Фануз Хабибуллин
Автор турында
Хәбибуллин Фәнүз Әфгаль улы 1968 елның 12 апрелендә Башкортстанның Дүртөйле районының Үткен авылында туган. Үткен башлангыч һәм Суккул урта мәктәбен тәмамлый. Дүртөйле шәһәрендәге һөнәрчелек-техник училищесында укып, бораулаучы ярдәмчесе дипломы ала. 1986 – 1988 елларда Свет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. 1988 –1993 елларда Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 1нче Җәмигъ мәчетендә ике ел дин сабаклары алып, имтихан тапшырып мөәзинлеккә шаһәдәтнамә (указ) ала.
Ярты ел Суккул урта мәктәбендә эшләп алганнан соң, 1994 елның гыйнварында Уфага “Өмет” гәзитенә килә. Авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе, гәзитнең җаваплы секретаре булып эшли. Шушы ук 1994 елның октябрь аенда “Кызыл таң”га эшкә күчә. Авыл тормышы бүлеге хәбәрчесе була. 1997 елның ноябрендә гәзитнең җаваплы секретаре вазыйфасына тәгаенләнә. “Кызыл таң”ның баш мөхәрриренең беренче урынбасары – җаваплы секретарь булып 2001 елның февраленә кадәр эшли, аннары “Вечерняя Уфа” гәзитенә күчә. Анда биш ел баш мөхәррирнең беренче урынбасары – җаваплы секретарь вазыйфасын башкара. 2006 елның февралендә кире “Кызыл таң”га кайта. Үз хәбәрчеләр белән эшләү бүлеге мөдире булып хезмәт сала.
Югары профессионаллыгы, журналистика өлкәсендә озак еллар уңышлы эшләгәне өчен 2004 елда – Уфа шәһәр Советының, 2008 елда – Уфа шәһәре хакимиятенең, 2009 елда Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарәнең мактау грамотасы белән бүләкләнә. Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 2010 елда туган авылы тарихына багышланган “Монда тудык, монда үстек...” дигән китабы дөнья күрде.
.
- © Фануз Хабибуллин, 2011 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






