Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев
(1895-1969)
Язучы, журналист һәм библиограф Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев 1895 елның 1 январенда Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә туа. Шул заманның җәдит мәдрәсәсендә һәм мөгаллимнәр мәктәбендә урта белем алганнан соң, Казандагы «Амур» мөсафирханәсендә конторщик (хисапчы) булып эшли башлый. 1912—1914 елларда «Сәйяр» профессиональ театр труппасында суфлер булып йөри, 1915 елның январенда исә солдатка алынып, 1917 елның ахырына кадәр Уфа шәһәрендәге запас пехота полкы штабында өлкән писарь булып хезмәт итә.Октябрь революциясеннән соң, 1918 елның январенда, И. Рәмиев үзе теләп кызыл гаскәргә языла һәм Көнчыгыш фронтның Беренче, Бишенче армияләре составында (татар-башкорт батальонында) Бөгелмә-Уфа, Оренбург-Сорочинск юнәлешләрендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, соңрак «Кызыл яу», «Кызыл йолдыз», «Кызыл дөнья» исемле фронт газеталарында эшли, бу газеталарда үзенең күп кенә публицистик мәкаләләрен һәм очеркларын бастыра.
1922 елның августында Кызыл Армия сафыннан демобилизацияләнгәч, И. Рәмиев башта Уфа шәһәре учреждениеләрендә һәм матбугат органнарында тәрҗемәче, журналист, аннары, Казанга күчеп килеп, 1927—1936 еллар арасында Татарстан республика Үзәк башкарма комитеты каршындагы Яңа татар әлифбасы (Яңалиф) җәмгыятенең һәм ул җәмгыять чыгарган «Яңалиф» журналының җаваплы секретаре, Татарстан дәүләт нәшриятында производство бүлеге мөдире урынбасары һәм «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1937—1942 елларда ул Урта Азиядә яши һәм эшли, ә 1942 елның декабреннән 1944 елның июненә кадәр «Уралмашстрой»да (Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәрендә) техник укыту бүлеге инструкторы хезмәтендә була. 1944—1945 елларда ул яңадан армия сафында: тылдагы гаскәри частьләрдә писарь булып хезмәт итә.
Сугыштан соң И. Рәмиев Татарстанга кайта һәм пенсиягә чыкканчы Кай-быч районында «Колхоз бригадасы» исемле район газетасы секретаре (1945-1949), аннары шул ук районның культура йортында инструктор (1949-1956) булып эшли.
И. Рәмиев — күп кенә әдәби, тарихи-публицистик әсәрләр һәм био-библиографик хезмәтләр авторы. Алар арасында иң әһәмиятлесе итеп 1926 елны Казанда басылган «Вакытлы татар матбугаты. 1905--1925» исемле альбомны санарга кирәк. Утыз-кырык басма табак күләмендәге бу хезмәтендә автор 1905—1925 еллар арасында илнең төрле өлкәләрендә һәм шәһәрләрендә татар телендә чыккан ике йөз иллегә якын газета-журналга күзәтү ясый һәм алар турында күп төрле мәгълүмат бирә. Эчтәлеге, фактик материалының байлыгы белән ул татар матбугат тарихын өйрәнүчеләр өчен хәзергә кадәр кыйммәтле чыганакларның берсе булып хезмәт итә килә.
И. Рәмиевнең иҗат мирасында юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр, «Кызыл бәдәвам» исемле көйле әсәр (Уфа, 1919), пьесалар («Тәфтиләү», «Кайда, кемнәр бу?» һ. б.), әдәби тәрҗемәләр (С. Кравчинскийның «Яңа көчләр» дигәң драмасы, Уфа, 1920; А. Чеховның «Футлярдагы кеше» хикәясе, Казан, 1936; һ. б.), әдәбият һәм матбагачылык, китапчылык тарихына караган күп санлы мәкаләләр, истәлек язмалары, библиографик хезмәтләр бар. Аларның бер өлеше авторның 1965 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Истәлекләр. Татарча басма сүз» исемле җыентыгында урын алган.
Гомеренең соңгы елларында әдип Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты Һәм мәдәни хәрәкәте буенча кыскача сүзлек-белешмә төзү өстендә эшләде.
И. Рәмиев 1969 елның 28 декабрендә Казанда вафат булды.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде.
Исмагил Рамиев
Wikipedia проектыннанИсмәгыйль Габдулла улы Рәмиев (1895-1969) – күренекле галим-китапчы, мәтбугат белгече һәм библиограф.
Тормыш юлы
Исмәгыйль Рәмиев Уфа губернасының Эстәрлетамак шәһәрендә туа. Әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәт аны Казанга алып килә. ул татар мәдәниятенең алдынгы вәкилләре(Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Кариев һ.б.) белән якыннан таныша, журналистлык эшен башлый. Ул – 1926 елда Казанда басылган "Вакытлы татар мәтбугаты.1905-1925" исемле китап авторы. Бу уникаль хезмәтендә әдип 1905-1925нче елларда чыккан татар телендәге ике йөз иллегә якын гәҗит-журналларга күзәтү ясый.
60нчы еллар ахырына язучы "Әдәби сүзлек" дигән хезмәтен төгәлли. Бу хезмәттә революциягә кадәрге татар әдәбияты, вакытлы мәтбугат, нәшрият, китапчылык эше, фольклор, милли театр, музыка, нәкыш сәнгате тарихына бәйле мөһим фактлар, вакыйгалар, аерым шәхесләр турында кыскача мәгүлүматлар язылган. Шулай ук анда мәдәниятыбыз тарихында зур роль уйнаган мәдрәсәләр, дин эшлеклеләре турында да мәгълүмат бар.
Исмагил Рамиев, Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев
теги: Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев, , татарский писатель, журналист, краевед, библиограф
теги: Исмәгыйль Габдулла улы Рәмиев, , татарский писатель, журналист, краевед, библиограф
© Исмагил Рамиев, 2010 г.
© Чыганак: Adiplar.Narod.Ru
© Источник: Википедия Татарча
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






