Кәрим Тинчурин
Татарстаннан читтәге күп кенә төбәкләрдәге кебек үк, Пенза өлкәсендә дә татарлар байтак яши. Мәсәлән, анда Аккүл исемле авыл бар. 1887 елның 15 сентябрендә биредә Гали ага гаиләсендә бер малай дөньяга килә, аңа Кәрим дис исем кушалар. Бу — татар драматургиясе һәм театр өлкәсендә бик зур хезмәтләр калдырачак Кәрим Тинчурин була. Ләкин, әле иҗат кешесе булганчы, аңа шактый кыен юл үтәргә туры килә.
Башлангыч белемне ул үз якларындагы мәдрәсәдә ала. Аннан соң, белемен арттыру теләге белән, Казанга юнәлә, «Казан якларына унөч яшьлек яшүсмер бер малай килеп чыга,— дип яза Ишморат,— Аягында агач башмак, башында түбәтәй аның. Бәхет эзләп килгән ул. Зур гына күзле, ягымлы карашлы, чая гына бу малайның бер теләге бар — уку, белем алу, адәм рәтле кеше булу. Теләге бар, акчасы юк. Ничек тә акча табарга кирәк, һәм ул бер хэрчэүнигә савыт-саба юучы булып эшкә керә. Авыр, шапшак эш. Кәрим туя. Туймас иде дә соң, кая барсын? Ниһаять, ул үз заманында әйбәт уку йорты булып исәпләнгән, дөнья белемнәре дә укытыла торган -Мөхәммәдия, мәдрәсәсенә урнашу бәхетенә ирешә. Тырышып укый. Ә җәен кая да булса барып эшли, акча юнәтә. Менә шулай укый Кәрим, Әмма ул мәдрәсәнең уку программасыннан канәгать булмый, Анын иптәшләре дә фәннәрнең, төрлесен, бигрәк тә тормыш-көнкүреш өчен кирәк булганнарын үзләштерергә телиләр. Әмма мәдрәсә хуҗалары ал арның теләген канәгатьләндерми. Моңа җавап итеп, сиксән җиде шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгалар. «Алар арасында Кәрим Тинчурин дә була. Кәрим үзлегеннән укуын дәвам иттерә. Хәтта өлгергәнлек аттестаты алу өчен имтихан бирү, университетка керү турында хыяллана. Ләкин хыяллар тик хыял булып кына кала. Кесәнең бушлыгы, татар малае булуы да комачаулый. Уй һәм хисләре ургып торган Кәрим яза башлый. Башта хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза. Ул Габдулла Кариев. Сәхибҗамал Гыйззәтуллинн, Касыйм Шамильский, кыскасы, «Сәйяр» труппасына тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар, һәм ул 1910 елны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. («Беренчечәчәкләр», «Назлы кияү», «Йосыф-Зөләйха» кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли. 1922 елда Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгәң йолдызлар», «Тутыйкош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәнгер шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.
Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз эзелэ. Ул — шәхес культы корбаны. 1938 елнын, 15 ноябрендә фаҗигале төстә юк ителә, бу вакытта аңа бары илле бер яшь була.
-
Карим Галиевич Тинчурин (15.9.1887 - 15.11.1938),
татарский писатель, драматург и театральный деятель, заслуженный артист Татарской АССР (1926).
← назад ↑ наверх





