Рокыя Ибраһимия
Теләк
Әй Ходаем, безләрне берлек җебилә бәйләсен,
Тугъры фикерне үзең сал, һәркем үзе аңласын.
Мәгърифәттә башка милләттән безне ким итмәсен,
Уемызда, хисемездә бушка җилләр исмәсен.
Арамызда яна торган нифакъ(1) утын сүндереп,
Ислах илә иттифакны безгә ихсан әйләсен2.
Бәйрәмме бу?
Бәйрәм димез. Бәйрәмме — бу бәйрәм безгә?
Әй дустларым, бу бәйрәмнән ни ямь безгә?
Күп кешенең үкси ятим балалары,
Моңлы күңел, яшьле күзләр карый күзгә.
Бәйрәмме бу дәһшәтле көн? Нинди көн бу?
Кардәшләрнең дошманга ут ачкан көн бу*.
Галиләрнең мылтык белән, зур туп белән
Дошманнарның баш сөяген ваткан көн бу.
Кич йокласак, бу куркыныч — төшемездә,
Көндез булса, бу һәлакәт — исемездә;
Якты түгел — чыкмый кояш көнемезгә,
Төнемез дә айсыз — бәйрәм түгел безгә.
Килешерме безгә бу көн бәйрәм итү,
Чын гайрәтле кардәшләрне онтып китү?
Инде, дустлар, шул каһарман кардәшләргә
Безгә тиеш чыннан берләшеп ярдәм итү!
Әй Ходаем! Якты көннәр бир син безгә,
Гыйлем нурын урнаштыр син миебезгә,
Әй рәхимле, рәхмәт атлы канатыңны,
Куш, фәрештәң җәйсен иде бу ел безгә.
1 Нифакъ — икейөзлелек.
2 Ислах илә иттифакны безгә ихсан әйләсен — яхшыга үзгәртү (ре-
форма) юлы белән бергәлекне булдыруда безгә ярдәм итсен.
Картлар хәле
Ак сакал төшкән аның кендеккәчә, каш-күзгәчә,
Чәч агарган, кайгы баскан битләрен — ул үзгәчә;
Күзләреннән нур да киткән, тешләре беткән төшеп,
Дөньяның ләззәтләреннән туйган ул, киткән күчеп.
Уйга талган, көйли күнле бер өмидсезлек көен,
Уй бүтәндә — чыккан истән мал, җиһаз, алтын-тиен.
Кылт итеп искә төшәдер, кайда барса — анда әҗәл,
Уйлый да: «Кайчан авам?»—ди үз-үзен корган шәҗәр1.
«Юк. Тагын да бер ел торырмын»,— дип фаразлар
кормагы;
Күренә һәрдәм күз нурында Газраилнең тырнагы.
1 Шэҗэр — агачлар (монда «агач» мәгънәсендә).
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






