• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Физәлия Дәүләтгәрәева

    Ялгышу

    (нәсер)

    Туксанны куган Әминә карчык ялгыша башлады. Олыгайган әнисен шәһәргә үз янына карарга алган кызы Рәзинә, башта ни уйларга да белмәсә дә, тора-бара аның ялгыш ычкынган сүзләреннән хикмәт таба башлады.

    -Курчагым минем, Рәзинәкәем, егыла күрмә. Сикермә, бәбекәчем... Колынчыгым минем...

    Кырыс холыклы әнисеннән беркайчан да мондый иркә, ягымлы сүзләрне ишетмәгән Рәзинә авызын ачып тын калды. “Колынчыгым...” Их, әнекәй, нигә вакытында әйтмәдең икән бу сүзләрне? Үскән чакта, наз җитмәгән чакта...”

    -Тимә миңа, әти. Сукма миңа... Салма мине, зинһар, базга. Мин куркам... Анда күселәр бар...

    Монысы инде биш яшьлек чагына кайткан Әминә үги әтисенә ялвара иде. Рәзинә, йөзенә курку кергән әнисен чак тынычландырып, тагын уйга калды. Үги әтисен гел яхшы яктан искә алган карчыкның балачагы бер дә җиңел булмаган бит... Шулай да, үзен каккан-суккан үги әтисен кичерә белгән...

    -Йолдызкайның сөте бүген әз. Киң Ялан печәне тимәгән моңа...

    Гомере буена сыер сауган Әминә менә тагын “сыер сава”...

    Карчыкның иң курыккан халәтен – картлыкның җиңел акыллылыгын - бирде никтер аңа Ходай гомер азагында.

    Бала акылы кергән Әминә әбинең, күрәсең, зиһенендәге ниндидер йозак үзеннән-үзе ачылды. Беренче карашка акылсыз күренгән сүзләрдә дә ниндидер мәгънә ята иде. Хәлен белешергә килгән өч улын таныганда таныды, танымаганда юк. Иркә-иркә сүзләр әйтеп, андыйга өйрәнмәгән улларын аптыратып бетерде. “Эх, әнкәй... Кая инде сиңа безне кочып, иркәләп үстерү! Без уянганчы таңнан торып фермага сыер саварга йөгердең... Көндез җигелеп йортыбызны тарттың... Кич тагын фермага... Балаларың ачлы-туклы үсмәсеннәр дип тырыштың. Баштан сыйпарга да вакытың булмады, иркәләү түгел. Менә инде әйтеп кал бар әйтәсе сүзеңне...” ачынып уйлады Рәзинә, әнисенә карап.

    -Әгүзе билләһи...

    Әминә карчык догаларын гына бер дә ялгышмыйча, дөрес укый. Чөнки гомере буена Аллага ышанып, таянып яшәгән карчыкның алар канына сеңгән. .

    -Монда муллалар бармы соң мине күмәргә?, - кинәт сорады Әминә карчык кызыннан.

    Мондый сорауны көтмәгән Рәзинә, бераз югалып калса да, йөзенә борчылуын чыгармыйча гына:

    -Әни, ни сөйлисең? Яшик әле бераз икәүләшеп. Өлгерерсең анда барырга, - диде.

    -Раббәнә әтинә фиддүн- дисбесен тартты карчык. - Рәхмәт, сөйкемлем, сиңа барысы өчен дә.

    Көндезге аш әзерләп йөргән Рәзинә кухнядан чыгуга, үз урынында яткан Әминә карчык, гәүдә-кулын тиешенчә дөресләп куеп, үз-үзенә ясин чыгып ята иде...

    Физәлия Дәүләтгәрәева
    рассказ на татарском языке.
  • Физалия Давлетгареева:
  • Күңелем көзгесе (шигырьләр)
  • Тормышның таш кыялары (булган хәл)
  • Диск (хикәя)
  • Иске йорт (хикәя)
  • Бишенче бәбкә (тормыштан алынды)
  • Юл чаты (хикәя)
  • Яшен (тормыштан алынды)
  • Җәй уртасы чәчәге (хикәя)
  • Соңгы очрашу (тормыштан алынды)
  • Өзелгән очыш (тормыштан алынды)
  • Соңга калма, улым (хикәя)
  • Әни, су бир (хикәя)
  • Таныш әби (юл язмалары)
  • Гөнаһлы бәхет (тормыштан алынган хикәя)
  • Текә ярда (юл язмалары)
  • Бәйрәмле тормыш (хикәя)
  • Яңа машина (хикәя)
  • Яраланган язмыш (тормыштан алынды)
  • Мунча (хикәя)
  • Оча ла күктә бер бөркет... (тормыштан алынды)
  • Ялгышу (нәсер)
  • Шакирнең өч хатыны (хикәя)
  • Урлап табылган бәхет (хикәя)
  • Мин көтәм... (хикәя)
  • Тылсымлы калаклар (хикәя)
  • Борылыш (тормыштан алынды)
  • Тукталыш (хикәя)
  • Озын-озак бәхет юлы (тормыштан алынды)
  • Рәхмәт сиңа... (хикәя)
  • Ташландык бала (тормыштан алынды)
  • Туганнар (хикәя)
  • Тылсымлы калаклар (хикәя)
  • Йолдызкай (хикәя)
  • Тормыш имтиханы (тормыштан алынды)
  • Әти йорты (хикәя)
  • Вәсилә (тормыштан алынды)
  • Буш йорт (тормыштан алынды)
  • Ал чәчәкләр бәһасы (хикәя)
  • Җәннәт юлы (Зур әтием Дәүләтгәрәев Мансур рухына багышлыйм)
  • Күршеләр (хикәя)
  • Сынган чәчәк (тормыштан алынды)
  • Аръяктагы йорт (хикәя)
  • Адашкан шәүләләр (хикәя)
  • Әни бүләге (хикәя)
  • “Чуаркай” (хикәя)




  • ← назад   ↑ наверх