
Илдус Хуҗин
Бу әсәрләр авторы Илдус Әбүбәкер углы Хуҗин Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районындагы Бишавыл авылында туган. Бишавыл, Рахманавыл, Әҗегол мәктәпләрендә белем алган. Училище бетереп, геодезист белгече булып чыккан һәм Төмән өлкәсендә нефть эзләү һәм геологик экспедицияләрендә катнашкан. 3 ел гомерен армия хезмәтенә биргән.
Институт бетереп, галим-агроном дипломы алгач, гомеренең күп кенә өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган: совхозларда управляющий, агроном, баш агроном, директор булып эшләгән.
Дистә ярым гомерен мәктәптә балалар укытып үткәргән. Тарих, җәмгыять өйрәнү фәне һәм татар теле дәресләре алып барган.
Әдәби әсәрләр язу хыялын автор яшь чагыннан ук күңелендә йөрткән булса да, чынлап торып бу эшкә соңарыбрак башлаган. Шулай булуга карамастан, аның бәян (повесть) һәм хикәяләре тоткарлыксыз “Казан утлары”, “Идел” һәм Өфе шәһәрендә чыга торган «Тулпар» журналларында чыга барган. Хәзерге вакытта барлык язылган әсәрләре диярлек басылып чыккан. Татарстан китап нәшриятында әсәрләр җыентыгы китабы дөнья күрергә әзерләнә.
И.Хуҗинның әсәрләре Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан югары бәяләнә. Мәсьәлән, 2007 елгы Язучылар союзы җыелышында докладчы Ләбиб Лерон мондый сүзләр әйтә:
“...Свердловск өлкәсендә яшәп иҗат итүче Илдус Хуҗин «Казан утлары» һәм «Идел» журналлары белән күптән тыгыз элемтәдә тора... Кулымнан килсә, мин бүген үк аның әсәре нигезендә татарча кинофильм төшерә башлар идем. Әйе, маҗаралы һәм укырга бик җиңел әсәрләр. Марк Твенның «Том Сойер»ын, Гарриет Бичер -Стоуның «Том агай алачыгы»н, Джеймс Фенимор Куперның “Соңгы могикан”ын суга сусагандай йотлыгып укыганым исемә төште. Алар да шундый укырга җиңел әсәрләрдән иде...» Л. Леронның бу сүзләре - И.Хуҗинның иҗатына бик югары бәя.
Хәзерге вакытта Илдус Хуҗин шул ук Красноуфимск районының Урта Бәяк авылында яши.
Рәис Суфиев
татарский писатель.
- © Хужин И.А., 2010-12 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






