Галимҗан Гыйльманов
ТӘКЪДИРДӘН УЗМЫШ
(Новелла)
Барисның ачыргаланып кычкыруы бөтен урамны күтәрде.
Бер ай элек үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә киткән иде, менә бүген ашыгыч ярдәм машинасы белән өенә кайтарып куйдылар. Аның ютәл белән генә башланган чирен врачлар хәтәр авыруга юраганнар, имеш... Барис үзе дә кайсыдыр врачның: “Лутчы үз өендә, якыннары янында үлсен”, - дип әйткәнен ишетеп калган, дөрес булса...
Үз аягы белән кайтып керсә дә, Барис шундук түшәк иясе булды. Юк, авырудан да, чирдән дә түгел, тәненнән, үпкәсеннән бигрәк, аның рухы күбрәк зәгыйфьләнгән иде бу минутта.
Ул бертуктаусыз сүгенде, аракы таләп итте. Янына дарулар күтәреп килгән хатыны Тәскирәне бәреп җибәрде, аяк очында бөтерелп йөргән малаен тибеп очырды...
- Үләм!.. Үләм!.. Миннән каласыз... Юк, калдырмыйм! Дөмектереп үзем белән алам... Ух!.. Ах!.. У-у-у...
Кешелектән чыгып, акырып-бакырып, иңрәп-сыкрап яткан Барисны бу мәлдә һич кенә дә аңларлык түгел иде – тилеләнеп көләме, әллә язмыш ачыгысы белән үксеп-үкереп елыймы?..
Аптырагач, күршедән кергән ирләр аның кул-аякларын бәйләп куйдылар. Бераздан авыру яткан түшәк янында шешенгән яңагын уып, хатыны Тәскирә белән янәшә йортта яшәүче Хөрмәт карт кына торып калдылар.
Барисның кыланмышларына йөзен чытып, чирканып карап торган күрше карты беренче булып сүз башлады:
- Нигә елыйсың?
Барисның шомлы уйлар белән томалана башлаган зиһененә бу сорау бик авыр барып иреште. Тиз генә аңламассың да шул: ул үлеп ята, ә аннан: “Ник елыйсың?” – дип сорыйлар.
- Үләм мин, картлач, үләм... Күрмисеңмени – үләм!.. Син, ичмасам, җанны үртәп торма. Бар, олак моннан! Юкса!..
- Үләсеңме димим мин, ник елыйсың, дим... – Карт искиткеч сабырлык белән тагын бер кабатлап сорады.
Әллә инде картның сабыр холкы, тыныч аһәңе тәэсир итте, бу юлы Барис акырынмады, җикеренмәде, басынкы гына җавап кайтарды. Ләкин барыбер күңел тетрәнүләреннән котылып җитә алмаган иде әле ул...
- Нигә еламаска, үлем тикле үлем көтә бит мине! Юк, үлемнең үзеннән курыкмыйм мин, үлгәнче яшәячәк гомердән куркам... Йә әйт, абзый, миңа менә хәзер – үлемгә кадәр - ничек яшәргә? Ну... вообще, мин хәзер кем – терекме, әллә инде үлекме?
Хөрмәт карт сүзен озайтып, уйларын әйләнгечтән уратып тормады, шундук турысын ярып салды:
- Син, Барис олан, иң элек кеше, адәми зат, шуны онытма... Ә кеше соңгы сулышына кадәр кеше булып калырга тиеш. Соңгы сулышына кадәр яшәргә тиеш...
- Ә аннан соң нәрсә? Караңгылык? Салкын кабер? Бушлык?..
- Туктале, олан, ашыкма... Ә пәйгамбәр сүзен кая куясың?
- Нинди пәйгамбәр? Нинди сүз тагы? Җанымны үртәп торма инде, Хөрмәт абзый, ә?!.
- Үлем – яшәүнең бер мизгеле генә, дигән пәйгамбәребез. Үлем – яшәүнең башы гына ул, дигәне дә бар...
Күрше картының сәеррәк сүзләреннән соң Бариска бераз җан иңгәндәй булды. Ул, кул-аякларын иреккә чыгарырга теләп, түшәгендә тынгысызланып боргаланды.
- Хөрмәт абзый, чиш әле шул кул-аякларны!.. Үлем турында, бигрәк тә яшәү турында бәйләнеп ташланган сарык хәлендә сөйләшү кыен ла ул...
Кул-аякларын баулардан бушаткач та бераз кыймылдамыйча ятты Барис. Аннары кискен генә торып утырды.
- Чынлап та шулай дигәнме? “Үлем – яшәүнең башы”, дигәнме?
- Әйе, шулай дигән.
- Ә хәзер аңлатып бир.
- Аңлатасы-нитәсе юк, безнең фани дөньяда яшәгән гомеребез – мәңгелеккә әзерләнү генә ул. Төп гомеребез шунда – бакыйлыкта үтәчәк. Бүген яшәгән гомеребез дә шунда бәяләнәчәк...
- Шулай булсын да ди... Кем... Кем хәл итә соң моны? Алламы?
- Юктыр... Алла ул... Алла! Ходай Тәгалә! Ә безнең гомерләрне Тәкъдир хәл итә...
- Тәкъдир? Язмышмы?
- Юк. Язмыш – билгеләнеп, язылып куелган олы юл ул. Ә Тәкъдир – кыйбла ягындагы офык кебек. Ул бар, ул күренә, хәтта ымсындырып тора, әмма аңа барыр юлны син үзең табарга тиеш...
- Ә Алла? Алла ни өчен, алайса?..
- Тәкъдир ул – Алланың ихтыяры...
- Шулай булгач, без ни генә кылсак та, барыбер Алланың ихтыярында калабызмы?
- Юктыр. Ходай Тәгалә әйткән: “Мин үз-үзенә булышкан кешегә генә булышырмын”, - дигән.
Барисны танырлык та түгел иде. Аның сүнеп барган күзләрендә кабат нур чаткылары балкып яна башлады. Менә ул Хөрмәт картның сөялгә каткан кытыршы кул-бармакларыннан тотып алды.
- Рәхмәт сиңа, Хөрмәт абзый. Җиңел булып китте. Тик...
- Нәрсә, Барис олан?
- Барыбер үләсе килми... Шул хакта уйласам, йөрәгем ярсый, җаным сызлана, гомерем кызурак ага башлый... Нишләргә миңа, әйт, нишләргә? Ничек тыныч кына яшәп бетерергә бу гомеркәйләрне?
Күпне күргән күрше карты тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Барисны тәмам аптырашта калдырып, өр-яңадан сорашырга кереште. Ләкин һушлы кеше аңларлык иде – аның сүзләреннән Барис биргән сорауларга җавап табарга була иде...
- Син кем?
- Ничек инде – кем? Барис...
- Ә нигә Барис?
- Каян белим... Атай белән анайдан сорарга кирәк...
- Атаң кем?
- Сергей.
- Анаң кем?
- Миңнурый.
- Аллаң кем?
Тын да алмый җавап биреп барган Барис каушабрак калды, шулай да бик тиз үзен кулга алды:
- Белмим... Безнең өйдә Алла юк иде. Дөресрәге, Ул качып яшәде... Анай, атайдан яшереп, үз догаларын укый, мәчеткә баргалый иде. Атай да кешегә күрсәтми генә иконалар тота, эчеп алса: “Чиркәүгә алып барып чукындырам!” - дип яный... Ә мин... Анайдан күрмәк, “Бисмилла” әйтеп аш ашыйм, җомгаларын мәчеткә керәм, атайга ияреп чиркәүгә йөрим, шәм куям, түш өстендә бармак йөртәм... Шуннан соң кем булам инде мин?..
Ә бит атай белән анай миңа исемне дә үзара килешеп куйганнар. “Барис”, ягъни мәсәлән, русчага да, татарчага да ятышып тора, согласен?.. Мин бит Бо-рис түгел, Ба-рис, абзый кеше... Шулай, минем үз динем дә, үз денем дә, телем дә юк. Әллә шуңа да Ходай Тәгалә мине бәхилләми микән, дим. “Лутчы яшәмәсен бу имгәк”, - ди микән?
- Гөнаһына кермә, Барис... туган. Ходайның мәрхәмәте чиксез аның... Исемдә генә, җисемдә генә түгел хикмәт... Хикмәт нәселнең асылында, гомер кичешендә, холкында, иманында, аннары гына... бәхетендә. Бәхеттән алдагылары “Тәкъдир” дип йөртелә, ә бәхетне кеше үзе яшәп, эзләп таба яисә... тапмый.
Менә син үләргә җыенгансың. Ә бит безнең диндә, анаңның динендә, үлем – Тәкъдир җимеше. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһи әс-сәлам әйткән: “Уалә йаһликун галә илләйә иллә һаликун...” – дигән. “Аллаһы һәлак булырга теләгәнне генә һәлак итә”, ягъни мәсәлән... Шуңа күрә алдан ук газиз гомереңнән баш тарту – гөнаһ гамәл...
- И абзый, мин бер дә баш тартмас идем дә... Врачлар шулай ди бит...
- Врачлар, имеш... Шул имеш-мимешкә карап дөньядан ваз кичәсең инде, алайса... Бу хакта китап болай ди: “Дөньядан читләшү – үз кулыңда булган нәрсәгә караганда Аллаһ кулындагысына күбрәк өметләнү, бәла килсә, аның өчен әҗер алуны, гомерең синең кулдан киткәнче, Ахирәтнең синең өчен әзерләнеп торуын теләү ул...”
- Мин боларны аңламыйм, абзый. Извини...
- Бер сүз белән әйткәндә, Барис туган, Тәкъдир дигән әйбердән һич узарга ярамый. Ул – яшәү дә түгел, үлем дә түгел. Ходайның бакыйлыкка, Ахирәткә билгеләгән тарафы...
- Шуннан ни?
- Шуннан шул. Тәкъдир ул – күңел тынычлыгы. Чынлыкта ул - Ходайга таяну, үз-үзеңә ышану... Үлемнән курку – үлемне чакыру белән бер, димәк...
- Ә Ахирәт ни ул? Үлгәннән соң яшәүме? Раймы? Оҗмахмы?
- Аны Ходай үзе генә белә. Пәйгамбәребез әйткән: “Ахирәт белән чагыштырганда дөнья тормышы вакытлы ләззәт кенә”, - дигән.
Бу минутта бер сәгать элек кенә акырып-бакырып ятучы Баристан берни дә калмаган иде инде.
- Абзый, синдә бу хакта китаплар бармы? Керт әле...
Хөрмәт карт башын кагып кына вәгъдә бирде дә чыгарга җыена башлады. Ләкин ул һаман да баягы пәйгамбәр сүзе белән яши иде әле.
- “Ләззәт” дигән бит. Шулай булгач, бу тормышның бөтен ямен татып, рәхәттә, бәхеттә яшәп калырга кирәк. Ә моның өчен сәламәт булу зарур. Җисми генә түгел, рухи яктан да сәламәт булу зарур. Сиңа үлән суы эчәргә кирәк. Егерме бер үлән суы кушып, егерме бер көн эчсәң, терелерсең... Сиңа әле яшәргә дә яшәргә...
Карт ишек катына җиткән иде инде, Барисның соравыннан сискәнеп, кискен туктап калды.
- Абзый, сезнеңчә, Тәкъдирчә, аракы эчмәскә инде, ә?
- Ә син ничек уйлыйсың?
- Эчмәскәдер... Алла белән сөйләшкәндә трезвый булырга кирәктер... Не поймет...
Хөрмәт карт сүз озайтып тормады, чит-читләре бозга туңа башлаган ишекне көч-хәл белән этеп, карлы-буранлы кышка чыгып китте. Бераздан әйләнеп тә керде. Кулында берничә саргаеп беткән юка китап. Догалыклар.
Барис түземсезлек белән берсен кулына алды. Кинәт күңеле хисләнеп, күзләре камашып китте. Гарәп хәрефләреннән тезелгән тигез, тоташ юллар аңа гомеренең өзелмәслеген хәбәр итеп торалар кебек тоелды...
Шунда ук яңгырашы рус хәрефләре белән бирелгән юллар...
Барис, мәктәп укучысы кебек, иҗекләп, күзенә чалынган беренче доганы укый башлады:
- Ал-ла-һы-дан баш-ка и-лаһ юк, Мө-хәм-мәд – А-ның ил-че-се... – Менә ул бераз хәл җыеп, уйланып торды да укуын дәвам итте: - Иман – Аллаһ кешеләрне кабердән чыгарачак, гамәлләре өчен хисап кылачак, әҗер-җәза бирәчәк Кыямәт көненә ышану. Иман – гамәлдәге барлык нәрсәнең, шул исәптән кеше гомеренең дә, Аллаһының Тәкъдире белән булуына ышану...
Барис өчен боларның барысы да яңалык иде. Ул үз уйларына өлгерә алмыйча, авыру белән килгән хәлсезлектәнме, рухи тетрәнүләрдәнме, - арып-алҗап, башын артка ташлады, күзләрен йомды... Хөрмәт карт аның тыныч, якты йөзенә карап торды да изге догаларын пышылдый-пышылдый чыгып китте.
х х х
Барисның гомере дәвам итте.
Чир белән алыш җиңел булмады – ул ябыгып сөяккә калды, хәлсезләнеп, торып йөри алмаслык хәлгә килде, хәтта күзгә күренеп чәче агарды. Бу авыр сынауда хатыны Тәскирә аңа зур таяныч, аяк очында бөтерелеп йөргән малае юаныч булды.
Күршедәге Хөрмәт карт та аны ташламады. Хәтәр суыгына, буранына-җиленә карамыйча, көн саен кереп йөрде, әле берсеннән-берсе хуш исле үләннәр ташыды, әле догалыклар юнәтеп бирде.
Язга кергьч кенә карт кинәт юкка чыкты, югалды. Аның юклыгын баштарак сизмәделәр дә. Чөнки, Ходай хикмәте белән, кайчандыр табиблар кул селтәгән авыруның хәтәр чире үтеп бара иде. Газаплы сызланулар да инде күптән бетте. Барис үзе торып йөри, тезләренә утыртып, сабыен үчтеки-үчтеки сөя башлады...
Урамга чыкканның беренче көнендә үк ул күрше карты хакында сорады. Тәскирә каушап калды. Бу хәлләрдә үзенең дә гаебе бар кебек, ул кыенсынып кына хәбәр итте:
- Юк инде ул... Март башында үпкәсенә салкын тидереп, түшәк иясе булган иде, аягына баса алмады... Урыны оҗмахтадыр, изге зат иде мәрхүм...
25 декабрь, 2007 ел.
- © Гильманов Г.Х.
© Материалы для публикации предоставлены автором
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






