Гөл Мирһади
БАКЫР АКЧАЛАР
Поэма1
Шәп яшибез...
Яхшы ашыйбыз да,
«Хором»нарда гына торабыз,
Күршеләрдән уздырырга теләп
Катлы-катлы йортлар корабыз.
Шәп эшлибез...
Гектарыннан кырык(!)
Центнер ашлык урып-сугабыз,
Күрәбез дә...
(Юк, юк! Ләм-мим авыз.)
Буш икән лә амбар-бурабыз.
Салам күшәп арган сыерлардан
«Тонна-тонна» сөтләр савабыз.
Менәбез дә «биек» тау башына,
Ялганнарга утырып шуабыз...
Күрсәткечләр яхшы.
Үзебезнең
Күрсәк, күзләр менә маңгайга...
Бер өйрәнгәч, ялган саннар куеп,
Өстәп җибәрәбез ыңгайга.
Шәп сатабыз...
Кибет тулы товар.
Бай-бичәләр йөри сайланып.
Шыр ялангач түгел безнең өс тә,
Булмас, дуслар, шуңа зарланып.
Машиналар чаба, - юллар җитми,
Өлгермисең барыр җиреңә...
Хәер сорап кулын сузган әби, -
Тормыш кайный Рәсәй илендә.
Иске бияләйле сузган кулда
Өч ун тиен - бакыр акчалар...
Тек-тек басып, тыз-быз узган байлар
Ичмасам бер керфек каксалар...
2
Шәп төзибез...
Күккә ашкан саен
Матур йортлар, затлы дачалар
Әллә кайдан арткан исерекләр
Подвалларга кереп качалар.
Шул пычракта алар парлашалар,
Бер-берартлы бала табалар...
Ялан кебек йортта ялгыз яши
Бала бакмас «чибәр апалар».
Ил шәп яши.
Шәп яшәгән саен
Арта ятимнәрнең саннары...
Дәвалаплар бетеп булыр микән
Тумас борын кыйган җаннарны?!
... Ил шәп яши.
Айдан айга җанын
Асрап арыса да ил халкы,
Зарланырга,
Үзгәртергә, ахры,
Юк теләге, көче,
Юк хакы.
Җилекләрен суырыр ссуда алып,
Халык җиһаз җыя, төзенә.
Айның азагында банкларга
Бурычлылар чират тезелә.
Яхшы яши Рәсәй.
Калаларда
Күз камашыр оҗмах төсләре.
Әй, караңгы, җырсыз, моңсыз, тынсыз
Ятим калган авыл өсләре...
Чәчелмәгән басулардан килгән
Әрем исе кисә сулышны.
Ташланган җир бирәме соң инде
Отчетларда язган табышны?!
Байлар сатып алган авылымны
Алда яхшы тормыш көтәрме?
Башкалар күк ташлап киткән мине
Туган җирем гафу итәрме?
Әй, мин генә түгел хыянәтче.
Балаларың - байлык коллары
Рәхәт тормыш эзләп чыгып киткән,
Төшенә дә керми кырлары...
Хәтта яшьлегендә «тимер ат»ны
«Җигә» алган герой-әбием
Дер калтырап торган тәрәзәсен
Кадаклады мескен өенең.
Үзе сөргән, чәчкән кырлар аша
Зур калага таба атлады.
Тапты улын.
Тик сыймады гына.
Авылга да кире кайтмады...
Туңгандыр да, яңгандыр да, ахры.
Йөзкәйләрен күрсәң, - куркырсың...
Бияләйле кулда хәер акча.
Нигә бик аз? Нигә бакыр соң?!
Илебез бай.
Миллионерлар күп.
Бай түрәләр илне әйдиләр.
Ник кулларын сузып басып тора
Юл читендә герой-әбиләр?
3
Бездән яхшы яшәсеннәр, дибез,
Балаларга байлык телибез,
Буйлар җитмәгәнгә үреләбез,
Бурыч артлы бурыч түлибез.
Тик баеган саен бәхет кенә,
Күңелдә нур гына артмый шул.
Кесәләрдә акча арткан саен
Яннан азган нәфес атлый шул.
Тик баеган саен изгелекнең,
Намус, аңның төшә кыйммәте.
- Ишеттегезмәле, нефтьләргә
Хуҗа булган Саран Гыйззәтне?
Ир - хатынны, хатын - ирне белми
Эчеп-тузып яткан җирендә
Үлеп киткән, ди, бит исерек килеш
Шул өч катлы иркен өендә.
Өе иркен, тик җанына гына
Кысан булган инде, күрәсең...
Я, табыгыз череп баюлардан
Бик бәхетле булган берәрсен!
Тик нигә соң һаман ашыгабыз?
Дөньяң җитсә, диләр, кителә.
Барыбер дә теге дөньяларга
Байлыкларны ташлап кителә...
Их, әбиләр, биргән хәерләрем
Үзгәртә дә алмас тормышны.
Кешелек бит ничә гасыр буе
Ике япьле пычак-язмышлы.
Яхшы яшим, диеп бөккән билне
Турайтып та кайчан өлгергән?
Байлык өчен азмы сугыш-кырыш
Илне, җирне суккан, бөлдергән?
Азмы кеше башын кеше ашап,
Нәфес коткысында биегән?
Җәллад кылычының үткеренә
Горурларның башы иелгән...
Тик баеган саен нидер җитми,
Эзләнгән ул кеше-бәхетсез.
Эзләгәнен тапмый түбән таба
Тәгәрәгән. Калган тәхетсез...
...Шәп яшибез.
Акчаларны «көрәп»
Алалар да «хором» төзиләр.
Кадерләрен белми тапканының,
Азгынлыктан «бәхет» эзлиләр...
Байлык арткан саен акыл артмый,
Бәхет артмый.
Күңел киңәйми.
Иномарка машиналар уза.
Әбиемә хәер бирәлми...
Комсызлыкның шәпле чанасына
Утырмаска иде ничек тә,
Шул алдаткыч келә торсын иде
Кешеләргә ачык ишектә...
«Хором»нарга кызыккан нәфесне
Хәрәмнәрдән саклап булырмы?
Бакырларга хәҗәт калып берчак,
И, сузмасам иде кулымны...
Гуль Мирхади (Гульнара Зинатулловна Шаймухаметова)
Медные деньги. Поэма (на татарском языке)
Медные деньги. Поэма (на татарском языке)
-
© Шаймухаметова Г. З.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






