Зариф Башири
Хыял
Күрмәдем бу дөньяда һич татлы шәй (1) хыял кеби,
Бер урынга Мәкъсудыңның барлыгын җыяр кеби.
Нәҗат (2) биреп бер галәмнән башка бер галәмгә, ул
Атлатып тиз-тиз адымнар чыгарып куяр кеби.
Төшсәң аның дәрьясына — йөзгүче балык кеби,
Сикерерсең, шатланырсың, данлы, бәхтияр (3) кеби.
Итә кабул ни теләсәң, каршылык кыйлмас сиңа,
Чөнки иркен диңгезендә бар кораб сыяр кеби.
Аллы-гөлле, тәмле исле чәчкәле бер бакчада,
Арлы-бирле йөрткәләр ул — сәхравый куян кеби.
(1) Шәй — нәрсә.
(2) Нәҗат — бурыч.
(3) Бәхтияр — бәхетле.
Нечкә билле кара кашлар яннарыңда уйнашып,
Кочкалап ләззәт алырга синдә ихтыяр кеби.
Килтереп күз алдына тиз дөньяның бар нәрсәсен,
Тарткалап та, сузгалап та гамьнәрен җуяр кеби.
Атлатып та, кулга алып та дөньяның тезгеннәрен,
Тарткаларга, төрткәләргә синдә ихтыяр кеби.
Туктамыйдыр ул очырткыч, аштыра күккә һаман,
Тукта! дип бернәрсә аны булмыйдыр тыяр кеби.
Гәр теләсәң дарелфөнүннәрдә * имтияз (2) алып,
Ясый адвокат та хаким — чын казый гайяр кеби.
Туймыйдыр, әй, ялгыш әйтәм, ләззәтем эстәр һаман,
Тәмгысы төпсез-түбәсез, чын тирән бер яр кеби.
Әх! Кызык соң бу хыял да! Шатланып туймас кеби,
Бирәдер ләззәт авызга алма, шикәр, бал кеби.
Әмма артыннан ияреп, хур итәр — Дәҗҗал кеби,
Тирә-якны чорнап алган кып-кызу бер нар (3) кеби.
Сәяхәттә әйләнеп бу бер минутта дөньяны,
Гыйбрәт алып төрле шәйдән, дөньядан туяр кеби.
Кемнән сакланам?
Күптер дошманым — явыз күңелләр,
Ләкин һич алар куркыныч түгелләр.
Аларда — миңа, миндә — аларга
Юктыр илтифат тикшереп карарга.
Юк исә миннән көлсен дошманым,
Алар көлүдән сызланмый җаным.
Тик серне чәчмим — дуслар белмәсен,
Сакланам бигрәк — алар көлмәсен.
(1) Дарелфөнүн — университет.
(2) Имтияз — мактау кәгазе.
(3) Нар — ут.
Су өсте
(Ай яктысында)
Әй су өсте, әй су өсте акмый тора тыңланып,
Әллә ул да уйлый микән төрле уйлар моңланып?
Әйдә, уйла! Селкетергә, күр, өермә-җил дә юк,
Кәйфен бозып кузгатырга читтән аккан сил дә юк.
Чыкса җил дә сызгырып, акса да болыт гөлдерәп,
Ягъмур явып, гөрләвекләр килсә сиңа шөлдерәп,
Җил дә каулар, гөрләвекләр алга төртер, агарсың,
Ачу илә дулкыныңны яр буена кагарсың.
Ялтыраган ай шәүләсен кирткәләрсең, бозарсың,
Кәйфен сытып, уең ташлап, ал тарафка чабарсың.
Ардаклым(1)
Әй минем зифам,
Дәртле музыкам!
Нигә моңайдың,
Ни булды сиңа?
Кемне сагындың, ;
Кемне сайлыйсың?
Калфагың чугын
Нигә чәйнисең?
Көдрә сачем, кара каптым!
Утырчы монда, килче, кыйгачым!
Матур ардаклым,
Алтын балдаклым,
Нигә күңелсез,
Ни булды сиңа?
Оныт хатамны,
Кичер гаибемне,
Каушу көненең
Укыйк гайдене!
Карлыгачым, сандугачым!
Утыр сөйләшик, дәртле көйләшик!
Бетер үпкәңне,
Ул соң күпкәме?
Җитәр гашыйкның
Яшен түккәне!
Мәхәббәт гөлен
Тергез тагын да,
Бергә булаек
Гыйшык багында!
Юанычым, куанычым!
Килче яныма, килче, ардаклым!
Дөньяны сөям
Бәгъзе вакыт яшь чагымны уйлап алам,
Газиз гомер бушка үтә дип көям, янам,
Эчемдәге дәртләремне бастырырга,
Моңаюсап бераз шигырь әйтеп алам.
Шул вакытта күздән яшьләр ага башлый,
Ник дөньяга килдең син дип кага башлый,
Күңелләрем нечкәреп, кайгы басып,
Калебләрне кара җылан чага башлый.
Булыр микән дәртләрем басылыр көн,
Бикле бәхет ишекләре ачылыр көн?
Вәлә (1) бу дөньяга ник килдем дип
Егъларсың да, көйнерсең лә ачынырсың.
(1) Ардаклым — Тау ягында «тәрбиялем» урынына әйтелгән бер мог-
тәбәр сүздер (3. Бәшири искәрмәсе).
(1) Вэлэ - хәтта.
Исәп итәм бу дөньядан тиз качарга,
Галәм ахыр ишекләрен тиз ачарга;
Хыял белән саташканда, күрәм тагын:
Җиткәнмен мин упкын кеби тирән ярга.
Сискәнеп, куркып китәм ул заманда,
Тирә-яным чорнаган тик зур команда;
Баш күтәрәм, бу дөньяны бик яратам,
Ул хыялда тормыйм инде мин һаман да.
Шәригать, закон ляземме?
Әй, сабый бала куана, мактасаң ат-арбасын;
Бер көрәшче — көч җыйгандай, мактаганда борьбасын М
һәммә шәригать, законнар — кул тегермәнең булыр,
Төрт хакимгә ришвәтеңне, үп ишанның чалмасын!
Кызлар
Әгәр кызлар очып йөргән кошлар булса,
Мин агач — яфракларым шаулап торса,—
Ах, ничаклы бәхетле зат булыр идем,
Алар миңа сайрар өчен килеп кунса!
Мәслихәт
Җитәр, гаҗиз! Яшең түкмә, җитәр! дим,
Эчеңнән шул уеңны түк, китәр, дим.
Талып уйга, хәзәннәрне (2) яңартма,
Вакытсыз яшь кара сачне агартма!
Газиз кальбең (3) итеп парча, чырыклап,
Фәләктән мәрхәмәт көтмә, елаклап!
Зарың, аһың түгел кыйммәт аңарга,
Тырыш, тырмаш, үзеңнән мәрхәмәт тап!
(1) Борьбасын — көрәшен.
(2) Хэзән — кайгы, көенеч.
(3) Калъб — күңел, йөрәк.
Кайвакыт яхшы без?
Басса безне кайгы, хәсрәт — ялварамыз Аллага;
Башка төшсә уй-фикерләр — киңәшәмез анага.
Эстимез дога-теләкләр үксез, ятим, моңлыга;
Ул оча нәзер-ниятләр аксак суфи, муллага.
Акча берлән тулса кесә, йә күңелләр булса хуш -
Истә юк дуст-иш, туганнар, юк ата-ана, Алла да.
Дошман
Адәм үз гаибен тапмас үзеннән,
Фәкать табар хөсуд(1)дошман сүзеннән.
Түгел дустың, анык бел: дошманыңдыр —
Сине үткәзүче инә күзеннән.
Өйрәтү ансат
Җиңел, дустым, кешене өйрәтергә,
Кеше хәлен кырыйда сөйләшергә;
Ләкин кыен — үзеңне җиксәләр гәр
Шушы эшне югары сөйрәтергә.
Сагыш
Әгәр булса эчең тулы сагышлар,
Наман артка китәрсә кыйлган эшләр;
Дәхи (2) булса кулың озын, кисәң сай,—
Җиһанның киңлегендә ни табыш бар?
Сугыш соңында
Сугыш беткәч күбәер чын батыр да —
Киереп (3) күкрәк, телене болгатырга;
Сачып утлар мәһарәт (4) күрсәтерләр,
Китәрләр таптап ук, кит, юлда торма.
(1) Хөсуд — көнче.
(2) Дәхи — янә.
(3) Киереп — «киреп» дип укыла.
(4) Мәһарәт — осталык.
Хәят —гомер
(Диңгез)
Тик тормыйдыр диңгез өсте, һаман
Ишеләдер тау-тау дулкыны;
Акрын искән җил дә болгый аны,
Күренмидер һич тә тын көне.
Туймыйдыр, һәм күрсә һәр нәрсәне
Өстери дә йота упкыны,
Чайкала да селкә корабларны,
Күрсәтмидер рәхәт тынгыны.
Күкрәк киереп суга биек ярга,
Җиңалмыйдыр каты какса да;
Дәвам итә ләкин тартышуда,
Көннәр туып, кояш батса да.
Шуның кеби хәят аз гомердә,
Тарткалый да җолкый-уйната,
Бирми җанга ләззәт һәм дә рәхәт,
Бәхетеңнең таңы атса да.
Туймас
Яшь йөрәк гыйшык утында янса да гомер буе,
Һәм тагы янмак, тетелмәк, вәйран улмактыр уе.
Чын мөкатдәс бер бәхеттер парланып аһлар димәк,
«Бу гашыйктыр!» исмен алып, бер кыйгач кашны сөймәк.
Кемдә юк гыйшык әсәре, күкрәгендә хис тә юк,
һәм аның үлгән йөрәге, уй-фикерләр һич тә юк.
Ул мәхәббәт гөлләренең яфрагын ярмак тели,
Тып-тынык хәят суларын болгатып калмак тели.
Күкрәгендә кузгатып дәрт ялкынын янмак тели,
Тәмле, татлы хис утына бәгырьне манмак тели.
Гәр гашыйклар мәйданында корбан улса җан, төни,
Ул аны чыннан горурлык, зур бәхтиярлык саный.
Тугърысы: һич бервакытта туймыйдыр мәхәббәттән,
һәм дә сыкрамый, ялыкмый ул агыр мәшәкатьтән.
Һич тә күрсәтмәс чыланган керфеген күз яшь белән
һәм чыдамлыкта үзен тиңләштерер зур таш белән.
Эчтә йөртә ул мәхәббәт калкавыч вә кармагын,
Тик җәяр хәят гөленең сапларының тармагын.
Гәрчә бер аулак урында кысса күз мәгъшукасы,
Бер фәхранә тамак кырып та селкесә бармагын,
Тултырып нечкә бәгырьне үткен ачы хис белән,
Дәрт биреп җөмлә галәмгә тулган айлы кич белән,
Тирбәтеп күкрәгене, кискен көй белән җыр җырлый ул,
һәм дә өмид буявы илән яшь күңелне сырлый ул.
Ул күңел кошына шулдыр сайрар өчен бакчада
Җитте аңа, өмид гөлендә бер канатын какса да.
Өмид
Качан мин бакчада ялгыз утырсам бер җиләс төндә,
Исәплим, уйланам, юллар хәзерлимен киләсе көнгә.
Карыйм үткән гомерләрнең тарихында ниләр барны,
Көтәм рәхәт, көтәм тынлык, көтәм шатлык хәбәрләрне.
Салам эчкә өмид парын, җуаткыч җырларын җырлыйм
(Җаным сыккан бу дөньяга укып ләгънәт, каһәрләрне).
«Бирешмим, юк, залим дөнья! Орам гайрәт, киерәм(1) күкрәк,
Килер бер көн, чыгар бәхтем, болытлары чыгар күкрәп.
Гомерлек тәмнәр
Гомернең иң ләзиз (2) вакты ике чак:
Бере — яшьлек белән үткән сабый чак.
Сабыйлык тәмнәре китмәс тамактан,
Ләкин кайтмый кырып төкне яңактан.
(1) Киерәм — «кирәм» дип укыла.
(2) Ләзиз — татлы, ләззәтле.
Табылмас һич аңа каршы ләзиз шәй,
Хәятнең саф суларын болгамактан.
Бере — гыйшык белән үткән сәгатьләр,
Васылга г эзләгән вакыт сәбәпләр.
Мәхәббәт ләззәте китмәс йөрәктән,
Туялмадым мөкатдәс шул бүләктән.
Аны эзләп кирәк кальбең чыракла,
Алып кулга мөнәввәр (2) шәм — чырак та,
Ләкин килмәс тагын, кил мәк мөхальдер3,
Тәмен җанга салып, калды еракта.
Бәгырьгә салса да агыр җәрәхәт,
Ләкин шуны телим мин һәр теләктә.
Яшьлек
Нурларыны сачып кызу кояш,
Кискен җилләр иссә яз көне,
Бер-бер тамган үткен тамчылардан
Хасил була дәрья ташкыны.
Бер-бер узган минут-сәгатьләрдән
Килә, китә: яз, җәй, кыш көне;
Шаулап аккан дәрья тулкыны тик
Үтеп китә дәртле яшь көне.
Бәхтем
Кара бәхтем чиктән ашты: икмәк иксәм, тоз була;
Бал дип агызга алдыгым шәй (4) зәмһәрир тик боз була,
Тугъры дип бер юлга бассам, ул да ялган эз була;
«Бер матур!» дип күңлем атсам, шадра, сипкел кыз була.
Телем
Сөт имешкән, көч җыешкандыр телем, газиз телем,
«Мин!» диеп тавыш күтәргән, дөньяга килгән көнем.
Шул тел аркылы күңелне мин җәһелдән * пакьләдем,
Дөнья-ахирәт кирәк булган белем алдым, белем.
Ьәр кисәдән (2) алдадыр тел, һәр кирәкне алга алыр,
Бик мөкатдәс, бик шәрифтер җан телем, алтын телем.
Һәр теләкнең әүвәледер: «Бир, Ходай, тел ачкычы!»
Тел — тәрәкъкый һәм сәгадәтнең беренче баскычы.
Юк тоташмак Хак тәгаләнең боерган әмренә,
Юк бәхет тапмак, әгәр тел булмаса юл башчысы.
Юк тоташмак фәез3, мәгърифәткә, бу тел булмаса;
Кунмый былбыл, сайрамый гөлгә, чәчәкләр ачмыйча.
Сөтләр имдем, көчләр алдым син сөекле тел белән,
Ьәр сәгадәтне җыйган вә эзләгән Дөлдөл (4) белән.
Хушладым кәйфем багын вә ауладым күңлем кошын,
Сачтым ис, ачтым чәчәкләр син кадерле гөл белән.
Сахра буйлап күкрәгем киереп җырулар җырладым,
Сачрәде моңлар офыкка син матур былбыл белән.
Әй газиз тел! Мин гаҗизне чын хакыйкать юлга сал,
Эзгә якты шәм-чырагъ бул да мине син алга ал!
Нурла кальбемне гыйлем вә мәгърифәт нуры белән,
Ак бәхетле юлга сал да чын сәгадәт алга ал!
Ьәр хакыйкать дошманына каршы бу ялкын телем,
Хакны куйма, эзне җуйма, җан телем, алтын телем!
(1) Васыл — сөйгән яр белән кавышу.
(2) Мөнәввәр — якты, нурлы.
(3) Мөхальдер — мөмкин түгелдер.
(4) Шәй — әйбер, нәрсә.
(1) Җэһел — наданлык.
(2) Кисә — акча янчыгы; кесә.
(3) Фәез — белем.
(4) Дөлдөл — мифологик образ.
Кышкы кич бүлмәдә
Төн уртасы, тып-тын, иркен бүлмә,
Тавышлар да төсләр бер дә юк;
Дәртле гашыйкларның агызыннан
Чыккан кискен, моңлы җыр да юк.
Сәгать теле мәгәр уңга-сулга
Болгаланып йөри-челтери,
Хәбәр биреп үткән гомерләрдән
Звоногын бирә, шылтырый.
Гайрәтләнеп каты сугу илә
Астка баса герләр чылбыры;
Сүнәм! диеп выл-выл уйнап тора
Өстәлдәге лампа чылчылы.
Төн сакчысы — тулган нурлы ай да
Тәрәзәдин карый, зурланып;
Каплый аны бәгъзән кар болыты,
Бураннарын сибеп, болганып.
Шул вакытта ялгыз, тиргә батып
Ултырамын тирән уйда мин,
Хәятымның озын тарихларын
Карап чыгам тәмам буйга мин.
Килеп җитсәм яман нокталарга,
Кызып китә салкын каным да;
Эч серләрем сөйләп бушатырга
Дускайларым да юк янымда.
Чумдык исә хәят тулкынына1,
Нинди хәлләр булмас башыңда.
Күз укларын каты кадамасмы
Бәгырьләргә кара кашың да?
Мәхәббәтлә өртен-көюләрдән
Кемнәр генә хали, әйт әле?!
Янмас идем мин дә, йөрәгемдә
Уйнамаса җаныем һәйкәле.
Мәхбүс шагыйрь
Бу караңгы төрмәдә мин ятсам да мәхбүс (1) улып,
Төпкә батып күзләрем дә, саргаеп, йөзем сулып,—
Дөнья йөзен уйламыйм да, төрмәне дә яхшы дим,—
Йөрсә дә яктыда җисмем, ташмый бәхтем, акмый дим.
Калмады һич җир йөзендә юлдашым да сөйгәнем,
Ут йотып бәнем өчен һич, яшь тамызып көйгәнем,
Җан биргәндә баш очымда ултырып, хәлне сорап,
Җан ачысын бастырырга күкрәккә кул куйганым.
Нурлы айдыр бастыручы хәсрәтем очкыннарын,
Төшә тәрәз үтәсеннән эчкә — балкып төннәрен.
Уртасында көянтәле моңлы кызның гәүдәсе,
Җилсез көнне тып-тын суга ялтрап төшкән шәүләсе.
Каплаганда кара болыт кайчагында нурларын,
Җилгә әйтәм: айны баскан шул болытны каулачы!
Җилле төнне шаулый төрмә артындагы карт имән,
Ул да биреп бәңа шатлык: шаулачы дим, шаулачы!
Бер савыт су, каткан икмәк булса да гәр ашларым,
Туйдырадыр тамагымны моңлап әйткән әшгарем(2).
Әй матур!
Күрсәт инде шул җүләргә тешләреңне, әй матур!
Күз карашың, илтифатың яшь җүләрне айнытыр!
Ул кадәрле улма мәгърур, мин гүзәллек багы, дип,
Йөзләрем — ал чәчкә, тәннәрем — гөл сабы, дип;
Лепләрем — ал, сүзләрем — бал, сайраган коштыр — телем,
Бәнди дилбәр3, бәнди сөнбел юк җиһанда тагы, дип.
Төшмәсен, күңлең кисмәсен шул җүләрнең җырлары,
Кальбең өстендә кан илән сырламасын сырлары.
(1) Тулкын — дулкын.
(1) Мәхбүс — тоткын.
(1) Әшгарем — шигырьләрем.
(2) Бәнди дилбәр — миндәй сөйкемле, күңелне үзенә тартучы.
Сакла телеңне!
Әй татар! Бу көнгә чаклы саклады, бел, ни сине,
Каршыңа килгән һәлакәттән ни соң йолды сине?
Асрады ни-нәрсә күкрәгеңдә хәят ләмнәрен,
«Мәңге бетмәклек» сазыннан ни суырып алды сине?
Кортмады яшәү тамырларындагы бер дым белән,
Яфрагы бар, чәчкәсе юк, кормаган гөлдәй сине?
Шөбһәсездер, саклаган шәй — тик мөкатдәс тел сине,
Җуймады «татар» намеңне, һәр татар кыйлды сине.
Бир тавыш «Мин бар!» дигән, моннан болай калма сөкүт1!
Тел булып та дәшми торганлык шулай телде сине!
Аркаланма башкаларга, көтмә һич ярдәмчеләр,
Кем озатмас мәңгелек юлга, җаным, көлми сине!
Бар булырсың һәм яшәрсең дөньяда рәхәт, тыныч,
Ьич изә алмаслар — әгәр булсаң ана телле — сине!
Ник җырлыйм?
Нишлим, дустлар, миңа язмыш шулай:
Төшкен күңел һаман ионлыйдыр;
Ходай мине шулай каһәрләгән,
Көткән теләкләрем тулмыйдыр;
Якты тормыш, изге бәхетләрдән
Мәхрүм иткән гасый (2) бәндәсен,
Күтәрмидер һаман күз алдымнан
Якты көнне бүлгән пәрдәсен!
Кыса мине һаман явыз тәкъдир,
Яшь көчләрем яхшук изелә.
Башны бөгеп тирән уйлаганда
Киләчәгем бозык сизелә!
Калма сөкүт — дәшми калма.
Гасый — буйсынмаучы; гөнаһлы.
Яхшылыклар кайда, чит ирләрдән,
Якыннардан күрәм гел җәбер;
Яшь йөрәктән каннар тамган чакта
Табылмыйдыр чын дуст меңгә бер!
Атам, анам ерак, зәгыйфь хәлдә,
Алар өчен янам, тилмерәм;
Сагындыра яшьтәш, карендәшләр,
Туган-үскән, газиз ил генәм.
Шулар өчен бәгърем типкән чакта
Бер җырламый күңлем тынмыйдыр,
Шул юаныч фәкать: мәңге юлдаш
Күз яшемне сөртеп тыңлыйдыр!
Анасы кабере янында бер кыз
Әкертен, җил, монда — кабер! Монда анам күмелгән,
Монда ятимә баланың моңлы яше түгелгән.
Өрмә җил, сызгырма, тукта! Куркыр әнкәем-җаным,
Бирмисең тын зарланырга, кордыла теңкәм бәнем.
Аһ! Ятимлек хәлләремне әнкәмә сөйлим әле!
Монда түккән зарлар эчтән кайгымы йол кар бәнем.
Һәр сәхәр киләм, кочаклыйм мин шушы кабер ташын,
Тыңлыймын татлы сүзен һәм өстенә салып башым.
Ул мине сөйгән иде, кочкан иде шәфкать белән;
Аһ! Хәзер калдым җиһанда төрлечә михнәт белән.
Кочты тар ләхет анамны, басты бу караңгы гүр!
Тик Ходай аның оясын нурласын рәхмәт белән.
Өрмә, җил, өймә бураннар, тукта, бу кабергә син!
Сал колак фөрьядыма, әй, сукма бу кабергә син!
Нәфилә, бушка давылланма, тынычлап йокласын!
Тәкъдис ит, чүптән-тузаннан сакла син, кадерлә син!
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






