• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Шәһит Алпар

    МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ

    ЗУР СЫНАУЛАР АЛДЫННАН

                               1

    Раузалар авылында Яңа елны шулай зурдан куптарып 29 нчы декабрьдә бәй рәм итсәләр, 31 енә Фәритнең туган ягына кайтып җиттеләр һәм бәйрәм итүне мәк тәптә башлап, 2000 нче елны Айратларда каршыладылар.
    Тәнәфес араларында Рауза туганнан-туган Гөлсирә апасы белән аралашса, Фәрит исә, Айрат кампаниясендә булып, аның иҗат эшләре турында кызыксынды.
    – Роман, повестьлар, хикәяләрдән торган өч-дүрт китап чыгарырлык мате риаллар сейфта саклана. Ә инде газета-журналларда мәктәп темаларына басылып чыккан мәкаләләрне дә туплап чыгарсаң, 5-6 гына китап җыелыр иде шәт. Әнә бит Ленинның каләменнән нинди сызык сызылган, теленнән нинди генә мәгънәсез сүз әйтелмәгәнгән – барысын да туплагач, 55 том хасыйл булган.
    – Айрат әзи, хазер акцаң булса китап бастыру гына төгел, тулы бер нәшрият ацарга була, әдә теге “Шомагур”ыңны бастырик!
    – Аңарга бит бик күп акча кирәк, Фәрит.
    – Я, әт, күпме?
    – Туксанынчы елларда мин бер авылдаш спонсор белән сөйләшеп тордым да, ул: “Нәшрият тапсаң акчасын түлим”-, дип вәгъдә итте. Заманында бер чорда инсти тутта укып йөргән сабакташым, минем “Шомагур”дагы Әсхәт шикелле шома гына танышым, 2 миллион сум акча күчерткән очракта, “Казан” җурналы аша китап чы гарып булуын әйтте.
    – Димәк, ул вакытлардагы 2 миллион сум бөгенге 2-3 мең доллар дигән сүз ин де, ул акцаны теләсә кацан түлибез. Ә сиңа ул сумманы кызгандылармы?
    – Юк, мин бу хакта теге спонсорга җиткердем дә, ул үз чиратында гарант ро лендә, безнең райондаш кеше булган, бер банк идарәчәсенә җибәрде. Сөйләшенгән сумма күчте, ә минем сабакташ аферист булып чыкты. Акча августларда күчүгә үк, ул бер-ике айдан китап чыгар дип, ышандырып торды. Аннары ел ахырына кадәр көттерде. Аннан соң заказыңны дөрес тутырмаганга күрә, ул акчага “ялгыш” башка авторның китабын чыгарганнар дип алдашты. Шулай ышандыра-ышандыра яз җит те. Соңыннан гына белдем, ул үз китабын әлеге акчалар хисабына чыгарган икән. Бервакыт көтмәгәндә банк идарәчесе ике амбал озатуында өйгә килеп кермәсенме:
    “Синең китабыңның урысчасы ничек атала әле?” – дигән була бу. Ә мин бернинди киная сизмичә, мәйтәм: “Пройдоха или проходимец инде шунда.”
    “Вот что пройдоха, – дип җибәрә бу миңа урысчалатып кына, – неделя срок тебя, чтобы мои деньги возвратились в банк, время пошло!” – диде дә мине әңгерәй теп калдырып, амбаллары белән борылып чыгып та китте.
    – Шоннан?
    – Кая китәсең, барлык туганнардан, таныш-белешләрдән бурычка җыеп түлә дем. Шуннан бирле китап чыгару турында авыз да ачасы килми.
    – Зыян юк Айрат әзи, бәрәмнәр бетүгә үк үзең теләгән нәшриятка акца түләп катябыз да, тизләтелгән вариант белән цыгартабыз китабыңны.
    – Зинһар кирәкми, бер машиналык акча туздырырга, тилеме әллә син?
    – 2-3 мең доллар миңа берни тормый Айрат әзи. Ышанасыңмы Япониядәге бик ышаныцлы бер банкта минем миллион доллардан артык акца ята. Бер акыллы япон киңәшен тыңлап, мин 1992 нче елда акцалар “янганда” да, 1998 нце елдагы де фолт вакытында да башка мескен халык югалтканда, оттым гына. “Газпром” акция ләрен бик күпләп сатып алу да зур табыш китерде. Алкаш балыкцыларның акция ләрен бик күпләп сатып алдым. Шоңа күрә нинди генә финанс кыенлыгына юлык саң да, уңайсызланмица мөрәзәгать итә аласың.
    Бәйрәмнәр узуга ук Айрат белән Фәрит хатыннарын алып, Казанга куз галдылар. Башкалада исә, Раузаның кызы Наилә яшәп яткан фатирларында күрешер гә сөйләшеп, хатыннар базарга юл тоттылар, ирләр нәшриятка китеп бардылар. Мон да Айрат китапны нинди рәвештә күрергә теләвен аңлатты да, Фәрит бухгалтериягә кереп, бастыру эшләрен тиз тотуны шарт итеп куеп, акчасын түләде. Аннары Айрат ның йомышы буенча мәгариф министрлыгында да булып чыккач, аларның мәркәздә эшләре төгәлләнеп, әйтелгән адреска кереп чәйләделәр дә, башка тоткарланмыйча, якты күздә кайтып калу ягын карадылар.
    Ә берәр айдан соң Айрат Фәритне телефонннан чакырып кертеп, яшел тышлы китап тоттырды:
    – Алланың рәхмәте яусын үзеңә Фәрит. Син ярдәм итмәгән булсаң, минем кулъязмамның мәңге мондый гүзәл рәвешкә керәсе юк иде.
    – Айрат әзи, язылган әйбер барыбер үзенең адресатына барып ирешергә тиеш. Син шулай яз гына, ә бастыру, Ходай кушса, минем өстә булыр. Миңа калса, татарда китап чыгу вакыйга ул. Бу хакта вакытлы матбугатка белдергәндә дә гаеп ител мидер шәт?
    – Мин инде үзем языштырып торган “Ватаным Татарстан” газетасы редак циясендә элек әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләгән, ә хәзер баш редактор урын басары булып эшләүче Миргалим Харисовка китап биреп калдырган да идем, үзлә ренә карыйлар инде, язып чыксалар язарлар, язмасалар юк. Анысы мине әллә ни кай гыртмый.
    Үзе шулай дип торса да, Айрат ниндидер бер эчке өмет белән газетаны ка раштыра барды. Һәм инде бөтенләй онытылды дигәндә, “Яңа китап” рубрикасы ас тында симез хәрефләр белән басылган “ШОМАГУР” күзгә чалынды:
    “Айрат Сафинның әлеге китабын беренче тапкыр күргәч, әллә ничә тапкыр аптырау һәм гаҗәпләнү хисе кичердем. Беренчедән, газета битләрендә бик еш кү ренеп тә, повесть яки хикәяләре белән әдәбият дөньясында бөтенләй таныш булма ган бер кеше һич кем уйламаган-нитмәгән бер вакытта роман тикле роман чыгарсын әле! Җитмәсә, язып та, язган әсәреңне бастырып чыгара алмый интеккән бу заманда. Өстәвенә шәп тышлык һәм кәгазьдә.
    Икенче көтелмәгән нәрсә – романның исеме “Шомагур”. Ят сүз. “Татар теле нең аңлатмалы сүзлеге”ннән карадым. Анда да юк бу сүз. Автор китап ахырында: “Романның русча атамасы “Прохиндей”, – дип язган. “Русча-татарча сүзлек”тә дә, Дальнең “Толковый словарь...”ында да юк бу сүз. Шулай да күңелемә ятты, якын ит тем мин аны. Димәк, татар теле яңа бер сүз белән баеды. Сизенүем дөрес булып чык ты: шомагур – шома, төрле этлекләр эшләргә оста, судан коры чыга ала торган бән дә дигәнне аңлата икән. Романның төп герое Әсхәтнең тулы образын ача да бирә ме нә шушы сүз. Хәер, китапта шомагур бер Әсхәт кенә түгел. Таһир, Дамир, Фәрит, Ро манов, Халисә, Рәхимә һ.б.лар да төшеп калганнардан түгел. Автор үз алдына төп максат итеп “иң алдынгы идеологияле”, “коммунистик рухта тәрбияләнүче” совет җәмгыятенең эчке пычраклык-бозыклыкларын ачып салуны куйган. Биредәге вакый галар авылда да, шәһәрдә дә, армиядә һәм төрмәдә дә, заводта, институт бинасы һәм тулай торагында да бара. Һәм һәркайда караклык, бозыклык, ялагайлык, әләк... Ав тор китабына эпиграф итеп: “Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына”, - дигән сүзләрне юкка гына куймаган. Монда сер чишү генә тү гел, ә явыз ният белән гайбәт тарату, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белә то рып бозу, дуслык-мәхәббәтне җимерү гамәлләре яктыртыла.
    Автор, башка типик романнардагы кебек, лирик чигенешләргә, фәлсәфәләргә, эчке халәтне, табигатьне тасвирлауларга бөтенләй диярлек урын калдырмый. Әсәр геройлары гел эштә, гел хәрәкәттә. Вакыйгалар берсе артыннан берсе туып кына то ра. Хәтта кайчак: “Автор ничек уйлап чыгарып бетергән боларны?” – дип тә уйлап куясың. Теге яки бу бүлекне ашыкмыйча гына уйлап, образларның эчке дөнья ларына тирәнрәк кереп, тәфсилләбрәк язсаң, һәрберсеннән менә дигән повесть чы гарлык. Ә болай, берсе-берсе өстенә өелә төшкәч, укучы буталыбрак кала, герой ларның исемнәрен, эш-гамәлләрен аерып бетерә алмый башлый.
    Әсәрнең теле шома. Ни әйтсәң дә автор газета-журналларның актив хәбәрчесе, халык арасында күп була, тапкыр сүзләрне күп ишетә. Төп герое Әсхәт турында: “Гомумән, Әсхәтне күңелсез кеше дип әйтеп булмас иде. Ул сүзгә оста булып, аңа әңгәмәдәшен тиз арада үз авызына карата алу сыйфаты хас иде”, - дип яза. Бәс, шу лай булгач, авторның да сүзгә-юморга оста-бай булырга тиешлеге бәхәссез. “Мун чаны бик яхшы көйләгәнсең, Хәсән, тик Гөлҗиһан апаңның күзенә түшәмнән туф рак коелып кына йөдәтте” кебек нечкә юморлы җөмләләр, Әсәтнең ничек иттереп 180 сум акча югалтуын сөйләве кебек уңышлы эпизодлар шактый күп китапта.
    Тик эчне пошырганнары да юк түгел. Кайда гына барма, кайсы гына бүлекне алма – һәрберсендә секс. Бәхәсләшмибез: бозылды тормышыбыз. Сексы да, эчке челек тә, наркомания дә җитәрлек. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Бөтен нәр сә дә аракы белән секска гына корылмаган, һәммә кеше дә күңелен шуларга гына салмаган ич. “Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә”, - ди халык. Укучы Әсхәтнең, гәрчә ул өлкән сыйныфта укып, комсомол оешмасы секретаре булса да, үз укытучысы Фаина Борисовна белән Яңа ел төнендә гыйшык-мыйшык уйнап ятуын күңел һич кенә дә кабул итә алмый. Башка хатын-кызларның да уйлап-нитеп тор мыйча шул эшкә риза булулары, ир-егетләрнең бөтен уйлары шул турыда булуы ышандырмый башлый.
    Шулай да, гомумән алганда Айрат Сафин сөендерде мине. Осталыгың, фанта зияң, үҗәтлегең булмаса, бер-берсенә охшамаган ничәмә дистә образ иҗат итеп, 22 басма табаклык роман язып булыр идемени?! Җитмәсә бит әле аның тематикасы да элеккеләрне кабатлауга корылмаган, автор үз сүзен әйтергә тырышкан”.
    Айратның китабын чыгару мәшәкате белән кайнашкан арада ниһаять Фәрит көтеп арыган энекәше Фәнис тә пәйда булды.
    – Ничек?! – диде ул энесен кочаклап алып, - бу сорауга алар фәкать икәү генә аңлый торган мәгънә салынган иде.
    -Без хыялланганча, алмабый! Шул вакыт Фәрит үзенең аяклары җиргә басып тор маганын тойды.
    -Нинди хәл бу, син шаярасыңмы, Фәнис?!
    -Әйдә гаражга чыгып машинаны карап керик әле, – дип Фәнис аны тышка чакырды.
      Гаражга кергәч, ул түбәне ачып куйды да, алмабыйсына баскычтан өскә менәргә кушты һәм күз карашы белән генә ике потлы гирьне түбәгә менгезде. Аннары үзе дә баскычсыз гына өскә күтәрелде:
    – Гирьне игътибарыңнан югалтма! – дип кисәтте ул. Әмма Фәрит ике потлы тимернең ничек очып китүен дә күреп өлгермәде, фәкать аның сызгырып очкан тавы шын гына ишетеп калды. Фәрит бер сүз дәшмәде, фәкать канәгать төстә елмаеп кына торды.
    - Бернинди тавыш-тынсыз да атарга була иде, – дип шаярткандай гына әйтеп куйды Фәнис һәм алмабыйсын үз элпәсе эченә алып, Татарстан өстеннән очып әйләнде дә Кизләү тавы аралыгына төшеп утырды. Анда ул кар эченә генә түгел җиргә дә тирән үтеп кергән гирьне фикер көче белән аяк асларына күтәреп куйды.
    – Яхшы, – диде Фәрит тирән канәгатьлек белән, ә өскә ажгырып килүце танкны туктата аласыңмы?
    – Кирәк икән, аның туп көпшәсен чорнап куеп була. Күктәге очкычларын очып барган җиреннән туктатып, салмак кына җиргә кире аркан яткырып кую да кыен түгел.
    – Ә кацан башлыйбыз?!
    – Синең 4 улың, минем яңа гына туган Арысланым шундый ук сәләткә ирешкәч, Аллаһы боерса.
    – Моңа күпме вакыт кирәк булыр соң?
    – Ким дигәндә 20 ел, Аллаһы теләсә.
    – Ярар, кемнең гомере бар – шул күрер, диләр бит.
    – Күрерсез, боерган булса. Мин үзем моңа бик ышанам, чөнки син Алыплар катында чагында ук озын гомерле булырга әвердерелгән, кеше. Ә мин үз чиратымда, дәүәнигә, әнигә, хатыныма һәм балаларыма андый иммунитетны сеңдереп куйдым. Әле Рауза апа белән малайларыңа да шуны ук эшләргә өлгердем.
    – Әтәм дә аны бөтенесе: “Син бер дә картая белмисең ахырысы”, - диләр. Димәк сере шунда, - дип бик канәгать чакларындагы гадәте буенча, көлемсерәп, бакенбардларын сыйпап торды Фәрит. Аннары кинәт кенә җитдиләнеп китте, – Фәнис, тик миңа синең гараж түбәсеннән оцып китүең һиц ошамады. Әле ярый без арттагы урамда торабыз, әмма бу гына кеше-кара күрмәсен өцен бик үк ышаныцлы төгел. Берәрсе утлы шарыңны күреп калып, кирәкмәгән сүзен цыгарырга мөмкин.
    – Юк, мин бүген синең өчен генә гараж түбәсеннән очып чыгып күрсәттем, башка вакытларны һәрчак Кизләү тавы арасыннан күтәрелеп китәм.
    – Безнең малайларны утлы шар белән идарә итәргә өрәтеп кенә бәйсезлек көрә шенә күтәрелергә кешеләрең йитәрме икән сың?
    -Алардан башка тагын 4 бик тә милли рухлы ир-егетләр Алыплар серенә төшенеп киләләр. Менә бүген аларның үзләре белән танышырсың, насыйп булса...

                               11

    Фәнис, алмабыйсына әйткәнче үк көрәштәшләре белән очрашырга сөйләшеп куйганлыктан, кичләтеп барысы да аның иркен гаражына җыелып, андагы тышка бернинди тавыш чыкмаслык иттереп көйләнгән аерым бүлмәгә кереп бикләнделәр.
    – Менә егетләр, таныш булыгыз, минем сезгә аның хакында күп тапкырлар сөйлә гән Фәрит алмабыем – Болгар Ханнарының могҗиза белән сакланып калган дәвам чысы, ә болары аның уллары Мөхәммәт, Ислам һәм Фатих, төпчек малае Габдулла әлегә безнең арага керерлек булып үсмәгән. Әгәр дә Аллаһ кушып, сөекле Татар станыбызга бәйсезлек яулап алабыз икән, коллыкта күп михнәтләр күргән татар хал кы, үзенең урыс игосыннан котылуы өчен беренче чиратта, аңа бурычлы булачак. Чөнки ул, миңа утлы шарлар серенә өйрәнү юлын ачты.
    – Фәрит абый, без Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз! – дип һәрберсе аның кулларын кысты.
    – Татар халкы беренце циратта, аңа бәйсезлекне яулап бирүцеләргә бурыцлы булыр, монда минем ролем аз. Ходай ихтыяры буенца миңа утлы шарлар белән оцрашырга язган икән, күрәсең бу аның безгә шундый мөмкинлектән файдаланып калырга кисәтүедер, дип кабул итәргә кирәк. Әмма азатлыкка бару юлында бик нык саклык царалары күрү зарур, - диде ул як-якка каранып алып.
    – Әйе-әйе, аеруча хәзер, Россия тәхетенә элеккеге КГБ агенты менеп утыргач вәзгыять кыенлаша, – дип сүзгә кушылды Рамил.
    – Аның йөзеннән үк ниндидер явыз салкынлык бәреп тора кебек, – диде Рәиф гәпкә ялганып, – “теләсә кайда – кирәк икән әберекәйдә дә сыларга!” – дигән төрмә жаргонын куллануы да моңа дәлил булып тора. Гомумән, түбән әһлаклы җәмгыятьтә яшибез.
    – Аның каравы бу сүзләрен урысларның әһлаки яктан түбән дәрәҗәле масса күләм мәглүмат чаралары, ярым алкашлар җәмгыяте канатлы фразадай кабул итте: ни әйтсәң дә “Свой мужик!” – Рамил кисәткәндәй бармагын селтәп куйды, ләкин беренче карашка гына шундый, гади, хәтта гаепсез кебек сүзләргә охшаган алар.Ә чынбарлыкта андый сүзне әберәкәйләрдә манчу, ягъни мәсәлән үтерү, я инде кушып үтертү тәҗрибәсе булганнар гына кулланырга мөмкин. Цивилизацияле илләрнең җи тәкчелеге авызыннан аның ише сүз чыкса, җәмәгатьчелек андый хәсрәт лидерларны урыннарыннан шунда ук бәреп төшерер иде.
      -Бәлки Мәскәү, Волгодонск шәһәрләре йортларында яшәүчеләрне гексаннар кул ланып манчуны да шул ук КГБ яки ФСБ агентлары оештырганнардыр әле, – диде Фикрәт, аннан соң барлык гөнаһларны да Ичкерия партизаннарына сылтап калды рып, аларга карата халыкның ачуын кабартуы җиңелрәк. Төрле химикатларның шартлау, агулау үзенчәлекләрен сынау, куллану тәҗрибәләрен дә шул ук ФСБ лабо раторияләрендә үткәрәләр бит.
      - Мин егетләр, шуңа шаккатам,-дип дәвам итте Рәиф алдан башлаган сүзен,- билгеле булганча, Россия доньяда сакланып калган бердән-бер колбилүче дәүләт. Өченче меңьеллыкка аяк басканда бик тә хурлыклы күренеш, әлбәттә. Көнбатыш Ев ропа илләре һәм АКШ җитәкчеләре, миңа калса Россия хуҗасына каннибалга кара гандай җирәнеп карап, очрашуларда аңа кул да бирмәскә тиешләр кебек. Ниндидер дистрофик, дәүләт төзелеше камил түгел, милләтләр төрмәсе булган илдә җан асы рыйбыз инде шунда.
      – Төрмә – илдә ян асрарга мәзбүр ителгәнбез шул инде без һәм Россия импе риясе зимерелми торып, анда бер генә халык та, шул исәптән урыслар да рәхәттә яшәмәяцәк, – диде Фәрит яңа танышларының фикерләрен куәтләп, бер вакыт телевизордан православие дине әһеленә тикле: “Россиядә урыслар үзләре дә бәйсез милләт төгел, иң бәхетсез халык”, – дип балавыз сыгып тора. Әмма ул моңа башка милләтләрне гаепле саный кебек аңладым мин аның тел төбеннән.
    – Алмабый, төптән уйлап карасаң, колбиләүче бәхетле дә түгел ул. Чөнки аңа колларның ачы каргышы төшә. Шул ук вакытта бәйсез дә була алмый ул. Теге, авыл кешесенең каралты-курасындагы мал-туары, кош-корты белән аягы-кулы бәйләнгән мескен абый-апалар, бер көнгә генә дә өйләреннән ерак китә алмаган кебек. Ә урыс колонизаторларының кул-аяклары татарлар кебек милләтләрне үзләренең барлык әгъзаларына, хәтта чәчләренә кадәр чылбырлар белән бәйләп торганга азат түгел. Үтереп, талап, ягъни аннексияләп алган чит җирләрне үзләренчә гадел санап: “Еди ная, неделимая”,- дип, хаклы рәвештә Россиянеке иттереп уйлыйлар алар. Шул уй лар белән җенләнеп, миңгерәүләнгән башлары бер генә халыкны да кул-аякларына йозаклап бикләгән чылбырны ычкындырып җибәрергә һәм шул юл белән үзләренә дә бушанып калырга ирек бирми.
    – Ярар, шул цылбырларына буылып, кадалып кына бетсеннәр иде инде, илаһым. Сез миңа бәйсезлегебезгә ницек ирешү планын яхшылап аңнатып бирегез, Фәнис! Сезгә каршы Россиянең миллионлы армиясеннән тыш, власть тотуцы татар маңкортларының бишенце колонна булып, эцтән кимерү куркыныцы да янамыймы сың? Югыйсә эцке дошманнар гомер бакый тышкы дошманнардан мәкерлерәк тә, куркыныцырак та булып торганнар.
    – Алмабый, без бит иртәгәдән үк азатлыгыбызны игълан итәргә җыенмыйбыз әле. Ул якты хыялларны тормышка ашыру эшенә турыдан-туры керер өчен тагын дистәләгән елларны көтәргә туры килер. Әмма тиешле вакыт җиткәч, барысы да юга ры дәрәҗәдәге оешканлык белән, сәгатьләр эчендә башкарылыр. Без моңа синең кар шыда тантаналы төстә ант итәбез, шулаймы егетләр!
    – Нәкъ шулай, вәгъдә – иман! – дип күмәк әйткән тавыш яңгырады.
    Аннары алар дөнья хәлләре турында гәпләшүгә күчеп, цивилизацияле илләр нең ни өчен милли үзбилгеләнү мәсьәләләрендә Россиягә каршы ныгырак берләшә алмавы хакында сүз куертып алдылар. Аеруча Россиянең Днестр буе республика сында, Абхазия белән Көньяк Осетиядә “тынычлык саклаучы гаскәр”ләрне махсус, бу җирләрне киләчәктә үзенә кушу нияте белән тотуы борчыды, ул “тынычлык саклаучылар” арасында татар егетләренең дә булулары нык гарьләндерде аларны.
    – Россия миротворец, имеш. Бу бит нонсенс! Муеннан милләтләр канына баткан Россия армиясе бөтен тарихы буена фәкать мироразрушитель ролен генә үтәп килде, - дип ниһаят Шамил да үзенең тавышын ишеттерде.
    – Мироразрушитель! Валлаһи дөрес билгеләмә бит, – дип хуплады аны Фәрит һәм сәгатенә карап алып, ахшам намазына вакыт җиткәнне белдерде дә таралышырга тәкъдим итте.
    Намаз укып кичке ашны ашаганнан соң Фәнис, алмабыйсы белән бергә тагын гаражга чыгып утырдылар. Фәрит аңардан әле генә киткән егетләрнең ниндиерәк кеше булалары турында сораштырды.
    – Аларның өлкәнрәкләре мәктәптә тарих фәненнән укыталар. Фикрәте Айрат абый энесе Рәшит малае, университетта укый, аның сабакташы Шамил Галим абый малае. Аларга үземә ышангандай ышанам, чөнки мин һәркемне үтәдән-үтә күргәндәй, нәрсә уйлаганнарына кадәр беләм.
    – Фәнис, әтергә дә онытып торам, бу изге эшләрдә күпме генә акца кирәксә дә миңа әт тартынма, йаның теләгән сумма булыр, миллион доллар дисәң дә цыгымна рыңны күтәрәм.
    – Мин синең үзеңә җаның теләгән кадәр, миллиард долларлык алтын-көмеш, асылшташлар алып кайтып аяк астыңа сала алам.
    Фәрит берара Фәнисне шаяртуга бора дип, ачуланырга да уйлап караган иде дә, әмма аның һәркемне үтәли күреп, нәрсә уйлаганына кадәр беләм, дигән сүзләрен исенә төшереп, энесенә шикләнеп карап тора башлады.
    – Алмабый, Алыплар диңгез суларын төбе күренгәнче як-якка тибәреп, мин нән тонналаган затлы металл эшләнмәләре, асылташларны баткан корабтан күтәртеп алдырдылар. Менә шул байлык хисабына инкогнито рәвешендә, әйтик гарәп байла ры аша Болгарда Хан сарае төзетергә планлаштырып торам.
    – Минем бик эшлекле япон танышым бар, кирәксә бу эшне аның ярдәменнән файдаланып башкарырга булыр иде.
    – Бик хуп, миңа ул алтыннар башка бернигә дә кирәкми. Чөнки син үзең үк байлыкка табынмаска өйрәтеп килдең, хәтереңдәме?
    – Әйе-әйе, безгә һиц тә алтын колы булырга ярамый, цөнки максатыбыз башка!
    Фәнис шактый ук бай нәселдән чыккан булса да, байлыкка беркайчан мө киббән китмәде. СССР таркалганнан соң, илдә ирексезләп диярлек капиталистик мө нәсәбәтләр урнаштыруга юл тотылгач, совет власте конфискацияләгән күчемсез мөл кәтләрне киредән алу мөмкинлеге чыгуына карамастан, алар дәүәтиләренең бай лыгын кайтару артыннан йөрмәделәр. Шул ук вакытта Фәнис акча өчен теләсә нин ди түбәнлеккә төшәргә риза булган кешеләрне дә аз күрмәде. Армиядә хезмәт иткән дә, хәтта өлкән офицерларның да наркотик белән шөгыльләнеп, акча эшләүләрен күрде ул.
    Алай гынамы, Фәнис иң изге урын дип уйлаган мәктәптә генә дә, күбрәк акча эшләү өчен күбрәк дәресләргә ия булырга теләп, мескен укытучылар, әнә ничек бер-берсенең данын сатарга торалар икән бит. Әллә шуңа күрә дә, ул укытучы хезмәтен, үз мәктәпләрендә педагогик тәҗрибә үткән чорында ук, өнәп бетермәде. Хәер, мәк тәптә эшләргә ашкынып тормас өчен тагын бер җитди сәбәп булган иде.
    Аңа тарих укытучысы Рәифнең көндәлеге белән танышырга туры килде. Укы тучы булып ун елга якын күрше авылдагы сигезьеллык мәктәптә эшләгәннән соң, үзе укып чыккан мәктәпкә күчкән Рәиф, физкультура техникумында укыган чагында көндәлек язарга керешкән булган икән, ул Фәнискә шуны укып карарга бирде. Анда яшь укытучының техникумда укып йөрегән чорыннан башлап, һәр көне диярлек тас вирлап язып барылган. Дөрес, ул көндәлек күберәк һава торышын билгеләп баручы белешмәгә тарта төшә, әмма шулай да аннан яшь укытучының беренче тойгылары хакында җитәрлек күләмдә мәглүмат алырга була иде. Фәнис көндәлекнең мәктәп тормышын тасвирлаган өлешеннән танышырга кереште:
    14 нче сентябрь. Соңгы вакытларны ни өчендер ялкауланып киттем, көндәлек тә язылмый башлады. Ә хәзер аны алып бару бигерәк тә кирәк, чөнки менә ике атна буена мин балаларны укыту, тәрбияләү эшләре алып барам. Беренче көнне 5-7 сый ныфларда физкультура дәресләре үткәрдем. Миңа җитәкчелек итәргә 5 нче сый ныфны бирделәр.
    Беренче көннәрне барлык сыйныфларда да укучылар үзләрен тыныч тоттылар, ә аннары акрынлап шаулаша, тәртип боза башладылар. Билгеле, анда минем үземнең тарафтан да педагогик хаталар җибәрелде. 7 нче сыйныфта укучы Миңнебаев фами лияле малай беренче көннәрдән үк үзен бик иркен тота башлады. Аңа берничә тап кыр кисәтү ясасам да файдасы тимәде. Гомумән, аңардан барлык укытучылар да ди ярлек зарланалар. Әмма үзе тәртипсез булуына карамастан, колагына чиртсәң дә өе нә елап кайта да, шунда ук әнисен җитәкләп килә икән.
       Шимбә көнне 7-8 сыйныфларга хезмәт дәресенә кердем, анда баштан тыңла гандай булдылар, аннан соң Миңнебаев тагын үзен күрсәтә башлады. Аны дәрестән үк куып чыгарырга мәҗбүр булдым. Аннары укучыларны йортка алып чыгып тез гәч, сыйныфы белән тулысынча тәртипсезлек башланды. Аңлашылды, димәк бу мәк тәптә физкультура белән хезмәтне моңа кадәр җитди дәрес дип тә санамыйча, укы тучыны пешка урынына гына күргәннәр. Ә минем теләк, бу дәресләрне чын мәгъ нәсендә кызыклы һәм тулы бәяле итеп үткәрү. Аптырагач, ярамаганын ачык аңлап торуыма карамастан, укытучыны санламаган укучыларга карата көч кулланырга да туры килде. 6 нчы сыйныфта укучы Сафиуллин дигән малайның, дәрес вакытында сүгенгәне өчен колагын бормыйча түзә алмадым.
    Ул бөтенләй чылбырдан ычкынган, укытучыны бар дип тә белми. Гомумән, бу сыйныф яхшылап дәрес үткәрергә бирмәде. Ахыр чиге аларны дәрестән соң алып ка лырга туры килде. Сафиуллин шикелле укытучыны санга сукмаучы укучылар бире дә шактый күп: Миңнебаев, Шәйхетдинов, Яруллин. Бу укучылар укытучыга нәрсә әйтергә дә тартынмыйлар. Чөнки аларга бернәрсә тәэсир итми, ә спорт уеннары бе лән җәлеп итәрлек нәрсә юк.
    Инде менә ничәнче көн рәттән совхоз бәрәңгесен алу белән мәшәкатьләнәбез, 10-15 баланы исәпләмәгәндә, калганнары бик начар эшлиләр. Аларга һәрвакыт нәрсә дер җитми, нидер комачаулый. Укытучыга каршы сөйләнәләр, киреләнәләр, тың ламыйлар.
      16 нчы сентябрь. Бүген иртә торганда көчле җил исә иде. Яңгыр яуган, 12 градус җылылык. 6 көн бәрәңге алганнан соң укыта башладык. 4-5, 7 сыйныфларга физ культурадан кердем. 5 нче сыйныфтан Вәлиев Фәнил белән Вәлиев Айратлар үзлә рен чамадан тыш начар тоталар. Бу укучыларга бернәрсә тәэсир итми, укытучыны бар дип тә белмиләр. Ә Фәнил каршы сүгенеп җавап бирергә дә тартынмый. Үзенә кисәтү ясаган белән килешми.
    Бу укучыларга нинди генә тәрбия чарасы кулланырга да аптыраган мин, әлегә мәсьәләне хәл итә алмыйм. Эшләргә ифрат та авыр, чөнки физкультура укыту өчен мәктәптә бернинди инвентарь да, гомумән хезмәт шартлары да юк. Мин әле хәзергә бер генә сыйныфтан да канәгать түгел. Бәлки барысы да минем тәҗрибәсезлегемнән, укчылар белән эшли белмәвемнән киләдер. Кыскасы, минем беренче эш көннәрем шулайрак башланып китте. Бик уңышлы дип әйтә алмыйм, әлбәттә.
    17 нче сентябрь. Иртәдән үк көньяктан көчле җил исә һәм яңгыр да явып киткән иде. Бүген бер сәгать 6 нчы сыйныфка рәсемнән кердем, 7-8 нчеләрдә хезмәт үт кәрдем. Хезмәт дәресенә баш катудандыр инде, аздан гына керми кала яздым. Югый сә өйдән чыкканда ук хезмәтнең 5 нче сәгатьтә буласын карап китсәм дә, нишләптер 6 нчы сәгатьне көтеп утырдым. Бактың исә, шимбә көнне 6 нчы дәрес бөтенләй юк икән, әле ярый директор кереп әйтте. Миңа, билгеле бик уңайсыз булды, сәер гадәтемә үземне-үзем эчтән янып, битәрләп тордым.
       Ял көненә авылга кайткач, кибеткә чаңгылар карап белешергә бардым, ни дисәң дә чананы җәеннән хәстәрлиләр бит. Аннан кайткач, күрше Шәрәфиләргә бәрәңге алыштым. Аларның бәрәңгеләре эре булганга, казырга да кызык. Әнә шулай эре бә рәңгеләр чыкканга рухланып, эңгер төшкәнче алып та бетердек.
      19 нчы сентябрь. Бүген шулай ук таң яңгырлы булып туды һәм көне буена тук тап-туктап сибәләп торды. Тик шулай да көньяктан җил исүе алга таба көннәрнең ямьләнеп китүенә өметне үстерә. Совхозда 15 нчы сентябрьгә үк бәрәңге алып бетте инде. Анда хәзер бераз чөгендер аласы гына калды.
    Бүген 4 нчы сыйныфта бер дәрес рәсемнән кердем һәм ике сәгать 7-8 ләрдә физкультура үткәрдем. Яңгыр яуганлыктан дәресне залда гына уздырырга туры кил де. Әмма бу сыйныфларда тәртип урнаштырасы бар әле – кирәгеннән артык азы налар. Малайлары гына түгел, инде кызларына кадәр тәртипсезләнәләр. Әнә 5 нче сыйныфтан Вахитова дигәне бик каршы сөйләшә, куйган билгеләргә канәгать түгел, ә үзе турникта да тартыла белми. Нәрсә генә майтарып бетерергә - аптыраган инде алар белән.
    Бүген мәктәп директоры район мәгариф бүлегендә, һәр айның 19ында алар укытучыларның хезмәт хакларын алырга баралар. Шунда бер уңайдан киңәшмә дә үткәреп кайталар. Авылга ялга Наилә белән кайттык. Ул инде монда өченче елын шулай эшләп йөри.

                               111

    21 нче сентябрь. Бүген 6 тулганчы ук уяндым. Әйбәт йокланды билгеле. Чөн ки кичә давыл кубып, кичке 8 ләргә утны сүндерде. Шуңа күрә чарасыздан иртәрәк ятарга туры килде. Әмма йокы туйса да торасы килми, салкын.
    Урамда калын булып, ап-ак кар катламы ята. Димәк, халык сынамышы буенча, тагын бер айдан чынлап торып кар ятарга тиеш. Исән булсак күрербез дә, тик мин 21 нче октябрьдән кыш башланганын хәтерләмим. Күрше авылга эшкә кар ерып ба рырга туры килде. Әмма бүген 0 градус тирәсе генә салкын булганлыктан бу кар эреп, аяк астын сазлыкка әйләндерәчәк. Эремәсә шәберәк булыр иде, билгеле. Тик та бигать дигәнең үз эшен белә ул, аңа каршы барып булмый, каршы барырга ярамый да. Әнә ич кешеләрнең чамадан тыш тыкшынулары аркасында әйләнә-тирә моһит никадәр зыян күрә. Алла гына сакласын, болай барса киләчәк буыннарга эчәр су да, сулар һава да калмаска мөмкин. Ахырзаманга баруыбызның чагылышыдыр инде.
    Бүген ике дәрес укыттым, беренчесе 5 нче сыйныфта рәсем иде. Фәнил бүген дә дәфтәр белән карандашлар алып килмәгән. Икенче дәресем 7 нче сыйныфта физ культура булды. Спорт мәйданчыгында калын кар катламы ятканлыктан, аны залда үткәрдем.
       25 нче сентябрь. Бүген дә көн болытлы булып туды. Радиодан карлы-яңгыр ява чагын, ә температураның 8 градус җылы булачагын хәбәр иттеләр. Кичә бер атна тә нәфестән соң клубка бардым. Анда Гайнетдинов Мансурны күрдем. Ул минем бер сыйныфта укыган сабакташым. Инде аның белән мәктәпне тәмамлап чыкканнан бир ле очрашканыбыз юк иде. Ул Рязань өлкәсендә прапорщик булып хезмәт итә икән. Урыс армиясенә үз иреге белән бил бөгүен мин бик хуплап бетермим, билгеле. Өстә венә хатыны да алпавыт бияседәй килбәтсез булып киңәйгән, төскә-биткә дә шык сыз марҗа икән әле. Димәк, урыс балаларын үрчетәчәк. Ни кылана безнең халык? Әйтерсең лә татар кызлары беткән булган аңа, өйләнергә.
    Кичә шулай ук бер уңайдан, эшләгән авылыма бәрәңге белән урын-җир әй берләре дә ала бардым.
       28 нче сентябрь. Бүген тагын азрак кар сибәләде. Ике дәрес укыттым - рәсем белән физкультура. Сәяси әңгәмә алып барганда Фәнил белән бәрелешергә туры кил де. Ничек кенә бу укучыларны җайга салырга, һич кенә дә аңлый алмыйм.
    7 нче сыйныфта үткәрелгән физкультура дәресендә директор катнашты. Иде аль тәртип – барысы да майлангандай бара. Хикмәт нидә, укучылар димәк, директор дан куркалар. Юк, бу һич тә физик курку түгел. Чөнки шәлперәеп төшкән карт ди ректор, көч ягыннан минем белән ярыша алмый, һәрхәлдә. Димәк укучы балалар ул биләп торган урыннан, ягъни аның кәнәфиеннән куркалар. Ә бу хәл, үз чиратында ата-ана тәрбиясеннән килә.Чөнки аларны Сталин режимы вакытында ук урындагы кешеләрдән куркытып бетергәннәр. Шул курку балаларына да күчкән – башкача аң латмасы юк.
       30 нчы сентябрь. Алтынчы яртыда ук уянып, абзарда терлек асларын чистартып кердем. Чәйләп алгач, эшкә чыгып киттем. Мин 5 чакырым атлап килгәнче барысы да җыелганнар иде инде. Беренче ике сәгатем буш булганга, мин ашыкмыйча гына, алга таба ничек кенә бу укучылар белән эшләргә булыр икән дип уйланып килдем.
    4 нче сыйныф белән дәрес әйбәт кенә үтте. Озынлыкка аякны бөкләп сикерү буенча алардан хисап алдым. Малайлардан Мингалиев бик әйбәт сикерде, кызлар дан Сәгыйтова. 5 нче сыйныфта гадәттәгечә тавыш, ә менә 7 нче сыйныфтан бүген мин канәгать. Мөгаен, Миңнебаевның дәрестә булмавы йогынтысыдыр. Ләкин 7 нче класс укучылары мин күрсәткән биеклеккә сикерү өчен кирәк булган күнегүне бер дә үзләштерә алмыйлар. Үзе алай бик авыр да түгел инде. Бу күнегүне дә өйрәнә алмагач, алар сикерүнең үзен ничек үзләштерерләр?
    Мин көндәлекне язып торганда, әти чәй эчәргә утырды. Ул авыл хуҗалыгында эшләүче белгеч, мәктәп укытучысына караганда җиңелрәк яши, ветеринария, я инде авыл хуҗалыгы институына кергәндә әйбәтрәк буласы иде, дип янган йөрәгемә тоз сала. Әни мәктәптә җыелышта. Тышта көчле җил искәнгә, җирләрне киптерде дә инде. Ләкин шулай да әле яңгыр, әле кар яуганга көннәр матур түгел. Җылылык 10 градуслап. 21 сәгать 5 минут.
       10 нчы октябрь. Кичә ял булды. Ял белән бергә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен дә бәйрәм иттеләр. Сигезендә кич белән клубта җыелыш уздырып, анда ида рәче Мөртәт Абдулы белән тракторчылар бригадиры Прокурор Наиле чыгыш ясадылар, әмма бүләкләүләр булмады, соңыннан кино күрсәттеләр.
    Мин йөреп эшли торган авылда исә, авыл хуҗалыгы эшчеләре көне белән бер рәттән яңа конституция проектын кабул итүгә багышланган митинг үткәрелде. Бире дә хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр дә оештырылды. Ахырдан укытучылар һәм авыл яшьләре катнашында концерт куелды. Мин өч җыр башкардым. Авылдашым Наилә белән Рәнәс тә җырладылар. Бүген иртән 10 градуска кадәр суытып суларны туңдырган иде.
    Клубтан бер кызны озата кайттым. Ул минем озатуыма бернинди каршылык күрсәтмәде.
       12 нче октябрь. Бүген иртәдән үк әйбәт һава торышы күзәтелә. Күрәмсең, көннәр матураерга исәпли, хәтта җылылык та 12 гардуска кадәр җитте. Инде икенче көн шу лай тора. Авылда әлегә бернинди яңалыклар юк. Кичә, бирегә килеп урнашканчыга кадәр безнең авылда яшәгән Нәсимә апаларга торырга күчеп килдем. Өе болай торырлык әле, җылы була. Бик әйбәт йокланды.
    Тик мәктәптә генә эшләр әйбәт түгел. 8 сыйныфлар белән физкультура дәрес ләре бик начар үтә башлады. Аеруча кызлар шукланалар, үзләрен җитлеккәннәр дип саныйлар ахыры. Мортазина белән Яруллинага тезем алдында әмерләр бирдем. Ми нем тотып, уңга-сулга борганымны көтеп торалар. Мине иң гарьләндергәне, билге ле, физкультура дәресен санга сукмыйча, оятсызланып: “Сезгә кадәр укыткан Сәлим гәрәй абый футбол тубын мәктәп бусагасыннан тибеп җибәреп: “Уйнагыз балалар!”- диядер иде дә, үзе китапханәче Гөлсем апаны кабашларга кереп китә иде. Сезгә генә шулай күп кирәк инде”,-дип уен-көлкегә борулары булды.
       15 нче октябрь. Бүген бу авылда торуыма 5 көн үтеп китте һәм ялга өйгә кайтыр вакыт җитте. Һәркөнне авылга кайтып йөрмәгәч, бик уңай. Кичен мәктәпкә килеп ир тәгәсе көнгә дәресләргә хәзерләнергә дә җайлы. Чөнки кичләрен анда укытучылар сирәк була. Шуңа күрә җыр буенча күнегүләр ясау мөмкинлеге дә бар. Мәктәптән кайтуынча, клубка кергәлим. Әмма анда берни дә юк, күңелсез. Авылда нибары 3-4 кыз, ә калганнары 9-10 сыйныф укучылары.
    Әле кичә дә теге кыз янына бардым. Юк-барны сөйләшеп арыгач, аерылыш тык. Бүген күреп булмый инде. Әллә нәрсә шунда, ул мине бик үк җәлеп итми. Үзе нең чибәрлеге дә бар, ләкин алай да ул да, мин дә салкын.
    Мәктәптә эшләр бара шулай бер көе. Миңнебаев һаман да шулай бозык инде ул. Бар белгәне укытучылар белән телгә килү һәм тыңламау. Әйтергә кирәк, үзем дә сыйныф белән ныклап торып эшли алганым юк. Хәзер менә Бөек Октябрь бәйрә менә әзерләнә башларга вакыт җитеп килә.
    Һава торышы: бүген болытлап тора. Төшкә кадәр ярыйсы гына җылы торды, бик аз гына яңгыр яуды. 8 градуслап җылылык бар иде, әмма кичкә табан бөтенләй суытып җибәрде. Мәктәптән кайтканчы төньяктан бик салкын җил исә иде инде.
       17 нче октябрь. Бүген кар яуды. Кичә иртән торганда хәтта туңдырган да иде. Ки чә Болан Хәйбулларына туйга бардым. Шуңа күрә аннан соң кайткач, бүген үземне уңайсыз хис иттем. Өстәвенә 5-8 нчы сыйныфлар белән дәресләр дә начар үтте. Си гезнең кызлары бөтенләй тыңламый башладылар, алай гынамы, хәтта санламый баш ладылар. Шуңа күрә бүген үзләрен дәрестән соң алып калып чаптырдым.
    Белмим, аларга карата нинди генә чаралар кулланыргадыр?! Дөрес, үземдә дә гаеп инде анысы, күрәмсең, укучылар белән эшли белмим. Ләкин алай да чигенергә ярамый, уйланырга, эзләнергә кирәк. Авырлыкларны җиңәргә өйрәнү егет кешенең төп бурычы. Әле эшлисе эшләр дә бик күп.
    Дәресләрне бүген дә мәктәптә генә әзерләдем. Директор да килеп чыкты. Ул килсә, бер туктамый сөйләнеп торыр инде. Төнге 10 нарда гына кайтып киттек.
       18 нчы октябрь. Бүген сигезенче сыйныфның комсомол җыелышы булды. Мин ахырына гына кердем, чөнки үземнең сыйныфым белән Бөек Октябрь бәйрәменә ре петиция үткәрдем. Анда Татбригада сугышчылары җырын өйрәндек. Сүз уңаеннан, укучыларга революциядән соң төзелгән Кызыл Армиядә Татбригада сугышчы ларының әмерләрне нигездә татарча бирүләре турында җиткердем. Бу ачыш укучы ларны канатландырып җибәрде. Димәк, укучылар татар халкының чын тари хына карата битараф түгелләр.
    Комсомол җыелышында Мортазинаның тәртибен тикшерделәр. Ул үзен дәрес ләрдә шук тота һәм әһлаксызлык гамәлләре күрсәтергә дә бик үк тартынып тормый. Мәктәп директоры үзенең чыгышында аны бик нык кисәтеп, тәртибен яхшыртырга сүз бирдерде.
    Соңыннан укучылар калып уйнадылар. Кызлар “твист”, “шейк” биергә азапланган булалар шунда. Барысы да таралышкач, мин мәктәптә калып, иртәгәсе көнгә дәресләремне көйләдем.
       20 нче октябрь. Бүген шактый гына кар явып үтте. Көннең икенче яртысында туздыра ук башлады. Менә хәзергесе вакытта бик яман җил исеп, кар бураны уйный. Әле күптән түгел генә мәктәптән кайтып кердем. Анда укучылар белән репетиция үткәрдем. Аннан соң бераз язып, музыка тыңлап утырдым.
    Кичә Миңнебаевны сыйныф бүлмәсеннән бәреп чыгардым. Сәбәбе билгеле ин де, укучыларга тыңларга бирмичә шырланып утыра. Күзгә яктырткан иде – түзмә дем, фонарен тартып алдым да, идәнгә салып таптадым. Укучылар: “Хәзер елап кай та да, әнисен ияртеп килә”,- дип кисәттеләр. Шуннан соң дәресләр беткәнче, Миңне баевның әнисен алып килүен, ниндидер шомлану белән көтеп үткәрдем. Әмма ул көнне әнисе килмәде.
    Аның каравы бүген иртән үк, мин йокыдан торганчы Нәсимә апаларга килеп җиткән: “Ник фонарьны ваттың, малаемны кинама. Бүтән ваттырмамын да, суктырмамын да. Укырга малаемны үзең барып алырсың, шунсыз мәктәбегезгә аяк та атлатмим”, – дип тезде-тезде дә, ничек дулап кергән булса, шулай дулап чыгып та китте. Ә малае мәктәпкә бүген үзе килгән иде. 8 нче класслар белән эшләве шулай ук бик авыр.
    Һаман җил улый, ул төньяктан исә. Урыны-урыны белән билдән кар тутырган. Нәсимә апа бәйләү бәйләп утыра. 22 сәгать 43 минут.
       26 нчы октябрь. Бүген кояшлы, матур булды. Бер-ике көн епшертеп алганнан соң, бүген яңадан салкынайтып җибәрде. Хәзер 15 градуслап салкын. Әллә ни үзгә решләр юк. Шимбә көнне үги әниемнең энесе Рамил килгән иде. Ул педагогия инсти тутын бетереп, хәзер күрше районда тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Аның бе лән әңгәмә алып баруы күңелле. Аны аеруча татар милләте язмышы борчый. Ул ар хивларда казынып, безнең төбәк тарихын өйрәнә.
    “Беләсеңме, безнең як халкының патша Россиясе чорында ук көчләп чукын дыруларга каршы нинди активлык күрсәтеп көрәшкәнен?! – ди ул горурлык белән, ә күзләреннән гүя очкыннар чәчри, крестьяннарның күтәрелеше хакында патшага хәт ле билгеле була. Көчләп чукындырылганнарның күбесе үз асылларына кайталар. Ха лыкны хөкем карарыннан тыш кына җәзалау оештырганы өчен, карагрухлы Казан гу бернаторы Скарятинны хәтта эшеннән алалар.
    Ә хәзерге колхозчылар билләрен бөккәннәр дә, үз хокукларын яклап обкомга, райкомга каршы сүз әйтергә түгел, дуамал колхоз рәисеннән, эчкече, бозыклык кылып йөрүче бригадир сәләмәсенән өннәре алынып тора. Әнә, безнең күршедә яшәүче тракторчы Фәттах бар, бер бозау инде шунда. Миңа агитатор була рак механизаторлар, терлекчеләр янында булырга шактый еш туры килә. Бервакыт механизаторлар җыелышында зарланып торган була бит шул: “Мына Сез иптәш персидәтел, нишләп төнә эшкә чыкмаганга оршып торасыз. Төнгегә эшкә чыгар идем, Махно Марысы минем эшкә китүемне генә көтеп тора, килә дә хатынны карый”. Башка тракторчылар колхоз рәисе белән бергә тәгәрәп торып көләләр. Ә бит бу бер дә көлке хәл түгел. Уйлап кара әле Рәиф, бу инде татар ир-егете сүзе була мыни, нинди көнгә калдылар безнең кыю, гаяр татар ирләре. Билгеле, марҗага карап эчәргә өйрәнгән хатын-кызында да хәзер ышаныч юк. Мин көлмәдем, мәйтәм ул бригадирны гына акылга утыртып булмыймы инде Рифкать Нәбиуллович, “Нәрсә, миңа аның коралын йозакка куярга кушасыңмы әллә?”-дип көлә генә. Аннары үзем кисәттем Марсны, алай да аңламагач, район газетасына “Мир үгезе” дигән фельетон яздым да, эшеннән алып очырдылар.
    Татар ир-егетләре арасында тракторчы Фәттах шикелле мәмдүшләр булмасын өчен аларны бала вакытында гаиләдә, малай чагыннан мәктәптә кыю, үз сүзен теләсә кайчан әйтә алырлык иттереп тәрбияләргә кирәк. ”
    Рамил белән гәп корганнан соң миндә дә пединститутның тарих факультетына тизрәк укырга керү теләге туды. Рамил миңа тагын бер акыллы киңәшен бирде, уку чыларны милли рухта тәрбияләргә кирәк, дип ассызыклады ул. “Сиңа тарих дәре сендә бу максатны тормышка ашыруы җиңел, әлбәттә”, – дип каршы килгән идем дә, әмма ул хәтта физкультура, хезмәт, рәсем дәресләрендә генә түгел, рус, немец теле дәресләрендә дә укучыларда милли хис тәрбияләргә мөмкинлек бар дип исбат лады ул һәм мин аның белән килешми булдыра алмадым.
    Дөрестән дә, хезмәт дәресләрен татар халкының бик уңган, булган икәнлек ләрен күрсәткән тарихи мәгълүматлар белән башлап җибәрергә була бит. Мисал өчен башка халыкларның башына да килмәгәндә, болгар бабаларыбыз биналарның идәннәре астыннан, диварлары арасыннан төтен юллары җибәреп, идәнне дә дивар ны да җылы тоту серен белгәннәр. Ә андый ысулны әле хәзер дә рәтләп торып белү че юк. Шуңа күрә кайбер өйләрдә кыш айларында идәннәр нинди салкын була, – дип тәфсилләп сөйләп киткәч, балаларның горурлыктан күзләре очкынланып яна башлый.
    – Я булмаса легендар футболчы якташыбыз Галимҗан Хөсәеновны гына алыйк, – дип сөйләп китәм физкультура дәресендә сулу алырга туктаган минут ларда,-кыска буйлы булганлыктан ул, каршы як футболчыларының аяк араларыннан бөтерчек кебек бөтерелеп уза да тегеләрне миңгерәтеп калдырып, тупны кертеп куя. Галимҗанга туп бер эләксә, трибунадагы тамашачылар аягүрә торып, Га-лим-җан, Га-лим-җан дип кул чаба башлый, чөнки ул аны атаклы Морадоналар кебек капкага кертми калмый булган. Ни аяныч, хәзер андыйлар бик сирәк.
    Беләсегез килсә, ул сезнең шикелле авылда туп тибеп үскән малай була. Го мумән, авыл җиреннән бик күп атаклы спортчылар чыга. Кем белә, бәлки сезнең арада да ниндидер талантлар яшеренеп ята торгандыр, аны даими күнегүләр ясап кы на үстереп була. Гомумән, татарлар арасында зур шәхесләр бик күп. Әгәр дә сатлык җан татар морзалары Иван Грозныйга Казанга керә торган җир асты юлларын күрсә теп, Ханлыгыбызны яулап алырга мөмкинлек бирмәгән булсалар, бүген татар халкы муллыкта яшәр, ул үзенең спортчылары белән дә данланыр иде!
    – Шуңа күрә балалар, беркайчан да кешеләрне сатарга уйламагыз. Хәер, сат лык җаннар алар кечкенәдән үк, берәр малай чиртү белән: “Әни-и, кыйныйлар”, – дип чебен тими черелди башлаган балалардан үсеп чыгалар, – дип төрттердем Миң небаевны истә тотып. Укучылар барысы да Миңнебаевка борылып карадылар. Аны сы исә, башын күлмәк якаларына җыерып, бөтенләй бөрешеп калды.
    -Менә сезнең кайсыгыз бөек рәссам Айвазовскийның әнкәсе татар булуын белә? – дип керешеп китәм рәсем дәресенә, билгеле аның әтисе әрмән булганлыктан чын фамилиясе Айвазян. Ә ул бүгенге әтисе дә, әнисе дә татар булсалар да, үзләренең та тар милләтеннән икәнлекләрен яшерергә тырышучылардан үзгә рәвештә, татарлар ны бик яраткан һәм татарча да иркен сөйләшә алган. Киләчәктә кем генә булып эш ләсәгез дә татар милләтеннән чыгуыгыздан оялмагыз, киресенчә моның белән күкрә гегезне киереп горурланыгыз. Чөнки чын татар беркайчан да данын сатып түбән леккә төшмәгән.

                          1V
      
    Ниһаять, мин Рамилнең акыллы киңәшен истә тотып, укучылар деспотыннан тулысынча арындым. Хәзер балалар минем арттан өерләре белән ияреп йөриләр, миннән сөекле халкымның данлы үткәне турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга омтылалар. Ә татарның данлы һәм шанлы тарихы бик бай аның. Насыйп бул са, быел пединститутның тарих факультетына читтән торып укырга керәм...
    Көндәлек әнә шулай күтәренке рухта тәмамланып куя.
    – Рәиф, син дөрестән дә шундый татар җанлы кешемени әле? – дип сорап куй ды Фәнис көндәлекне хуҗасына кире тапшырганда.
    – Татар кешесе икәнмен, мин ничек башкача була алыйм. Ә син үзең, татар өчен янып-көючеләрдән түгелмени? – Рәиф Фәнискә шикләнеп карап алды.
    – Гафу ит Рәиф, минем бөтен яшәвемнең мәгънәсе татар халкын бәйсез итүгә юнәлтелгән.
    – Э-э-эх, дустым, татарның бәйсезлеге барыбыз өчен дә якты хыял гына булып кала шул ул, – диде Рәиф көрсенеп, СССРның КГБсы бу хакта авыз да ачтырмый, шунда ук тилеләр йортына илтеп яба.
    – КГБны гына түгел, СССРның хәрби машинасын да кабынмаслык иттереп бозарга мөмкин.
    – Син нәрсә, фантастик әсәрләр укып мавыгып киттеңме әллә? – Рәиф Фәнис кә сәерсенеп карап торды.
    – Әйдә әле мәктәп бакчасына, сиңа бер нәрсә күрсәтәм. Рәифнең кызыксынуы җиңде, ул Фәнис артыннан иярде, әнә 3-4 килограммлы кирпечкә кара әле, ничек җирдән күтәрелә. Менә хәзер ул зырылдап әйләнәчәк. Ә хәзер ядрә урынына очып китә.
    Рәиф күргәннәреннән бик нык гаҗәпкә калган иде: “Кирпеч эченә динамит урнаштырып, дистанциядән идарә итүгә көйләп куйган идеңме әллә? – диде ул Фә ниснең нәкъ менә шулай эшләвенә бер дә шикләнмичә, – тик тавышы чыкмавы гы на сәер күренә”.
    – Алай булса үзең берәр әйберне күрсәт, анысы да шулай очачак. Кирәк булса синең үзеңне очырып җибәрергә була, – дип Фәнис Рәифне күтәреп горизонталь рә вешкә куйды, – очасың киләме?
    – Юк-юк, зинһар җиргә төшерә күр! Бу нинди гипноз соң шундый? Киолар мәктәбендә укыдыңмы әллә?
    -Бернинди Кио мәктәбе дә, гипноз да түгел. Минем фикер көчемнең тәэсирендә хикмәт. Шуның өстендә ныклап торып шөгыльләнгәндә, меңәрләгән тонналы әйбер ләрне, димәк танкларны, очкычларны, хәтта баллистик ракеталарны оча торган халә теннән туктатып, кире борырга була.
    Рәиф онытылып Фәнисне тыңлады.
    -Татарстанның азатлыгы өчен көрәшү максатында шундый сәләткә ия булырга телисеңме соң?
    – Теләмичә бит, әгәр андый хәл мөмкин булса!
    – Алайса, бу хактагы серне бернинди шартларда да ачмаска вәгъдә бирсәң, озакламый күнегүләргә тотына алабыз.
    – Мин Татарстан бәйсезлеге хакына теләсә нинди шартка да риза!
    – Кабатла, әгәр дә биргән вәгъдәмне бозсам, татар халкының иң зур каргышы төшсен! – диген.
      – Әгәр дә серне сакларга биргән вәгдәмне бозсам, газиз халкымның иң зур каргышы төшсен үземә!
    – Кара әле, синең көндәлегеңдә телгә алынган Рамил ниндиерәк кеше ул, – дип куйды Фәнис гүя Рәифнең антын тыңламаган да шикелле, - безнең кебек татар җан лымы үзе?
    – Татар җанлы гынамы соң! Әгәр син аның татар иҗтимагый үзәге тарафыннан уз дырылучы митинглардагы ялкынлы чыгышларын тыңласаң, бу хакта бер дә шик ләнмәс идең.
    – Дәресләр тәмамланырга 2 сәгать бар әле. Ул мөгаен мөктәптәдер. Әйдә алай булса аның янына.
    – Ул моннан 45 чакырым ераклыкта тора шул, анда кадәр барырга каян транспорт табасың. Транспорт тапкан очракта да анда барып җиткәнче кояш баерга якынлаша, сентябрь июнь түгел.
    – Траснпорт турында кайгыртма, 2-3 секундта Рамил авылында булырбыз, анысы минем өстә.
    – Гагариннар очкан ракеталар да секундына 8 километр гына очканнар, аңардан да тизрәк тагын нәрсә була алсын? – дип көлде Рәиф.
    – Әйдә Кизләү тавына, шунда барысын да күрерсең.
    Кизләү тавы аралыгына килеп җитү белән Фәнис як-ягына каранып, чит күзләр булмавына инанды да Рәифне үз элпәсе эченә алып, очып та китте. Ә Рәиф аны-моны аңышып өлгергәнче Рамил яшәгән авыл кырыендагы иңкүлеккә төшеп тә утыр дылар.
    – Шул авылмы? Мәктәпләре кай тарафта?
    Рәиф очу мизгелләрен сиземләп тә өлгермәгән хәлдә як-ягына каранып алды:
    – Нәрсә булды соң әле бу? – Мин йокламыймдыр бит? Ул битләрен чеметкәләп карады, – Кизләү тавы кая китте?
    – Яхшылап кара, Рамилләр авылы түгелме соң бу? Мәктәпләренә ничек барырга, шуны аеруча яхшылап кара.
    – Дөрестән дә алар авылы шул. Менә бу фантастика ичмаса! Хәзер мин Татарста ныбызның мөстәкыйльлек алу мөмкинлегенә дә шикләнмим, – дип мәктәп юнәле шендә сөйләнеп барды Рәиф, дулкынланып.
    – Аның өчен миндәгедәй сәләткә ия булган дистәләп ватанпәрвәр кирәк.
    Рамил, алар килеп җиткәндә, югары сыйныф укучылары белән мәктәп бакчасында әңгәмә корып тора иде. Шуңа күрә Фәнисләр аларга күренмичә генә куаклар артын нан урын алып, Рамилне тыңларга керештеләр:
    – Укучылар, без борынгы Болгар дәүләте территориясенә кергән җирләрдә яшибез. Бөтен тирә-ягыбыз тарихи истәлекләргә бай. Бездән ерак түгел үзенең Изге ләр чишмәсе, атаклы Хуҗалар тавы булган Биләр бар. Биләрдән бертигез ераклыкта диярлек Шәһри Болгар, Сувар, Җүкәтау - бүгенге Чистай урнашкан. Бу борынгы шәһәрләр барысы да башкала булган Биләрдән турыга бер чама арада 60-70 чакрымлап ераклыкта урнашканнар.
    Мин моны ник сөйлим? Биләр административ үзәк булса, Болгар, мәсәлән, сәүдә үзәге, башкалары һөнәрчеләр, фән үзәге булып торган. Беләсегез килсә, Америка Кушма Штатлары да Англиядән азатлык яулап алгач, дәүләт төзелешен ничек оеш тыру буенча бик күп Европа илләрендәге дәүләтләрне өйрәнеп карыйлар һәм ахыр чиктә иң уникаль дәүләт төзелеше үрнәге дип Болгар Ханлыгына тукталалар. Нәти җәдә, Болгар Ханлыгындагыча килеп чыга да: Нью-Йорк сәүдә үзәге, Бостон фән үзәге, ә Вашингтон административ үзәк.
    Күрәсезме, безнең борынгы бабаларыбыз нинди камил дәүләт төзелеше оештыра белгәннәр. Тик ни аяныч, тыныч холыклы халык, милитаристик рухлы кавемнәрдән саклану чараларын ахырына тикле уйлап бетермәгәннәр, шуңа күрә Батый-Хан, Ак сак Тимер, ә соңрак Казан Ханлыгы Иван Грозныйның варвар гаскәрләренә җиңелергә мәҗбүр булганнар. Инде менә заманында Лондон, Парижлардан зур булган Биләребез гади бер авыл булып кына калган, хәтта район үзәге генә дә түгел.
    Әмма килер бер көн, үзенең туристик базалары белән Болгар-Биләр “Көмеш боҗ ра”сы гамәлгә керер. Юл чатларында кемпинглар ачылып, чәйханәләр, кунакханәләр эшләр. Ләкин мин ул изге “Көмеш боҗра”ның милли рухта эшләвен теләр идем. Мо ның өчен, билгеле, үзебезнең төбәктә татар эшмәкәрләренең калкып чыгуы зарур. Илебезне бүгенге упкын кырыена китереп терәгән планлы системадан өмет иткәндә, ул “Көмеш боҗра”ның мәңге туачагы юк.
       Моның белән нәрсә әйтәсе килә, безгә актив рәвештә җирләрнең аерым гаиләләр тарафыннан файдалануга алынуын пропагандаларга кирәк. Колхоз-совхозлар үләргә хөкем ителеп, гарип килеш туган хуҗалык итү формалары алар. Тиздән аларны әллә нинди дәүләт дотацияләре белән дә коткарып калып булмаячак. Чөнки мәктәпләрне бетереп бер генә яшь кыз, яшь егетнең дә сыер савучы, терлекче булып эшләргә ка лырга теләүчесе күренми.
    Кыскасы, безгә төбәгебездә фермерларның, эшмәкәрләрнең, сәүдәгәрләрнең үсеп китүен һәрдаим хуплау зарур. Революциягә кадәр татар мәдәниятенең, мәгърифә тенең үсешен, яшәешен әнә шул татар байлары ассигнацияләп торганнар да бит ин де. Мәдрәсәләрне, мәчетләрне алар төзеткән. Шөкер, андый хисләр татар баласына бүген дә хас.
    Бәлки кайберләрегез игътибар иткәндер, узган ел “Взгляд” программасында Мерседес машинасын аукционга куеп сатарга теләүче бер Сергач мишәрен күр сәттеләр. Ул, сатудан кергән акчаны мәчет төзүгә тотачагын әйтте. Әле күптән түгел генә ишеттем, быел җәй Сабан туена 7 миллион сумга төшереп эшләнгән әнә шул мә чет ачылачак икән. Манараларындагы айларны ялтыратыр өчен генә дә берничә ки лограмм алтын файдаланылган. Шундый хәбәрне ишетеп, әләбәттә күңел сөенә.
    Укучылар, бу уку елы сезнең соңгысы. Олы тормыш юлына баскач, сезнең арадан да күренекле затлар, бай эшмәкәрләр чыгар, Алла боерса. Без – укытучылар, үзебез нең укучыларыбызның уңышларына һәрвакыт шатланабыз. Сезнең дә шулай миллә тебәз горурлыгы булып, аның чәчәк атуына зур өлеш кертүегезгә өметләнеп кала быз. Бу җәһәттән игътибарыгызны тагын бер мөһим мәсьәләгә юнәлтәсем килә: кай чакларда безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез үзләренең иҗат җимешләрендә, ми ңа калса, кирәкмәгән күренешне мактау белән шөгыльләнеп, тиеш булмаган белән горурланалар.
      Сүз татардан урыска әверелгән шәхесләр турында бара. Имеш, генерал Карбышев тамырларында татар каны аккан. Тургенев, Аксаковларның бабалары татардан чык кан, варвар Иван Грозныйның әбисенең әбисеме анда, татар булган. Үзләрен татар дип тормаган, киресенчә, эш-гамәлләрендә татарга каршы булган андый бәндәләрне мактап, алар белән горурланып, без шул манкортлыкны хуплыйбыз түгелме соң? Россиянең карагрух идарәче даирәләре нәсел яхшыра дип юкка гына катнаш никахны мактамыйлардыр. Бәхәс юк, бәлки нәсел яхшыра да торгандыр. Әмма әнә шул яхшы нәселлегә әверелеп туган бала әнисе яки әтисе татар булса да, үзе татар рухында тәрбияләнеп үсми инде ул.
    Димәк, без үзебезнең балаларны тәрбияләп үстергәндә, бу турыда катлы-катлы ту кырга тиешбез. Мәхәббәтнең күзе сукыр дип, зинһар өчен башка милләт вәкил ләренә гашыйк була күрмәгез! Конфликт беренче туй мәҗлесендә үк башланачак. Марҗа түтәләре, урыс дәдәләре каршында туганнарыгыз туй мәҗлесендә татарча сөйләшергә дә, җырларга да оялып, су капкандай утырачаклар. Чөнки безнең милләт кә “өлкән братлар” каршында бер дә кирәкмәгән тартынучанлык хас...
    Кая гына барсагыз да Татарстанның теләсә кайсы оешмасына кергәч, урамда теләсә кем белән очрашканда иң беренче татарча мөрәҗәгать итегез. Мөрәҗәгать иткән кешегез татарча аңламаса аңардан тиешсезгә гафу үтенергә ашыкмагыз, киресенчә, Балтик буе республикалары халыклары шикелле горур төстә, җирәнеп карагыз, ул үзенең татарча белмәвенә уңайсызланып гафу үтенсен. Кызганычка каршы, безнең татар мәктәпләрендә беренче сыйныфлардан ук башлап, моңа күндермиләр. Насыйп булса сезнең арадан педагоглар да чыгар һәм андыйлар шулай эшләрләр дигән өметтә калам...
    – Бик тә үтемле һәм тәрбияви яктан искиткеч гыйбрәтле дәрес булды бу, афәрин Рамил, – дип күрештеләр кунаклар укучылар таралышкач. Рамилл аны шунда ук танып алды. Чөнки университетның тарих факультетында читтән торып укып йөргәндә Фәнис сессия вакытларында тулай торакта һәрвакыт Рамилләр бүлмәсенә урнаша иде.
    Шул чакларда ук Рамилнең милли-азатлык идеяләре белән янып йөрүен күреп соклана торган иде ул. Моннан тыш Фәнис татар иҗтимагый үзәге тарафдарла рының Ирек мәйданында оештырган бер митингында да Рамилнең чыгышын тыңлап, бик канәгать калды. Дөрес, ул аның чыгышын башыннан ук ишетә алмады, әмма тыңлаган кадәре тулысынча Фәнис фикерләре белән тәңгәл килде ул чагында...

                              V

    “... Татар үзенең татарлыгын авылларда гына тотнаклы хәлдә саклап килә. Инде соңгы елларны җир йөзеннән юкка чыккан һәм бетүгә йөз тоткан авылларны күз алдына китерсәк, милләтебезне киләчәктә нәрсә көткәнен чамалавы авыр бул мас. Шул ук гигант Чаллы, Чулман-Кала, Әлмәт, Алабуга һәм башка зур-зур шәһәр ләрдә промышленность предприятиеләре төзүне җирле халыкны эретеп, юк итү өчен үзәк тарафыннан махсус оештырылган акция булуын кайсыгыз инкарь итә ала? Ә безнең өлкән түрәләр Мәскәү республикага игътибар күрсәтә дип шатланып тора лар. Хәер, һәр төрле зур төзелешләр түрәләр кесәсенә зур табыш кертә. Акча гына ке реп торсын, аларга милли мәнфәгатьләр турында кайгырту кирәкмәгән баш авыртуы гына ул.
    Татарстанның нәкъ үзәгендә атом станциясе төзүнең нигезендә дә, миңа калса, та тарларның милли мәнфәгатьләрен кайгырту ятмый. Аның Чернобыльдәге “ялгыш” ны кабатламавына бер кем дә гарантия бирә алмый. Инде болай да республика бызны атом станцияләре боҗрасына алдылар. Әнә Мәләкәстәге реакторның “файда” сыннан аның белән янәшә Татарстан районнары халкы ничек ак кан авыруыннан интегә! Аның үтергеч нурланышы тәэсирендә Әлки, Куйбышев, Октябрь район нарында яшәүчелзр коточкыч рак авыруыннан яп-яшь килеш ахирәткә күчә баралар.
    Кыскасы, җәмәгать, кабатлап әйтәм, безгә уяулыкны һич тә югалтырга яра мый. Ни өчен Мәскәү агалары һәрвакыт Балтик буе республикалары халыкларының көйләрен көйләргә тырышалар, алар белән бик нык санлашырга мәҗбүр булалар?! Чөнки андагы халыклар үзләренең Совет гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнеп алынган көннәреннән бирле милли-азатлык көрәшен туктатканнары юк.
    Ә бит безнең җирләребез дә аннексияләнеп алынган. 1552 нче елның кара көзендә татар халкына карата тарихта тиңе күренмәгән варварлык эшләнә. Хәер, мәдәни як тан да, рухи яктан да үсешләре түбән дәрәҗәдәге, өстәвенә православие чиркәве та рафыннан үтерергә өстерелеп торган халыктан нинди игелек көтәсең?! Поплар, епис коплар таларга, көчләргә, кылыч аша үткәрергә “бог благославляет”,- дип рухлан дырып торганда, исерек кавем әлбәттә инде иркенләп вәхшилек эшли. Шакшы Иван гаскәрләре ат арбасыннан аз гына калкып торган малайларның да башларын чабып өзеп, бүгенге Бауман урамыннан елгадай кан агызалар.
    Шуңа карамастан, тарих дәресләрендә без яшь буынга Явыз Иван баскынлыгын прогрессив күренеш дип бәяләп аңлатырга тиеш. Нинди мәкерлелек, чамадан тыш оятсызлык! Әмма гафу итегез мөхтәрәм җәмәгать, тарих укытучысы буларак, белә торып мин андый түбәнлеккә беркайчан да, эштән алсалар да бара алмыйм, башка коллегаларымны да үз укучыларына чын дөресен сөйләргә чакырам, – Рамилнең бу сүзләреннән соң мәйдан, гөрләтеп, бик озак кул чапты,- әле бит шуның өстенә шовинист, “галим”нәр әзерләп бастырган тарих дәреслекләрендә татарларны варвар иттереп күрсәтеп, балалар аңына татар игосы дигән ялган төшенчә сеңдерелә.
    Ә бит чынбарлыкта бернинди татар игосы да булмаган. Алтын Урданы җитәк ләгән татар Ханнары, үзләре тарафыннан буйсындырылган халыкларга бүгенге са лым системасыннан да гадел ясак билгеләгәннәр. Табыштан нибары 10 процент күлә мендә! Ә татар Ханнарына буйсынган башка милләтләр үз гореф-гадәтләре, традици яләре белән яши биргәннәр, чөнки аларны урыс колонистлары шикелле туган-үскән җирләреннән: елга буйларыннан, урман тирәләреннән сөреп, алар урынына татар ларны ирексезләп күчереп утыртмаганнар.
    Шуңа күрә без үзебезнең олы тарихыбызны белә торып, ашарга ипиебез булгач, җиткән, дип бүгенге мескен хәлебезгә канәгатьләнеп, килешеп ятмаска тиешбез. Азатлыкны беркем дә зәңгәр каймалы чынаяк астына салып, китереп бирмәячәк. Чөнки бәйсезлек һәрвакыт көрәш кырында яулап алынган. Без үзебезнең бәйсез легебезнең тормышка ашуы өчен көрәшне һәр көн, һәр сәгать тоташтан алып барырга тиешбез...”
    Шул вакыт Фәниснең игътибарын читкә юнәлтеп, автобуста Казанга бергә килгән иптәшләре кире кайтырга кыстый башладылар.
    – Менә бу иптәшнең чыгышын гына тыңлап бетерим дә, автобус янына үзем килермен, – дип Фәнис алардан җиңел котылды һәм тагын, бүленеп булса да, Ра милнең чыгышын тыңлавын дәвам итте:
    “...И фамилия русская, не еврей, не татарин. Русский человек. Вот что особенно обидно. Сидоров вспомнил и даже сплюнул в сторону.” Әнә күрәсезме, автор үзенең фикерен урыс офицеры уйлары аша нинди рәвештә бирергә омтыла. Төптән уйлап карасаң, аның офицерлары чынлап та шулай уйлыйлар гына түгел, татарларга карата шушыңа охшаш мөнәсәбәттә торалар да. Моңа бик күп мисаллар китерергә була. Россия язучылар берлеге съездында, хәтерем ялгышмаса, “безнең ише” милләтләрне резервацияләргә куарга дигән оятсыз тәкъдимнәр дә ишетелде. Бу инде урыс интел лигенциясе флагманында баручы язучыларының мәдәни-рухи дәрәҗәләрен тулы сынча ачып бирә.
    Юк, җәмәгать, шикләнмәгез, мин татарлар белән урыс халкы арасына һич кенә дә чөй кагарга җыенмыйм. Киресенчә, мин үзебезнең республикабызда татарларның урыслар белән сүздә генә түгел, ә реаль тормышта да тигез дәрәҗәгә куелуларын те лим, шуның өчен көрәшәм, һәм сезне дә шуңа чакырам!
    Соңгы вакытларда радиодан, телевизордан һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларыннан бердәм, бүленмәс Россия булып, уртак йортта тыныч кына яшәргә ча кырылып, милли фатирларга күчәргә омтылыш сепаратизм, дип тәнкыйтьләнә баш лады. Бу сүзләр ил җитәкчеләренең телләреннән әйтелсәләр дә, биниһая зәгыйфь һәм буш чагыштыруларга корылганнар. Имеш, әнә бит, хәтта Европа да берләшә. Юкка гына Аллаһы Тәгалә милләтләр бер-берсеннән аерылып торсын өчен Вавилон манарасын җимермәгәндер инде. Кыскасы, мәгънәсез, төбен-тамырын аңламаган чагыштыру. Брежневның теге сәер “эко номика должна быт экономный” дигәне кебегерәк.
    Уртак йорт бит инде ул шул ук барак, я булмаса тулай торак дигән сүз. Табигый хәл, һәр гаилә әгзасы башкалары белән ничек кенә үзара якын булмасын, башлы-күз легә әйләнгәч, аерым йортка, фатирга күчү җаен карый. Шулай итеп, бер гаиләдәге уллар да бер-берсеннән, хәтта әти-әниләреннән аерым яшәргә омтыла икән, төрле милләт халыкларының аерым ил булып яшәргә хыяллануларында нинди начарлык бар? Әнә, халкының тормыш дәрәҗәсе иң югары үсешкә ирешкән илләрнең берсе булган Канадада да французлар аерым дәүләт төзер өчен көрәшәләр һәм алар цивилизацияле юл белән моңа ирешәчәкләр дә әле.
    Милләтләргә үзбилгеләнү хокукы бирәбез дип революция вакытында аларны фетнәгә актив катнаштырдылар. Әмма бәйсезлеккә поляклар белән финнәр генә ирештеләр. Әнә хәзер мөстәкыйль Финляндия дөньяда халкы иң иркен, иң муллыкта яшәүче ил булып тора. Поляклар шулай ук Россиядән аерылып чыгуларына бер дә үкенмиләр. Татар халкы да үзенең бик уңган булуы аркасында, урыс игосыннан котылган тәкъдирдә, бик иркен яшәр иде.
    Россия җитәкчеләре мактаган әлеге иләмсез зур, аннан-моннан гына каккалап, зәвыксыз корылган, терәүләрдә эләгеп торучы, эче шыксыз буш, 15 бүлмәле тулай торакның, төптән уйлап караганда, без – татарлар, идән астында гына җан асрыйбыз. Безгә кояш яктылыгы да идән ярыкларыннан һәм тычкан-күселәр кимереп ясаган ти шекләрдән генә үтеп керә.
    Билгеле, идән астында күп төрле нигъмәтләр саклана, әмма безнең халык аны 15 бүлмәле торакның иң иркен өлешендә яшәүче өлкән “туганы”на алып биреп, ул ты гынганнан соң ташланган калдыклар белән генә тамак ялгарга мәҗбүр.
    Шулай җәмәгать, бер дә арттырып әйтү юк. Бабаларыбыз каны белән сугарыл ган җирләрдә үстерелгән, җитештерелгән азык-төлек, байлыклар вагоны-вагоны бе лән кап-корсак Мәскәүгә озатыла тора. Ә Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре исә, елы на ничәмә дистәләгән миллион тонна суыртып алынган җир маеның бер миллион тоннасын үз ирекләре белән сатарга бирелгән Мәскәү рөхсәтенә дә кош тоткандай сөенәләр. Әле шуның өстенә мактанып та алалар, имеш безнең республика Балтик буе республикаларының өчесе бергә җитештергәннән күбрәк суммага продукция чы гара. Ә Балтик буе республикаларының аерым-аерым һәрберсе бездәгедән 3 кенә түгел, 10 тапкырга иркенрәк, мулырак яши. Шулай булгач, без кем өчен тырышабыз булып чыга?
    Латвия, Литва, Эстония халыкларыннан һич тә күпсенеп әйтү түгел, алар үз ләренең азатлыгы өчен көрәшеп, һичшиксез дөрес эшлиләр. Мәскәү бердәм һәм бү ленмәс рәевештә зур территориягә хуҗа булып торырга омтыла икән, ул терри ториядә яшәүче халыкларга аерылып чыгарга теләмәслек иттереп тормыш шартлары көйләсен. Тик ни аяныч, безнең халык үзенең мескен хәленә күнегеп, башын аска игән дә, билен турайтып басарга кыймыйча, үзен даими камчылап торучы Мәскәү ялчыларын баетып эшләүдән гайрене белми тир түгә.
    Шуңа күрә безгә бернинди коткыга бирелмичә, республика халкының якты ки ләчәге өчен көрәшергә кирәк. Югыйсә реакцион көчләр Татарстанның РСФСРдан бәйсез булуын теләмичә, халыкны бер туктамый эшкәртүләрен дәвам итәләр. Имеш, Татарстан Россиядән башка яши алмый. Аны чемоданга салып Россиядән чыгып китеп булмый. Мантыйкка нигезләнмәгән нинди мәгънәсез сафсата!
    Күпчелек өлеш халыкның милли аңнары уянмаганлыктан, алар чынлап торып бәйсезлек өчен көрәшергә әзер түгел. Ашарына ипи белән бәрәңге булса, аңа шул җиткән. Хәтта безнең халыкта милли хис дигән төшенчә дә бик зәгыйф кебек. Моны СССР халык депутатларын сайлау бик ачык исбатлады. Татарстаннан сайланган 28 депутатның 11е генә татар булып чыкты, хәтерем ялгышмаса. Әле ул 11нең дә яртысыннан артыгы я альтернативасыз кандидат булганга, я берәр җәмәгать оешма сыннан гына үтә алды. Сайлау округында яшәүче татарлар һәм урыслар тигез кү ләмдә булганда, татар кандидат әллә нигә дә депутатлыкка үтә алмый. Чөнки татар ны күралмау урысның аңына, канына бала вакытыннан ук, ана сөте белән сеңдерелә килә. Шуның өстенә ничә ел балалар бакчасында, аннары 10 ел буена совет мәк тәпләрендә татарның “киң күңелле, гадел һәм беркатлы урыслар” белән чагыштырып карарга да мөмкин булмаганча, хәйләкәр һәм явыз икәнлекләре “тари хи фактлар белән” даими “исбатланып” тора. Ахыр чиге мескен татар үзенең “пога ный” булуына шикләнми дә башлый, башкала һәм җирле түрәләр дә кушып торгач, сайлау бюллетенендәге Иванов фамилиясен калдырып, Вәлиевне сызып ташлый.
    Күрәсең, 4 гасырдан артык дәвам иткән апартеид режимы үзенең кара эзен ти рән яшергән, хәтта үзгәреш җилләре дә татарның аңын тиз генә сафландыра алмый әле. Исерек һәм дуамал патшаларның 4 гасырлык хакимлеге, аннан соң тагын да әшәкерәк рәвештә барган Ленин-Сталинның ил кадәр ил белән тәҗрибәсез идарәсе, урыс һәм гөрҗедән кала милләтләрне, түрәләрдән тәмам өннәре алынып торуга ки тергән. Үзләрен изеп ятучы шушы мәнсез түрәләрнең сүзләреннән чыгарга да курка ул. Аңа сайлауларда, референдумнарда кемне, ничеке сызарга кушалар – ул шулай эшли.
    Шәһәр кибетләрендә, транспортында, оешма биналарында ул иптәше белән дә татарча пышылдап кына сөйләшер. Әле анда да берәр марҗа түтәе: “Опять свои каля-баля!” – дип акаеп кычкырса, шунда ук уңайсызланып, “гаебен танырга” то тыныр: “Извините уж пожалуйста, вот мы подругой щепотом только разго вариваем”, – дияр кулларын күкрәгенә кушырып, башын кага-кага. Ә марҗа, авылдан килгән татар хатыннарының рухын тәмам сындырып: “У себя дома будтете щепотом разговаривать! Это вам не базар, а обшественное место. Хоть немного умели бы себя культурно вести, развилась тут всякая шваль, нормальным людям проходу нет!” – дип кычкырып, хәлиткеч сүзен әйтер.
    Җәмәгать, бу минем тарафтан уйлап чыгарылган вакыйга түгел, бер оешмага килеп кергәндә шундый хәлләрне күреп, ишетеп торып, бик нык гарьләнүдән түзә ал мыйча, кызып китүемне сизми дә калган идем мин. Баштан тавышымны азга гына да күтәрмичә, апалардан хәлнең ничек булуын сораштырдым. Әлеге апалар белән мах сус рәвештә кычкырып татарча сөйләштем: “Сезгә бу бюрократ хатын тупас җавап бирдеме? Татарча сөйләшергә ярамый дип әйтәме?”
    Марҗа хатынының чышы пышка калды. Гафу үтенергә тотынды. Ә мин хө җүмне дәвам иттем: “Сез рәхмәтсез бәндә, кемнән көләргә җыенасыз, – кулларын гына карагыз аларның, алар бит икмәкне, итне, сөтне сезнең шикелле бюрократлар ны туендыру өчен, тиеннәргә эшләп җитештерәләр!” – дип оялтырга тырыштым.
    Белмим, ул марҗа татарларга мөнәсәбәттә үз эшен алга таба ничек үзгәртеп коргандыр, әмма шәхсән мин шуңа нык инанган, ул апаларның мескенләнеп калула рында халкыбыз үзе гаепле. Игътибар итегез, Кавказ халыклары булсынмы, Урта Азиянекеме - алар үзара теләсә кайда бер нинди тартыну сизмичә, кычкырып туган телләрендә сөйләшерләр һәм дөрес эшлиләр, нәкъ менә шулай кирәк тә. Аңламыйм, без үз республикабызда, тарихи ватаныбызда яшәгән дәвердә кемнән, нәрсәдән кур кырга, оялырга тиеш соң әле?! Урыслар оялсыннар, алар чит фатирга кергән бурлар шикелле сорамыйча басып кергәннәр бит.
    Безнең ата-бабаларыбыз башка халыкларны ирексезләп Ислам диненә керт мәде, чиркәү гөмбәзендәге тәре өстенә ярымай элмәде, аларның кабер ташларын аяк астына да җәймәде, мәчет нигезенә дә тыкмады. Ә “цивилизацияле һәм югары культуралы” урыслар шундый вандализм үрнәкләрен һәр тарафта күрсәтеп кил гәннәр һәм әле дә ул ниятләреннән баш тартырга җыенмыйлар. Гәмумән, нишләп соң әле без төнге караклар шикелле пышылдап кына сөйләшергә тиеш? Кемнәр ка раклар, ә кемнәр хуҗалар монда? Дөрес, карак дигәнебез – бандит карак, ул йорт хуҗасының күкрәгенә пычак терәп: “Тыныңны да чыгарасы булма!” – дип үз шар тын куя.
    Мин үскән авылда Җәмил әзи бар иде, ул үзенең шәүләсеннән дә куркып йөрүчеләрне мәмдүшләр дип атыйдыр иде. Җәмәгать, без кыя бөркетләре шикелле горур һәм кыю халык. Шуңа күрә җир йөзендәге бер генә милләттән дә, урыслардан аеруча, үзебезне мескен, түбән хәлдә тотарга тиеш түгелбез. Мәмдүшләрдәй үз шәүләбездән үзебез куркып йөрмик инде, татар исеменә хас рәвештә һәрвакыт кыю һәм горур булыйк!..”

                         VI

    Фәнискә барыбер, Рамилнең чыгышын азагына тикле тыңларга туры килмәде, автобус йөртүче, җомга көн булганлыктан, паромга машина чираты озыная, дип аңлаткач, кайту ягына кузгалдылар.
    Менә хәзер, Рамилне мәктәп бакчасында укучылары белән шундый эчтәлекле һәм гыйбрәтле әңгәмә корып торуын күргәч, Фәнис канәгатьлек белән аның митинг тагы ялкынлы чыгышын хәтерендә яңартты:
    “Әйе, мондый кешеләрдән татар милләтенең азатлыгы өчен утка да, суга да ке рергә әзер көрәштәшләр чыгуына бернинди шик юк!” – дип сөенде ул чагында Фәнис...

    – Афәрин Рамил, укучыларыңнан чын татар патриотлары тәрбиялисең икән. Шундый картинаны күреп торуы күңелне күтәрә, Татарстанның якты киләчәгенә өметне үстерә, - дип чын күңелдән сөенүен белдерде.
    – Бөтен татар халкы безнең кебек уйласалар икән, кызганычка каршы, байтагы милли азатлык идеяләренә битараф карыйлар шул, -дип уфтанды Рамил.
    – Ә без менә Рәиф белән Россиядән Татарстанның бәйсезлеген көч күрсәтеп та ныттырып булыр, дип фикер йөртәбез.
    Рамил боек кына елмаеп, башын чайкап торды:
    – Ә кайдан алырга андый көчне, безгә кем ярдәм итәр? Минемчә, митинглар, забастовкаларны даими оештырып торганда, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге басымы ас тында, Россиянең идарәче даирәләре үзләре үк бәйсезлегебезне танырга мәҗбүр булачак.
    – Эттән сөяк артканны көтеп тор! – диде Фәнис кулын селтәп, - карагруһ Ленин әйткәнчә, без башка юлдан барырбыз! Әнә кара әле, сезнең бу су саклау мич кәсе ничә килограммнар булыр? – Фәнис аны фикер көче белән берничә метр биеклеккә күтәреп куйды.
    Рамил җавап бирү түгел, мичкәнең бернинди тотнаксыз килеш һавада эленеп калуын күргән хәлдән, баштан берни дә аңламый торды, Фәнис исә мичкәне теген дә-монда очыртып та күрсәтте.
    – Миңа нинди гипноз күрсәтәсез соң әле сез? – диде ул аптыравыннан ни әй тергә белмичә.
    – Монысы аның чүп кенә, кирәк икән ул мичкәгә яшен тизлеге биреп, дивар ларны җимертергә була. Әмма безнең максат җимерү түгел. Фикер көче белән та выш тизлегеннән узып очкан очкычны туктатып, һавада селкетмичә дә тотарга мөмкин, - Фәнис Рамилгә сынап карап торды, ә Рамил исә бик кызыклы дәресне йотылып тыңлаган укучыдай, Фәниснең авызыннан тагын нинди тылсымлы сүзләр чыгуын түземсезлек белән көтүендә булды,- телисеңме шундый сәләткә ирешергә? Әнә Рәиф каршы түгел, без өчәү дошман армиясен паралич хәленә китерерлек дәрәҗәгә җитәчәкбез.
      – Моңа өйрәнү мөмкин булса, мин ике дә уйлап тормыйча хәзерге минуттан эшкә керешер идем.
      -Шулай икән, безнең“Азатлык өчен көрәш союзы” оешты дигән сүз! Бирегез кул ларыгызны, бернинди шартларда, беркемгә дә бу турыда ачылу юк, аңлашылдымы?!
    -Аңлашылды! – диделәр егетләр бер авыздан.
    – Алай булса әйдәгез безнең “полигон”га – диде Фәнис Рәиф белән бергә килеп төшкән иңкүлеккә юнәлеп һәм анда утлы шар эченә Рамилне дә алып, берничә секунд эчендә бөтен Татарстан өстеннән әйләндереп төшерде, – берегезнең дә кү ңеле кайтмадымы, эшне дәвам итәбезме?
    – Дәвам итмичә бит, һичшиксез! -диделәр егетләр бер дә шикләнмичә.
    – Димәк бу, безнең кулыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бер дәнбер диярлек, иң ышанычлы, реаль мөмкинлек. Аны да кулдан ычкындырсак, бер ничек тә аклап булмаслык хата кылабыз без! Фәкать алга, изге максатларны тор мышка ашыру көрәшенә! – диде Фәнис дулкынлану катыш горурлык белән...
    Шул рәвешле Фәнис, Алыплардан “дәресләр” алу белән беррәттән, үзе ши келле үк милләт өчен янып торучы 4 кешене, бик җентекле иттереп, белгәннәренә өй рәтә дә барды. Фәнис кебек үк башкалар да гаиләләрендә вегетариан туклану, на муслы яшәү рәвеше керттеләр.
    – Эчкерле Владимир Ульянов: “Партия ум, совесть и честь современной эпохи!” – дигәне кебек без үзебезнең ниятебез һәм кылган гамәлләребез белән һәр яктан милләтебезнең саф йөзен күрсәтеп торырга тиешбез, – дип әйтә килде Фәнис, -шул идеяләрне һәр аралашкан даирәләрдә халыкка сеңдерә барырга бурычлыбыз. Ягьни бездән, элек кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итеп, милләтебезнең намусы бу лып яшәү сорала.
    Бу сөйләшүләрдән соң, көннәрдән бер көнне Рамил: “Әйдәгез үзебезгә “МИЛЛӘТ НАМУСЫ” дигән шигарь алыйк!” – дип тәкъдим итте. Бу исем һәммәсенең күңелләренә хуш килеп, шунда ук ризалашып та куйдылар. Әмма соңга таба Фәнис бу атаманы “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” дигән вариантка алыштыруны кирәк тапты.
    МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” берлеге Алыпларның су асты патшалыгына охшатып, Иделнең шактый ук тирән бер урынында, кечкенә генә “җәннәт почмагы” да ясап куйды. Фәнис анда Алыплар үстерә торган җиләк-җимешләрне, күз явын алырлык матур чәчәкләрне кайтарып утыртты. “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” берлеге әгъзалары һәр буш вакытларын я шунда, я Кизләү тавы аралыгында очрашып, аралашып тордылар. Анда алар үзләренең фикер көчләренең күпмегә үсешен, тонналаган ташларны кү тәрү, аңа тизлек биреп карау юллары белән даими тикшереп, күнегүләр ясап, ачык лый бардылар.
    Аннары Фәнис егетләргә мәктәптәге эшләреннән китеп, “Өмет” сәүдә-көн күреш хезмәте ширкәте ачып җибәрергә кушты, чөнки укытучы хезмәт хакы белән генә гаиләне алып барып булмас хәлгә килде. Шуңа күрә берсенең дә гаиләсендә финанс кытлыгы тумасын өчен ул, диңгез төбеннән күтәргән хәзинәләрнең тарихи һәм мәдәни яктан бәяләре булмаганнарын – алтын-көмештән ясалган акчаларның бе раз өлешен бик уңышлы гына иттереп, валютага әйләндереп таратты. Ширкәттә исә алар, кеше сүз әйтмәсеннән күренгәләп кенә китә торган булдылар, чөнки андагы эш ләрне махсус куйган кешеләр бик теләп башкардылар.
    Фәниснең алмабыйсы кайткач, “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ”нең даирәсе аның өч өлкәнрәк малайлары хисабына тагын да арта төште. Тора-бара “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ” рәтләре Фәритнең төпчек Габдулласы белән Фөниснең өч кызы арасында бердән-бер “кадерле” малай булып үсүче Арысланы да кушылып, дистә кешегә җитте. Бу вакытта “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ”нә алданрак кергән әгъзалар үз элпәләре эченә бикләнеп, иркенләп очарга өйрәнгәннәр иде инде...
    Алга зур тизлектә очучы самолетларны да һавада килеш туктатып, йомшак кына иттереп җиргә утырту осталыгына өйрәнү максаты килеп басты. Моның өчен алар Төньяк боз дәрьясы өстендә, бер-берсенә йөзләгән тонналы бозларны атышып, очкычтан да тизрәк очкан боз тавын тотып калып, йомшак кына суга төшереп карау сынауларын үттеләр.
    Бу чор эчендә җир йөзендә бик күп төрле вакыйгалар, үзгәрешләр булып узды. 2017 елның августында Россия башкаласының күпчелек районнары, аеруча үзәк өлеше җир астына убылып, Мәскәү кеше яшәми торган өрәк-шәһәргә әверелеп калды. Дәүләт җитәкчелегенең паникага бирелеп китүеннән файдаланып, Ерак Көн чыгыш кытай телле илгә әйләнде. Шул арада Төньяк Кавказ халыклары да бер-бер артлы үзләренең бәйсезлекләрен ала килделәр.
    Ниһаять, бер гарәп шәехенең “спонсорлык ярдәме белән” Шәһри Болгарда бик зиннәтле һәм мәһабәт Хан сарае төзелә башлады. Әлеге биниһая зур төзелеш белән параллель төстә, урта гасырлар стилендәге кәрван-сарай һәм заман рухындагы бик зур елга порты кору эшләре дә алып барылды. Болгар Ханлыгына ислам динен ка бул иткән Алмыш Ханга, Казан Ханлыгын төзегән Олуг Мөхәммәт Ханга һәм Алыпларга мәһабәт һәйкәлләр коелып, киләчәктә халык хозурына куяр өчен, “Идел җәннәте”нә яшерелеп куелдылар.
    Болгардагы Хан сарае комплексы 2023 нче елның июль башына төзелеп бетте. Фәнис, көтеләчәк Олы вакыйгага соңгы хәзерлекне тикшереп билгеләү максатында, җомгага каршы кичне “МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ”н алмабыйсы, Айрат, Рәшит, Галим катнашында “Идел җәннәте”нә җыеп алып, соңгы күрсәтмәләрен бирде:
    “Татарстанның рәсми җитәкчелегеннән вәкилләр, чит өлкә һәм илләрдән килгән кунаклар катнашында Хан сарае комплексын ачарга 10 минутлар кала, ягъни 11 туларга 10 минутта Казан һәм Санкт-Петербург өсләреннән Татарстан бәйсезлеге игълан ителүе җиткерелә дә, Фәнис Шәһри Болгарда Татарстанның бәйсезлек алуы турында нотык тотып, азат дәүләтнең үсеш юнәлешләрен кыскача яктыртып үтә”, -дип килешенде.
    -Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, хәерле сәгатьтә!!!-дип, изге теләкләр теләп, таралыштылар алар...


  • Ага-Хан үз җирләренә кайта (йомгак урынына)




  • ← назад   ↑ наверх