• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Шәһит Алпар

    МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ

    КАРЛЫГАЧ КЫЯСЫ СЕРЛӘРЕ
                         1

    Нотфуллин Әхәт дигәне өй турыларында, УАЗ машинасына утырган кеше белән сөйләшеп тора иде. Сельхозтехника берләшмәсе идрәчесе Галим икән. “Арми ягә” киткән цагында дүртенце-бишенце сыйныфларда гына укып калган, сугыш елла рында туган бу малайларны бик белеп бетермим, димәк”, – дип уйлап куйды Фәрит Галим белән күрешеп. Аның каравы Галим Фәрит абыйларын бик яхшы хәтерли булып чыкты.
    – Иске Йорт буенда “армия” тотып сугыш уеннары үткәргәннәрегезне карарга бик кызыгып йөри идек, – дип балачак елларын исенә төшереп алды Галим, – син Фәрит абый, минем бабай Гамилне яхшы хәтерлисеңдер?
    – Аны яхшы хәтерлим, билгеле. Авылда башка аның кебек таза кешене мин белмим дә. Юкка гына аның кушаматы “Аю” булмагандыр инде. Кая соң ул, исән-саудыр бит?
    – Юк инде, 5 ел элек үк вафат булды. – Галим машинасын кабызып, китәргә ашыкты,- ярар, сау булып торыгыз, бүген районга яңа хуҗа куялар, пленумга өлге рергә кирәк.
    Фәрит Әхәт карт белән генә калгач, аңардан үзенең чордашлары хакында сораштырып торды һәм аннары җайлап кына портсигар мәсьәләсенә күчте.
    – Бар иде шул андый нәрсә, – Әхәт карт пинжәк кесәсеннән көмеш портсигар чыгарып, Фәриткә сузды, – дәүәтиең Мифтах абзый истәлеге булгац, ул синеке, ал бер сүзем юк.
    – Мифтах дәүәтинеке түгел, әнинең әтисе Зыятдин байныкы.
    – Сүләп торма юкны, каян килеп син аның оныгы буласың ди инде? Мин бит Зыятдин байларны ницек сөргенгә куганнарын үзем күреп торган кеше.
    – Дәүәти сөргенгә куылырга бер көн кала минем анамны кияүгә биреп калдырырга өлгерә шул.
    – Әтәм дә аны Үләт Харисы: “Кызы белән каядыр барды”,- дип сүләнеп торгание. Ә әниең урынында сөргенгә озатылуцы нинди кыз иде икән сың анда?
    – Сирай абый кызы Хамдия апа. Хазер инде Хамдия апа укып, бик зур кеше булган, ди. Дәүәти укытып цыгарган.
    Фәрит, Әхәт әзисенә рәхмәт әйтеп, мең сум акча санап бирде.
    – Нишләвең бу улым, бер тинең дә кирәкми, андый акцаларны ыргытмыйлар, мең сумга ике сыер алып була бит.
    – Теләсәң нишлә, хет сыер ал, хет үгез. Күп дип санасаң, минем әти, әниләр, дәүәни-дәүәтиләрем рухына дога кыл.
    – Ярар улым, бер дә шикләнмә, догасын кылырмын. Дәүәтиең Зыятдин бай шикелле бик юмарт күңелле бәндә икәнсең. И-и-и, аның халыкка күрсәткән игелек ләре. Искиткец хәйбәт кеше иде инде. Хазер андыйлар бай яшәүцеләр арасында юк,- Әхәт карт, шаян малайны кисәткәндәй, бармагын селтәп алды,- яңгалим икән, бар. Мына хазер генә китеп барган Галим бик игелекле кеше. Ә әтисенең кем икәнен белсәң һиц тә ышанмассың.
    – Кем?
    – Цатан Газиз!
    – Кит инде, сүләп торма, аның малае Ирекне бик яхшы беләм бит мин.
    -Иреге закунный, ә монысы Гамил кызы Илһамияне алдап таптырган малае...

    Районның күпчелек кешеләре шикелле үк, Галим дә райкомның беренче секретаре булып җирле кеше киләсен ишеткәч, шатланган иде. Ни әйтсәң дә, үз районың кешесе бит, җирле кадрлар белән дә сак кыланыр, производство үсеше хакында да ныклап борчылыр. Югыйсә читтән бөтен әйберләрен бер чемоданга сый дырып киләләр дә, 4-5 ел беренче булып утырулары дәверендә 5-6 “ЗИЛ”лык мал туплап, китеп тә баралар,- моны ул үзе машиналар бүлеп биргәнгә бик яхшы белә һәм шуңа гарьләнә иде,- ә район икътисады бер урында таптана, -дип фикер йөртте ул.
    Тик Галимнең куанычы озакка бармады, беренче бюро утырышы азагында ук яңа хуҗа – Ирек Сәйфуллин райбашкарма комитеты рәисе белән Галимнең эшләрен нән канәгать булмавын белдерде һәм аларга тоткарланып, калырга кушты.
    – Мин бу минутларны ничә еллар көттем, – диде ул, өчәү генә калгач, мәкерле елмаеп, – син Нәҗип Гамбәрович, Галим Гамилович тырышлыгы белән мине район нан китәргә мәҗбүр иткән идең, хәтерлисеңме ул вакыттагы бюро утырышын? Баш ка бюро әгъзалары сезнең икегез кебек телләренә салынмадылар ул чагында. Галим Гамилович, син түгелме миңа чыбыркы тоттырып, көтү көтәргә тәкъдим итүче?! Көтүчегез кайтты, эххе-хе-хе. Тик хәзер мин сезнең үзегезгә чыбыркы тоттырырга телим.
    Район советы башкарма комитеты рәисе шунда ук эштән азат итүләрен сорап гариза язса да, Галим алай кулларын күтәрергә бик ашыкмады. Беренче секретарь ярты елга якын, партия райкомының чираттагы отчет-сайлау пленумына кадәр, Га лимне эштән азат итәргә кыймый торды. Әмма һәрвакыт басым ясады, шул юл бе лән “Сельхозтехника” җитештерү берләшмәсе җитәкчесенең үз теләге белән эштән китүенә ирешмәкче булды.
    Пленумда исә, иң кырыс тәнкыйть сүзләре “Сельхозтехника”га, аның җитәкче сенә эләкте. Галимне бюро түгел, райком әгъзасы иттереп тә сайлатмадылар, әмма ул әле һаман район Советы депутаты булып кала бирде. Ахыр чиге алга таба болай дәвам итә алмаганын аңлап, Галим гариза язарга мәҗбүр булды:
    – Миңа нинди эш тәкъдим итәсез соң, Ирек Газизович? – дип сорады ул, гаризасын беренчегә сузып.
    – Көтүче инде, билгеле! – Ирек Сәйфуллин бер дә шаяртканга охшамаган иде, ул җирәнгән кыяфәттә чыраен сытып өстәп куйды, – ә син тагын кайда эшли аласың соң, хәсрәт?!
    – Минем диплом да нәкъ синеке төсле, синең кадәр генә кайда да эшли алам! – Галим демонстратив төстә торып басты да, башын югары тотып, горур атлап чыгып китте.
    – Минем районда көтүчедән кала сиңа бернинди эш бирелмәячәк, шуны белеп тор! – дип аның артыннан кычкырып калды Сәйфуллин, – башка җиргә күчеп урна шырга да хыялланма, партия учетында миндә торасың!
    Галим, ничә ел күрмәгән ялым булыр дип, айдан артык беркая чыгып йөр мичә өендә генә ятты. Шушы вакыт эчендә беренче номерлы урта мәктәптә завуч бу лып эшләгән хатыны Гөлсирәне дә, үз урыныннан шудырып, 12 сәгатьлек кенә эш атнасы белән утыртып калдырдылар. Аның 70 сумнан артмаган хезмәт хакына гына тормыш алып барып булмасын аңлап, Галим кая булса да эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итәргә кереште.
    Тик ул Сәйфуллинның үз вәгъдәсендә торуын бик тиз аңлады. Кемгә генә шалтыратып карамасын, барысы да: “Булыша алмыйм,”- дип гафу үтенде. Гомумән, элек дус, иптәш дип йөргән җитәкчеләр аның белән күрешүдән качу ягын кара дылар. Хәер, Галимнең чын дусларын, иптәшләрен Сәйфуллин аның үзенә кадәр үк урыннарыннан алып бетергән иде шул инде.
    Уку елы бетәр вакытта гына хатыны Гөлсирәгә аттестация үтәргә әзерләнергә кушылгач, бу гамәлнең мәкер белән, махсус эшләнгәнлеген аңлап, ул да эштән җи бәрүләрен сорап гариза язарга мәҗбүр булды. Гөлсирә Галимне дә үзе белән ата-ана лары ягына китәргә кыстады. Тик, ул иренә монда эшләргә бирмәячәкләрен катлы-катлы тукып караса да, Галим барыбер күнмәде. Чөнки ул бабасына туган нигезләрен бер кайчан ташламаска вәгъдә биргән иде. Шуңа күрә киңәштеләр, исәпләштеләр дә яңа уку елы башыннан Гөлсирә 5 нче сыйныфны бетергән уллары Шамилне, 1 нче сыйныфка барачак кызлары Санияне алып, башка районга – үзенең туган ягына күчеп китте.
    – Асфальттан 100 чакрым ара ерак түгел, күрешкәләп торырбыз, – диде Га лим, гаиләсен юатып, – Сәйфуллин болай кыланса озак тарта алмас. Мин нигезне ташламыйм инде, җиңдем дип уйламасын.
    Әмма бернинди яшәү чыганагы булмый торып җан асрау Галим өчен кыен лашканнан-кыенлаша барды. “Байлык – бер айлык”, – дия торган иде шул Галимнең дәү әтисе дә. Нинди очракта әйтә булгандыр, 3 ай элек эшсез, инде менә гаиләсез дә калгач, бабасының бу сүзләре даими аның миен каезлап тора башладылар: “Байлык – бер айлык, байлык – бер айлык, байлык – бер айлык”.
    – Ичмаса саклык кассасына да беразлап акча салып барылмаган, – дип үз-үзен битәрләде ул,- ай саен өчәр йөз сумнан артык үзем, хатын ике йөз сум алып, юкка-барга туздырып бетердек, шунда.
    Башка чара калмагач, ул тамагын туйдырыр өчен, үз гомерендә байтак җы елган киемнәрен комиссион кибеткә тапшыра торды. Бер кешегә әлләни күп кирәк ми дә икән. Ә менә симертер өчен алынган үгезнең ашарына табу шактый авырайды. Печән бөтенләй бетүгә якынлашкач, Галим дәү әтисенең фронтовик дусты, пенсиядә булса да әле һаман урман хуҗалыгында эшләп йөрүче күршесе Әхәт абзасыннан атын сорап, якындагы кырга комбайн артыннан калган салам көшелләрен төяп кай тырга китте. Тик монда да тыныч кына барып чыкмады. Кайткан чакта каяндыр сов хоз директоры килеп төшеп, дөнья куптарды:
    – Я шунда бушатып калдырасың, я олавыңа ут төртәм!
    – Төртеп кенә кара, үзеңне сыйрагыңнан эләктереп, төрткән утыңа бәрермен, уйлама да! Салам җитмиме әллә сиңа, яндырып кына бетерәсең бит!
    Галимнең пәһлевандай эре гәүдәсенә астан күтәрелеп карагач, совхоз директорының кикриге бик тиз шиңде, шунда ук шырпы кабын кесәсенә яшерде дә аннары:
    – Монда теләсә кем совхоз малына хуҗа була башласа, кая китә ул? – дип бытылдап китеп барды.
    Заманында совхоз директоры булып эшләгән чорында Сәйфуллинның шулай берсенең олавына ут төртеп, атны дулатканын хәтеренә төшерде Галим. Ул чагында өне алынган мескен ат, урылмаган җиргә кереп, иген кырына ут капкан иде. Кара-каршы ут җибәреп кенә икмәк югалтуны киметә алдылар. Шушы “батырлыгы” өчен бюро утырышында Сәйфуллинны директорлыктан алып, аңа чыбыркы тоттырып көтү бирергә тәкъдим ясаган иде Галим.
    Галим саламны Әхәт абзаларына кертеп бушатты, директор сүз ишеттерер, дип шикләнде. Икенче көнне ул күрше районның “Сельхозтехника”сы җитәкче сеннән машина сорап алды да, үгезне гаиләсе яшәп яткан җиргә – әбиләренә илтеп тапшырды. Күршедәге хезмәттәше аңа машина белән генә булышып калмады, үзенә эшкә килергә дә күндерде. Җитәкчелек сизмәсен өчен күренми торганрак – сак хез мәтенә генә урнаштырды.
    Бер тәүлек сакта кизүдә торып, 3 тәүлек өйдә булу, Галим өчен бик кулай килеп чыкты. “Москвич” эшләп торганда өч көнгә бер 30 чакрымлы арага йөрү аңа бернинди кыенлык тудырмады. Эшеннән битәр хезмәт стажының өзелмәвенә шат ланды ул. Әмма ничек кенә сак кыланмасын, Сәйфуллин аның читтә эшләп йөрүен ишетеп алды һәм күрше райондагы беренче секретарьны да җәлеп итеп, партиядән чыгару белән дә куркыту юлы кулланып барыбер, Галимнең хезмәт урыныннан бу шатылуына иреште.
    Аның каравы күрше районга йөреп, бераз эшләп алуның шактый ук файдасы да тиде. Шулай бервакыт кизүдән кайтып килгәндә, Чулман буенда балык чиерт тереп утыручыга кызыгып карап торып, үзенең дә бала чаклардагы кебек кармак са ласы килеп китте Галимнең. Ә чираттагы кизүенә ул инде, кармаклар белән коралланып кузгал ды һәм кайтуышлый, олы юлдан машинасы күренмәслек иңкүлек табып, ул да балык каптырып карарга ниятләде.
    Түземлек белән көтеп утыруы бушка китмәде, тагын. Ят ризык белән Әхәт аб засын да сыйларлык балык эләкте ул вакытта. Кизүгә бармаган көннәрдә дә Галим балыкка йөри башлады. Бу искиткеч рәхәт шөгыль белән ул шулкадәр мавыгып китте ки, бөтен буш вакытын елга, күл буйларында үткәрә башлады. Сәйфуллин ты рышлыгы белән каравыл торудан да алынгач, нигездә аның һәр көне диярлек балык тотуга багышланды.
    Тора-бара ул хәтта җәен, судак, корбан шикелле эре балыкларны да каптыру ысулларына өйрәнеп җитте. Тозлаган балыгы да, киптергәне дә, ысланганы да күп җыелды аның. Суыткычлары тулып, әле тирә-күршеләргә дә өлеш чыгарырга җитте. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй Галимгә дә йомыркасын, сөтен-катыгын кертә тордылар, бәлешеннән, гөбәдиясеннән авыз иттерделәр. Ә өйләренә, ашка ничек кенә кыстап чакырсалар да, керәсе итмәде ул.
    Боз тишеп балык тотудан аерым рәхәт тапты Галим. Көн салкын була барган саен аның күңеле күтәрелә генә төшә иде. Чөнки ул кечкенә чагыннан ук кышны ничектер ярата төште. Шундый салкын көннәрнең берсендә аның дәү әтисе сугыш тан кайтып керде бит. Биштәрен чишеп, Галимнең йодрыгы зурлы шикәр бирүен, ул шикәрнең тәмен һич онытасы юк аның...

                        11

    Иң мөһиме, дәүәтисе кайткач, мәңге салкын өйләренә җылы да кергәндәй булды. Хәер, ул чыннан да, өйне җылытып җибәрү чарасын бик тиз күрде, мичкә тотынып карап, аның салкынлыгын сизде дә, тиз генә өй алдына чыгып, каяндыр чыбык-чабык, агач түмәрләре табып керде. Дәүәтисе кайтканнан соң, гомумән, өй эчендә салкын булмый башлады.
    Аның мич ягуын Галим иртән үк уянып, карап торырга аеруча ярата иде. Бабасы кисәүгачын утка тыгып кызарта да, бер катлы тәрәзә пыяласына бармак калынлы булып каткан бозны эретә, ә Галим шуннан урамны күзәтә. Бала чагындагы моннан да рәхәт мизгелләр булуын ул әллә ни хәерләми дә.
    – Елы ызбадан тәрәзә аша кышкы салкын урамны карап торудан да рәхәт нәрсә юк шул ул, бәпкәм, – дип куя шул вакыт дәүәтисе, Галимнең башыннан сыйпап. Галим исә, мондый чакларда мәчедәй сырпаланып, бабасының янбызына башын төртеп иркәләнә.
    Боз өстендә балык каптырып утырганда Галим әнә шул бик еракта калган кайгысыз балачагын сагынып искә алырга ярата торган иде. Ә хыяллары белән балачакка кайтып килергә монда беркем комачауламый – тыныч, ачык кырда җәяүле буранны куучы салкын җилне дә биредә Карлыгач кыясы ышыклап тора. Гомумән, кышын да табигать бик матур монда. Каршыда – елга уртасындагы утрауда үскән куакларга кадәр җәй көннәрендәгедәй яшелгә күмелмәсәләр дә, күге лҗем-зәңгәр төскә кереп, үзенә бер ямь белән күзләрне иркәлиләр.
    Районга хуҗа булып кайтуына, Сәйфуллинның шул агач-куаклар эченә кәеф-сафа йорты төзетеп куйдырганын ишетеп, шаклар каткан иде Галим. Ә беренче сек ретарь турындагы гайбәтләрнең барын да, югын да Галимгә даими җиткереп торды лар. Чөнки Сәйфуллин тарафыннан кыерсытылган, эшеннән алынган һәр кеше нәкъ менә Галимдә беренче секретарьның башбаштаклыгына каршы торырлык көч күрде.
    Ә бер кичне аның янына һич көтмәгәндә Сәйфуллинның күптән түгел генә башкага алыштырылып, пенсиягә китәр вакытта эшсез калдырылган шоферы Әнвәр Шәмсиев килеп керде дә кызып-кызып беренче секретарьдан сәгать буена зарланды:
    – Атасы халык өстеннән көлеп, сугыш елларында солдатка хатыннарны мәсхәрәләп йөргән бер адәм актыгы иде, монысы аннан да уздыруцы Алла каргаган бәндә булды. Галим энем, аны шул кадәр узындырмагыз әле, башбаштаклыкларын обкомга йиткерергә кирәк. Мени шушы кагазьләрен кара әле син аның. – Шәмсиев, Галим каршына берничә язу кисәге җәеп салды, – шул кабәхәткә Казаннан кадәр сөяркәләр алып катьып, аларны Карлыгац кыясы турысыннан кимә белән утрауга күцереп йөрү, райпо ашханәсеннән әрзә-әрзә киммәтле хамерләр, кабымлык ташып йөрү аркасында кышлыкка саламсыз-пецәнсез калдым, ицмаса.
    Мени бу язуны кара әле: “Өлфәт, бер тартма җибәр!” – дигән. Ашханә директоры Өлфәт үзенә зарланыпмы-зарлана, мин ницек кенә моның кадәр затлы аракы, шәрабне исәптән цыгарыйм, дип елый. Ә теге мөртәт кәгазьне Өлфәткә күрсәтеп кенә алырга, бирмәскә куша.
    Утраудагы фәхешханәсендә куштаны - XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе, кыска буйлы булганга Лал Бахадур дип йөртелүцесе теге Саим, боларга шаш лык кыздырып тора. Ә мин тиле, бәйләнгән эт шикелле машинада утырып, Сәйфул линның өстәмә күрсәтмәләрен көтәм. Төн урталары йиткәндә, теге сөяркәләрен ти ешле адрес буенца Казанга итеп куям. Мени, кирәк булса, адреслары. Утраудагы йортны ел әйләнәсе 2 кеше саклый. Аларга акцаны каян түлиләрдер?
    Дәрвишләр бистәсенә үзенә йорт салдырып ята, мени адресы бар. Кирәксә, барып күрсәтә дә алам. Әрмәнстаннан килгән шабашниклар белән ницек әвеш-түеш китерә. Үзәк урамга кул кәтүге белән генә өстенә бер әрмәнне утыртып, асфальт зәеп тыгызлаган булдылар. Кара зир өстенә генә зәелгән 5 сантиметрлы ул асфальт сәләмәләре безнең машина көпцәкләренә ябышып, цырналып беттеләр.
    “Дружба” совхозыннан шул әрмәннәр бура кадәр 15 савым сыерны татар авылында кыргыйларца, бәләмицә, екмица, аягүрә бастырып кына муеннарын кисеп цыктылар да, аннан-моннан эшкәрткән булып, түшкәләрен Тольяттига итеп сатты лар, ә акцасын Сәйфуллин белән бүлештеләр. Мына шуларның барысын да обкомга зиткереп булмасмы икән, Галим Гамилович, бигрәк узына бит, цыдар әмәл юк. Ницә мә беренце белән эшләдем, тик мының кадәр үк оятсызын күргәнем булмады. Берәр цара күреп булмасмы икән?
    Шәмсиевнең моң-зарын Галим башын кага-кага, бер дә бүлдермичә тыңлап торды. Аннары, иңбашын җыерып, әйтеп куйды:
    – Язарга була, билгеле. Мин дә обкомга җиткерергә кирәк, дип саныйм. Аннан хет чара күрмәсәләр дә, синең өстән шикаять бар дип кисәткән булалар. Бу хәл Ирекнең кызган ташын бераз суытырга мөмкин.
    – Ә кискен царалар күрмәяцәкләрме, шондый башбаштаклыклары турында хәбәр иткәннән сың да? – дип гаҗәпләнде Сәйфуллинның элеккеге йөртүчесе.
    – Әнвәр абый, күңелеңә авыр алма, обкомында да, Мәскәүдәге үзәк комитетта да сезнең Ирекләрегездән дә әшәкерәк эчле адәм актыклары утыралар. Андагылар да заманында Сәйфуллин шикелле үк райком секретарьлары булып торганнар. Ирек тә өстәгеләргә яраса, матур иттереп тәлинкә тота белсә, обкомга күтәрелергә мөмкин.
    – Син Галим нанем, минем белән шаяртып сүлисеңме сың, мин бит зитди үтенец белән килгән идем.
    – Нишләп шаяртыйм, ничек бар – шулай аңлатам мин сиңа.
    – Язуның бернинди файдасы юкмы инде болай булгац? – дип һаман өметен өзмәде Шәмсиев, – ә мин шуларны обкомга зиткергәндә, ул ләгънәт төшкерене эшеннән алып оцырырлар дип уйлаган идем, тагын.
    – Әнвәр абый, шуны белеп тор, берәр төрле зур хата ясап, обком хуҗасының күңелен кайтармаса, бер куйгач, кимендә биш ел утырталар. Системасы шундый, Алла каргаган аның.
    – Димәк, тагын 3 елдан артык шушы хәшәрәт, район белән зитәкцелек итәцәк әле? Язмаскамы инде болай булгац?
    – Язарга, ничек кенә язарга әле. Тыныч кына утырмасын, гел кожгытып торырга кирәк. Ләкин хат астына башка, уйлап чыгарган фамилиялеләрне тезәргә киңәш итәм. Югыйсә, ул кабәхат үч алырга мөмкин.
    Ирекнең элеккеге йөртүчесе Әнвәр Шәмсиев белән булган шушы сөйлә шүләрне хәтерендә яңартып торганда, аның уйларын бүлдереп, ниндидер машина тавышының якынаюы ишетелде. Озак та үтмәде, Карлыгач кыясының икенче читеннән ак “Нива” килеп чыгып, бозга кереп китте, әмма ерак бара алмады, юка боз ватылып, машина суга бата башлады. Ике як ишегеннән ике кеше сикереп төшкән арада “Нива”ның арт ягы гына су өстеннән тырпаеп калды.
    Батучыларга тиз арада ярдәм итәр өчен Галим дә “Москвич”ы белән алар янына килеп туктады. Рульдәгесенең лаякыл исерек Сәйфуллин, ә пассажирының болай күрер күзгә мөлаем гына, почык борынлы хатын-кыз булуын Галим шәйләп кенә алды. Аларга игътибар итмәстән ул багажнигыннан кул чыгыры алып, аның тросын “Нива” артындагы ыргакка элде, ә чыгырның үзен “Москвич”ка беркетте һәм, үз машинасының көпчәкләре астына ташлар куеп чыгып, салмак кына тарттыра башлады. “Нива” озак карышмады, бозны ваттыра-ваттыра ярга шуышты, ә аннары берни булмагандай бөтенләй менеп басты.
    – Син бернәрсә дә күрмәдең! – дип мыгырданды беренче секретарь.
    – Бик кирәгең бар, сине генә күрәсем килеп торадыр иде, – Галим “Нива”ның капотын ачып, җиһазларын корытып сөртте дә, моторын кабызып карады, – сиңа булышуым дип уйлама, менә шул хатын-кыз туңып тормасын дип тырышуым.
    – Ә син минем Резедәкәйгә күзеңне майландырма, артисткалар синең ише бедолагаларга барыбер карамыйлар, шулаймы, Резедә?
    – Шулай-шулай, әйдә кайтыйк инде, Ирек Газизович.
    – Үзең рульдә кайта аласыңмы, хәсрәт? - дип куйды Галим, Сәйфуллинга ачкычларны тапшырып.
    – Анда синең эшең булмасын! Күп белмә, диләр сиңа! Резедә, син беләсеңме шундый җырны: “Балыкчының күте юеш, тамагы туймый имеш, бер шәмбә балыгы өчен, көнен уздыра, имеш”.
    Галим кулын гына селтәде, аннары “Нива” ыргагыннан чыгыр тросын ычкындырмакчы булды. Ләкин ул тартылып торганлыктан бирешмәде. Шуннан соң Галим чыгырны борып бушатып, “Москвич”ын ычкындырды. Шул вакыт Сәйфуллин “Нива”сына кереп утырды да, кабызып, кузгалып китте. Чыгыр тросының “Москвич” ягындагы ыргагы Галимнең изүенә эләгеп, тартып екты. Ярый әле киеме ертылып, ыргак ычкынды, югыйсә өстерәп тә алып киткән булыр иде. Сәйфуллин ерак бармады, машинасын туктатып, юлдашына кычкырды:
    – Резедә, монда калырга уйламыйсыңдыр бит, утыр тиз бул!
    Шул арада Галим чатанлап кына “Нива” янына килеп җитеп, чыгыр тросын ычкындырып алды. Ә Сәйфуллин исә, Резедә машинага кереп утыруга, моторны ыжгыртып китеп тә барды. Алар артыннан исерек җыр гына сузылып калды: “Балыкчының күте юеш, тамагы туймый имеш”...
    Көн кичкә авышып килгәнгә күрә, Галим дә кайтырга карар итте. Шул ният белән кармакларын җыештырырга иелүе булды, әйтерсең, аркасына ток сукты, көчле авыртуга түзә алмаудан ул иңерәп куйды, сынын турайтырга да куркып калды. Машинасы янына Галим аякларын шуытып кына атлап барып җитә алды. “Москвич” эченә кереп утыруы да озак һәм бик газаплы булды аның. Көч-хәл белән кайтып җиткәч, машинасын Әхәт абзалары каршында туктатып, сигнал бирде. Күр шесе, чыгып хәлне аңлауга, Галимгә хастаханәгә барырга киңәш итте. Ләкин Галим аны ярты сүздән үк туктатты:
    – Исән булсам, иртәгә ашыгыч ярдәм бүлегенә үзем шалтыратырмын. Син, Әхәт әзи, миңа өйгә керергә булыш инде. Табибларга, өйдә егылдым, диярмен. Багажниктагы балыкларны үзеңә алып чык, минем күземә бернәрсә дә күренми.
    Икенче көнне иртә үк ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы алып ки теп, аны хастаханәдә ятарга калдырдылар. Биредә рентгент күрсәтүләре умыртка сөя генең чатнаган булуын ачыклады. Галим айдан артык урында ятканнан соң, өенә җибәрүләрен үтенде.
    Инде менә өендә дә икенче аен, күпчелек вакыт урында ятып үткәрә ул. Әле ярый Әхәт абзасы даими Галим янында булып, аны карап уздыра. Атна саен бала лары белән Гөлсирәсе кайтып торып та, аңа төшенкелеккә бирелергә юл куймыйлар.
    – Белмим, Гөлсирә, бу хәлемдә сиңа минем кирәгем калырмы икән? – дип бервакыт ул бүлмәдә икәү генә вакытта хатынына күңелендә кайнаган шикләрен белдерде.
    – Нигә алай дисең, Галим? Нинди генә хәлеңдә булсаң да, син беркемгә алыштыргысыз.
    – 33 яшьлек янып торган чибәр хатынны тере мәет кенә канәгатьләндерә алмас, дип куркам шул мин.
    Шулвакыт Галим хатынының йомшак куллары белән тәннәрне сыйпап-иркә ләп торуыннан югары дәрәҗәдә ләззәт кичереп, инде ничә ай буе борчып яткан кай гыдан арынуын сизде. Ул Гөлсирәсен кочагына алып, күкрәгенә кысты:
    – Әйдә, бар дөньясын онытып торыйк әле. Беләсеңме, мин хәтта Шамил белән Саниягә тагын бер туган алып кайтырга да хыяллана башладым, әйдә тырышыйк.
    – Кит әле, шундый хәлеңдә сиңа андый эш белән шөгыльләнергә ярыймы соң?
    – Сак кына маташсаң, бернәрсә дә булмас, – Галим барыбер үзенекен итеп, Гөлсирәне күндерде тагын.
    – Балалар килеп керсә, нишләрбез? – дип тыйнаклык өчен генә киреләнеп караса да, аннары хатыны ишекне бикләп алу чарасын күрде…
    Хатыны белән тулы канлы тормыш алып бара алуына ифрат та сөенеп, ул хәт та гаиләсен озатырга дип, машинасын кабызырга да омтылып карады. Тик Гөлсирә генә: “Юләрләнмә!” – дип ирен тынычландырды.
    Чираттагы кайтуында Гөлсирә өйгә бик ярсыган, шул ук вакытта ничектер үр тәлгән кыяфәттә килеп керде:
    – Ул Сәйфуллин дигәннәре бер дә райком секретарена охшамаган. Гомерендә хатын-кыз күрмәгәндәй кылана. Кем икәнен белмичә, “Волга”сына утыруым булды, тотынды бәйләнергә. Завроно ясыйм монда кайт, бергәләп эшләрбез, дип кулларын суза башлаган иде, шундук машинасын туктаттырып, төшеп калдым.
    Галим үзен-үзе онытып, сикереп торды:
    – Хәзер мин аны узындырырмын! – Галим киенә үк башлады. Гөлсирә аны көч-хәл белән тынычландырды.
    – Син нәрсә, милициягә ябып куйганнарын телисеңме әллә? Шул гына җитмәгән иде. Ят тыныч кына, каударланма!
    Әмма Галим барыбер тынычлана алмады. Хатынының ай-ваена карамыйча, аны машина белән озатты:
       -Газиз хатынымны очраган бер машинага утыртып җибәрсәм, мин нинди ир булам, аннары?!

                             111

    Галим ничегрәк иттереп Сәйфуллинны акылга утыртырга уйланып ятты. Чорма башына менеп, әллә кая яшергән оптик төзәүле карабинны алып җыйды. Аннары Сәйфуллин яшәгән йортны (ул район үзәгеннән аталары нигезенә салынган бик әйбәт йортка кайтып йөри иде) чорма тәрәзәсеннән оптик төзәү җайланмасы аша күзәтеп торды. Ара ерак түгел, 300 метрлар чамасы гына. Төзи торгач, ул Сәйфул линнарның телевизор антеннасына атып җибәрде.
    Тиде, ахры, ярты сәгать вакыт үткәч, ул бинокольдән Сәйфуллинар турына КБОның “Москвич” – каблугы килеп туктаганын һәм аннан радио-телевизор төзәтү остасы төшүен күрде. Ул, ниндидер бер канәгатьлек хисе кичереп, карабинны сыйпап куйды. Әлеге карабинын аңа яшереп торырга дип, Казан авиация институтында бергә укыган сабакташы Рамил калдырып киткән иде.
    Галим, ихтыярсыздан Рамил, бергә укыган башка иптәшләре хакында уйланып утырды, альбомын актарып, яшьлек хатирәләрен яңартты. Әнә, Рамил хәзер партия өлкә комитетының промышленность бүлегендә ниндидер бер сектор ны җитәкли…
    Галимнең күңеле һаман да тынычлану тапмады әле. Ул түзмәде, кичке сәгать тугызлар тирәсендә Сәйфуллиннар йорты юнәлешенә атлады. Капкаларын ачып ишегалдына үтте, тыныч, бернинди эт-мазар күренми кебек. Ул ишек яңагындагы кыңгырау төймәсенә басты, озак көттерми, Сәйфуллинның кызы чыкты.
      -Әтиеңне чакыр әле, радио корреспонденты Яруллин, дип әйт! Галим көтмәгәндә генә башына килгән бу уеннан шатланып та куйды. Чөнки Сәйфуллин совхоз дирек торы булып эшләгән чагында Яруллин аны радио аша ике атнаның берендә мактап тора иде. Инде менә райком секретаре булгач та радио хәбәрчесе берничә кат район ның “уңышлары” турында хәбәрләр тапшырырга өлгерде.
      Галимнең хәйләсе барып чыкты бит тәки – ишектән Сәйфуллин күренде. Ул аны-моны аңышып өлгергәнче, Галим Ирекнең изүеннән эләктереп алды да күз төбенә китереп ямады. тегесе тәгәрәп үк китте.
    – Син бернәрсә дә күрмәдең! – дип кисәтте ул Ирекнең Карлыгач кыясы ярын да әйткән сүзләрен үзенә кире кайтарып. Тик белеп кал, минем хатын яныннан әйлә неп уза торган булмасаң, печәм үзеңне. Аннары чит хатыннар түгел, үз хатының да мөгезләрең аркылы күзеңә күренмәс булыр! Кара аны, мин шаяртмыйм!
    Галим тиз генә өенә кайтты да, өс киемнәрен янып торган пар казаны миченә тыгып, өстенә ташкүмер дә өстәде. Алай-болай милициядән килсәләр: “Мин урын нан да көч-хәлгә торам әле”, – дип әйтергә планлаштырды. Әмма Әхәт абзасыннан башка керүче кеше күренмәде.
    Икенче көнне дә борчып йөрүчеләр булмагач, ул шыпырт кына чорма башына менеп, тагын Сәйфуллиннар йортын бинокольдән күзәтергә кереште. Әхә, КБО ма шинасы турыларында, әле һаман телевизор төзәтәләрме икән? Инде телерадио көй ләү остасы, Сәйфуллиннар өеннән чыгып, антеннаны да боргалый башлагач, ул чын күңеленнән эче катып көлде.
    КБО остасы машина белән китеп барып, бераз үткәч, Галим чорма башыннан төште дә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына шалтыратып, теле-радио төзәтү чесен телефонга чакыруларын сорады.
    – Илшат, гел урын өстендә ятып телевизор карау туйдырды, радио тыңлыйсы килә, кибеттән батареялар ала килеп, минем ВЕФны карап бирә алмассыңмы, – диде ул хәлсезләнгән тавыш белән сөйләргә тырышып.
    – Галим Гамилович, гафу үтенәм, миңа бик тиз арада беренченең антеннасын ясарга бурыч куелды, чәүкәләр кунып, чыбыгын өзгәннәр, ахрысы.
    – Сәйфуллин үзе куштымы әллә?
    – Юк, безнең башлыкка шалтыратып әйткән.
    – Үзен күрдеңме соң, нәрсә сөйли?
    – Күрмәдем, авырый, диләр аны.
    Бер атналап вакыт үткәч, Галимгә көтмәгәндә район прокуроры шалтыратты:
    – Галим Гамилович, Сезнең өстән җитди генә шикаять бар, беренчене куркы тырга теләп янагансыз икән. “Нинди чара күреп була?”, – ди.
    – Нинди сүз инде ул, тагын? Дөресен әйткәндә, мин аның өендәге телефон но мерын да белмим бит. Аңа мин ничек яный алыйм?
    – Өенә барып бәйләнә башлагансыз. “Куллары белән изүгә ябышмакчы бул ды”, – дип торды Ирек Газизович.
    – Әй-й-й, егетләр, – дип кеткелдәп алды Галим, – мин бит инде өченче ай буе на урын өстендә ятам, йортка йомышка да таякка таянып кына чыгам. Аракы йоты нуыннан өянәге тотадыр, белая горячка диләрме әле? Күзләренә мин күренгәндәй булгандыр, аңа исегез китмәсен, Роберт Дәүләтович.
    – Нишләргә дә аптыраган инде алай булгач. Хәер, ул бит миңа моны телдән генә әйтте. “Кисәттем”, дияргә булыр, күңеле тынычлансын, әйдә.
    – Үзегезгә карагыз, Роберт Дәүләтович. Алкаш бит ул, айнымас сүзенә игъти барыгызны әрәм итмәсәгез дә ярыйдыр, шәт.
    Галим бу хәлгә артык борчылмады, чөнки эш узган, эзе сакланмаган инде хә зер, – дип уйлады ул канәгатьлек белән.
    Март кояшы яз исләрен кайтарып, җылыта башлагач, Галимнең күңеле тагын елга буена, балык тотарга ашкынды. Әмма Гөлсирәсенә җирләр кипми торып балык ка бармаска биргән вәгъдәсен тотып, чыкмый торды.
    – Шаярма Галим, туачак балаң хакына түз, – дип инәлде ул. – Сиңа нәрсә генә җитми соң, ашарыңа-эчәреңә бар. Алла боерса, безнең урамга да кояш бер чыгар әле. Ул паразит Сәйфуллин озак утыра алмас. Өлкә комитетында дусларың бар ич, бәлки аларга мөрәҗәгать итеп караргадыр?!
    – Юк ла, кеше өлкә комитетына бер үрмәләп менгән икән, ул анда тиз бозыла, фәкать аның үзенә тимәсеннәр дә, карьерасы гына үссен. Алар синнән файда күргән дә генә дуслар. Аннары Гөлсирә, татар түрә булса, чабатасын түргә элә дигән гыйба рә бик дөрес бит ул. Безнең милләткә шимбәләр бердәмлеге җитми. Фәкать берсен-берсе батырырга гына торалар. Ниндидер кара көнчелекме инде шунда. Хәтерлисең бит “Сельхозтехника” идарәчесе булганда сый көйләп өлгертә алмый идең, йорты быз кунаклардан өзелмәде. Ә хәзер күрсәләр дә әйләнеп узалар.
    – Шулай анысы, мин дә завуч вакытымда кешеләр белән исәнләшеп бетерә ал мый идем, бишкә бөгелеп сәламләүчеләр инде хәзер янга карап узалар.
    – Рәхмәт Гөлсирә, әле дә ярый син бар дөньяда. Күп хатын, ирләренең минем шикелле эшсез ятуына түзеп тора алмас иде. Гомеремдә онытасым юк бу игелеклә реңне. – Галим, күзләрен каплап алган яшь элпәсен күрсәтмәскә теләп, читкә бо рылды.
    – Юкны сөйләп торма, тынычлан. Синең эшсез торганың юк әле. Әниләр шат ланып бетә алмыйлар, ел буена җитәрлек балык белән күмдең бит.
    Ул балык белән Галим үзе дә кинәнде шул – 3 айдан артык балык тотарга бар ганы булмаса да, тозлаганы, киптергәне, ыслаганы: барысы да җитәрлек. Әйе, азык-төлек ягыннан аның җаны тыныч, тик менә шул ялгызлык кына эчне пошырып куй галый. Шуңа күрә ул андый чакларда балалык, үсмерчак елларын хәтерендә яңар тып, әрнегән йөрәген бастырырга тырыша. Әле ярый көн саен Әхәт абзасы кереп, хә лен белеп тора. Аның белән кич утырып, сәгатьләр буена сөйләшеп туя алмый ул. Әнә шул кич утыруларның берсендә Галим әлегә кадәр үзе өчен сер булып саклан ган хакыйкатьне ачыклады...
    1942 нче елның маенда туып, инде 34 не тутырып килүенә карамастан, ул үзенең әнисен дә, әтисен дә белми яшәде. Чөнки дәүәтисе Гамил белән дәүәнисе Сәрбиҗа малның төпчек кызлары – Галимнең әнисе Илһамия бик яшьли, 19 да тулмаган ки леш фаҗигале төстә үлгән. Аның үле гәүдәсен Карлыгач кыясы астыннан табып ала лар. Бу вакытта Галимгә әле ике яшь кенә тулып килә.
    Илһамиянең үлеме Сәрбиҗамалның зиһенен нык какшата, ул онытылып китү чәнгә әйләнә, сөйләшми башлый. Чөнки кызларына кадәр игезәк уллары Салих бе лән Сәлимнең сугыш кырында батырларча һәлак булулары хакында хәбәр ала.
    – Минем әти дә сугышта үлгәнме? – дип үзе дә сизмәстән Әхәт абзасыннан сорап куйды Галим.
    – Юк ла, инде хазер сүләргә дә ярыйдыр. Ацуланма энем, синең әтиң тиешле кеше ул Газиз исемле бер эт ян иде. Сугышка бармас өчен аягын ат кылы белән бәләп торып, цатанга әверелгән хашәрәт. Сугыш елларында колхоз рәисе булып, авылдагы хатын-кызларны мәсхәрәләп яткан, Алла каргаган бәндә.
    – Нинди Газиз ул?! – Галим, Әхәт абзасының иңбашларына кулын салып, зур ачылган күзләре белән катып калды.
    – Нинди, нинди, аня шул беренце секретарегызның атасы инде.
    – Ничек алай булсын, бу мөмкин хәл түгел! – Галим еш-еш сулап, ишекле-түрле йөренә башлады.
    – Булган шул мына. Сугыш елларында ул авылның Алласы да, патшасы да булып тора. Күп кенә хатыннар белән беррәттән синең дәүәниңне дә ницек кенә газапламый ул. Сыер зигеп урманнан цыбык-цабык алып катьканда, цана бавын балта белән цабып, олауларын тибеп актара. Аңа хәтле синең әниңне – 16 яшьлек Илһамияне мәсхәрәли. Дәүәниңне бер уц бөртек белән тота да: “Кызыңны минем янга идарәгә йибәр, йибәрмәсәң, төрмәгә утыртып церетәм!”, – дип яный. Дәүәниң аның сүзен үтәмәгәц, кицкырын үзе сезнең үгә килеп керә. Илһамия мескен нишләсен: “Әнине генә утыртма”, – дип цатан тәрегә ияреп цыга.
    Кызының авырга калуын сизеп, Сәрбизамал үзенең кайбер гамәлләрен белештерми дә башлый. Цатан Газизнең ызба тәрәзәләрен ватып цыга. Теге хайваны шоның өцен зайлы вакыт туры килгән саен Сәрбизамалга каныга. Цатан нәләт син тугац та Илһамиягә бәләнүен туктатмый. Ахыр циге әниең түзәлмәүдән, ахрысы, Карлыгац кыясыннан түбән ташлана. Инде 1945 ел башларында өценце малае Саби ры да сугыш кырында ятып калгац, Сәрбизамал тулысынца акылыннан яза, сине дә, үзен дә юньләп карый алмый торганга әләнә. Шул сәбәпле дәүәтиңне госпитальдән соң янәдән фронтка йибәрмиләр. Ул катьканда мин инде үдә идем. Контузия алып, озак кына госпитальдә ятканнан соң, комиссияләгәннәр иде.
    Мин билгеле, Цатанны бер оцратып кисәтеп тә куйдым, мәтәм, Гамил исән-сау катя калса, сиңа монда көн булмаяцак, биштәреңне кыстырып китәргә зыена тор!.. Үз башына минем сүзләремә колак какмады. Гамил бит ул пәһлевандай эре гәүдәле, бик тә гаярь ир иде, урыны зәннәттә булсын. Дәүәтиң мондагы хәлләрнең ницек булуын энәсеннән-йебенә тикле өрәнә дә, Цатан Газизне ницек иттереп акылга утыртырга план кора башлый. Бу турыда минем белән дә киңәшләшеп карады. Әмма зае үзе килеп цыкты.
    Бервакыт шолай район үзәгеннән катьып барабыз. Катя торгац, алында та рантаслы ат күренде. Аты яхшы булса да, цапмый, атлап кына бара. Куып зитсәк, теге Цатан тарантаска янтаеп, кырын яткан, сизелеп тора, нык кына салган бу. Гамил арбадан тиз генә сикереп төшеп, тегенең атын туктатты да Газизнең изүләрен нән күтәреп алып, зиргә бастырды. Каршында Гамилне күргәц, Цатан шул мизгелдә үк айныды.
    Дәүәтиң кушуы буенца мин тегенең атына цыбыркы белән тамызып алган идем, ул томырылып юлдан циткә каерып алып китте. Цатанны Гамил цалырга алып барган дуңгыздай цинатып, үзебезнең арбага китереп бәрде дә, без Карлыгац кыясы юнәлешенә юл тоттык. Теге адәм актыгы: “Ицән калдырыгыж” , – дип безгә алтын таулары вәгъдә итте. Ә Гамил: “Тыныңны цыгарасы булма!” – дип бер генә әтте дә Карлыгац кыясы турысына барып зиткәнце башка сүз дәшмәде. Ул да, дәүәниңә карап бугай, бик аз сүләшә торган булып киткән иде.
    – Гази-из! Барлык кылган гөнаһларың өцен йавап бирергә туры килә бит, ә-ә-ә? – дип куйды Гамил, Цатанны арбадан өстерәп алып, зиргә бастыргац. Тегесе, әлеге дә баягы дуңгыз кебек цыйнап, исән калдыруны ялваруында булды.
    Гамил бу мәхлуктан барысын да бәйнә-бәйнә сүләттерде, билгеле.
    - Ярар, аңлашылды. Бар белгәнеңне укы да сикер, Газраилең цакыра, – дип боерды Гамил, Цатанга зирәнеп карап.
    -Калдыра гына күр, Гамил, бар мөлкәтем цинеке, йанымны гына алма, – дип Гамилнең аякларын коцаклый башлады. Дәүәтиңне бер кыздырсаң, кая анда. У-у-у, бик гаярь кеше иде инде. Тегене  якасыннан  элеп аягына бастырды да:
    “Соңгы тапкыр әтәм, канымны кыздырып, син хашәрәткә кагылырга мәзбүр итмә, сикер! – дип бер акырып йибәргән иде, Цатан куркуыннан ницек артка цигенгәнен дә сизмицә, кыя астына мәтәлде. Үзең беләсең, анда биш катлы йортлар дан да биек яр, берницек исән кала алмисың.
    Мына шондый серләр саклый ул Карлыгац кыясы. Бер-ике көн күренми торгац, Цатан Газизне милицияләр белән бөтен авыл халкы эзләде. Без дәүәтиң белән Карлыгац кыясына барып, мәетен тапкан кебек китереп цыгардык. Барысы да аты дулаудан егылып төшеп үлгән дип уйладылар. Билгеле, дәүәтиң кайбер вакыт ларда үкенүгә охшаган сүзләр дә әтеп куйгалый торган иде. Нинди генә хашәрәт бул са да, адәм баласы, йан иясе бит инде. Гамил бу хакта сиңа зиткерүемне васыять итеп калдырган иде, ницектер күңел тартмый торды. Бик үк көңелле тарих булмаса да, хакикатьне белеп торуың хаерле.
       -Ишетми калсам яхшырак буласы икән, Әхәт абзый. Күңелем һич кенә дә Сәйфуллинны кан кардәшем рәвешендә кабул итәргә теләми…

      
                        1V

    Фәритнең, Әхәт карт белән Нәсихтан сатып алган Зыятдин бай истәлекләрен күрү шатлыгыннан, әнисе аларны сыйпый-сыйпый карап, елап та алды:
    – Бу әйберләрен ул үзеннән беркацан калдырмый иде, күрәсең, кесәләреннән тентеп алырга да цирканмаганнар. Әти аларны синең әтиңә биреп калдырырга бик теләгән булган да бит, безнең Сафа бик горур кеше иде шул – алмаган.
      - Дәүәти белән зүрәтинең тартканнарын беләм. Тартырларына беткәц, миңа бер пукил шикәр биреп, идән астыннан төпцек зыйдырып менгерәләр. Төпцекләр табылмый торганда алмапа өрәткән: “Зен тап, зен тап, биш балаңны бирермен”,- дигән такмакны кабатлим да, шонда ук төпцекләр күренә иде. Гомумән, ницә генә тапкыр сынап караганым бар, шул такмакны әйтүем була, югалган әйбер табыла да куя. Әти дә дәүәтиләр шикелле үк тартадыр идемени, тартмаса анарга портсигар нәрсәгә?
    – Тарту гынамы соң, авызыннан да төшермидер иде. Тик ул үзенцә, ауро палыларга охшарга теләпме, минем бик ацуым килүгә карамастан, үдә аягын сал мица, авызына тәмәке кыстырып ишекле түрле йөрергә ярата иде. Әмма аяк киемнә ре бер бөртек тузан калдырмый сөртелгән, ялтыратылган булыр иде, анысына гөнаһ ка кереп булмый. Бик ыспай, нәзәкатьле, югары дәрәзәдәге әдәпле кеше булды инде әтигез үзе...
    Вәгъдәсендә торып, Фәрит берничә көн үткәч, кечкенә Альбинаның хәлен белергә керде.
    – Я, хәлләр ницек, матур кыз?
    Альбина Фәрит килүгә кош тоткандай сөенде:
    – Менә әз генә бармакларым селкенә, – диде ул уң кул бармакларын хәрәкәтләндерергә тырышып.
    – Ә син мин биргән сүрәне ятладыңмы сың? Я әле укып күрсәт!
    Бала бернинди тоткарлыксыз Фатиха сүрәсен яттан укыды.
    – Болай булгац, бер ай эцендә терелерсең Алла кушса, ә син берәр әбидән намаз укырга өрәтүен сора. Әгәр дә һәркөн биш кат намаз да укысаң, тагын да тизерәк терелерсең.
    – Кызым терелсә, мин дә намазлыкка басам, – дип сүзгә кушылды Галя.
    – Сез әле һаман баланың тереләсенә ышанмыйсызмы әллә? Аллаһы Тәгаләнең кодрәте циксез киң. Кызыгыз терелүгә бара, әгәр дә бергәләп намазлыкка басып, Ходайдан ялварсагыз, тагын да әйбәт булыр иде. Кызыгыз терелгәннән соң Нәсих әзине дә үзегез белән намазлыкка бастырырсыз, вәгъдәме?
    – Вәгъдә, вәгъдә, анысын да үз өстемә аламын.
    – Терелгәннән соң намаз укуны ташламаска, белеп тор Альбина. Ходайга рәхмәтеңне онытсаң, ул йәзасын бирергә дә озак сорамаска мөмкин.
    Фәрит Альбинаны ике кулының бармакларын бер-берсе белән тотып һәм ни чек хәрәкәтләндерү күнекмәләре ясарга күрсәтеп, шуларны даими, Ходайдан ярдәм сорый-сорый кабатларга кушты.
    Кыз баланың хәлләре алга китүеннән күңеле күтәрелгән Фәрит Фәнис белән дә ныклап торып шөгыльләнергә кирәклеге хакында уйланды. “Татарстан тарихын төпле иттереп белми торып, ул Алыплар янына үткәц, бернигә дә ирешә алмаяцак, – дигән борчулы уй аның миен игәүләде, – ницек иттереп анардан татарның янып торуцы патриоты ясап тәрбияләргә?”
    Фәрит шуларны истә тотып, энесенә, аның яшендә үзенең ничек “гаскәр” туплавы, алар белән нинди уеннар оештыруы турында мавыктыргыч иттереп сөйләде:
    – Фәнис, әгәр дә син дөньядагы иң көцле коралланган теләсә нинди армияне дә бер күз карашы белән егып салырлык кодрәткә ия булсаң, нишләр идең?
    – Татар халкына ирек яулап бирер идем.
    Фәрит бер мизгел үз колакларына үзе ышанмый торды. Фәнисне кочагына алып күтәрде:
    – Моны сиңа кем өрәтте, татар халкы болай да ирекле төгелмени?
    – Ничек ирекле булсын ди инде, 5 чакырымдагы район үзәгенә баруга ук, кая гына кермә урысча сөйләшергә кирәк. Ә минем ата-бабаларым җирендә фәкать татарча гына сөйләшәсем килә.
    – Әгәр дә үзең шолай уйлый белсәң, афәрин. Син мине бераз тыныц ландырдың әле болай булгац.
    – Аннары башлангыч физкулътура дәресләрендә дә фәрманнарның фәкать урысча гына бирелүе дөреслек түгел. Мин бүлек белән идарә иткәндә, әмерләрне татарча бирә башладым да: “Команда татарча була алмый!” – дип укытучы шуның өчен миңа икеле куйды.
    – Беләсеңме Фәнис, тел мәсьәләсе беренцел, билгеле, әмма ләкин кеше аша мый –эцми дә торалмый бит, димәк матди якны да онытмаска кирәк. Бу яктан безнең Мәскәүгә тагын да төплерәк претензиябез бар. Татарстан зирләреннән СССР 2 миллиард тоннадан артык нефть суыртып алды, ә түләвен бер тиен дә түләмәде. Безгә фәкать тозлы суы белән бозылган зире калды. Юлларыбыз ташкүлцим, язын-көзен авылларга үтеп булмый. Ул нефтьләрнең тоннасын 10 сумнан гына сатканда да, бөтен Татарстанның зирләрен акца белән түшәп булыр иде.
    – Бөтен Татарстан җирләренме? – Фәнис ышанырга теләмичә башын чайкап торды.
    – Килешәм, бөтен Татарстанны ук булмаса да, безнеке кебек 10 гына район өстен каплап буласы, төгәл анысы. Цөнки миллиард, дип әйтергә генә ансат, ис киткец зур сан бит ул. Татарстан бәйсез ил булган оцракта халкыбыз барлыкка, мул лыкка цумып яшәр иде. Ә безне, киресенцә, кысканнан кыса баралар. Шоның кадәр байлыгыбыз була торып та, халык хаерцелектә яши! Әтеп торам бит юлларыбыз ташкүлцим, газ өстендә утырып, церек утын сатып алып циләнәбез, кибетләр ярым буш. Шонарга карамастан, һаман да татарны төрле юллар белән кысу дәвам итә.
    – Ничек кысалар, алмабый?
    – Халыкка хезмәт хакы түләү буенца да хаттә. Мына тыңна, Татарстан белән янәшә автономияле республикаларда, өлкәләрдә я Уралда урнашкан өцен, я цирәм булмаган зир дип, я тагын әллә нәрсәләр уйлап цыгарып, бер үк эшләгән эш өцен 15 процентка күберәк акца түлиләр.
    – Соң, Татарстанда Мәскәүнең үз урыслары да яши бит инде. Алай булгач, үз милләтләрен дә кысалар булып чыга түгелме?
    – Аңа карап тормыйлар шул инде алар. Мына мин дә диңгез-дәрьяларда балык тотып йөзгәц, татар булсам да аена меңәр сумнан артык акца түлиләр. Бик түлә мәсләр иде дә, әмма дөнья халыклары каршында цын йөзләре ацылацак аннары.
    – Себердән тотынып, Иделгә кадәр җиткән татарлар ничек шулай җиңелгәннәр икән һич аңлашылмый, әле бит Болгар ханлыгы да, Алтын Урдасы, Казан ханлыгы да Мәскәү кенәзлекләреннән нык алга киткән дәүләтләр булганнар. Идәннәре дә җылытылучы җылыту системаларын әле хәзер дә ясый алмыйлар шулай бит, алмабый.
    – Дөрес кенә.Татар башын татар ашар, дигән әйтем бар. Урысларга татарны зиңәргә Булат Ширин, Шаһали, Камай морза һәм башка шундый сатлык йаннар булышканнар. Шул эт йаннар Иван Грязныйга зир асты юлларын күрсәткәннәр.
    – Азатлыгыбызны без шулай беркайчан да кире кайтара алмабызмы икәнни, алмабый?
    – Син нанем, бу турыда бер дә шикләнмә. Мәңге таралмас шикелле Рим империясе дә таркалган. Мәскәү өценце Рим булырга юкка хыяллана. СССРлары да, РСФСРлары да барыбер таркалацак. Моның өцен барлык халыкларга да Балтик буе республикалары шикелле көрәшне генә туктатмаска һәм зае цыккан саен урыслар ның йөзенә бәреп, оккупантлар сез дип кистереп әтергә кирәк!
    – Әйе шул, югыйсә үзләренең барлык тарих дәреслекләрендә татарлар урысларны изгәннәр дип, моннан 6-7 йөз ел элек Батый хан яуларын каһәрләүләрен беләләр бит.
    – Алар моны, безнең уяулыкны йоклату, үзләренең вәхшилекләрен томалау өцен шолай кабартып күрсәтәләр. Цынбарлыкта безнең Ханнар аларны кыргыйларца таламаганнар. Киресенцә, урыс ясак зыюцылары үзләре Ханга түлибез дип, салымны яшереп калдырганнар. Аня шолай татарларга карата көцле нәфрәт уята алганнар. Ә бездән барлык эшләгәнебез, тапканыбызның 98 процентын ацкүз Мәскәү талап алуга карамастан, урысларга ләббәйкә дип торабыз. Безнең ферма ларда үстерелгән терлекнең ите-мае Мәскәүгә, Ленинградка китеп бара. Аларның кибетләрендә йаның теләгән тутырма, казылык тулып ята, ә Казан кибетләрендә бер кешегә аена 2 килограмм иткә талон бирәләр дә шуның белән вәссәлам.
    – Алмабый, безнең урамга да кайчан бер кояш чыгар икән, кайчан без дә иркен суларбыз?
    – Нәкъ менә шондый сорауны кацан бирә алырсың дип сүзне башладым да инде мин. Цөнки татарларга азатлыкларын яулап алуда синең бик зур өлешең тияргә мөмкин.
    – Мин кем соң аның кадәр, алмабый?
    – Син Болгар Ханнарының туры дәвамцысы, монысы беренцедән, ә икен цедән, син Бермуд өцпочмагы дигән нәрсәне ишеткәнең бармы? – дип кинәт кенә те маны үзгәртте Фәрит.
    – География дәресендә Карип абый ницектер сорап куйган иде, ә үзе ул туры да бернәрсә дә аңлатмады.
    – Аны ул аңната да алмый. Хаер, аны бер кем дә аңната алмый, цөнки анда булганнары юк, теләсәләр дә була алмыйлар. Мин булдым мына. Ул дәүәниң сүли торган озьмах шикелле бөтенләй башка дөнья... Фәрит анда күргәннәренең кайберләрен сөйләп, Фәнисне шаккатырды.
    – Оҗмах булгач, анда зәмзәм сулары да, хур кызлары да бармы?
    – Бөтенесе дә бар, үзең күрерсең, Ходай кушса.
    – Ә мин анда ничек бара алам соң?
    – Бер дә борцылма, үсеп кенә зит, алып баруцылар булыр. Иң мөһиме син бик яхшылап татар халкының тарихын өрәнергә тиешсең. Цөнки Мәскәүнең безнең мил ләткә каршы нинди геноцид сәясәте алып баруын, ирексезләп цукындыруларын, су гыш елларында татар язуцыларын, рәссамнарын, көй цыгаруцыларын – интеллиген ция вәкилләренең иң каймагын фронтка йибәреп, ә урысныкыларны, киресенцә су гыш афәтеннән саклап калыр өцен, шул ук Татарстан шәһәрләренә эвакуацияләп яшерүләрен бәйнә-бәйнә күрсәтеп, исбатларга тиеш булацаксың.


                             V

       Инде алмабыйсы белән ул сөйләшүләрдән соң да 10 елдан артык гомер узып киткән икән. Бу арада Фәнис мәктәпнең 8 сыйнфын төгәлләгәннән соң, авыл хуҗа лыгы техникумында һөнәр алып чыгарга өлгерде, Әфганстан дәһшәтен күрде, менә хәзер читтән торып булса да университетның тарих факультетында уңышлы гына укый. Тик бер уңайсызлыгы чыгып тора, аңа педагогия тәҗрибәсен үтәр өчен мәк тәптә эшләп алырга кирәк, авыл хуҗалыгы идарәсендә ветеринария табибына бер ай түгел, бер атна ял бирергә дә авырсынып торалар, әнә. Хәзер менә мәктәп директоры Айрат абыйсы белән киңәшләшәсе бар, ул ничек әйтер бит әле.
    Айрат, мәктәпкә райкомның яңа беренче секретаре Ирек Сәйфуллин килеп ка раган атнаны ук, ай-ваена карамыйча, директор иттереп куелды.
    – Районга җитәкчелек иткән вакытта сине Айрат абый, гади укытучы иттереп кенә эшләтә алмыйм инде, – диде ул һавалы гына сөйләшеп, – үзем белгән, үзем ышанган кадрлар җитәкче постларда эшләргә тиеш, бетте-китте!
    Фәнисне Айрат бик ачык каршы алды һәм педагогия тәҗрибәсе хакында бер нинди киртәләр булмаячагына ышандырды.
    – Педпрактика дигән нәрсә законда каралган, бер дә курыкма, сиңа өстәмә түләүле ял бирергә тиешләр. Әгәр дә каршы килеп маташсалар, бөтенләй эштән китәм, дип кисәт. Ветврач урынын югалтсаң, мәктәптә сиңа теләсәң кайчан эш бу лыр, юкка борчылма, – дип тынычландырды аны Айрат.
    Аннары ул Фәнистән Фәрит абыйлары хакында сораштырды. Чөнки Фәрит ике айга сузылган ялының күп вакытын Айрат белән аралашып уздырды. Шул арада ул аның барлык кулъязмалары, аларга карата язылган рецензияләрнең барысы белән дә танышып чыкты.
    – Кара әле Айрат әзи, синең тәмамланмаган “Пар акцәцәк” кулъязмаң кызык кына зирендә тукталып кала, аның дәвамы, я булмаса башка берәр хикәя-повестьларың юкмы сың. Вакытны үткәреп бетереп булмый югыйсә, – дип кызык сынгач, Айрат аңа китап шкафында тузан җыеп яткан –“Узгынчы” романы кулъязмасын тоттырып чыгарды. Ике көн дә узмады, Фәрит кулъязманы кертеп тә җиткерде.
    – Нәрсә, бик үк укырлык түгелме әллә? – дип көлде Айрат.
    – Бетте, диде Фәрит кулларын җәеп, – тагын берәр нәрсә бир инде. Ә нишләп сың бастырмыйца торасың аны?
    – “Узгынчы”га рецензияләрне карап чыксаң, сәбәбенә бик тиз төшенәсең ин де, билгеле. Биримме соң? Тик анда кайбер материаллар “Узгынчы” эченнән хикәя рәвешендә бүлеп алып бирелгән, шуңа күрә атамалар белән буталып китмә.
    – Бир генә, рәхәтләнеп китап бастырылмау сәбәбен ачыклыйм.
    Фәрит Айраттан бер бөхтәр язулар алып чыкты да, бакчадагы тирәкләр арасына корылган куышына кереп, укуга ябышты. Материалларны ул хронологик тәртиптә, ягъни Айрат Сафинга җавап хатларының җибәрелү вакытына аерып укырга кереште.
    Менә Фәритнең кулында “Казан утлары” журналыннан җибәрелгән җавап:
    Хөрмәтле Айрат Сафин!
    Редакциягә килгән “Ярхам” һәм “Мин сине көттем” хикәяләрегез белән бүлектә таныштык. Хикәяләр үзләренең әдәби эшләнеше ягыннан журнал таләплә ренә туры килмиләр дип табылды.
                             Хөрмәт белән: Проза бүлеге редакторы

                                             С.Шәмси                           
    Шул ук исемдәге хикәяләргә Татарстан язучылар берлегеннән килгән җавап та күренә:
    Айрат Сафин хикәяләре

    (“Ярхам”, “Мин син көттем”) 41 бит.

    Айрат бу хикәяләрендә бер-берсенә бик охшаш әһлак проблемаларын күтәрә. Бер дәрәҗәдәге схематик сюжет, вакыйгаларның автор теләгенә буйсынып үсүе һәм чишелүе хас әлеге хикәяләргә. Әйтик “Мин сине көттем”дәге Таһир Кирамович, “Яр хам”дәге Ярхам мораль йөзен югалткан бәндәләр булса, Гөлсинә, Вәсилә, җүнсезләр тарафыннан алданган “фәрештәләр”. Ике әсәрдә дә инде әдәбиятта ишетелгән, чагы лып киткән мотивлар.
    Ләкин шушы төп кимчелекләрне санап үткәч тә, мин авторга язуын ташламас ка киңәш итәр идем. Чөнки Айрат яза гына башлаган яшь автор. Аңа киләчәктә үсәр гә мөмкинлекләр бар әле.
    Беренчедән: Аңа телгә игътибар итәргә кирәк. Айрат канцелярия һәм газета теле белән яза әле. Телнең тәмен белгән язучы “Быелгы сайлауларда район Сове тына депутатлыкка кандидат итеп аны туган авылы сайлаучылары күрсәттеләр” дип язмас, мөгаен! Бөтен хикәяләү барышына хас нәрсә бу: үтә акыллы җөмләләр, төзек, ләкин салкын җөмләләр тулып ята. Мисалга: “Сайлаучылар авыл белән район үзәге арасындагы юлны асфальтларга наказ бирәчәкләр инде. Ичмаса галимнәре генә дә асфальт урынына бер сыеклык уйлап таба алмыйлар, җир белән реакциягә кереп катыра торган” яки: “Ярхам Татарстан районнары ашханәләре арасында беренче урынны яулаганы өчен күптән түгел генә Татсоюзда председатель тарафыннан үзенә Күчмә Кызыл Байрак тапшыру моментын күз алдыннан үткәрде” һ.б.
    Икенчедән: Сай конфликтлар эч пошыргыч күп. Хикәяләрдәге ир белән хатын конфликты, яшьлек мәхәббәте белән бәрелешләр – әсәрне тирәнәйтми, үстерми, укучыны мавыктырмый.
    Өченчедән: Инәдән дөя ясамаска кирәк. Мәсәлән: “Ярхам”дәге сыер таптату очрагы. Күп еллар узгач, герой сыер таптатуын искә төшерә дә, уйлый-уйлый тормышын күз алдыннан уздыра һәм түшәккә егыла. Әллә кайчан намусын югалткан Ярхамне авторның “сыер таптаттың бит, онытмадыңмы әле?” дип кытык лап алуы – ышандырмый.
    Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Бу хикәяләр, матбугатта бастырырга ярак лы хәлдә түгел. Киләчәктә Айрат Сафин үзенә таләпне зурдан куяр дип ышанам.

                                Яшь авторлар белән эшләү бүлеге.
                                Рецентзент: Н.Гыйматдинова
                        
    Фәрит “Казан утлары” журналыннан икенче төрле кулъязманы бастыруга каршы килүче чираттагы сырламага килеп төртелде:
                           Хөрмәтле иптәш Сафин!

    “Киселгән бәхет” дигән кулъязмагыз белән таныштык. Кызганычка каршы, ул журналыбыз таләпләрен канәгатьләндерми, шунлыктан аны файдалана алмыйбыз.

                             Баш редактор: Ренат Харис                        
    Фәрит, Айратның кулъязмасы турында җентекләбрәк язылган бәяләмәгә күчте.
                   А.Сафин. “Узгынчы”. 309 бит

    Айрат Сафин иптәшенең 309 битлек (машинкада басылган) кулъязмасын игътибар белән кызыксынып, җентекләп укып чыктым. Әйтергә кирәк, бүленмичә укыдым һәм күңелемдә туган кайбер уй-фикерләрне авторга җиткерергә бурычлы мын дип санадым.
    Иң элек, кулъязма авторы турында бер-ике сүз: күргән-белгән кешем түгел. Моңарчы аның исем-фамилиясен матбугат битләрендә очратканым булмады дисәм, А.Сафин иптәш гафу итәр дип уйлыйм. Әсәрдән чыгып шуны әйтәм: автор дөньяны күргән кешегә охшый, мәктәп, авыл, колхоз тормышларыннан якын хәбәрдар, һөнә ре буенча журналист булуы ихтимал, әдәбият кануннарын (мәсәлән, сюжет кору мәсьәләсе...) белә, дисәм, ялгышмамдыр кебек...
    Инде килик кулъязманың (автор аны роман дип атаган) үзенә. Исеме матур “Узгынчы”. Әсәрнең эчтәлегенә бик төгәл туры килә. Роман кадәр роман язарга алы ну – үзе бер кыюлык. Шулай да, алдан ук әйтеп куям - әсәр әле төгәлләнеп бетмәгән. Һәрхәлдә “мәхәббәт герое” – донжуан Әсхать (әлбәттә, Әсгать яисә Әсхәт булса дө ресрәк булыр иде. –Л.Л) Гавазович Сәйфетдиновның роман ахырында кафе дирек торы булып калуы әсәрне акламый.
    Романның эчтәлеген сөйләп тормыйм. Бу кирәк тә түгел. Әсәрдә җитди проб лемалар, социаль кимчелекләр гәүдәләнеш алган: эчүчелек, кустарщина (ягьни та быш артыннан куып төрле түбәнлекләргә төшү, кешелек сыйфатларын югалту, тор мыш ваклыкларына табыну һ.б.) һәм иң мөһиме - хәзерге яшьләр проблемасы, алар ның үз-үзләрен югалтулары, кәеф-сафа, гыйшык-мыйшык өчен генә яшәүләре. Җәм гыятькә файдасыз, тотнаксыз, җил иссә дә аварга торган яшь җилкенчәкләрнең күбә юе борчый авторны.
    Әсәрнең төп герое Әсхать - әнә шундыйлардан. Хатын алыштырудан, кыз-кыр кынны алдаудан башы чыкмаган Әсхатъне автор бала чагыннан алып тасвирлый, мәктәптә яхшы укучыдан саналган, комсорг булган, хәтта шигырь язу белән мавык кан Әсхатьне тайгак юлга этәрүчеләрнең (педагог Разия Әхтәмовна, шабашник Әсәт, Сәмик, Түбән Кама каласында яшәүче җизнәсе һ.б.) чын йөзләрен фаш итә.
    Әсәрнең баштагы өлешләрендә геройлар бер калыптарак сөйләшәләр, соңга табарак матур гына үзгәрешләр сизелә; төрле гыйбарәләрне, халык сөйләмнәрен үзенчә кулланырга омтыла автор.
    Әйткәнемчә, әсәр мавыктыргыч сюжетка корыла башлаган. Минем биредә ба рыннан да бигрәк җитди кимчелекләргә тукталасым килә.
    Тел мәсьәләсе. Бу – авторның иң авырткан җиредер, мөгаен. Кайбер мисаллар китерүне мәгькул күрәм: мәсәлән, әсәрнең башламы. “Кеше ашыга.Тротуарны туты рып (!) хәрәкәтләнүче халык төркеме аңа зур комачаулык тудыралар”, – дип яза ав тор. “Тудыралар” ның “лар”ы артык икәне күренеп тора. “Тротуардан агылган ха лык төркеме аңа ачу китергеч комачаулый” дигән кебегрәк булса бер хәл эле.
    Шул ук биттәге икенче җөмләгә игътибар итик: “Шул вакыт трамвай да аңына килеп, бәла-каза чыкканчы ычкынып калыйм дигән кебек, йөгереп (!) китеп бара . Нуҗәли, бездә йөгерә торган трамвайлар бар инде, ә?!
    Тагын мисаллар: “Дөрестән дә, кызларга килешмәгән артык озын буй Һәм оваль (!) йөз...” (7бит), “кулына чәчәк букетлары (букетлары була алмый, букет үзе чәчәкләрнең күплеге хакында сөйли, букетны – бәйләм дип әйтсәң әйбәтрәк булыр иде”) тоткан Рәисә” (10 бит), “Разыя Әхтәмовна... бер кулын Әсхатьнең иңбашын нан алып төнге утны кабызды, ә зурысын (!) сүндерде (15бит). “Син үтеп киткән трамвай артыннан кума инде” (авылда болай дип сөйләшмиләр, 18 бит), “мәхәббәт китапларын укыганда, сафсата дип гарьләнә идем” (53 бит) – “гарьләнү” сүзе урын лы кулланылмаган, “Фәрит бернинди конкрет планны күз алдында тотмаган хәл дә...” (137 бит), 68 нче елны каршы алырга Фәритне бергә укучы иптәше Казанга ча кырды (143 бит) - җөмлә “чыктым аркылы күпер”, даталар белән мавыкмаска кирәк, бу бит тарихи-документалъ әс¬әр түгел.
    Кыскасы, мондый “ботак-чатаклар” әсәрдә гаять күп. Әсәрнең беренче бүлеге журналист язмасын (очерк-фәлән кебек) хәтерләтә (авторның журналист булу-булмавы ихтимал булуы хакында шуннан чыгып әйтүем инде). Башка бүлекләрдә дә журналистлык сизелә.
    Автор 102 биттә бер җырдан өзек китерә:
                             Их салкын, салкын,
                                     Туңдырма мине, туңдырма мине,
                             Минем атымны...
    Минем татарча мондый җыр ишеткәнем юк. Русларның “Их, мороз, мороз..” җырыдыр бу бәлки, Шулай икән, ул чакта русча текстны бирү отышлырак.
    Әсхатьнең иң яратмаган фәне КПСС тарихы булуын автор берничә җирдә ис кәртеп уза. Мондый җитди хаталар белән сак эш итәргә кирәк. Аннан килик, игъти бар итик шушы җөмләгә: “Башка көннәрдәгедән Әсхать үзен сәеррәк тота, әллә эч кән инде, – дип уйлап куйды Нәкия" (Нәкыя кирәк), – дип яза автор 31 биттә. Шун нан соң ул 34 биттә Әсәт авызыннан мондый сүзләр әйттерә:
    – Менә шулай, Галиулла (Нәкыянең әтисе), Самат (Әсхать аңа үз исемен әйт мәскә кушкан иде, чөнки ул Нәкия белән Самат исемендә йөрде) кызга 18 тулмаган килеш язылыштырмыйлар, яше тулгач язылышырбыз дип сөйләнгән иде...”
    Монда шәрехләп тору кирәк түгелдер дип уйлыйм. Әсәрнең башлам өлеше кызыклы, башка бүлекләрне үзенә бәйләп тота. Детектив алымы сизелә.
    Кулъязма, образлы сурәтләү чараларына ярлы. Автор персонажларның күбе сен ашык-пошык кына сурәтли. Әсәрдә кызлар образы кирәгеннән артык күп – күбе се ике-өч битне укуга ук хәтердә калмый. Барлык геройларның да туганнан бирле га шыйк булган, йөргән һәммә кызларын тасвир кылу кирәкмәс нде. Романда күренгә ләп алган уңай геройлар пассив хәрәкәт итә. Тискәре геройларның юлына аркылы тө шәрлек хәлдә түгел әле алар.
    Аннан соң авторның Казанны яхшы белүе сизелә. Вәләкин, “Соцгородка бар ды, Киров районында булды, фәлән урамга китте дию генә укучыга бернәрсә дә бир ми бит.
    Күренгәнчә, роман өстендә эшлисе эшләр шактый әле. Кыскасы, минем фике рем мондый; әсәрне бик нык эшкәртеп, буш сүзләрне, кайбер бүлекләрне алып таш лап, әйткән фикерләргә колак салганда, кимчелекләрне игътибар белән төзәткәндә матур гына бер роман (бәлки повесть) килеп чыгар төсле тоела. Кабат эшләгәннән соң, автор әсәре хакында оста, тәҗрибәле романчыларның (мәсәлән, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, М.Хәсәнов) уй-фикерләрен ишетсә – А.Сафин иптәш өчен бик файдалы булыр иде.
                              “Узгынчы” кулъязмасы авторына                        
                                     Иҗади уңышлар теләп:                          
                                           Ләбиб Лерон.  
                             V1

      Чираттагы рецензиядә романның исеме үзгәреп киткәч, Фәрит башка әсәр укыйммы әллә дип аптырап та калган иде, әмма соңырак мәсьәлә ачыкланды.
                               Рецензия

    Бүген - әүдәки, 14 нче март. Бүген көн кояшлы һәм коры булса, җәй җылы, эссе һәм коры килә дип юрыйлар христианнар. Мин исә, үземә бөтенләй таныш булмаган авторның табадан әле генә сикереп төшкән романын шактый ук кызыксы нып укып чыктым да юрап утырам: әллә кибә башлаган татар чишмәсе тагын бер талпынып аламы? Яшьләр күренә башладымы? Әллә бу исем шушы сыңар әсәре бе лән елдырым булып ялтырап алыр да, күкрәмичә-нитмичә ашыгып-ашыгып сүнәрме?..
    “Эшкуар”, Айрат Сафин әсәре, 463 бит.
    “Биюченең итәге бии-бии кыскара”, дигәннәр татарлар авызлары ачылырга худ барында... Айрат Сафин – биюче, биергә тырыша, дөрес – озын итәге аңа әле нык комачаулый, җитез түгәрәкләр ясап бөтерелергә, чүгәләп куярга тулы ирек бирми, кайчагында итәгенә буталып авып та китә биючебез, әмма торып баса, көенә килеп бетмәсә дә, кулын бөеренә куеп; “Менә күрегез мине - болай сикерә беләм, чүгәләргә дә теләгем бар, тырышам!” дип игътибарны яулый ала...
    Мөһиме шул, А.Сафин җилгәргечендә буш кибәк, чүп-чар тутырылмаган, ул дөньяга әдип күзе белән карарга омтыла, җитмешенче елларның черек тамырына, тирәнгә төшәргә тырыша. Омтылыш һәйбәт егетнең! Авторның гаме бар, ваемы, һәрхәлдә ул фикри буш кеше түгел. Четерекле тема белән көрәшеп әдәбиятка керергә омтылган егетне бүгеннән хупларга кирәк! Ул инде тема эзләп нефтькә манчылып йөрми, йокысыз төннәр үткәреп, эшем иясе булып маймылланып каһәр суккан Лангепасларга сәфәр чыкмый, ул “язарына азыкны” үз төбәгеннән - мишәрстаннан эзли? Һәм, әйтергә кирәк, шактый кыю эзли.
    “Эшкуар” – уңышсыз исем. Беренчедән ул ясалма сүз, халык арасына кереп сеңеп өлгермәгән, автор үзенең төп герое Әсхатьнең асылын төгәл билгели торган мәгънәлерәк, татар колагы күнеккән сүз тапса – һәйбәт булыр. Кайчагында әсәрнең исеме дә уңышны хәл итәргә ярдәмләшә! Алдан ук күңелгә килгән бер уйны әйтеп үтик: безнең татар язучылары әсәр герое итеп, менә ничәмә ничә еллар дәвамында Казан артының юнылган, тасланган, шомартылган татарын алалар да милли офыгыбызны һәр даим тарайталар. Без милли төркемнәр барлыгын расларга куркабыз. Тау ягы татарлары, бик үзенчәлекле тормышлы мишәрләр һ.б. зур-зур төркемнәр әдәбият күзеннән читтә кала. Мишәрләр татарның гаять үзенчәлекле,үз сөйләше генә түгел, үз фикер сөреше, гореф-гадәтләре, җыр-моңы булган бай күңелле халык. Айрат иптәш сүз арасында, роман дәвамында “без мишәрләр – первый сорт татар!” дип юк мыегын бөтереп куйгаласа да шушы шактый мул сулы кулъязмасында мишәрләргә характерлы бер генә сызыкны да, аларның яшәү рәвешләрен билгеләгән вакыйгаларны да күрми калабыз. Кызганыч, кемдер исә берәү, рухи богаулар иңнән төшкән чорда мишәрләрнең тулы канлы персонажларын әдәбиятта һәм тарихыбызда беркетеп калдырырга тиештер ләбаса?! Еллар татарны үзгәртә, сыта, чүки, изә, сындыра, телебез генә түгел, халкыбызның милли сыйфаты, төсмерләре бетә бара, инде татарның зирәк башын каплап торган кара түбәтәйне дә онытып, һәрбарчабыз утыз тиенлек, маңка белән катырган, сагыз белән ябыштырылган, эссе һавада чәчкә ябыша торган Урта Азия кәләпүше киябез...
    Айрат мишәрстаннан чыккан егеттер дип беләм, әгәр алда, остарып китеп елдам гына бии башласа – әдәбиятыбызның милли хосусияте барлыгын онытып бетермәсен иде!
    Инде романның үзенә кайтыйк. Автор тарихыбызда төгәл бер дәверне билгеләгән кара җаннарга мөрәҗәгать итә. Әсәрне кыска гына шулай дип бәяләп булыр иде. Оятсызлыкның, затсызлыкның тәмам чигенә җиткән, йомшак рухлы яхшы кешеләрне төртә-төртә тәмугка төшерә барган хыянәтче, алкаш, кеше үтерүче Әехать (әлбәттә кеше кулы белән үтерә!) төрле еллар түрендә ачылып-чагылып китә. Гыйбрәтле образ! Мәктәп елларында ук үз укытучысы белән караватта гыйшык-гашрәт уйнаган, балачакта ук бозыклык азау теше ныгыган бу кеше, тора-бара, җәмгыятебез мөмкинлекләреннән файдаланып, ансат яши, җиңел генә югары дәрәҗәдәге урыннарга үрмәли. Әсхать Гавазович – чор җимеше. Җитмешенче елларда тәмам үсеп, ныгыган социализм шартларында адәм тәгаләләре ил белән җитәкчелек итте! Дөрес, автор азакта шикләнә башлый, “тукта, артык кара йонлы кеше тудырмадыммы?” дип куркып, ашык-пошык Әсхатьне, үзе әйткәнчә “көн яктысына” чыгара. Кирәкми иде, әгәр автор азакка кадәр гадел булып калырга тели икән, Әсхатьне үзе яулаган биеклектә калдырырга яки тагы да югарырак күтәрергә кирәк! Ул чорда калкынып, власть яулаган бәндәләрнең әле бүген дә аренадан төшкәне юк, бүгенге көн җитәкче булып йөрүчеләр нәкъ әнә шул чорда аякланган туң күчәннәр, аларның бүтәннәргә баш бирергә җыенганы әле күренми!
    Романның бик күп өлеше Әсхатьнең, аның тирәсендә чуалган егет-кызларның мәхәббәт маҗаралары, эротикага, үбеш-кочышларга багышланган. Татар кызларының шул мәгълум елларда азынуы сер түгел, беләбез, ләкин үз хатын-кызларыбызның шул кадәр түбәнлеккә, пычраклыкка, гаиләдә хыянәтләргә чумуын катлы-катлы образлар аша күрә башлагач, күңел рәнҗи. Әсәрнең буеннан-буена бик күп яшьләр, авылда булсын, шәһәрдә булсын гел бозыклык артыннан ияреп йөриләр, без аларны конкрет тормыш эчендә бүтәнчә күрмибез дә диярлек. Әсхатьнең шабашкада йөргәндә бер татар авылында ялган өйләнү сәхифәләрен укыгач, рәнҗү тагын да арта. Кызның ата-аналары, туган-тумачалары ярым кыргыйларны хәтерләтәләр. Әле бүтән җәһәтгә татарны авыз тутырып гаепләргә яраса да өйләнү, тормыш кору тирәсендә аларның сүнеп бетмәгән кешелек сыйфатлары ачылып куярга тиештер дип беләм! “Тәмам урам себеркесенә, идән тастымалына әйләнеп беттеме татар хатын-кызлары?” дип күңел кыйнала, рәнҗи. Монда чама хисен нык уйларга кирәк.
    Образлар һәммәсе бер ызанда, бер калыпта, үзара мөнәсәбәтләр бозыклык, ятак, мендәр-сырма тирәсендә оеша, автор, шактый осталык белән яткыру, торгызу, өшкерү күренешләрен юмарт рәвештә сибеп бара, бер чор яшь буын вәкилләре бары тик үбешү һәм кочышу өчен генә яшиләр кебек. Егетләр – бозык, азгын, уйларында шул, ике бот арасындагы кайнар ут кына. Кызлар да әйт дигәндә, тәйт дип баш биреп торалар, “утыр” дисәң, ботларын җәеп сузылып яталар. Персонажлар хәтердә калмыйлар, алар бик күп һәм һәммәсе дә бертөсле диярлек. Вәли-Зәйтүнә, Рәзинә-Фәрит, Халисә, Тәнзилә, Сәлимә, Дания, Мөнирә, Рамилә, Дамир, Ренат. Әсфирә, Эльмира... Исемнәр-исемнәр. Әмма күпчелек геройларның социаль төсмерләре юк, алар ташкурчаклар, манекеннар. Әсхать кебекләр алар белән оста уйный. Монда әсәр геройларына социаль җирлек җитми; автор бозыклыкның сәбәбе итеп күп очракта бары тик тән теләве дип кенә бара. Бозыклык, фахишәлек – социаль күренешләр, тормышыбызның хәтәр фаҗигасы җиңеләйтеп бирелгән. Яшьләр бозыклык сукмагына төшкәннәр дә баралар, кая баралар, ник баралар – автор моны җиңел генә сикереп үтә.
    Әсхать озак кына күздән югалып тора. Автор Дамирның армиядәге маҗараларын шактый төгәллек белән язып куйса да бу эпизодлар Әсхать язмышына тәэсир итә алмыйлар, бу өлеш әсәргә мәгънәви ябышып бетми...
    Ниһаять, гомер уза, кичәге шук-ваемсыз яшьләр төрле сукмаклар үтеп олы тормыш юлына чыгалар, Әсхать, Дамир, Таһир образлары тормышчан вакыйгалар арасына кереп китәләр, образ буларак ачыла башлыйлар. Гыйшык-гашрәт фактлары күздән төшмәсә дә, без әсәр каһарманнарын эш өстендә, тормышның катлаулы бәрелешләре үзәгендә күрәбез. Гыйшык-мыйшык тирәсендә йөргәндә шактый шома телле авторыбыз кинәт үзгәрә дә куя, әсәрнең соңгы чиреге район газеталарының сүрән отчетын хәтерләтә башлый. Мисалларны – 394, 425, 427 битләрдә билгели башладым да туктадым, чөнки моннан ары авторның теле көрмәкләнә. Әсәр нык ук икегә бүленә: соңгы өлеш теленең корылыгы, авырлыгы, бушлыгы белән нык ук хафага төшерә – автор татар телен бик начар белә. Кыюлыгы бар, белмәсә дә куркып тормый, рус тәгъбирләрен, калькаларны, турыдан-туры рус сүзләрен чәчә бирә! Мисаллар китереп тормыйм, кулъязма битләрендә тамга сала бардым. Тел – хәзерге заман яшь авторларның уртак фаҗигасы. Автор, никадәр уйлы-фикерле иптәш булмасын, теле юк икән, аны һәлакәт көтә. Айрат иптәшкә бүгеннән башлап телебезне төрле яклап өйрәнергә кирәк.
    Инде автор, уң иңе белән Казбек тавын, сул иңе белән куш башлы Эльбрусны киң Идел аша күчерергә хәленнән килә дип тәвәккәлләсә, бу кулъязмадан китап чыгарып була. Бөтен персонажларны бераз баетып Әсхать тирәсенә тыгызрак туплаганда, хәзерге заман “Милый друг”ы килә дә чыга! Бу ике әсәр арасында гасырлар ятса да, аларда рухи аваздашлык бар!
                             Казан, Аяз Гыйләҗев.                                                          
    Фәрит, повесть иттереп кенә калдырырга “җиңел кулдан” киңәш бирелгән беренче сырламаны укырга кереште:

                 Айрат Сафин. Узгынчы. Роман. 21 табак.

    Кызганычка каршы, романны бу хәлендә әле матбугатка тәкъдим' итәрлек түгел. Әсәр шактый таркау, романны күтәрерлек тарихи чор да, тарихи каһарман да, зур фикер дә күреп бетермәдем. Гадәттә, романнарның төп герое я уңай холыклы кеше, я булмаса каршылыклы герой була. Биредә автор начар, укучыда симпатия уятмый торган характер иясен әсәрнең баш герое итеп алган. Әлбәттә, әдәбиятта андый алым да булырга мөмкин. Ләкин автор, кеше психологиясенең, аны тасвирлауның виртоуз остасы булса! Тик безнең авторыбыз күбрәк сөйләү белән мавыга, барысы өчен дә бер шаблон кысада уйлый, геройларның күңел дөньясын бөтенләй бирә белми.
    Авторның секс белән артык мавыгуы да туйдыра башлый. Әйтик, төп герой Әсгать романның беренче йөз битендә унга якын кыз белән якынлык кылып өлгерә. Ун бит саен – кыз алдау! Әллә нинди вульгар, авылча, пошлый алдау. Бернинди максатсыз (әдәбият өчен), очраган бер кыз белән йоклау Һәм шуны әдәбият итеп күрсәтергә тырышу. Нигә кирәк бу? Шушы әсәрне тәрҗемә итеп, башка милләтләргә күрсәтсәң, “бу татар һаман варвар икән әле!” диячәкләр.
    Әсәрнең бер сюжеты да юк. Барып төртелгәнче бара да бара. Әсәрне вакыйгалар куертып алып бармый, әсәр бер йоклаган хатын-кыздан икенчесенә күчә барып дәвам итә. Укытучы укучысы белән, хатын күрше ире белән, ир теләсә кем белән йоклый, бала анасын үтерә, йокларга теләүчеләр котелъныйдан чыгып тормыйлар. Әллә нәрсә шунда, тик әдәбият кына түгел!
    Романның соңгы йөз битеннән бер повесть эшләргә була. Автор район тормышын яхшы белә, психологик кичерешләрне тасвирларга да өйрәнсә, уртача бер әсәр туарга мөмкин.
    Роман язучыларга бер киңәш. Бәлки зур әдәбиятка юлны кечкенә хикәя язудан, тормышның нәни бер мизгелен зәвык белән сурәтли белүдән башларга кирәктер? Роман – шактый мәкерле жанр ул, анда бөтен кылларны да оста тотып, оста чиртә белмәсәң, бик ямьсез, һичкем аңламый торган көй туарга мөмкин.
    Авторга язуын дәвам итәргә кирәк. Ләкин – кечерәк жанрларда эшләп караса, ул үзен күбрәк ача алыр иде кебек.
    .                                   Фәүзия Бәйрәмова

            Һәм менә икенче “акыллы” сырламаны укырга күчте Фәрит:
                           Айрат әфәнде Сафин!

    Гамәли сәнгать осталары телендә һөнәрнең асылы-нисбәтен ача торган бик тә мәгънәле бер сүз бар: материалны тою! Иҗаткяр материалны тойдымы, димәк, ул – оста инде, үз эшенең остасы; тоем юк икән – юк инде, иҗат юк дигән сүз.
    Айрат әфәнде. Сезнең “Эшкуар” дигән романыгызны укып чыккач, мин нәкъ менә шул “материалны тою” дигән үтә дә “капризлы туташ” характерын аңлауны сизмәдем. Билгеле ки, һәр жанрның үзенә генә хас яшәеш закончалыклары бар. Роман кебек киң колачлы жанр өчен бу бигрәк тә шулай. Әмма “Эшкуар” әсәрендә ул закончалыклар сакланмаган, дөресрәге алар эмбриологик хәлдә – төсмерләнәләр генә. Әйтик, әсәрнең фабуласы – примитив; композициясе – көпшәк; сюжеты – наив дәрәҗәдә туры сызыклы; теле – ярлы; персонажлар – бер халәттә катып калган, аларның фикерләве “бер каптырмалы”, беркатлы һ.б., һ.6. Әсәрдә шулай ук бернинди психоанализ, картина тудыру, фәлсәфи уйланулар, портретны сурәтләү дигән төшенчәләр юк; кыскасы, анда бер-берсенә охшаш вакыйгалар (башлыча чираттагы эротик, чеп-чи фәхишәлек, азгынлык, бозыклык тулы эпизодлар) калейдоскоптагы кебек алмашынып киләләр; алмашынып киләләр дә, ирексездән уйлап куясың: Ни өчен кирәк болар? Әдәбиятның максаты шушы микәнни? Кая авторның позициясе? Әсәр тормыштагы нинди дә булса күренешне йә хупларга, йә тәнкыйть утына алырга тиеш, ләбаса!” Романда боларның берсе дә юк.
    Озын сүзнең кыскасы шул: Аяз агай Гыйләҗев (3-4 битләре), Фәүзия ханым Бәйрәмова рецензияләрендә бирелгән бәяләмәләр белән килешеп, үз чиратымда шуны гына әйтә алам – романны бу хәлендә укучыларга тәкъдим итеп булмый әле. Сезгә үзең утырткан агачны, жәлләмичә, артык-портык, паразит-черек ботакларыннан арындырып, сәламәт күзәнәкләргә прививка ясап чыгарга тәкъдим итәр идем. Ул вакытта, чыннан да, тормышның күләгәле якларын тасвирлаган мәгънәле генә әсәр килеп чыгуы мөмкин.
                                   Уңышлар теләп, ихтирам белән
                                     Татарстан китап нәшриятының
                                 матур әдәбият өлкән редакторы
                                             Н. Гамбәров.

    Фәрит соңгы бәяләмәне укыганда аның исеме бөтенләй “Шомагур”га ук әйлә неп куйды:
                       Кайбер фикерләр

    Айрат Сафинның “Шомагур” дип аталган романы кулъязмасын кызыксынып, җентекләп укып чыктым.
    Хикмәт исемдә түгел, җисемдә булса да, сүзне исемнән башлыйсы килә. Автор, күрәсең, татардагы “Зимагур” сүзенә охшатыбрак язмактадыр. Беренче карашка, кызык кына. Бәлки кыюланып китеп, бу сүзне дә матур әдәбиятка кертеп җибәрү начар булмас. Эчтәлеккә тач килеп тора бу сүз. Әсәрнең баш персонажын автор шомарып беткән яшь адәм итеп сурәтләмәкче.
    Иң әвәл шуны икърар итү зарур: Айрат Сафин бу әсәренә күп көч салган. 464 битлек машъязманы ерып чыгу — уен эш түгел.
    Әсәрне укыгач, әллә нишләп, борынгыдагы бер татар хакындагы сөйләм күңелдә яңара.
    Бер авыл агай-энесе Питерга барып кайткан, имеш. Сәфәреннән соң авылдашлары сораштыра икән: “Ничек соң, патша хәзрәтләрен күрдеңме?” – диләр. “Күрдем!” – ди бу, сер сынатмаска итеп. “Нишли?”
    “Башта, – ди патшаны “күреп кайткан татар”, лапасына чыгып, кулына ыркачаларын киеп, утын ярды. Аннары өенә кереп, бал белән май ягып күмәч ашады!”
    Сала мажигының фантазиясе үзе күргән-белгәннән артмый. Дөньяны күп күргән Айрат та яшьлегендә күргәннәрне тасвирлаудан ерак китми.
    Романның (асылда ул – повесть) төп фикере бик матур. Ул татар тормышының тискәре күренешләренә каршы көрәшмәкче, яшьләрне бозыклык афәтеннән саклап калмакчы. Кызыклы гына фикерләр бар, сирәк булса да, гомумиләштерүгә омтылышлар сизелә.
    Тулаем алганда, кулъязма тексты бу хәлендә матбугатка тәкъдим итәрлек түгел. Авторга тәҗрибәле каләм иясенең булышлыгы кирәк. Теләк исә мондый: бу кулъязма, тиешле эшкәртү узгач, дөнья күрсен иде.
    Персонажларны санап тормыйм. Алар байтак. Эшкәртә калганда, аларның “безработныйлар”ын кыскартырга кирәк. Портретлар юк дәрәҗәсендә, холыкларны ачуга хезмәт итәргә тиеш табигать күренешләре дә бик аз. Персонажлар телен, әлбәттә индивидуальләштерү котылгысыз. Бәлки (бу тәкъдим генә) вакыйгаларны нәкъ менә бүгенге көнгә күчерү кирәктер. Чөнки фәлән чор сулышы диярлек конкретлык юк.
                                       Барлас Камалов.


                               VII

    Фәрит, бәяләмәләр белән танышып чыккач, иң беренче чиратта Айраттан ни өчен романның шушылай өч төрле исемдә йөрүе турында кызыксынды.
    -Яза башлаганда мин аңа бөтенләй башка исем “Тормыш” дип кушкан идем дә, аннары язучылар берлегенең тәнкыйтьчеләр секциясе җитәкчесе Зәет ага Мәҗитов мондый атамалы әсәр барлыгын истә тотып, башка исем табарга киңәш итте: “Вели колепно, но никуда не годиться. Слишком правдиво!”- дип торды кулъязмамны укы гач. Ул шулай ук аны “урлап алырлык фикерләрең, борылышларың артык күп”,-дип язучы кавемгә бик күрсәтмәскә киңәш иткән иде. Ә мин юләр алдын-артын уйламый ча биргәләдем һәм менә нәтиҗәдә үзем язган җөмләләрне башка китапларда очраш тыргалыйм. “Узгынчы”га килгәндә ул урысчаның “Проходимец” тәрҗемәсе. Чөнки Әсхәтнең прототибы үзен еш кына “минем кебек проходимецлар дөнья тулы”” дип кенә җибәрә иде.
    – Ә “Эшкуар”ы каян килде инде тагын, ул нәрсәне аңната?
    – Әнә шул прототип дигәнем чынбарлыкта бик булдыклы бәндә үзе, ягъни эшлекле кеше – эшкуар. “Шомагур”га килгәндә, монда зимагурның бернинди катна шы юк. Хикмәт шунда, узган ел Васильево шифаханәсендә ял иткәндә төп героем ның авылдашын очратып, үзара сүз киткәч, аның “Шома” кушаматлы булуын җит кергән иде. Мин әсәргә басыла калганда “Шома” исемен тагармын дип торганда бер дус “Шомагур”ны тәкъдим итте – ә мин каршы килмәдем.
    – Романга һәр бәя бирүце диярлек кыскартырга, хаттә повестька калдырырга ук тәкъдим иткәннәр, зинаһар кыскартма. Бик тә аңлаешлы бит.
    – Кыскартмыйм, билгеле. Ул бит минем газиз балам кебек. Ә бала сукыр туа мы, саңгыраумы, ахыр чиктә бөкереме – аңа карап кем нарасыен ташлап калдыра? Җансыз-кансыз ата-ана гына. Гомумән, мин кеше акылы белән яшәмим, югыйсә һәрбер өйрәтеп торучы сүзен тыңлап эш итсәң, тилерүең ихтимал. Юк кайгы, мин бит гонорар хакына язмыйм Фәрит нанем, күңел ташып киткәндә кулга каләм алам. Чыкса чыгар, мин чыгара алмасам, әнә Аллага шөкер өч малаем үсеп килә, бәлки аларның берәрсе файдаланыр.
    – О-һо! Өц татар малае үстерү шәп билгеле. Алар кая сың бер дә күренмиләр?
    – Әниләре белән дәүәти-дәүәниләре яшәгән Арча ягына каникулга киттеләр. Менә хәзер аларны юксынып ятам, – диде Айрат кулларын җәеп, аннары романы ту рында башлаган сүзен дәвам итте:
    – Чынбарлыкта анда Аяз Гыйләҗевтән гайреләре романга бәя бирүдән битәр, аны китап итеп бастыру өчен редакцияләргә җәлеп ителгәннәр иде. Чөнки Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Фәрвәз Миңнуллин миңа: “Романыңны Аяз ошаткан, ә аңардан добро алуы бик кыен. Шуңа күрә тематик планга керттек, инде бер иптәшкә редакцияләргә дә бирдек. Ул карап төзәткәләп чыксын да китап итте реп бастырырбыз”, – дигән иде. Тик редакцияләргә тиешле кеше я Төркиягә сәя хәткә китүе, я эшләре “кызу”лыгы аркасында елдан артык вакыт юкка узды. Аңар дан китапны редакцияләү урынына “белдекле” рәвештә язылган сырлама алу гына насыйп булды. Әле анысы да әйткәнемчә, бер елдан артык вакыт үткәннән соң.
    Аннары, ул “редактор”дан килеп чыкмагач, кулъязманы ниндидер башка “ышанычлы” кешегә бирделәр. Анысы да редакцияләргә вакыт таба алмый, еллар буена йөртте-йөртте дә зур белгечтәй, үзе дә аңламаган җөмләләр тезгән сырлама язып, өстеннән төшерде. Имеш; “роман бу хәлендә бастырып чыгарырлык түгел”.
    – Ошамаган зирен үзенцә төзәтсен иде дә, әле анда да минемцә, синең ризалык буенчца гынадыр?
    – Әлбәттә шулай. Монда Фәрит, татарның хөсетлек дәрәҗәсендәге бер-берен нән көнләшүе сәбәп булып тора. Инде ишеткәнең дә бардыр шундый анекдотны: «Тәмуг казанына еврейлар белән бергә татарларны салып кайната башлагач, шимбәләр баштан берничәсен астан этә-төртә чыгарганнар икән дә, аннары алары казаннан бүтәннәрне кулларын сузып өстерәп чыгарганнар ди. Ә әрсезрәк кайбер татарларның яһүдләргә ияреп, өскә менәргә үрмәләүләре була, калганнары аякларыннан өстерәп кире төшерәләр икән…»
    – Дөрестән дә шулай бит, татардан берәрсе түрә булып өскә үрмәләсә, әллә нәрсәгә дә башка милләтәшләренә ярдәм итәргә ашыкмас. Киресенцә, брат братының көтүце булуына рад дигән кебек, якын дусты абынып егылса да, булышасы урынга, бот цабып көләр.
    – Шулай, шулай Фәрит, минем читтән торып институтта укып йөргәндә ике үзара бик якын дус булып йөрүче танышлар бар иде. Группа җыелышында шуның берсен куратор утка бастырып орышканда, икенчесенең рәхәтләнеп кәеф кичереп утырганын күреп шаккатудан, моңардан сорыйм хәзер: “Синең иң якын әшнә кешең түгелме соң ул, нигә борчыласы урынга шатланасың?”- дим.
    “Үзеңә эләкмичә, башкаларны, аеруча дусларны тәнкыйтьләгәндә бигерәк рәхәт бит ул. Без күрше авыллардан, икебез дә мәктәп директорлары булып эшлибез, аның туганы колхозны җитәкләгәч, эшләре әйбәт бара, ә минем рәис белән бер дә борчак пешми, шуңа күрә директорлар киңәшмәсендә райбашкарма комитеты рәисе урын басарыннан яисә роно мөдиреннән миңа эләккәндә ул бик кайгырып тормыйдыр, дип уйлыйм. Ә син үзең җыелыш-фәләндә дусларыңны тәнкыйтьләсәләр, шатлан мыйсыңмыни? – дип бик сәер аңлаткан иде, – хәтта библиядә дә: “Надуй ближнего, ибо он надует тебя и возрадуется!” – диелгән”.
      Мәйтәм, библиядә ничек әйтелгәнен белмим, әмма да ләкин мин үземнең дустым ны гына түгел, танышымны орышсалар да, үземне сүккәндәй кабул итәм. “Ә-әй, син аңламыйсың ла андый нәрсәләрне”, дигән булды бу.
    – Ә бит безнең татар нәкъ мына шондый принцип буенца яши, милләттәшенең генә төгел, дустының, күршесенең уңышына соклану, шатлану урынына ниндидер кара көнләшү белән карый. Аның хезмәт карьерасында абынуына, тормыш алып ба руы цатакланып китүенә цын күңелдән сөенә. Айрат әзи, төптән уйлап карасаң, Иван Грязный Казанга бәреп кергән цагында Әстерхан, Себер, Кырым шикелле һәрберсе Мәскәү дәүләтенә тиң дәүләтләрнең татар Ханнары үзләренең кардәш ха лыкларына ярдәмгә киләсе урынга, аларның канга батырылып юкка цыгарылуына шатланып торганнардыр әле?
    – Мин дә шулай уйлыйм. Аек акыл белән исәпләп караганда, бәлага тарыган Казан Ханлыгына ят кавемнең басып керүенә алар юл куймаска тиешләр иде. Безнең халыкта, кызганычка каршы, милләт җанлылык хисләре тиешенчә тәрбияләнмәгән. Ә ул хисләр ана сөте белән бергә кертелергә тиеш. Без менә яһүдләрнең милләт җанлы булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәвенә сокланабыз. Аның төбендә әнә шул ана кешегә милли хис тәрбияләү бурычының бик тә ныклы итеп салынуы ята. Аларда фамилия дә анадан күчеп бара диләр бит һәм бу табигый да. Бөтен тереклек дөньясында диярлек бала тәрбияләү әнкә өстенә төшә.
    – Безнең кызлар урыска цыксалар да, чуашка цыксалар да балалары урыс рухлы булып үсәләр, ә милләт эрүгә, югалуга дуцар ителә.
    –Ә-әй, сөйләргә юк сана, мин андый таныш хатын-кызларны күргән саен ти лелердәй булып гарьләнәм. Әнә, безнең очның Сафа әзи кызы Сәйдәне бер көнне ра йон үзәгендә кибеткә кергәндә кызына: “Доча, Наташенька, тебе опять мороженое купить што ли?” – дип сөйләнеп керүен ишеткәч, валлаһи шартлый яздым. Ә бит өендә әнисе Җомабикә апа кебек үк ул хуҗа, үзе райкомның өченче секретаре булып эшли, ә ире бер юк җан шунда. Базарның кызуында бер тиен бирмәслек, койма буенда исереп аунаучы урыс кисәге. Теләгәндә, кызына татар исеме бирү генә түгел, иренең исемен татарчага куштырып, денгә дә кертә ала инде. Ә ул мәгънәсез үзе Софья Сафовна булып йөри.
    – Денгә кертү дигәннән, мин Находкада, яшь цагымда кызыгып йөргән Сафиягә охшаш бер марьза кызына өйләнеп, шоны үзебезнең кешегә әләндерергә тырышып караган идем, тәки барып цыкмады, – дип көлеп алды Фәрит. – Асям үзе Асия булырга бер сүзсез риза. Кырт иттереп, никах укытып өйләнештек, мин диңгез дән катькан йиргә татарца сәламләп каршыларга өрәнеп куярга кушып, анда яшәүце, үз асылларын югалтмаган татар гаиләсе белән аралашыр өцен, таныштырып та куй дым. Катькан йиремә мине татарца сәламлап каршылар дип уйласам, кая анда, тәре тагып килгән дә, бергә циркәүгә барырга цакырып ята! Үзе миннән урыс ясамакцы, тот капцыгыңны, алныңнан артың матур дип тизерәк аерып йибәрдем.
    – Үзең дә кызык кына кеше икәнсең, Фәрит. Татарстанда яшәп шундый тәҗрибә ясарга уйлаганда ни дә әйтмәс идең әле. Находкадагы марҗа кызы синнән аерым гына торып, ничек татарчага өйрәнсен ди инде?!
    – Мин аны зүрәзигә махсус күрсәтермен дип шулай эшләргә зыенган идем. Минем дәүәтинең абыйсы Нотфулла зүрәтинең олы малае Зәки зүрәзи армиягә киткән зиреннән марьзага үләнеп калып, шоннан туган ягына катьып та карамады. Ул аня шул Находка шәһәрендә яши иде. Зүрәти, мескен мәрхүм аны бик юксына торган булды, ә марьзасы анардан әтиләренә хат та яздырмады.
    – Зәки әзиләрнең армиягә китүләрен мин дә хәтерлим әле. Находкада чагыңда күрештегезме соң?
    – Юк, аның хатыны шундый бер елан булып цыкты. Адресы буенца эзләп баргац, хатыны ишекне ацты. “Зәки абый монда торамы?”- дип сораган идем. То тынды дөньядагы зыен әшәке сүзләр белән кыцкырынырга: “Какой тебе еще Зыки? Ходят тут татары всякие, поганые!” – дигәц түзмәдем. “Закрой пасть, свинья бра кованная, если татар так ненавидишь, почему же тогда под ним легла? Да, видимо мой двоюродный брат в бабах не разбирается. А я, в голодный год даже, за пуд пшеничной муки с тобой не переспал бы. Смотри в зеркало, кикимора!” – дип ише ген бәреп ябып, китеп бардым. Сүз әйтергә дә аптырап, миңгерәп калды шонда.
    – Хатын-кыз дип тә тормыйча, яхшы катыргансың?
    – Гафу ит Айрат әзи, татардан көләргә үзенә зөрьәт иткән принцессага да тиешле завабын катьарып бирәм инде.
    Айрат беравык сүз дәшмичә, үз алдына карап башын кагып торды. “Шула-а-ай”, – дип сузды аннары.
    – Нәрсә шолай Айрат әзи, нинди уйга калдың?
    – Денгә кертү дигәннән, бер күңелсез генә хәл искә килеп төште дә шуңа үземнән үзем үртәлеп торам. Син теге Калайчы Шамил абзыйны белсәң дә аның кече кызы Исмегөлен хәтерләмисеңдер, мөгаен.
    – Мин аның алма бөртекләре шикелле цибәр Гөлиясе белән Гөлфиясен генә беләм шул.
    – Кечкенә Исмегөлләре дә шундый иде дә, педагогия институтында укыганда, шәһәрнең аза төшкән кызлары-егетләре белән аралашып йөрүдән ахырысы, кулдан-кулга күчеп бозылган. Аннары монда кайтып әрмән шабашникларының берсенә кияүгә чыкты. Үзе мәктәпкә укытырга керде. Әрмәне белән монда төпләнеп калып балалар үрчетәләр. Бервакыт менә шул Исмегөл авыл балалары белән уйнап йөрүче малаен әрмәнчә нәрсәдер әйтеп чакыра. Шуны ишетеп торып, исем-акылым китте. Ә бит малае балалар белән иркенләп татарча да сөйләшә ала. Ире дә бер мәхлук, консыз бәндә инде, тик шуңа да карамастан саф татар авылында хатынын үз дененә керткән. Бу хәл миңа һич кенә дә аңлашылмый, нигә безнең хатын-кызларыбыз шулай бик җиңел деннәрен саталар икән? Әтисе Шамил абзыйга әйтеп караган идем, хихылдап торган була,

    Чираттагы очрашуларында Фәрит Айраттан агроном белгечлеге була торып, ни өчен мәктәпкә күчүе хакында кызыксынды:
    -Синең кебекләр инде әллә кацан райбашкарма комитеты рәисе яки рай комның беренце секретаре булып эшләргә тиешләр иде. Һиц югы колхоз рәисе урыны тиеш сиңа. Гафу ит, мәктәптә трактор укытуцысы гына синең өцен ницектер йитди түгел кебек?
    – Ә миңа хәзер 50 белән барганда артыгы кирәкми дә, фәнемне беләм. Бик күп укучыларым бер дигән иттереп механизатор булып эшлиләр. Әгәр дә райкомның бе ренче секретаре кубызына биегән булсам, бәлки хәзер колхоз
    –Беренцегә ницек ярап бетмәдең сың?                                                                                                                                                                                                                                          
    – Ярап бетүдә дә түгел хикмәт. Мине хатынның туган ягында ук хуҗалык җитәкчелегенә димләгәннәр иде инде. Тик әти бик каты үпкәләп хат язып, районга кайтарды. Без ул чагында Биләр районына керә идек. Мин әйбәт кенә бер колхозда баш агроном булып эшләп йөрим. Бер вакыт райкомга чакырып, сәләмә генә хуҗалыкка, перспективада рәис иттереп билгеләргә вәгъдә биреп, партком секретаре вазыйфасына димләмәсеннәрме?! Үземнең дә күңел тартмый, җитмәсә мәктәпләре дә башлангыч кына, димәк хатынга эш урыны юк дигән сүз.
    “4 чакырым ераклыктагы урта мәктәптә эшләр, кулыңда яхшы айгыр булган да аны йөртүе озак вакыт алмас, сәгатьләрен атнага ике көн өйдә торырлык иттереп билгеләтербез,” – дип һаман өстән төшмиләр. “Хатын яшь бала белән кеше өендә то рырга риза түгел”, – дип соңгы уен кәртен дә ачып салдым. Юк, мин барырга тиеш ле колхоз рәисенә кичекмәстән йорт хәзерләп куярга боерылды. Ә ул бер ташландык ызба сәләмәсен аннан-моннан гына җыештыртып куйган да, райкомга чираттагы ча кырылуыбыз вакытында мактап бетерә алмый безгә дип көйләнгән куышны.
    “Хан сарае кебек бер дигән йорт, чистартылган, юылган, буялган. Миченә утыннар тыгылган, чыралар ярып куелган, шырпы сызып кабызып җибәрергә генә кала, – дип борчакны сибә генә колхоз рәисе, – кушасыз икән, мичен ягып, җылытып та куярбыз. Безнең тарафтан бер нинди киртәләр дә юк, килеп урнашырга да, кайгы белми яшәргә генә”.
    “Я-я, тагын нинди капризларың бар? – ди беренче артка юл юклыгын сиздерг ән боеру тоны белән,-кайчанга күченәсең?”
    “Хатын да, Бөек Ватан сугышы инвалиды булган әти дә күченергә катгый каршы торалар, мин аларга каршы бара алмыйм”, – дип киреләнәм.  
    “Ә партиягә каршы бара аласың, димәк! Ярар алайса, мәктәбеңдә дә эшләмәссең!” –дип куып чыгарды, беренче секре тарь. Бу Яңа ел бәйрәме алды, мин яклау сорап, Казанга профсоюзлар өлкә комитетына барган идем. Ә аннан Биләр районы бетерелде, кайтып үз урыныңда тынычлап эшлә, дип җибәрделәр. Менә шуннан бирле тынычланып мәктәптә эшләвемне дәвам итәм...
  • Насыйп яр
  • Зур сынаулар алдыннан
  • Ага-Хан үз җирләренә кайта (йомгак урынына)




  • ← назад   ↑ наверх