йолып калдың
Давылдан.
Җитмеш җиде инешең бар,
Пылсирма.
Мәхәббәт белән түшәлгән
Юл сиңа.
Яулар килгән. Монда атлар
Кешнәгән.
Су эчкәннәр баһадирлар
Чишмәңнән.
Суың эчсәм, чистарам мин,
Яшәрәм.
Син өйрәттең җирдә җырлап
Яшәргә.
Балачактан җырың җырлап
Килешем.
Мин дә синең өр-яңа бер
Инешең.
А.Калганнан,
чуваш шагыйре
Син бит — Кеше
Чиксезлекнең башын да син,
Азагын да күрмәдең...
Тик шулай да яшәү серен
Аңлый кебек йөрәгең.
Син акылга, аңга ия,
Күпне күрә күзләрең.
Чал гасырлар кичә-кичә
Олыгайдың, үзгәрдең.
Исеңдә дә юктыр хәзер
Таш балталы чакларың...
Син тәмугның үзен күрдең, —
Күрдең атом шартлавын.
Хыялларың җиргә сыймый,
Күккә ашты юлларың.
Син күктә дә дуслар белән.
Бүлештең бар булганың.
Яманлыктан сакла Җирне, —
Җиргә кирәк тынычлык!
Чәчәк илт син Зөһрә кызга,
Ал Марсның кылычын.
Җирең өчен җаваплы син.
Син бит — Кеше! Син — батыр!
Син — Җир улы. Сакла аны...
Ә Җир сине яратыр.
А.Лукиннан,
чуваш шагыйре
Чуваш кызларына
Таңнар белән бергә торгангамы? —
Охшаталар сезне таңнарга...
Сез — таң җыры! — безнең күңелләрдә,
Сез — таң нуры! — безнең җаннарда.
Җырларыгыз моңлы булгангамы? —
Охшаталар сайрар кошларга.
Бар егетләр әзер сезнең белән
Җырлар җырлап бергә очарга.
Чыккан чакта Идел буйларына,
Охшаталар зифа тирәккә.
Идел дулкыннары, ярга түгел,
Кага кебек сезнең йөрәккә.
Кич утырып гөлләр чиккәнгәме? —
Охшаталар сезне гөлләргә.
Сөю хисе — сезнең йөрәкләрдә,
Иң татлы сүз — сезнең телләрдә.
Кара төндә балкып янгангамы? —
Охшаталар сезне йолдызга.
Безнең хыял, мәхәббәтен эзләп,
Йолдызларга кадәр юл уза.
Язлар килеп, хисләр ташыганда,
Охшаталар сезне Иделгә:
Сез — Идел күк бәхет китерүче,
Нур өстәүче туган илемә.
В.Шефнердан,
урыс шагыйре
* * *
Шундый сүзләр була, алар — яра кебек, алар хыял төсле,
Алар сине һәрчак саклап йөри, алар шундый көчле.
Бер сүз белән кеше дарга менә... Сүз үлемнән йола,
Бер сүз белән гаскәрләрне яуга кертеп була.
М.Лермонтовтан,
урыс шагыйре
* * *
Җан газабын, акыл көрәшүен
Салкын сүзләр белән сөйләү авыр.
Рәхәтият илен кем күрсәтер,
Аны кемнәр генә көйгә салыр?
Илаһи зур хисләр тоям бүген...
Ләкин...
сүз табалмыйм...
П.Эйзиннан,
чуваш шагыйре
Ай
Зәңгәр күктә йөзеп йөри
Түм-түгәрәк сары Ай.
Бу — ай түгелдер шикелде,
Бу — йомарлам сары май.
Үтә көннәр, уза төннәр —
Күзгә күренеп кими Ай.
Айны кемнәр ашый икән? —
Ай түгел лә... бу бит — май.
Әле һаман уйлап йөрим:
"Кая китә соң бу Ай?"
Чоланда бер тычкан яши,
Айны шул ашый бугай.
П.Руммодан,
эстон шагыйре
Кемнең эте юк...
Кемнең эте юк? —
Кулын күтәрсен.
Этең булмагач?
Такси көтәсең.
Әйдә, ку, шофер,
Юллар туп-туры.
Болгасын такси
Төтен койрыгын.
Каршыга чаба
Бөтен багана...
Ә мин, күз йомып,
Очам таганда.
Балыкчы
(Эстон халык җыры)
Яр буе тулы халык.
Кармакка капмый балык.
Суалчаннар да симез...
Балыгын бирми диңгез.
Нишләтик бу диңгезне?
Тыңламый безнең сүзне.
Калмады тамчы түзем, —
Сукалап ташлыйк үзен.
Сукалап, чәчик арыш,
Үссен ул илле карыш.
Шаккатсын бөтен балык,
Нишләгән, дип, бу халык?..
С.Шамкушанидан,
грузин шагыйре
Канат
Яңгыр төяп килде безгә
Зәп-зәңгәр болыт.
Чыңлады тамчылар көмеш
Кыңгырау булып.
Яшелләнеп, буразнада
Тишелде иген.
Игенче карт җиргә карап,
Иелгән бүген.
Як-ягына күз сала ул —
Матур бар тирә.
Туган як җире күңелгә
Бетмәс көч бирә.
— Саумы, әти! — дип кычкыра
Малае аның.
Үзе инде менеп җиткән
Башына тауның.
Талпына күңел очарга —
Күкләр бик биек!
Ә малае — әтисенең
Канаты кебек.
Р.Бородулиннан,
белорус шагыйре
Апрель
Кышка тигән, ахры,
Кояш нуры — камчы.
Күзләреннән, әнә,
Сытылып чыккан тамчы.
Көмеш тояк — апрель
Чабып килә каршы.
Туктап үлән эзли —
Ак-ак карны ашый.
А.Васиннан,
чуваш шагыйре
"Ике"ле
Бүген иртә таңнан бирле
Әти ачулы һаман:
— Кичә "ике"ле алгансың,
Нәрсә булды, Рамазан?!
Елый язып әйттем аңа:
— Гаепле, — дип, — икегез,
Мин бер үзем нишли алам? —
Сез бит эштә идегез.
Моңа кадәр мәсьәләне
Чиштем әнидән сорап.
Дәрес әзерләргә, әти,
Бүген бит синең чират.
Әбиебез карт шул инде...
Кызганмыйсыз да аны.
Кичә, күпме тырышса да,
Әби "ике"ле алды.
Х.Шировтан,
төрекмән шагыйре
Таң
Зәңгәр яулык япкан иртә
Йокысыннан уянды.
Ул күзләрен ачу белән,
Алланып офык янды.
Һәм ул күрде шаян җилнең
Агачны уятканын,
Тулган Айның тау артында
Югалганын, батканын.
Аннан күрде юынганын
Чык белән үләннәрнең
Һәм ишетте чәчәкләрнең
Чылтырап көлгәннәрен.
Тыңлады ул тыпылдавын
Иң соңгы тамчыларның,
Кояш алтын кулы белән
Тәрәзә шакыганын.
...Таң күргәннең бөтенесен
Үз күзем белән күрдем —
Чөнки бүген, иртүк торып,
Болында уйнап йөрдем.
Мәсьәлә
— Өч конфет бирермен сиңа,
Мәсьәләне күчертсәң...
— Үзең эшлә. Чишеп булмый,
Кешедән генә көтсәң.
— Дүрт конфет бирермен сиңа,
Күчерт, булма ла үчле.
— Алай булгач, дүрт конфетка
Өстәрсең тагын өчне.
— Мә алайса...
— Берәү җитми...
— Бирмәм дә әле көлсәң.
Синнән сорап тормас идем
Шуларны куша белсәм.
Я.Пиркулиевтән,
төрекмән шагыйре
Чыпчык
Шау чәчәк атты
Безнең алмагач.
Чыпчык җим эзли —
Әллә инде ач?..
Күзәтеп торам
Шушы чыпчыкны:
Оча да оча —
Ачуым чыкты.
Килә дә куна,
Алмый да уйга:
Алмагачның бит
Чәчәген коя.
— Кит моннан, — дим мин, —
Кит, — дим, — шаярма!
Югыйсә, безнең
Бозылыр ара.
Куркытмак булып,
Алам кулга таш.
Ә ул туктамый,
Чыркылдый тоташ.
— Мин, — ди, — уйнамыйм,
Чүплим кортларны;
Кортларның миннән
Оча котлары.
Кортны кабам да
Ояма очам:
Балаларым тук,
Үсә алмагач.
...Һәм очты чыпчык —
Күккә үк ашты.
Ә мин, оялып,
Ташладым ташны.
Ш.Чарыкулиевтан,
төрекмән шагыйре
Куяннар
Таң сызылып килгәндә
Мендек биек тауларга,
Кулларда безнең — капкын,
Исәп — киек ауларга.
Тау итәге-үзәнгә
Келәм җәеп куйганнар.
Шул келәмдә шаярып,
Уйнап йөри куяннар.
Бар дөньяны онытып,
Карап тордым аларга,
Күрмәде мине алар,
Якын булса да ара.
Менә соп-соры куян
Башын күтәрде: күрде!
Аннан чабып китте дә
Куаклыкка сикерде.
Маңгаема тир бәрде,
Бөтен тәнем ут кына —
Әй, курыктым, куяннар
Эләгер, дип, капкынга.
Оялдым мин шулкадәр
Тимер капкын куйганга.
...Үзем каптым капкынга,
Чапты-китте куяннар.
В.Берестовтан,
урыс шагыйре
Күпне күргән бүрек
— Бүрек, бүрек, кая бардың?
— Кая булсын, кинога.
— Бүрек, бүрек, сөйлә әле
Ниләр күрдең син анда?
— Әй-лә, шунда, күрсәтәләр
Әллә нинди юк-барны.
Хуҗамның тезе өстендә
Рәхәтләнеп йокладым.
— Бүрек, бүрек, кая бардың?
— Кая булсын, кунакка.
— Бүрек, бүрек, кемне күрдең,
Сөйлә әле шул хакта?
— Әй-лә, шунда, чакырганнар
Әллә нинди юк-барны:
Кәпәч, таяк, эшләпә һәм
Чәчәкле зонтикларны.
Рөстәм Кутуйдан
Әкәм-төкәм һәм мин
Үрмәләп әкәм-төкәм
Ишеккә килеп җиткән:
— Күршеләр ничек яши?
Ә мин көлеп җавап бирәм:
— Күк күкри, яшен яшьни.
Бик моңсу әкәм-төкәм,
Күзеннән сөртә яшен...
— Ник елыйсың, дускаем?
Кем куркытты? — дип дәштем.
— Кызганам сине, — диде,
Яшисең япа-ялгыз.
Кайгың булса, яшермә,
Яңгыр суында агыз.
Бара торгач үрмәләп
Китерде сиңа юлым.
Картаеп беттем инде,
Күз яше белән тулдым...
Әкәм-төкәм белән без
Чәй кайнаттык, чәй эчтек.
Төне буе сөйләшеп
Гомерне кабат кичтек.
Җиз самавыр янында
Бушады тулган күңел.
Безгә бүген дөньяда
Берни куркыныч түгел!
Кар бабай
Язгы урамны буйлап
Кар кызы йөзә уйнап.
Башында — тишек чиләк,
Үзе кычкыра көйләп:
— Юл бирегез! Мин киләм,
Күз яше аша көләм.
Алданмагыз, бу — аккош, дип,
Йә болыт диеп уйлап.
Язгы ташу суларында
Кар кызы йөзә уйнап.
— Исәнмесез!
— Саумысез!
— Күзләремә күренәме, —
Кар кызы бугай бит сез!
— Кайда яши Кар бабай,
Мин яраткан Ак агай?
Билдә — көмеш балтасы,
Кайда аның капкасы?
Йорт иясе
Өй караңгы. Таңга кадәр
Йорт иясе йөренә;
Калак булып шалтырый ул,
Йә ут булып күренә.
Йә чикерткәгә охшатып,
Кубызында чиертә.
Үрмәкүчтәй үрмәли ул,
Табагач була түрдә...
— Мин, — ди, — бу йортның иясе,
Көн дә, төн дә саклармын.
Син мәктәбеңә соңлама,
Синең укыр чакларың.
Минем дустым — җен баласы
Дәфтәрләрең туздырган...
"Укымышлылык" ягыннан
Хәтта синнән уздырган.
Аңа миннән сәлам әйт! —
Минем эшләр бик әйбәт!
Төнге әкият
Карурманда бер йорт бар,
Колаклары — әрекмән...
Яши анда бер карчык,
Белмәгәне юк икән!
Өе тулы сер аның:
Кем елаган, кем көлгән,
Кем адашкан урманда,
Кайда яфрак селкенгән...
Аш пешерә, чәй куя,
Түрдә шүрәле ята.
Кичен бии башлыйлар,
Аш һәм ботка ашыйлар,
Учак ягып гөрлиләр,
Утырмага йөрмиләр.
Шүрәле казан асты,
Кунак килеп чыкмасмы? —
Су анасы, Йорт иясе
Ярата идән астын.
Дуслары күп урманда,
Куян, кош-корт бар анда.
Бик ямансу чакларда
Бара алар — уты сүнгән,
Балалар йокыга түнгән
Тәрәз төбен сакларга.
Шык-шык тәрәз чиртәләр,
Аннан кайтып китәләр...
Әби белән карт шүрәле
Ялгыз гомер итәләр.
Карурманда бер йорт бар,
Колаклары әрекмән.
Явыз карчык һәм шүрәле
Шул йортта яши икән...
Үгез
Капкадан керде үгез,
Оран салды: "Мин — үгез!
Мин яратам үземне,
Сез дә мине сөегез!"
Тәгәрәде савытлар,
Кыт-кыт килде тавыклар:
"Таптар бит, карап торсак
Бу әзмәвер капкорсак."
Кәҗә сакалын селки,
Түтәлдән кишер йолкый,
Теш аралый эндәшә:
"Шул да булдымы күрше?!"
Бер көчек, ишек ачып,
Чыкты да өрә ярсып:
"Бу үгез — куркак үгез,
Хәзер кача, күрегез!"
Үгез башын селкетте,
Аннан борылып китте.
Мөгрәде: "Бала-чага
Аяк астында чаба!
Сезнең белән, юл куймый,
Бәхәсләшеп тә булмый.
Булмый!"
Сукмак
Елан кебек боргалана
Урманда сукмак.
Яңгырдан соң урман исен
Туймассың сулап.
Озата бара урман буйлап
Кояшлы каен.
Артка таба борылып карыйм
Эт өргән саен.
Мин йөгерәм. Сукмак чаба
Каршыма җилләп.
Мөлдерәеп карап кала
Күз яшьле җиләк.
Чикерткәләр, бал кортлары...
Бар җирдә — күзләр...
Тирә-юнь тын. Бу халәткә
Кем генә түзәр?!
Чабам, чабам күл ягына
Шул тынлык аша.
Анда — чыр-чу, анда шау-шу,
Анда — тамаша!
Ике бабай
Ут чыгарып базарда
Бәрелде ике маңгай.
Бәрелмәде ике маңгай,
Бәрелде ике бабай.
Берсе идәнгә ауды,
Берсе тотты билбауны.
— Баегансындыр, ай-һай! —
Диде беренче бабай.
— Базар синеке түгел,
Мин дә бит акча түлим.
— Әйдә, алышып карыйк,
Кемнеке булыр сарык?
— Үгездәй булма алай, —
Дигән икенче бабай.
...Әле һаман шул килеш
Кулларына билбау тотып
Көрәшә алар, имеш!
Әтәч
Кикрикләре уттай яна,
Очып килә каршыга,
Йөгерә дә менеп куна
Зәңгәр койма башына.
Койрыклары — төсле фонтан,
Атлап килә хан сыман...
Дөнья матур, кояш көлә,
Әтәч кенә ярсыган.
Көязләнә, ыспайлана,
Гүя карый көзгегә...
Ачыла бар тәрәзәләр,
Сүз артыннан сүз тезәләр:
— Канат кагып очып китәр!
— Түбәләрдән биек үтәр!
— Болытларга барып җитәр!
— Чү, ашыкма, түз генә!
Очмый әтәч болытларга,
Куна койма башына.
"Кикрикүк!" — дип ул
Дусларын
Уятырга ашыга.
Байлар Сабасы
Гүзәл Байлар Сабасы,
Килә мунча ягасы.
Бакчада үсә җимеш,
Монда халык, баскыч куеп,
Болытка менә, имеш.
Күктән төшкән кебек барсы:
Уен-көлке, җыр, көлеш.
Аю тунына ятып,
Төрек челеме тартып
Сөйләшәләр: "Һай яхшы
Сабаның токмач ашы!"
— Һай әйбәт, бигрәк әйбәт, —
Болытлар ага әйдәп.
Нигә безгә трамвай
Елмайганда күктә Ай?
Күзлим, дисәң, оҗмахны,
Күреп кит безнең якны,
Безнең күңелле чакны,
Безнең бәхетле чакны!
Байлар Сабасын Ходай
Сөеп-назлап яраткан,
Әйтерсең монда кешеләр
Әкият иленнән кайткан.
Челлә
Тилмерә мескен бозау,
Бар дөнья уттай кызган.
— Кем мине бәйләп киткән?
Гаебем бармы икән?
Бау бәйләп каккан казык,
Йөрмәсен, диеп, азып.
Мөгри бозау: "Му да му!
Үлемемме әллә бу?"
Көтүче
Мин — көтүче. Кәҗә көтәм,
Кулда — чыбыркы.
Чыбыркы тоткан беләкләр
Җәен чыныкты.
Сикерә дә менеп китә
Кәҗә гел өскә,
Коймаларны бәреп керә,
Күрсә кәбестә.
Мин — көтүче, солдат кебек
Һәрвакыт сакта.
Көне буе чаба торгач,
Кичкә аксата.
Тәмле була, татлы була
Чык төшкән үлән...
Ә кичләрен сыйланам мин
Җылы сөт белән.
Кәҗә көтәм. Үзем көтәм
Еллар үтүен.
Үсеп җиткәч, тапшырырлар
Сыер көтүен.
Урман иясе
Агач төбендә —
Урман иясе,
Кулында — кишер,
Куян диярсең...
Күзгә яшь килә,
Аптырап торам, —
Кайда чытырман,
Кайда карурман?
Чыжлый пычкылар,
Күмеп җир ямен...
Кайда чикләвек,
Кайда җиләгем?
Кайларга качыйм
Мотор шавыннан?
Җил булып елый,
Сыкрый карурман.
Урман иясе
Утырган төпне
Бульдозер сөреп,
Таптатып үтте.
Башыннан сыйпап
Килә сөясем, —
Табыгыз качкан
Урман иясен!
Шәп тә соң!
Үгез бозау урам буйлап
Чабып йөрде, уйнады.
Чабып килде, сөзеп атты
Урамдагы койманы.
Әй, сөенде, әй, куанды:
Имеш, ул шундый көчле!
Коймада зур тишек калды, —
Бер күзле дию төсле.
Бакча буйлап бара үгез,
Үләннән коеп чыкны.
Ә маңгае шул арада
Йодрыктай шешеп чыкты.
Койма карый ачуланып
Бер сыңар күзе белән.
Ә бозау шат, бакчада бит
Тезеннән аның үлән.
Хәйләкәр әтәч
— Әтәч, әтәчкәй, кулларың кайда?
— Кайда булсыннар — кесәгә тыктым.
— Әтәч, әтәчкәй, чалбарың кайда?
— Кетәклектәдер... кичә югалттым.
— Үзең чалбарсыз... башында — кәпәч...
Оялды бугай шулчакны әтәч —
Әй, китте чабып,
Суалчан кабып,
Тавыклар күзләп,
Чалбарын эзләп.
Бәйрәм алдыннан
Бәйрәм җитсә, бөтен дөнья
Төренә гел кызылга.
Уйлыйм, уйлыйм... Мин, ахрысы,
Бик акыллы кыз бугай.
Миңа дигән алъяпкычын
Утыра әби тегеп.
Үзе кебек эшләсен, ди,
Пычранмасын, ди, кебек.
Көн буе таган атынам,
Атынам — һаман туймыйм.
...Әни миңа борчак төшкән
Күлмәк алырга уйлый.
Бөтен дөнья белә кебек
Җирдә шундый кыз барын...
"Үз бүләгең кайда?" — дигәч,
Флаг төсле кызардым.
Гармун
Кичә иске гармун таптым
Үзебезнең чормадан.
"Тимә аңа, — диде әби, —
Әй, кулың тик тормаган!
Күрәсеңме, картайган ул,
Тавышы да карлыккан.
Ничек шәп биетә иде —
Сора бөтен халыктан...
Бабаңны көтте сугыштан...
Бир гармунны, бир, улым.
Син бүтәне белән уйна —
Менә — синең гармуның".
-
Разиль Валиев
стихи на татарском языке.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






