
Ильдар Хайруллин
1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселыгында, гаиләдә алтынчы бала булып дөньга килә. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан, гаилә хәле буенча, читттән торып укуга күчә һәм армия сафларына алына. Солдат хезмәтен һава-десанты гаскәрләрендә уза, 19 мәртәбә парашюттан сикерә. Солдаттан кайтып бераз гына “Шин” берләшмәсендә эшләп өлгерә. Өйләнә, кызлары туа. Ләкин озак та утми, рәхимсез авыру аны аяктан ега, Илдарга инвалидлык бирәләр. Арка миенең зарарлануның табиблар парашют белән уңышсыз сикерүдән курәләр. Бер-бер артлы уздырылган өч катлаулы операция дә ярдәм итми. Егерме елдан артык аяклары бөтенләй диярлек хәрәкәтләнми.
Илдар беренче хикәяләрен мәктәп елларында ук яза һәм бастыра башлый. 1973 елда “Яшь ленинчы” уздырган әдәби бәйгедә катнашып, җиңү яулый.
Чирләсә дә, ул төшенкелеккә бирелми, иҗатын үстерудә куп эшли, кызыклы шаян хикәяләр яза. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы “Хезмәт даны”, “Туган Як”, “Чулман” газеталарында басыла. 2000 елдан башлап, “Татарстан яшьләре” газетасы белән даими элемтәдә тора. “Мәдәни җөмга”, “Ватаным Татарстан” газеталарында, “Чаян”, “Сөембикә”, “Мәйдән”, “Казан утлары” журналарында юмористик хикәяләр дөнья күрә.
Бугенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә.
.
- © Ильдар Хайруллин, 2011 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






