Нурания Көбәш
Туган җирем Әгерҗе районы Тәбәрле авылы.
Балачагым, үсмерчагым районыбызның Биектау дигән гаҗәеп матур авылында үтте.
Әдәбиятка тартылуымда әниемнең (аның нәсел җебе тумышы белән Сарман районының Нөркәй авылыннан булган әбием ягыннан мәгърифәтче Хәлфиннәргә тоташкан) тәэсире зур булды. Ул бездә, балаларында, кечкенәдән китап укуга ихтыяҗ тәрбияли алды.
Мәктәп елларындагы укытучыларым Салисә апа Халитова, Вәсилә апа Гыймазова, Арча педучилищесы укытучылары - әлифба авторлары Рәмзия апа Вәлитова, Сәләй абый Вәгыйзовларны әдәби иҗатка тартканнары, ярдәм иткәннәре өчен зур хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә алам.
Мәктәп елларында район газетасында, педучилищеда укыганда “Татарстан яшьләре”ндә шигырьләрем басылды.
Арча педучилищесын, Казан Дәүләт пединститутын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укыттым, чирек гасыр мәктәпнең директор урынбасары, директор булып эшләдем.
2008 нче елны Казанда “Мутантлар” дигән китабымны бастырдым.
.
- © Төхбәтуллина Н.Г., 2011 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
※ Обсудить на форуме
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






