Габдулла Тукай
Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр1
Күп яттык без
Мәдрәсәдә
Аңламадык
Бер нәрсә дә;
Селкенмәдек
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә.
2
Чаршау кордык,
Кояш безгә
Нурын чәчеп
Җибәрсә дә;
Каршы тордык,
Кудык, безгә
Яктылыктан
Ни килсә дә.
3
Юрган ябып
Йоклап яттык,
Уйганмадык,
Таң атса да;
Уйланмадык!
Бәхтемезнең
Кояшы ба-
еп батса да.
4
Гамьсез яттык,
Сасы җирдә
Чергән тирес-
тәй черсәк тә;
Чирканмадык,
Бу хәлләрдән
Вакытсыз гүр-
гә керсәк тә.
5
Кибеп беттек,
Саргайдык без,
Корып беттек
Таяклардай;
Иснәп нәҗес
Ләззәтләндек
Бөтенләй кыр-
гаяклардай.
6
Әхлак, вөждан,
Инсафларны
Сөреп чыгар-
дык истән дә;
Бозылдык шул-
кадәр начар,
Уздырдык без
Иблистән дә.
7
Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып;
Гаетләрдә
Төш күргәндә,
Коендык без
Бозга басып.
8
Капчык ясап
Җиләннәрдән,
Байлар саен
Теләндек без;
Урам саен
Йөгергәләп,
Капка саен
Терәлдек без.
9
Күрде милләт
Арзан безне
Агачтан я-
ки таштан да;
Яурупада
Газиз бит без
Күз өстендә- .
ге каштан да.
10
Оят сатсак
та, ач булдык,
Азган-тузган
Кызлар төсле.
Бетләп яттык
Ачлыктан без
Бетләгән <...>
<...> төсле.
11
Укып мантыйк,
Булдык палач,
Чәйнәп сагыз-
лар лач та лач;
Ни он түгел,
Камыр түгел, —
Булдык без пеш-
мәгән калач.
Яурупа — Европа.
Мантыйк — формаль логика.
12
Ялкаулыкмы
Кирәк бездә,
Аңкаулыкмы
Кирәк бездә;
Булган, пешкән,
Уңган шәкерт
Меңнән бердән
Сирәк бездә.
13
Яшь көннәрне
Наданлыкка
Корбан иттек
тә чалдык без;
Суган саттык,
Борчак аттык,
Бәрбәр булдык:
Сач алдык без.
14
Байлар итте
Бүләк безгә
Аксак-туксак,
Калган кызын;
Шуларга кол
Булдык, галля-
мә булгач, ки-
чен, көндезен.
15
Очраса без-
гә тол карчык,
Хатыннар гәр,
Йортка кердек;
Гөнаһ һич кыйл-
масак та, без
Җәһәннәмгә —
Утка кердек.
16
Ни хурлыклар,
Ни зилләтләр
Күрмәдек без
Бу милләттән;
Күрми изде,
Мискин! безне
Күзендә бул-
ган гыйлл эттән.
17
Хурлау түгел
Татарларны
Бу сүзләрдән
Безнең максуд;
Күзсез булгач,
Нишләсеннәр:
Дөньяда юк
Сукырга суд.
18
Сүз юк күзсез
Татарларга,
Сүз бар күзле
Хәзрәтләргә.
Чакырмыйлар
Халыкны без-
нең хәлне аз-
маз рәтләргә.
Бәрбәр — парикмахер.
Галлямэ — бик белгеч.
19
Күрдек аклар-
дан тик корсак,
Алай борсак,
Болай борсак;
Ай-һай, тирән
Бирән корсак,
Туймас корсак,
Тулмас корсак.
Зилләт — түбәнлек, мәсхәрә ителү.
Гыйлләт — авыру.
20
— Ислах! — дидек,
Күңел гәрчә
Ислах булмас-
ны сизсә дә;
Кузгалмадык
Почмаклардан,
Җаннар бик күп-
тән бизсә дә.
21
Хуш, хуш! хәзрәт-
ләр, без киттек;
Сездән изге-
лекләр көттек;
Көтмәдек тү-
гел, күп көттек;
Киттек шул без,
Инде киттек.
22
Алга, алга!
Алга табан,
Алга, дустлар,
Басыйк табан;
Моңгар чаклы
Җәһел безне
Артка тарткан
да алдаган.
23
Әйдә халык-
ка хезмәткә,
Хезмәт эчен-
дә йөзмәккә;
Бу юлда һәр-
төрле хурлык-
ка, зорлыклар-
га түзмәккә!
Шагырьгә
(Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләренең,
бер нәсыйхәте)
Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме?
Шигырь язмак белән шагыйль диләрме?
Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?
Аны аңлаучылар анлар микән соң?
Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә,
Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә:
Гомердә син бу ат берлән аталма,
Торып җирдән, сәмалардан ат алма.
Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: «Бу
Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу».—
Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.
Ислах— төзәтү, реформа.
Җәһел — наданлык.
Зорлык — авырлык.
Шагыйль — шөгыльләнүче.
Сэма — күк (сәмави — күкнеке).
Тәнбиһ — кисәтү.
һәрдәм — һәрвакыт.
Мөхәррир —язучы.
Бөһтан— яла, нахак сүз.
Хәсәд — көнчелек.
Сәд— киртә,, тоткарлык.
Тартар кошы сайрый
(яки татарский марш)
Тора татар! тора татар!
Уйкудан тиз тора татар;
Тора! тора! тора татар,
Баш күтәргән бер татар!
Үтте төннәр, ай батар,
Чулпан калкар, таң атар!
Тора татар, ди, тора татар, ди.
Сайрый тартар: «Тар-тар-тар».
Тор! Тартыш! Тиз бар, татар...
Тор! Селкен! Кузгал, татар!
Алга адым сал, татар;
Бул син галиел-гальдән гали,
Сезнең бит икъбал, татар,
һәрбер милләт җиз торбаны
Сезне кушып тартадыр;
Кычкырталар: торалар, торалар!
Тора татарлар — тора татар!
Гыйльмә рәгьбәт сал, татар,
Ит син шуны алтатар;
Корсын туплар! Мәктәпләр —
Безнең арсенал, татар.
Надан булу — гъәр, татар,
Аңгар дөнья тар, татар;
Алсаң өлеш һәр фәннән,
Бәхтең булыр яр, татар,
һәрбер акбашка алданмас,
һичшиксез, алдар татар;
Курыкма, зинһар, аздырмый
һәрбер тар чалбар, татар.
Үтсен кышлар сездән дә,
Ачылсын язлар, татар;
Сайрасын былбылларың,
Чалынсын сазлар, татар.
Чыксын шәмсең, эрсен кар,
Шалтырап аксын ермаклар;
Ятмасын мәңге, җитәр! —
Мисле сәлеҗ Сангатар.
Галиел-гальдән гали — иң югарылардан да югары.
Икъбал — якты киләчәк.
Гыйльмә рәгьбәт — гыйлемгә күңел.
Гъәр — гарьлек.
Шәме — кояш.
Мисле сэлеҗ Сангатар — Сен-Готард (Альп) тавындагы кар кебек.
Теләнче
Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,
Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша.
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.
Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне,
Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне.
Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»!
Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу кеше бик бай иде,
Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде.
Берзаман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары
Бу сукыр картның Казан, ланкирмән, Әстерханнары.
Ул кибетләр, мин сиңайтим, ул хисапсыз маллары,—
Кайсын алсаң, шунсы хәзер: гөлләреме, аллары?
Ул тройка атлары, ул бик матур фәйтуннары, —
Кайда ул төлке толыплар, кайда, ай-һай, туннары!
Шәп иде! Бик шәп иде, мин шуннан артык ни диим?
Шыр ялангач бит, күрәмсез, бирсәңезче бер кием.
Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре,
Калмады бу карт өчен һич итмәгән әфсүннәре.
Башларын салындырып һәм кәкре-бөкре боргалап
Йөрделәр бу карт янында юрга тайдай юргалап.
Кайда бай хәлендәге җаннан сөекле дустлары,—
Кайда качкан барчасы: Гайнүкләре, Әхмүшләре?
Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, «тиен»!
Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала;
Күрми һәм хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала.
Ә шулаймы? — Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
Мәфтүн — иярчен.
Әфсүн — серле дога.
Снн булмасаң
И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!
Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый,—
Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!
Мәүҗә-мәүҗә улмазди, болганмазди гыйшкың диңгезе,-
Рихе сар-сар төсле, син болгандыручы булмасаң!
Әкләнердем беркадәр мин шәмсә йә бәдрә бакыб,—
Анлари хөснеңлә ләшәй сандыручы булмасаң!
Тәрк идәрдем вәхшәти, — тик кәндеңә тартып бәни,
Кяинатә каршы ям-ямландыручы* булмасаң!
Халисән коллык идәрдем Тәңрия, дәрвиш кеби,—
Күңлеми тәшвишлә шәйтанландыручы булмасаң!
Җаныма касд әйләмәздем хәсрәтемдәй гяһе гяһ,—
Кәндеми кәндемгә дошманландыручы булмасаң!
Кайвакыт Мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем,—
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!
Шигърә биңзәрде бераз биһудә әшгарем бәнем,—
һәр каләм тотканда истән тайдыручы булмасаң!
* Робинзон рисаләсен укыганларга мәгълүмдер (Г. Тукай искәрмәсе).
Мәүҗә — дулкын.
Рихе сар-сар — бик каты суык җил.
Шәмсә йә бөдрә — кояшка йә тулган айга. 1907
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






