Фатхи Бурнаш
Фәтхи Бурнаш(1898-1942)
* * *
Табигатьнең серен ачты,
Котыпларны тоташтырды,
Ком чүленең җилен куды,
Дәрьяларның юлын буды —
эшчеләрнең көчле кулы.
Казаларга очып менде,
Җир астына казып үтте,
Эссе чүлдә гөл үстерде,
Сазлыкларны ул киптерде —
эшчеләрнең көчле кулы.
Су астыннан юллар салды,
Җир байлыгын яулап алды,
Ташлар ватып, таулар иште,
Сахраларда тормыш төзеде —
эшчеләрнең көчле кулы.
Бүгенгенең — таянычы,
Киләчәкнең — ышанычы,
Җиргә, күккә, утка, суга,
Җир шарына хаклы хуҗа —
эшчеләрнең көчле кулы.
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






