Рафаиль Фатыхов
1950 елның 21 апрелендә Оренбургта татар театры артистлары гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе, Россиянең атказанган артисты Вәли Галим улы Фатыйхов - Оренбург филармонисе каршындагы татар драма театрының баш режиссеры; әнисе, Разия Габдрахман кызы Рафикова – шул театрның актрисасы.
1969 елда Оренбургның 46 санлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Ленинградның театр, музыка һәм кинематография институтының актерлык факультетына укырга керә.
Институтны тәмамлагач, Оренбург өлкә филармониясе каршындагы татар драма театрына актер вазифасында эшкә урнаша. Оренбургта татар дәүләт драма театры оештырылганчы шул коллективта актер һәм режиссер вазифаларында эшли.
Бу чорда язылган “Шундый хәлләр булгалый”, “Кадерле кияү” комедияләре Оренбург коллективында, соңрак Салават башкорт дәүләт драма театрында сәхнәләштерелә.
1997 елдан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры актеры. Бу театрда эшләү дәверендә балалар өчен язылган “Шүрәленең хәйләсе”, “Яңа Ел әкияте” пьесалары туган сәхнәдә дөнья күрә. Рафаил Фатыйхов төрле чараларга сценарийлар, спектакльләргә музыка һәм җырлар да иҗат итә.
Рус телендә иҗат ителгән “Светофория” пьесасын 2005 елда Оренбург өлкә курчак театры сәхнәләштерә.
Артистның иҗадый уңышларына тукталыйк.
1996 ел. Оренбург өлкәсенең мәдәният һәм сәнгать комитеты уздырган конкурста “Авторлык җыры” номинациясендә лауреатлык дипломы.
1997 ел. Оренбург өлкәсенең мәдәният һәм сәнгать комитеты уздырган конкурста “Романс” номинациясендә лауреатлык дипломы.
1998 ел. Өлкәкүләм сәнгать премиясе – “Оренбург лирасы” лауреаты.
1998 ел. Иң яхшы ир-ат роле өчен “Онако” премиясе лауреаты.
2003 ел. “Россиянең атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек була.
2005 ел. Иң яхшы ир-ат роле өчен Россия театр әһелләре берлегенең “Альфа” премиясе лауреаты.
Бүгенге көндә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының әйдәүче актеры.

Рафаиль Фатыхов (Рафаил Вәли улы Фатыйхов (Фатыхов Рафаиль Валеевич).) , род. 21.04.1950
татарский писатель.
татарский писатель.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru