Мухаммат Садри
(1913-1999)Мөхәммәт Садри
Каз канаты
Каз канатларын эзләргә
Төштем су буйларына,
Су буйларында йөргәндә,
Син генә уйларымда.
Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда,
Айдагы кызга карадым
Өзелеп сагынганда.
Каз канатын кагынганда,
Мамыкларын җил ала,
Яшь вакыттагы мәхәббәт
Мәңгелек булып кала.
Кояш
Мине кояш, иң беренче күреп,
Тәрәзәмнән тәрәзәмә йөреп
Күзли кебек. Нидер эзли кебек.
Аерылабыз диеп кичендә,
Уйный кебек бүлмәм эчендә.
Кояшымны һәр төн көтәм мин,
Аны көтеп сагнып бетәм мин,
Карыйм очсыз күкнең түренә...
Юл бирмәсә болыт үзенә,
Сагыш төшә якты йөземә.
Ачык таңда, назлы иркә кебек,
Нур уйнатып янып һәм көлеп,
Ерак җирләр, таулар артыннан
Безнең якка ашыгып килә ул,
Сөенә-сөенә нурлар сибә ул.
Мине кояш, иң беренче күреп,
Тәрәзәмнән тәрәзәмә йөреп
Күзли кебек. Нидер эзли кебек.
Аерылабыз диеп кичендә,
Уйный кебек бүлмәм эчендә.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






