Мизхәт Хәбибуллин
Мизхәт Хәбибуллин Татарстанның Мөслим районы, Бүләк авылында туа. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлый. Бегелмәдә бухгалтерлыкка укый. Колхозда хисапчы, комсомол оешмасы секретаре була. 1966 елда Түбән Кама удар төзелешенә килә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда электросварщик булып эшли.
Беренче шигырьләре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда басыла. Аның шигырьләре шулай ук «Казан утлары», «Ялкын», «Азат хатын» журналларында, «Ленин нурлары» (Түбән Кама), «Социалистик Татарстан» газеталарында һәм «Идел» альманахында дөнья күрделәр.
© Мизхәт Хәбибуллин
© Материалы для публикации предоставлены Әхмәтом Дусайлы
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






