Радик Фәизов
Радик Фәизов 1931 елда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туа. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң бер ел үз авылларында балалар укыта. 1951—1953 елларда армия сафларында хезмәт итә, Хәрби хезмәттән соң төрле урыннарда слесарь, токарь, мастер, паровоз кочегары, машинист хезмәтләрендә була.
1965 елдан башлап Арча районының «Коммунизмга» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы секретарь булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Р. Фәизов татар укучысына хикәяче буларак билгеле. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, «Беренче адымнар» исемле күмәк җыентыкта басыла, Соңрак язучының әсәрләре «Яшьлек юллары» (1967), «Тимер чәчәк», «Бәхет», «Дусларым», «Юлда» исемле повесть, хикәя җыентыкларына тупланып чыга. 1983 елда әдипнең маҗаралы һәм фантастик хикәяләре тупланган «Галәм кызы» исемле китабы басылып чыкты. Хыялый дөньясының байлыгын, киңлегем автор беренче мәртәбә тулы итеп шушы китабында күрсәтте. Ниһаять, әдипнең 60 еллык юбилее уңае белән, 1991 елда Татарстан китап нәшриятында «Адымнарым» исемле күләмле җыентыгы дөнья күрде.
Р. Фәизов—1930 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru