• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Шәһит Алпар

    МИЛЛӘТ ӨМЕТЕ

        АГА-ХАН БЕЛӘН ОЧРАШУ

                           I

    – Эш нәрсәдә, бензиндамы, мотордамы? – дигән тавышка уянып китте Фәнис, гүя аны үсмер чагындагыча “Мөтәвәлли” кушаматы белән үртиләр иде. Җавап ишетелмәгәч, сорау тагын кабатланды:
    – Мотор эшләмиме, әллә бензин беттеме? Монда торсаң, катып үлүең бар, – өлкән яшьләрдәге агай Фәнискә карап, башын чайкап торды.
    – Бе-бе-белмим, бе-безиндыр, –дип көч-хәл белән пышылдады Фәнис телен дә хәрәкәткә китерә алмыйча, нәрсәдән шундый халәттә калуын һич аңламастан.
    – Юлга чыкканда, һерше шешәсенә салып булса да, үзең белән бензин йөртергә кирәк шул аны. Бавың бармы, тарттырып кайтырга?
    Фәнис юк дигәнне аңлатып, башын чайкады.
    – Ә-әй, хәсрәт машина йөртүчеләр, – агай үз машинасының багажнигыннан канистра алып килеп, бензин салды.
    – Я әле кабызып кара!
      Әмма Фәнис ачкычны да бора алмый торды. Шул ук вакытта ул икенче якка күчеп утырырлык хәлдә дә түгел иде. Ярдәмчел агай үзе, машинаның икенче ягыннан кереп утырып, моторны кабызып җибәрергә мәҗбүр булды. “Әле ярый бензиның беткәч, стартер белән кыздырып тормагансың, инжекторлы моторның бензонасосы бик тиз янып чыгучан. Яңасын куйдыру 3 меңгә төшә, – дип сөйләнә-сөйләнә ул машинаны кабызып җибәрде, – дүрт-биш минут эшләтеп торыйк, тәнеңә бераз җылы керсен.” Ул Фәниснең тәмам кеше кыяфәтенә керүенәчә салонны җылытып, аның рульдә барырлык хәлгә килүенә инангач кына үз машинасына күчеп утырды.
    Фәнис әле генә үзенең өшеп үлүдән котылуын аңлаудан шатланып бетә алмыйча, коткаручысы янына ашыкты.
    – Абзый, исемеңне булса да белеп калыйм инде, кем буласың?
    – Фәсих атлы мин. Ульян өлкәсеннән.
    – Фәсих абзый, гаеп итмә зинһар өчен, баш катудан акчаларымны таба алмыйм, монда йөзлек кенә кесә төбендә калган, шуны булса да алып тор. Адресыңны бир дә, аннары бәхилләтермен үзеңне.
    – Кирәкми нанем, ул кадәр үк акча, бензин өчен генә 50-60 сум бирсәң, шул да бик җиткән.
    Фәсих алырга теләмәсә дә, Фәнис акчаны ирексезләп диярлек аның машинасының бардачогына тыкты һәм рәхмәтләр укып, саубуллашырга ашыкты. Әмма кайтыр юлга кузгалам дигәндә генә, ул тагын үзендә ниндидер бер сәер халәт тоя башлады, өстәвенә машинасы да янәдән кабынмый, чыгымчылады. Шул чакны офык сызыгыннан, аңа кемдер көзге белән күзен чагылдырып, кояш нуры җибәрә кебек тоелды. Ә бит көн дә кояшлы түгел. Фәнис ут чаткысыдай күренгән ерактагы ноктаны эзләргә кереште һәм тиз арада әлеге нурны тотып та алды...
       Мизгеле белән аның кендек турысында уңайсыз гына кадап алгандай итте, шунда ук баш өстенә утлы шар эленде. Ике иңбашына да берьюлы кагылып алгандай: “Тынычлан!” – дип кемдер әмер биргән кебек тоелды аңа. “Бетүем шул күрәсең, – дип кенә уйлый алды Фәнис, – ә җилкәләргә әбисе сөйләгән Өнкир белән Мөнкир орынып алдылар булса кирәк. Имеш, фани дөньяда кылган гөнаһларыңың күләменә карап, җәннәткә яки тәмугка җибәрер алдыннан сорау алганда, уң җилкәңә Өнкир, сул җилкәңә Мөнкир горзесе белән тондырып алалар икән. Аңа исә, турыдан-туры юл тәмугка булачак, чөнки ул әбисенең: “Гомереңдә дә марҗа кызлары белән йөрисе күрмә, алар динеңнән яздыралар”, – дигән иде. Фәнис ничек кенә типтермәде марҗа хатыннары белән... Ул, мизгелләр эчендә үзенең зур булмаган бөтен тормыш юлын күз алдыннан үткәрде. Аеруча балачак, үсмер елларын сагынып искә алды. Ни әйтсәң дә, балачагының шактый ук авыр үтүенә карамастан, ул аның күңеленә бик тә якын иде шул.
    Фәнис укырга бик сәләтле малай булып үсте, әмма кирәгеннән артык шуклыгы аркасында, кайбер фәннәрдән үзенең белеменә тиң бәяне дә ала алмый иде ул. Аеруча тарих-география укытучысы аның билгесен киметеп куя торган булды. Чөнки Фәнис үзе дә укытучыга килде-китте сораулар биреп теңкәсенә тия иде.
    – Абый, абый, эксклюзив нәрсә дигәнне аңлата әле?
    Телевизорлары булмаган Карип абыйлары андый сүзне каян ишетсен, әлбәттә җавап бирә алмый һәм шуңа үртәлеп, Фәниснең үзенә дә дәрес буенча контрсораулар биреп, аңа түбәнрәк билге куюга ирешә. Тик шуңа да карамастан, Фәнис чигенергә җыенмый, укытучысын чагып калу җаен таба.
    – Ә менә ат брачы Хаҗип әзи бөтен сүзне дә белә, – дип үчекли ул үз башына.
    -Белсә аңардан сора, нишләп минем башымны катырасың? Алай бик башлы булсаң, әйтеп бир әле, Бермуд өчпочмагы кайда урнашкан? Ә-ә-е, белмисеңмени? Икенче юлы башны катырмассың, утыр, берле! Әмма Фәниснең туктарга исәбе дә юк, берле алуына карамастан, сорау артыннан сорауларын тезә генә тора. Шундый сораулары аркасында үзенә яңа кушамат та алып куйды ул. Дәү әнисеннән бик күп догалар, мөнәҗәтләр өйрәнеп, аларны җае чыккан саен укып, кабатлап йөргәнлектән, моңа кадәр аны мәзин дип атыйлар иде. Тик ул моңа бер дә үртәлмәде, киресенчә, тагын да кычкырыбрак берәр мөнәҗәт көйләп җибәрә торган булды:
            Тубый агач төбендә торсам иде Солтаным,
            Тубый агач яфрагын күрсәм иде Солтаным.
           Аны күреп шөкерана кылсам иде Солтаным...
    Чираттагы география дәресендә Краснодар кырыен (краен) өйрәнгәндә, укытучы анда комбайннар җитештерелүен хәбәр иткәч, Фәнис сораячак әйберенең комбайн әвернәсе икәнен белеп торса да, тагын укытучысын йөдәтергә кереште.
    – Абый, абый, мотовило нәрсәне аңлата әле ул?
    Сугышта контузия алганга күрә, колакка саңгыраурак укытучы исә: “Нинди мөтәвәлли инде тагын, син үзең мөтәвәлли””, – дип Фәнискә яңа кушамат тагуга сәбәпче булды.
    Тәнәфестә аны сыйныфташлары чолгап алып, яңа кушаматы белән үчекли башладылар:
    – Фәнис, Фәнис, нәрсә соң ул мөтәвәлли? Карип абыйдан сорарга идең. Икенчесе тагын да ныграк чеметтерергә тырыша:
    – Мулла-мунтагайлар төркеменнәндер инде. Мәзин иде, инде менә хәзер тагын бер баскычка күтәрелеп, мөтәвәллигә әверелде.
    Фәнис үзен үртәүчеләр белән әвәрә килеп әүмәкләшә башлый, аңарга да эләгә, үзе дә төрткәләп ала. Башка күп кенә малайларныкы шикелле таяныр өчен аның әтисе дә, абыйлары да булмаганга күрә, Фәнискә фәкать үзенә генә ышанырга кала һәм шунлыктан тормыш аны кечкенәдән әрсез булып үсәргә, авыртуларга түзәргә өйрәтте. Ә кыен һәм җәбер исә, шактый еш эләгә торган иде.
    Аңа бигрәк тә югары очта яшәүче, 2 яшькә олырак Мөдәррис еш каныга торган булды. Ул бер дә юктан да бәйләнер, кыерсытыр иде. Хәер, Фәнис үзе дә бурычлы булып калырга яратмады: я артыннан таш атып калды, я инде такмаклап-такмаклап үртәде. Мөдәррис басымыннан ул фәкать әнисенең энесе Фәрит абыйсы кунакка кайткач кына арына алды.

                         11

    Фәрит армия хезмәтеннән соң диңгездә боцман дәрәҗәсендә балык тотарга калды. Фуражкасы, погоннары, кара кителенең җиңнәре алтынланган тасмалар белән укаланган формадан кайтып кергәч, авыл халкы шаклар катты. Фәниснең дә ул чагында иптәшләре каршындагы горурлыгы, шатлыгы чиктән ашты. Өстәвенә Фәрит бик күп акча алып эшләгәнлектән, бүләкләрне дә бөтен туган-тумачага мулдан көйләгән булып чыкты.
    Абыйсы алып кайткан бүләкләрдән Фәнискә аеруча кытай фонаре ошады. Чөнки ул чагында авылда беркемдә дә булмаган түгәрәк савытлы бу фонарь, яктылыкны бер ноктага туплап, нурларын бик еракка ата алуы белән, моңа кадәр иң яхшы дип саналган “Даймон”ны да уздырды.
    Иң мөһиме, абыйсы аны беркемнән дә курыкмаска өйрәтеп калдырды. Фәнистән сорашып, югары оч Мөдәррисенең кыерсытуын белгәч, Фәрит аңар тегесе өй турыннан үтеп барганда кинәттән атылып чыгып касыгына төртеп алырга кушты: “Курыкма, мин яшеренеп кенә карап торырмын, кара аны, өстеңә килсә дә борылып цапма, йодрыгыңны күтәреп каршы тор! Кулыңа берәр таяк та алсаң, тагын да ышаныцлырак булыр. Әгәр дә ул үзе каца башласа, бик каты акырып, атыннан куа бар!”.
    Фәнис шулай эшләде дә. Мөдәррис һич тә көтелмәгән бу һөҗүмнән өне алынып, артына да карамыйча чапты. “Тагын бер безнең турыдан узуыңны гына күрим, тетмәңне тетәм, белеп тор!” – дип янап калды Фәнис. Әмма Мөдәррис бераз ераграктан булса да икенче көнне барыбер турдан узып китте. Аны күреп калган Фәрит шунда ук Фәнисне кисәтте:
    – Бу малай аңнап зиткермәгән. Бар, үз гомеренә исендә калдырырлык иттереп акылына утырт.
    Фәнис ямьсез акырып, дошманы артыннан ыргылды:
    – Әле син безнең йорт каршыннан узарга ярамаганын аңламадыңмыни аңгыра хайван? Хәзер төшенерсең, Көзән тәре, сасы көзәннәрнең кайда оялаганын күрсәтәм мин сиңа! Ояңнан башыңны сузып карарга да миннән рөхсәт сорарсың! – Фәнис агач кылычын айкап, Мөдәррисне эзәрлекләде. Тегесе: “Әни-и, үтерәләр”, – дип илереп, елап качканда, нәрсәгәдер аягы сөрлегеп, тәгәрәп үк китте. Шул мизгелдә үк Фәнис тә атылып килеп, агач кылычының җәйпәк ягы белән Мөдәрриснең арт санын төйгечли башлады: “Фәнис абый, башка беркайчан да сиңа каршы сүз әйтмәм, турыгызны әйләнеп узармын, диң!”.
    – Фәнис абый, башка беркайчан да сиңа каршы сүз әйтмәм, турыгыздан әйләнеп узармын.
    Әмма Мөдәрриснең шулай бик тиз генә денгә килүенә дә карамастан, энесенең һаман селтәнүеннән туктамаганын күреп торган Фәрит, малайларны аралау хәстәрен күрергә ашыкты:
    – Фәнис, туктат бу кыргыйлыгыңны. Белеп тор, татарлар бик гадел халык. Алар беркацан да егылганны кинамаганнар!
    Бу “яңалык”ны үз гомерендә беренче ишеткән Фәнис Фәрит абыйсы белән килешергә теләмәде, чөнки мәктәптә бирелгән дәресләр буенча да, укыган китаплары, караган кинолары буенча да ул татарларның фәкать явыз, баскынчак халык булуына гына инандырылган иде.
    – Тарих укытучысы Карип абый нигә соң безгә: “Татарлар Киев Русенә даими һөҗүм ясап, талап торганнар”, – дип аңлаткан була.
    – Ул сезгә урыс “тарихцылары” уйлап цыгарган эпизодик әкиятләрне сүләргә мәзбүр ителгән укытуцы. Цын дөресен белгән оцракта да аның бу хакта “сүз куертырга” хакы юк.
    – Ә алай булса чын дөресе ничек соң?
    – Цын дөресен хазер бер Алла гына белә торгандыр инде аның. Хаер, дөреслекне ацыклый торган бер зир бар... – Фәрит киң балкып, Фәнискә текәлеп торды. Елмайганда аның коңгырт күзләре урынында ярыклар гына хасыйл булып кала, ә уң колагыннан астарак урын алган, ярымай рәвешендәге йонлы кара миңе гүя алкага әверелә. Шуңа күрә Фәнискә болай да сәер кешегә охшаган абыйсы, тагын да серлерәк тоела иде, – ярар ул турыда сиңа әтергә иртәрәк әле.
    – Нишләп иртә булсын, мин сер саклый алам, борчылма алмабый.
    – Үпкәләмә энекәш, бу хакта соңрак сүләшербез. Ә хазергә мин сине үзем киткәнце бер кемнән дә курыкмый торган егет ясап, теләсә кемгә каршы тора алырлык иттереп өрәтеп калдырырга тиеш.
    – Мин болай да беркемнән дә курыкмыйм.
    – Юк, курыкмау бер, ә сиңа һөзүм итүцеләрнең каршылыгын сындыру бөтенләй башка нәрсә. Шоңа күрә борынгы бабаларыбыз оста кулланган “Кара Каплан” көрәш ысулларын өрәнү һиц комацауламас, – Фәрит сөйләнеп кенә калмады, Фәнискә дәресләр бирергә дә кереште. Моның өчен ул бер капчыкка чүпрәк-чапрак, икенчесенә ком тутырып, матчага тагын куйды да, эшне шулар өстендә күнекмәләр ясарга өйрәтүдән башлап җибәрде.
    Фәрит үзе дә әтисе сугышта үлеп калу нәтиҗәсендә, бик иртә ятимлек ачысын татып үсте. Аңа да баштагы мәлләрдә үзеннән өлкәнрәк малайлардан еш кына кыен эләгә торган иде. Әмма соңрак ул үзе кебек үк җәбер күрүче малайларны берләштереп, гаскәр туплады һәм шуңа таянып, үсмерләр арасында гына түгел, армиягәчә яшьтәгеләр арасында дә авылның беркеменә башбирмәс лидерына әверелде. Фәрит үзенең гаскәрен авылдан 3-4 чакрым ераклыктагы “Иске йорт” дип аталучы әрәмәлеккә алып барып, шунда төрле уеннар оештырырга гадәтләнеп китте.
    Ул үзен белә башлаганнан бирле Фәридә апасы сөйләгән әкиятләрдәге гадел ханнарга, патшаларга кызыгып үсте. Ә үзеннән 7 яшькә өлкән алмапасы исә, андый әкиятләр китабын мәктәп китапханәсеннән ташып кына тора. Әмма 4-5 яшьлек Фәрит байтак кына хәрефләрне таныса да, аларны бергә җыеп укый алмый әле, шуңа күрә аңа дөньясын онытып, тыңларга гына кала.
    Кечкенә булса да рәтләп җылы тормаган, бер катлы гына тәрәзәле, сәләмә ызбаның ярыйсы ук иркен мич башы зәмһәрир салкын кыш айларында балаларның төп яшәү урыннарына әверелә иде. Монда бар яктан да әйбәт кебек, тик шунысы гына эчне пошыра: матча ярыгыннан мыекларын тырпайтып карап торучы берсеннән-берсе эре булган “Чабата тараканнары” Фәритне шактый ук өркетә иде. Шунда берәрсе азык эзләп чыга башласа, ул куркуыннан күзләрен йомып, алмапасына сыена торган булды.
    – Тараканнардан да курккац, синнән нинди патша цыксын, ди инде? аня кара, ак таракан ярыктан цыгып килә, ә мона ул патша дисәң дә патша. Анарга башкалары китереп кенә ашаталар, – Фәридә шулай энесен юатып, тынычландыра да берәр төрле әкият сөйләргә керешә.
    – Алмапа, патша булыр өцен нишләргә кирәк сың? – дип бүлдерә аны Фәрит.
    – Ул кадәресен мин белмим, әмма ләкин зүрәти белергә тиеш, килгәц анардан сорарсың.
    Зүрәти дигәннәре исә, Фәридә белән Фәритнең бабалары Мифтахның зур абыйлары - Нотфулла карт. Ул көн саен үзенең туган энесе Мифтах янына килеп утыра да, алар агалы-энеле үзара сәгатенә берәр сүз әйтешеп, шулай дәшми-тынмый, мичкә аркаларын терәп, вакытларын үткәрә торганнар иде. Нәрсә турында сөйләшергә белми, үз уйларына баткан картларның бердән-бер юанычы булып, андый чакларда кирәгеннән артык шук һәм шаян Фәрит хезмәт итә. Ул я бабасы Мифтах картның итәгенә менеп утырып нидер бытылдап ала, я зурәтисе Нотфулла янына килеп, аны бимазалый. Әмма ничек кенә булмасын, шушы кечкенә Фәрит икесенең дә җәмәгатьләре үлеп китүдән моңаеп калган картларга ниндидер бер уртак юаныч ролен үтәп, икесе өчен дә игътибар үзәге булып тора иде.
    Картларның һәрберсе Фәриткә үзенә күрә төпле киңәш, акыл бирә. Ә андый акыллы киңәшләр, нигездә тормышчан мәсьәләләр хакында сүз барганда туа иде. Нотфулла карт, я булмаса аның энесе Мифтах берәр нәрсә турында әйтеп куя да озак кына икенчесенең җөпләвен көтә. Әгәр дә җавап озаграк ишетелми торса, Фәрит сүзгә кушылып, өзелгән гәпне ялгап җибәрә, я инде бөтенләй яңа темага күчәргә сәбәпче була иде. Хәер, Фәрит, картларның сүз сөрешләре ничек барганы белән дә кызыксынып тормастан, шунда ук тыгылып китәргә дә күп сорамый иде шул.
    Бервакыт шулай, картларның гәбе 1921 нче ел ачлыгы турында кузгалып киткәннән соң, авылның кайбер кешеләре хәтта бака, карга ашарга мәҗбүр булдылар дип сүз башларга керешмәделәр, Фәрит килеп тә кысылды:
    – Тараканны ашый алырлар идеме икән ац кешеләр? – дип сорап куйды ул һич көтмәгәндә.
    – Һи-и, таракан нәрсә торган, майлап, суганлап табада кыздырсаң, аннан да тәмне ризык юк, шолай бит Мифтах? – дип көлде Нотфулла карт Фәритнең исен-акылын китәреп. Җитмәсә Фәритнең бабасы да абыйсы Нотфулланың сүзләрен кире какмады, ә киресенчә, аның әйткәннәрен хуплап, башын кагып алды.
    – Берцакны Зариф үрәтник безгә килеп, цәйгә цакырылгац, ашында кырыгаяк күреп ницек тузынган иде хәтерлисеңме, ә-ә? “Таракан ашатып миннән көләргә уйладыгызмы әллә?” – дип кыцкырып зибәрде, әле ярый син аптырап тормадың, “кыздырган суган бит бу”, – дип кашыгың белән алып, кабып та йоттың, үрәтник сизмицә дә калды. Шоның өцен әти үзеңә гармун алып бирергә вәгъдә иткән иде, ә?
    Фәрит исе китеп, ниндидер горурлык тоепмы шунда, әллә киресенчәме, бабасына карап торды. Аннары борынын җыерып: “Фу-у, – дип куйды, – мин булсам әллә нигә дә тараканны ашый алмас идем”!
    – Ашый алмыйсың, билгеле. Андый батырлык синең шикелле малай-шалай булдырырдай эш төгел ул! – диде Нотфулла карт кулын селтәп.
    – Аның нәрсәсе батырлык инде, ахмаклык диң, – Фәрит үртәлеп, зүрәтисе белән бәхәскә керешеп китте. – Газинур Гафиятуллин шикелле, ватан азатлыгы өцен көрәштә, дошман амбразурасын күкрәгең белән каплау, менә моны ицмаса батырлык дияргә дә була!
    – Белмим, кемнәрнеңдер ватан азатлыгы өцен күрәләтә үлемгә бару батырлыктан битәр ахмаклыкка күбрәк тарта, минемцә.
    – Ницек кемнәрнеңдер ватан азатлыгы булсын, безнең ватан азатлыгы өцен инде. Алмапа шулай ди бит.
    – И-и бала-бала, безнең ватанның Иван Грозный тарафыннан зимерелүенә инде 400 ел тулып килә.
    – Каян килгән Иван Грязный ул тагын?
    Фәритнең дәүәтисе абыйсының җиңеннән тартып, башын чайкады. Шуңа күрә баланың ничек кенә төпченүенә карамастан бу хакта башка: “Булган инде шондый бер кара йөрәк, үсә төшкәц белерсең әле, ә хәзергә син бернәрсә дә аңнамисың, – диюдән узмыйча, сүзне икенчегә борып җибәрде, – сүләп торасың бит бук иләп, аштагы тараканны кабып йоту юләрлек дип. Белгең келәсә бабаң ул цагында гаилә йөзен аклап, аның намусын саклап калды. Мына син шолай булдыра алыр идеңме?
    – Гаилә өцен икән, ник булдырмаска?
    – Алай булгац, бар әле аня өстәл астындагы мәце савытын яла.
    Дәү әтисе аны-моны әйтергә өлгергәнче, Фәрит мәчегә ашарга сала торган кәндине ялап та алды.
    – Мына хазер цын егет булуыңа ышанырга мөмкин.
    – Алай ук кирәкми иде инде, зур абый. Алла сакласын, берәр цир йоктыра күрмәсен тагын, – дип куйды Мифтах оныгының бу адымын бер дә хупламавын белдереп.
    – Нинди цир булсын, мәцедән циста хайван юк. Үзең үк сүләп тормый идеңме сың, нимецләрнең коцыклары хузялары белән бер өстәлдән ашилар, дип. Ә мәце ко цыктан цистарак, шолаймы улым?
    – Цистарак билгеле, ашаганнан соң мәце гел битен юа.
    – Менә ишеттеңме ишетмәгәнеңне, Мифтах?
    Мифтах, абыйсы белән бәхәсләшеп тормады, кулын гына селтәп куйды. Ә зүрәтисенең мактауларыннан канатланып киткән Фәрит исә, җай чыгуына сөенеп, үзен кызыксындырган сорауларын яудырырга кереште.
    – Зүрәти, цабата тараканнары патшасы ак тараканны да ашарга ярыймы?
    – Адәм баласының башына төшсә, зир йөзендә шуышучы, йөрүце, диңгездә йөзүце, күктә оцуцы барлык тереклек ияләрен дә тотып ашарга мәзбүр була. Кытайлар аня, сабан кортын да бик яратып ашилар, кореялылар коцык итенә хәвәсләр. Бер дә исең китмәсен. Вьетнамлылар йомырка эцендәге цебеш, бәпкә яралгысы өцен үлеп торалар...
    – Аларның патшалары да шондый зирәнгец нәрсәләр ашилармы?
    – Ник ашамасыннар, алар да шондый ук кешеләр лә.
    Кинәт кенә Фәрит картлар өчен һич көтелмәгән сорау биреп аптырашта калдырды:
    – Патша булыр өцен нишләргә кирәк?
    Нотфулла карт белән Мифтах бер-беренә карашып алдылар, аларның йөзләрендә куркуга охшаш зур борчылу, югалып калу билгеләре чалымланды. Берара өйдә чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашты...
    – Аны белү сиңа нәрсәгә кирәк булды улым? – диде ниһаять авыр тынлыкны бозып Нотфулла карт һәм Фәриткә бик дикъкать белән текәлеп торды.
    – Үсеп зиткәц, минем дә гадел патша булгым кели!
    – Әстәгафируллаһ тәүбә, шул гына зитмәгән иде, монысы да әтисе шикелле сәясәтце булырга исәп итәме әллә? – дип сөйләнде Мифтах оныгының сөйләнүләреннән шүрләп калып, – бәбекәем, бу турыда авыз ацып бер сүз әтергә ярамый. Хазер үзеңне төрмәгә итеп ябалар, ә аннан бик сирәк кеше генә исән катя...
    Фәрит, бабасының нәрсә хакында шулай борчылып китүен аңламастан һаман да үзенекен сукалады: “Нигә, минем бит халыкны яклый торган патша булгым кели!”
    – Татар кешесенә патша тәхетенә үтү юлы ябык шул, улым, – Нотфулла карт авыр көрсенеп, башын чайкап торды, – үз зиренә үзе хузя булмаган милләт вәкиленә өлкә башлыгыннан да зур дәрәзә турында хыялланырга да юк.
    Әйтерсең баланың кулыннан яраткан уенчыгын тартып алдылар, Фәрит илереп елап җибәрде.
    – Юкка кайгырма ла улым, син болай да Ханнар нәселеннән!
    – Тс-ы, әй зур абый, зур абый, андый нәрсәне авызында сүз тота алмауцы 5 яше дә тулып зитмәгән балага әтергә ярыймы сың?!
    – Шылт та итмә Мифтах, бала үзенең затлы нәселдән цыгуын аңнап, кецкенәдән шоңа үзен әзерли-әзерли, лаек булып үсәргә тиеш.
    Мифтах гадәттәгечә, абыйсына каршы дәшмәде, чыраен сытып башын гына чайкап торды. Аның каравы, Фәрит шунда ук балавыз сыгуыннан туктап, зурәтисен төпчеләргә кереште:
    – Ә ницек без Ханнар нәселеннән зүрәти?
    – Синең әниең буенца бик ерак бабаларың Болгар Ханлыгын кулларында тотканнар белгең келәсә. Аня битеңдәге дәү миң дә шуны дәлилләп тора. Анысы да зитмәсә, ханнардан калган алтын балдак әниңдә саклана.
    – Нишләвең инде зур абый, бетердең-бетердең. Берәр цит-ят ишетеп алса барыбызның да башлары себер китә бит.
    – Бер кем дә ишетмәяәцәк! Фәрит, син үзеңнең нинди нәселдән цыгуың хакында бернәрсә дә сүләмәяцәксең, шолаймы?
    – Ярамагац, сүләмим билгеле.
    – Мына, күрдеңме?
    Шул вакыт тәрәзәдән Фәритнең әнисе Саимәнең колхоз эшеннән кайтып килүе күренгәч: “Киленнәр алар өйләрендә цакырылмаган кунакларның озак утыруын яратып бетермиләр”, – дип Нотфулла карт саубуллашу җаен карады.
    Каенаталарыннан тел яшергәнгә күрә, Саимә картлар каршыннан яулыгы белән битен каплап, баш кагып кына исәнләшеп үтте дә, почмакка кереп югалды. Нотфулла карт чыгып киткән арада, Фәрит кош тоткандай шатланып, йөгереп килеп әнисенең аякларын кочаклап алды:
    – Әни-и, син Хан кызымыни? Күрсәт әле миңа Хан балдагын.
    – Нәрсә сүләгәнеңне беләсеңме син юньсез бала, – Саимә агарынып калган иде, ул каты иттереп Фәритнең артына сугып куйды, – Фәридә, тагын нинди әкиятләрең белән бу тиленең башын катырдың инде. Андый сүзләр өцен беркемнең дә башларын сыйпамаяцаклар, белеп тор!
    – Мин бернәрсә дә сүләмәдем, ул зурәти белән дәүәти янында бөтерелде, шунда ишеткәндер.
    – Бар дәүәтиеңә әт, Фәриткә кирәкмәгәнне сүләгән өцен әни үпкәли диген.
    – Дәүәти-и, дәүәти-и, Фәриткә кирәкмәгәнне сүләгән дип әни мине ацулана, – Фәридә еламсырап, бабасы янында боргаланып торды.
    – Сың, факырым, минем зур абыйның һәрвакыт шолай кыцытмаганны кашып, килде-киттеле сүләнергә һәвәслеген үзең дә белеп торасың бит. Мин андый зитди нәрсәләрне 5 яшьлек балага белдерәмме?!
    “Шулдыр инде, һаман да картаеп акыл кермәгән, – дип мыгырданып алды кызы белән каенатасының сүзләрен ишетеп торган Саимә,- элек аталары Сафа белән көннәр буена Татарстан азатлыгы турында бушка сүз куерттылар. Тоттырыр урыс сиңа азатлык, вакытында бәйсезлегеңне бер саклап кала алмагац!..”
                              III

    Саимәне, балаларының әтиләре Сафага, кызга 16 яше дә тулмаган килеш кияүгә бирделәр. Ә Сафага ул чагында 32 тулып узган иде инде. Зыятдин байның дүртенче хатыныннан туган Саимәне, әтисе үзләре белән бергә Магнитогорск төзелешенә сөрүләрен теләмәде. Шуңа күрә илдәге сәясәтнең нинди юнәлеш ала баруын алдан сизеп торган ата кеше, олы башын кече итеп, Мифтахларга кызын җитәкләп килде. Бу вакытта Сафа, ярлылар комитеты әгъзасы булып торганлыктан, авылда шактый ук эре түрәдәрдән санала иде.
    19 нчы гасыр ахырында туган Сафа, мәдрәсә шәкерте булуына карамастан, чор шаукымына бирелеп, революция дулкынында да бөтерелеп алды, төрле сәяси хәрәкәтләрдә дә катнашкан булды, гражданнар сугышы чиркәнчеге татырга да өлгерде. Солтангалиевчелек агымына кушылуда гаепләнеп, хәтта аның башы чактан гына Себер китүдән арынып калды.
    Милләтчелектә гаепләнүдән аны “Черек Күл”дәге тикшерүченең гражданнар сугышында бер отрядтагы хезмәттәше Василий Краснов булып чыгуы гына коткарды. “Нинди Сафа Мифтахи инде ул тагын? – дип чыраен сытты Краснов, тоткарланган Сафаны сорау алуга керткәч, – монда ачыктан-ачык милләтчелек исе аңкый. Син бит революция дошманнарына каршы арысландай сугышып йөргәндә Сафа Мифтахов дип аталучы командирыбыз идең. Кара аны, ташла контреволюцион “шуклыкларың”ны!
    Сафа сүз дәшмичә, элек үз кул астында йөргән хезмәттәшенә кинаяле, кырын гына карап торды.
    -Алай карама миңа Сафа, хәтерлим, хәтерлим мине үлемнән алып калганыңны. Бәхетең, минем кулга эләктең, югыйсә син моннан исән чыга алмый идең инде. Ул чагында син мине коткардың, хәзер мин коткарам. Әмма башка Сафа Мифтахи дип йөртмә үзеңне, аңладыңмы? Сафа, Краснов белән килешеп баш какты.
       Әйе, гражданнар сугышының кызып кына килгән чагында – 1918 нче елны Василий Краснов бик аздан башын югалтмый калды. Бер вакыт ул сугышчан постында винтовкасын каравыл йорты диварына сөяп куйган да дөньясын онытып тәмәке төреп маташа иде. Ә моннан алда гына аларның командирлары каравылда вакытта кызылармиячеләрнең коралларын кулларыннан калдыруларын күргән очракта, тезем алдында бастырып атачагы хакында кисәтеп торды.
    Бу төнне командир Сафаны үзе белән ияртеп, постларны тикшерергә алып чыкты. Красновның хәрби кагыйдәне бик тупас бозуын өлкән командирдан алда үзе күреп өлгерде дә: “А-ай, Алла!” – дип акырып, юри егылган булды. Шул чагында Краснов та эшне сизеп, винтовкасын кулына алып: “Стой! Кто идет!”ын әйтергә өлгерде.
    Соңыннан ул Красновны бик нык орышмыйча гына: “Дөнья куляса – бәлки сиңа да шулай миңа булышырга туры килер!” – дип елмайган иде.
    Әмма Сафа үзенең хәрби хезмәттәшенә милләт мәсьәләләре буенча башка бер кайчан уйлап та карамаска сүз бирсә дә кайчакларда онытылып китә торган булды. Ленин үзе үк “Барлык милләтләргә дә үзбилгеләнү хокукы бирелә”, – дип торганда, Сафа тар даирә кешеләр арасында татар-башкортларның уртак дәүләт төзәячәкләренә чын күңелдән инандырырга тырышып, нинди генә чыгышлар ясамый иде.
    Бу хакта алар, бигрәк тә Нотфулла абзасы белән еш бәхәскә керә торган булдылар. Чөнки Нотфулла карт: “Татар-башкорт республикасы төзүгә урыс дәүләте беркацан да көрәшми торып кына юл куймаяцак!” – диеп үз сиксәнен сиксән итсә, Сафа Ленинның Польша һәм Финляндия халыкларына бер нинди көрәшүләрсез дә азатлык бирүен мисалга китереп, үзенең бәхәстәшен бик җиңел “чиста суга чыгарып бастырыр” иде.
    Әмма татардан элек Башкортстан автономиясе ясап, тагын бер ел үткәч кенә Башкортстаннан ике тапкыр кечкенә территорияле, сәяси хокукларга ия булмаган Татарстан автономияле республикасы игълан ителгәч, Сафаның чынлап торып сөмсере коелды. Революциянең отуына, гражданнар сугышы чорындагы җиңүләргә тиңдәшсез өлеш керткән татар халкына карата Россия хөкүмәте тарафыннан шундый гаделсезлекләр җибәрелүен, татарларның төп башына утыртылуын ачыктан-ачык күреп, аңлап торгач, ул тулысынча Нотфулла абзасы белән килешергә мәҗбүр булды.
    – Мына күрдеңме урыс шовинистларының цын йөзен? – диде ул чагында Нотфулла карт Сафаның җыелыш саен: “Милләтләр азатлыгына ирешербез, фәкать бөтен халык бердәм булып патша хөкүмәтен генә бәреп төшерсен!” – дип лаф оруын исенә төшереп, – мин инде ул цакларда ук сезнең революциягезнең татарлар өцен зыян гына китерәцәген сизенгән идем. Өстәвенә зирләребезне башкортларга бирделәр дә, милләтәшләребезнең яртысын башкорт ягында калдырып, зир йөзендәге иң якын ике халыкны билгесез вакытларга аерып, дошманлаштырып куйдылар.
    – Син хаклы, зүрәзи, милләтебезнең югалтуларын бер нинди бизмәннәрдә үлцәп бетерерлек төгел. Ицмаса, Урта Азия халыкларына аң-белем таратабыз дип диннән биздерүдә, аларны басмацлардан азат итәбез дип үзбәк, төрекмән , кыргызларның милли-азатлык көрәшен бастыруда урыстан зур активлык күрсәтеп, татарларга карата никадәр күралмау тәрбияләдек.
    – Карап-карап торам да сиңа Сафа, шаклар катам, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган кеше була торып, ницек шолай зиңел генә гысьянцылар коткысына бирелеп киттең икән? Мин дә шуны тәмамладым, Аллага шөкер, әмма ләкин акны карадан аера беләм кебек.
    – Мин юләр, үземнән дә ныграк Ленинның уйдырмаларына ышандым, ә ул астыртын эш йөртүче аферист, үтә дә кара йөрәкле шовинист булып цыкты. Үзе дөмеккәнце, Сталин белән берлектә ил цигенә урнашмаган милләтләргә үзбилгеләнү хокукы бирелми, дигән канун да уйлап цыгарып калдырды әле. Инде хәзер аерым ил булырга хыялланырга да юк, шул мәгънәсез кануннарына гына сылтаяцаклар.
    – Әллә син милләт азатлыгына бөтенләй өметеңне өзәргә уйлыйсыңмы, урыс законы кушмый дип?
    – Юк, зүрәзи, татар халкының азатлыгы минем тормышымның мәгънәсе, ул хыяллардан мине беркацан да биздерә алмаяцаклар!
    Нотфулла белән Сафаның гәбенә Мифтах карт тыгылмый, әмма шулай да дөньяларын онытып, тавышларын күтәреп җибәргәндә саклану чаралары күрергә кирәклеген исләренә төшереп куюны кирәк таба торган иде. Шундый кайнар темаларның берсен гадәттәге тикшерү барышында, өйләренә кыз бала җитәкләгән Зыятдин байның көтмәгәндә килеп керүе барысын да сагайтып калдырды. Нэпман катламына кертелгән кешенең “ярлы” Мифтахка нинди йомышы булуы мөмкин?
    – Үгезне мөгезеннән дигән кебек, мин үземнең олы гозеремне зиткерим инде, – диде Зыятдин бай күрешеп, дога кылу белән үк, -күреп-сизеп торасыздыр, илдә вазгыять катлауланып бара. Ике ат белән бер сыеры булган кешеләрне дә бөтен гаиләләре белән Себер куалар. Безгә дә властьлардан шәфкать көтәргә нигез юк. 16 яше дә тулмаган шушы баламны әллә нинди билгесез сәяхәткә алып цыгып китәргә күңелем бер дә тартмый. Алып кал үзеңә Сафа, үкенмәссең.
    Көтелмәгән мондый тәкъдимнән өйдәгеләр бөтенләй үк аптырап калып, ни әйтергә дә белми тордылар. Ахыр чиге Сафа әтисе белән зүрәзисенә киңәш сорагандай карап алып, алардан бер сүз дә ишетмәгәч: “Зыятдин абзый, синең кызыңа 16 да тулмаган, ә миңа 32 үк бит инде. Алай килешерме сың?” – дип куйды.
    – Ә миңа иреннәрендә әнкәләре сөте дә кипмәгән малайларның кирәге дә юк. Кызым, йөзеңне ацып күрсәт әле абиңнарга,тартынма, алар үз кешеләр.
    Саимәнең йөзен ачып, кыяр-кыймас кына ир-атларга күз сирпеп алуы булды, аның искитмәле гүзәллегеннән барысы да а-аһ итеп, телсез калдылар.
    – Шундый садә цәцәкне кара йөрәкле күзәтцеләр төркеме астында билгесез ерак юлга алып цыгып китәргә ярыймы сың инде, уйлап кара әле Сафа!
    – Һиц тә ярый торган эш төгел. Цын мәгънәсендәге солтан кызы, Ханбикә бит ул.
    – Әйе, дөрес әттең, Ханбикә. Я нишлибез, Аллага тапшырып никахлыйбызмы?
    – Әлбәттә, әлбәттә.
    Озын-озакка сузмыйча, Нотфулла карт, яшьләргә никах та укып алды. Шуннан соң Зыятдин бай бик диккать белән тагын бер кат ишек-тәрәзәләргә күз йөртеп чыкты да, тавышын пышылдауга гына калдырып, аеруча мөһим сүз әйтәчәген белдерде һәм игътибар сорады.
    – Күреп торам, кияү бик акыллы, затлы кешене бәяли белә. Кызымны Ханбикә дип ул бик дөрес атады,- Зыятдин бай күкрәк кесәсеннән бер төргәк чыгарып, саклык белән генә аны сүтте, – менә күрегез, бу аның әнисе Әсманың Болгар Ханнарыннан цыгуын дәлилләүце шәзәрә, ә менә монысы инде бер нинди шик калдырмый торган Хан тамгасы төшерелгән алтын балдак. Кияү ацуланма, аны мин тантаналы төстә әнисе исеменнән лаеклы вариска – Ханбикәгә тапшырам. Алла кушып үзегезнең балаларыгыз булгац, варисны гына билгели алырсыз.
    – Зәмәгать, мин каршымда Ханбикә торуына әз генә да шикләнмим. Шулай булгац, әдәгез аңа тугрылыклы хезмәт итүдә ант эцик, – диде Сафа шактый ук дулкынланып. Бер нинди каршы фикер ишетмәгәч, ул сүзен дәвам итте. – Әй, Аллаһының Бөек Болгар зирләрендәге хөкемдары, сөекле хузябыз Саимә Ханбикә! Без синең карусыз колларың буларак, сиңа мәңгегә тугрылык саклап, хезмәт итәргә ихластан ант итәбез, Антмы, зәмәгать!
    – Ант, ант, ант!
    – Рәхмәт кияү, ышаныцны акладың. Хәзер мин зәһәннәмгә озатсалар да, күңел тыныцлыгы белән китәм, – диде дә Зыятдин карт чабуы эченнән икенче бер төргәк чыгарып Сафага тоттырды, – монда бераз алтын белән асылташлар булыр, авыр көннәр килгәндә файдаланырсыз. Күбрәк өлешен ышаныцлы төшкә күмеп куйдым, менә сызымын сиңа калдырам, кызым кайдан эзләргә икәнен аңнатыр.
    – Үзегезгә юлга кирәкмәсме соң бу хәзинәләр, бабай?
       -Әй, улы-ым, әллә кайларга гына яшерсәң дә ул ацкүзләр барыбер табацаклар, уйлыйсы да юк. Сезгә файда китерсен ицмаса, хәзер безнең киләцәк юк инде, – Зыятдин карт кодасына борылды, – кода, мин ярлы-ябагайга күп кенә киемнәремне, савыт-саба, башкасын тараткан кадәр тараттым. Әмма тагын бик күп затлы әйберләр калды әле, зинһар шуларны Нотфулла белән ташып алыгыз үзегезгә, кицләтеп кенә. Мин аларны пецән кибәне астына күмеп куйган идем...

                                IV

    Зыятдин үзенең бик күп нәрсәләрне алдан сизеп, хәстәрен күрүенә сөенеп туя алмады. Икенче көнне аларны төяп алып киттеләр. Авыл халкы аларны калдыруларын сорап күпме генә ялварсалар да файдасы булмады. Ничек шуның кадәр төптән уйлаган, Саимәсе урынына ул бер гаиләдә болай да артык кашык булып торган ятимә кыз баланы алды. Үги аналарына, дәшмәсеннәр өчен, бик күп акча биреп куйды.
    Шулай да бер күңелсезлек була язды, конвоирлар конфискацияләнүче мөлкәтнең сыеклыгыннан шикләнделәр. “Барыбер алып китәцәкләр, безгә генә биреп калдыр, дип сораган кешеләргә таратып бетергән идем бит”, – дип аклангандай итте Зыятдин бай.
    – Дөрес, халыкка таратты, – диделәр авылдашлары аны яклап, әмма шунда берәвенең: “Таратты инде иске-москысын, тагын шуны да әтсен әле, кызын төнә каядыр алып бара иде, катьканда үзе генә ...”, – дип бер карлыкканрак кына тавыш сөйләнә башлаган иде, янәшәсендәге кайсысыдыр, касыгына төртеп алгач тынды үзе.
    – Алай булгац, китерегез монда ул әйберләрне! – дип боерды түрә.
    – Каян алып китерик, мин базарга итеп, азык-төлеккә алыштырдым.
    – Мин мени өстемә кигән идем, кадакка эләктереп ерттым, хәзер сез киярлек төгел инде ул.
    – Миңа өстәл белән урындыклар биргән иде, ә искеләрен утынга яктым, – дип халык шау-гөр килгәч, власть әһелләре бераз тынып калдылар.
    – Ә кыз турында нәрсә димәкце идегез!
    Халык җыены өстендә үле тынлык урнашты. Зыятдинның котлары алынды. “Каян белгән ул турыда бу Үләт Харисы. Аңа нинди нацарлыгым тиде икән?”.
    – Нәрсә кыз, нәрсә булган? – конвоирлар Үләт Харисын уртага тартып чыгардылар.
    –Төнә каядыр кызын җитәкләп бара иде, нишләп йөрүе булды икән диюем.
    – Кая алып бардың кызыңны?
    – Ул бик цирләп тора иде бит әле, бәлки калдырырга рөхсәт итәрсез баланы, – диде Зыятдин хәлсез тавыш белән, – авыл урамын соңгы тапкыр әләнеп цыгарырга сорагац, йөреп кергән идек шул инде.
    – Әйе, әйе, бәлки калдырырсыз, – дип шаулашты авыл халкы.
    – Юк, беркемне калдырыш юк! Әйдә, әйдә кузгалабыз!
    – Бәхил булыгыз, авылдашлар, яман сүз белән искә алмагыз. – Зыятдин ихтыярсыз аккан күз яшьләрен тыеп тора алмады. Аңа ияреп халык та, аеруча хатын-кыз, бала-чага илереп еларга керештеләр: “Синсез калгац, ницек кенә иттереп шошындый азаплы тормышны алып бара алырбыз? Синең кебек ярдәмцел кеше бүтән булмас та инде...”
    Халык хаклы иде, чөнки дөрестән дә авылдашларына бик тә ярдәмчел кеше булды ул. Рамазан аенда фитыр сәдакасын мулдан өләшә иде, аның кибетләрендә товарлар арзан сатылды, өстәвенә акча булмаганда, әҗәткә бирергә дә авырсынмады. Кыңгыраулы пар аты белән сәүдә кылып, аның авылга кайтып керүен бигрәк тә бала-чага көтеп ала торган булды. Ул кыр капкадан керә-кергәндә үк аларга кызыл билле прәннекләр, кәнфитләр, авызга салкын бирүче син-синнәр сибеп кайтыр иде. Кыскасы, Зыятдинның сәфәрдән кайтып керү көне ул чакларда авыл өчен бәйрәмгә әверелә торган булды. Димәк, хәзер андый бәйрәмнәрне бер кайчан да күреп булмас инде. Халыкны бигрәк тә шул борчыды.
    – Зәмәгать, соңгы үтенецемне дә тыңнамассызмы икән?
    – Тыңныйбыз, әт кенә.
    – Мин монда бүтән әләнеп катя алмам инде. Зиде ят зирдә, зыен кяферләр арасында үлә калсам, тиешле зеназа догасын да укуцы булмас. Шоның өцен безнең арттан тәкъбир әтеп, зеназа догасы укып калсагыз бик рәхмәтле булыр идек.
    – Булыр. Шунда ук ирләр рәтләргә басып, тәкъбир әйтергә керештеләр: Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Аллаһу әкбәр. Сөбһанәкә-ллааһуммә вә бихәмдикә вә тәбәракәсумкә вә тәгааләә җәддукә вә ләә иләәһәгайрук. Аллаһу әкбәр...
    Икенче тәкъбирдән соң салават әйткәндә, Зыятдиннарны алып киткән атлар, олы юлдан төшеп, күздән югалдылар...
    Саимә туганнарын озатуда катнаша алмады. Алдан сөйләшкәнчә, аның өстеннән бикләп чыктылар. Аңа гомумән, атасы, дөньялар тынычланмый торып, өйдән чыкмаска кушып калдырды. Фәкать туганнарын озатып, 40 көн узгач кына Сафа картларны чакырып, күз буяу өчен никах укыткан булды. Шөкер, киленне кеше күзенә күрсәтергә кирәге чыкмады, аның ризалыгын чаршау артыннан гына әйттерделәр. “Киленнең ата-аналары, туганнары кая сың?” – дип кызыксынучыларга аны ятим иттереп күрсәттеләр. Шулай әкрен генә эшләр үз җаена төште.
    Үләт Харисының Саимәне танып, властьларга җиткерү куркынычы тудырырга мөмкинлеген белгәнгә, бу яктан да үз вакытында тиешле чарасын күреп куйдылар. Моның өчен Сафа зүрәзисенең олы улы Хатип белән сөйләште дә, бабаларын алып киткән көнне үк, Харисны караңгыда саклап торып, башына капчык кидерделәр. Аннары үзен урманга илтеп ташладылар.
    – Бик күп белсәң, үләт базына итеп ыргытырлар үзеңне. Ә аннан цыгып катя алмассың инде, – диделәр аның колаклары турысында, тавыштан танымасын өчен, кул аркылы гына пышылдап.
    Кызы Фәридәне тапканчы Саимә йорттан чыгып та карамады, ә кендек әбисе ролен зүрәзиләре җәмәгате Гайшәбикә үтәде. Ир-атлар белән генә түгел хатын-кызлар белән дә авызын-борынын каплап сөйләшкәнлектән аның Зыятдин бай кызы булуына шикләнүче дә табылмады.
    Шулай еллар уза торды, Фәридәдән соң тагын өч малай туып, алар яшь тә тулып өлгермәгән килеш гүр иясе булып, ата-аналарын тирән кайгыга төшерделәр. Ә инде Фәритләре дөньяга килүен Сафага күрергә насыйп булмады. Чөнки репрессия корбаны булудан аны гражданнар сугышын бергә үткән хезмәттәше коткарып калдырса да, Фин сугышы аямады. Дөрес, аның үлеме турында бер нинди хәбәр дә ишетелмәде, Мифтахларга фәкать: “Улыгыз Сафа Мифтахов хәбәрсез югалды”, – дигән соры кәгазь кисәге генә килде.
    Бу куркыныч хәбәр киленне аяктан егар дип, каенатасы кайгы китергән кәгазьне шунда ук утка якты. Әнә шул көннән соң бер ай да узмады Фәрит дөньяга килде. Аның абыйлары туганда ук өметсез, зәгыйфь булсалар, монысы бик тере күренде. Битендәге зур миңенә карап зүрәзиләре Минфәрит дип исем кушты. “Бу Ханнар нәселе тамгасыдыр могаен”, – дип шыпырт кына сорап куйды Нотфулла карт. “Дәүәнисенең дә күкрәгендә шундый зур миңе булган ди шул”, – дип җавап бирде Мифтах та пышылдап кына. “Ходай үзенә исән-сау гына үсеп зитәргә язсын, бәхетле булуына ирештерсен иде Илаһи”, – дип теләкләр теләделәр барысы да... Малай бөтенесенә дә бик тә ошады шул.
    Әнисе улын “Алла биргәнем”, – дип кенә атап йөрде, бәрелмәсен-сугылмасын өчен гел күз-колак булырга тырышты. Малай тәпи йөри башлап, үсә төшкәч, Фәридәгә энесен үзеннән бер адымга калдырмый йөртергә кушылды. Гомумән, өйдәгеләрнең барысы да Фәриткә бер-бер хәл булмасын дип даими пошаманда тордылар. Инде килеп, кечкенә малайның иң куркынычлы серне белеп алуы, Саимә өчен аяз көнне яшен сугуга тиңләште. Шуңа күрә Фәриттән егет булып үсеп җитми торып, башка үзенең Ханнар нәселеннән чыгуы хакында авыз да ачмаска, үлем куркынычы белән ант иттерделәр...
    Әмма патша булырга теләү хыялыннан 13-14 яшьләренә кадәр арына алмады Фәрит. Александр Македонский, Чыңгыз-Хан кебек җиһангирларның егәрле империяләр төзү юлларын кечкенә генә биләмәләрне үзләренә буйсындырып, үсә-киңәя барулардан башлаулары турындагы хикәятләрне күп укый торгач, ул да “армия” җыярга кереште.
    Моның өчен сәбәбе дә килеп чыкты, үзеннән бер-ике яшькә өлкәнрәк Мөнир юктан да аңа бәйләнеп туйдырган иде. Фәрит кимсетүләргә озак түзеп тормады, берничә дусты белән сөйләште дә, Мөнирнең мәктәптән кайтканда үз тыкрыкларына борылып, ялгыз калганын сагалап алды. “Авырга килә башласа гына ярдәмгә ташланырсыз!” – дип ул иптәшләренә яшеренергә кушты, үзе дә дошманы якынлашканчы карт тирәк агачы артына посып торды.
    Мөнирнең тирәк турысыннан узуы булды, Фәрит көтмәгәндә атылып чыгып, дошманын бәреп тә екты, ә аннары: “Сикереп тор хәзер үк!” – дип ачы тавыш белән кычкырып җибәрде ул. Мөнирнең аягына басуы белән, аны тагын тез астына тибеп екты да шунда ук иптәшләрен дә чакырып алды:
    – Биреләсеңме, юкмы! Бирелмисең икән сиңа көн күрсәтелмәяцәк!
    – Биреләм, биреләм.
    – Минем гаскәрләр сафына керүеңә, хазер үк артымнан кабатлап, тантаналы ант итәсең!
    – Итәм!
    – Мин, Фәсәхов Мөнир, Бөек Болгар дәүләтенең зиңелмәс гаскәрләре сафына кушылып, аңа тугрылыклы хезмәт итәргә тантаналы вәгъдә бирәм. Антымны боза калсам, үземә нинди зәза бирелүен дә дөрес дип санаяцакмын!
    Яшьтәшләре һәм үзеннән яшьрәкләр исә, ирексезләп тормастан да, бик теләп аның “армиясе”нә кушылдылар. Уеннарны шактый ук мавыктырырлык иттереп оештырганга күрә малайлар буш вакыт табылуга Иске Йорт әрәмәлегенә барырга атлыгып кына тордылар. Бөек Ватан сугышы турындагы патриотик кинолар карап, андагы геройларга охшарга тырышып, алман һәм совет гаскәрләренә бүленеп сугышу үсмер малайларга аеруча да ошый иде. Фәкать бер кыенлык кына комачаулый торган булды: берсе дә алман солдаты исеме астында “сугышырга” теләмәде. Бу мәсьәләне Фәрит яшелләр белән зәңгәрләргә бүленеп җиңел хәл итте.
    Унбашыларыннан ул фәрманнарның фәкать татарча гына бирелүен таләп итте: “Вольно!” әмерен ничек бирергә аптырап, “Шәлперәй!” тәкъдимен керткәннәр иде, ул аны “Иркенәй!”гә үзгәртте. “Левое плечо, правое плечо вперед!”ларга килгәндә, бик кызык кына очрак ярдәм итте.
    Бер вакыт кыр юлыннан тарантаслы ат килүен күреп, аның бик дуамал холыклы колхоз рәисе булуына шикләре калмаган “сугышчылар” посадка агачлары арасына посып торырга ниятләделәр. Белмәссең, әллә нинди гаепләр тагып, бәйләнүе бар. Малайлардан ерак та түгел, карлардан кипшенеп куйган җиргә рәис белән тагын берәү тарантастан сикереп төштеләр. Менә сиңа мә, алар күңеленә хуш килгән урынны башкалар биләгән, ләбаса.
    Колхоз рәисе килүен сизенмәгән әлеге бичаралардан берсе агач ышыгына чүгәләгән җиреннән иптәшен шаяртып маташкан була әле, җитмәсә:
    – Беләсеңме Әхтәм, безнең күрше Мисбах абзыйдан, дөньяда иң рәхәт эш нәрсә? – дип сорагац: “Авызга тәмәке кабып, әберәкәйдә ләззәт кицереп утырудан да рәхәте юк!” – дип заваплаган. Менә хазер мин шундый рәхәтлек табып утырам да инде.
    – Озак утыра алмассың Әнәс, алай-болай персидәтел дә килеп цыкса, тәрәтең өстенә утыртыр.
    – Ләззәтләндереп утыртам мин сезне хазер, кәһарегезне сатыйм! – аларның сөйләшүен ишетеп торган колхоз рәисе яман сүгенеп, тарантасыннан мылтык алды да гөрселдәтеп атып җибәрде. Колхозчылар сискәнеп китеп, сикереп тордылар да юлга томырылдылар. Агач төбендә ләззәтләнеп тәмәке суырып утырырга яратучы Әнәс дигәне, чалбарын да күтәреп өлгерә алмый, абына-сөртенә чапты, мескен.
    – Паразитлар, минем урынны пыцыратып утыралар ицмаса, эш вакытында! – рәис аларга сөргән кыр аша сыпыртырга боерып, тагын берне аяк асларына атып җибәрде: “Уңгар-рак каер-р!” Тегеләре, балчык ябышкан кирза итекләрен авырлык белән өстерәгән килеш, уңгарак борыла төшеп ерак та китә алмадылар: “Суңгарак каер!” фәрманы белән беррәттән гөрселдәп мылтыктан аткан тавыш яңгырады.
    Шул рәвешле, малайлар кәмит карап кына калмадылар, өстәвенә бик мөһим ике фәрман атамаларын да әйбәтләп үзләштереп, аны көлешә-көлешә мөмкин саен ешрак кабатларга тырыштылар: “У-уңгар-рак каер-р-р!”, “Су-улгар-рак каер-р-р!” – ха-ха-ха...
    Малайлар әнә шундый татарча бик матур яңгырашлы фәрманнар кулланып, сафларда оста атларга өйрәнүдән тыш, җыр җырлап үтү өстендә дә эшләделәр. Җыр астында атлаулары аларга тагын да мавыктыргычрак тәэсир итте. Тик менә татарча андый җырларның күп булмавы гына Фәритнең күңелен бераз төшерде.
    Шул вакыт ул бу мәсьәләдә апасының такмак чыгарырга оста булуын исенә төшерде. Югыйсә Фәритнең кечкенә чагында алмапасы аны үртәп, нинди генә такмаклар чыгарып бетермәде. Энесе мөрәҗәгать иткәч, Фәридә җырның эчтәлеге нәрсә турында барырга тиешлеген белеште дә, малайларга бик охшаган маршны китереп тә чыгарды.

                     Себердән Дунайга кадәр җитәр Татарлар!
                     Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
                     И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
                     Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!

                          Егылганны кыйнамыйлар гадел Татарлар,
                          Зәгыйфькә кул күтәрүне хәрәм атарлар...
                          И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
                          Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!

                     Татарларда хәтәр бар, дип дошман кабатлар,
                     Халкымның гадел булуын вакыт исбатлар!
                     И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
                     Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!

       Үзләренең мавыгуларын ничек кенә сер итеп сакларга сөйләшмәсеннәр, тик шулай да Фәритнең “гаскәре” турындагы хәбәрләр мәктәп җитәкчелегенә барып иреште. Аңа я бу хәрби уеннарын туктатырга, я мәктәптән китәргә кисәтү ясалды. Фәрит әнисенең, дәүәтисенең һәм апасының үгетләүләренә буйсынып, 7 сыйныфны тыныч кына укып чыгарга вәгъдә бирде.
    “Гаскәр”нең һәр яүгире Иске Йорттагы “хәрби база”ларының таратылуын авыр кичерде, ә Фәрит исә бөтенләй трагедия рәвешеңдә кабул итте. Шул хәлләрдән соң озак та узмады, Фәридә апасы йомран оясыннан ярты чиләк бөртек табып алып кайтканда эләгеп, төрмәгә утыртылды. Бу зур кайгы-хәсрәтләрдән бик нык бетешеп, әниләре бөтенләй урынга ятты. Аны һич тә көтмәгәндә өлкән әниләреннән туып, аталары белән бергә Магнитогорск төзелешенә сөрелгән абыйсы-апасының кунакка кайту шатлыгы гына тернәкләндереп җибәрде.

                         V
    Зыятдин байның 4 хатыны булып, алардан 9 бала туды һәм барысы да исән-сау үсеп җиттеләр. Аларның беренче ике хатыныннан туган 5 кызы да ата-аналарының сөргенгә сөрелүенә кадәр үк кайсы-кая кияүгә чыгып, котылып калды лар. Ә менә өченче хатынының малае белән ике кызы үз тормышларын корып өлгермәгәнлектән сөргенне читләтеп үтә алмадылар.
    Зыятдин үзе исән чагында сөекле кызы Саимәгә зыян китерүдән куркып, авылга хат язарга да рөхсәт итмәде. Чөнки ул, кемнең-кемнең, үзен ач үлем тырнагыннан йолып калган Үләт Харисының да шулай сата алуын күреп торгач, кешеләргә ышанычын бөтенләй югалткан иде. Шуңа күрә дә, иңде сөргенгә озатылганда ук, хатларның укып тикшерелгәнлегенә чын күңеленнән инанды. Сөргендәге, терлеккә караган шикелле мөнәсәбәт күрсәтелүгә, түзә алмаслык авыр шартларга күнеп җитә алмаганга күрә, 3ыятдин карт озак чыдый алмады, гүр иясе булды.
    Васыять итеп ул, Сталин дөмекми торып, Саимәгә хат язмаска, фәкать аның үлеменә тәмам инангач кына сеңелләре янына кайтып килергә әйтеп калдырды. Төрле ысуллар белән Зыятдин карт кызының хәле турында даими белешеп торса да, Саимә үзе генә, туганнары хакыңда бернәрсә ишетә алмады. Шуңа күрә инде исән булуларына өметен дә өзә башланганда бергенәабыйсы белән кечкенапасының (гаиләдәге һәр туганга да шундый нечкәртелгән атамалар белән эндәшү гамәлгә кертелгән иде) кайтып керүен күргәч, Ходай мидәт бирепме, Саимә хәтта урыннан күтәрелде.
    Ата-аналарының барысының да вафат булуын сеңелләренә хәбәр иткәннән соң, туганнар аларны сагынып, елашып алдылар. Шулай да аларның мөселман зиратына бөтен шартына китереп күмелүләрен ишеткәч, Саимәнең күңеле тынычланып куйды. Ә инде үзе урынына җибәрелгән кызның югары уку йорты тәмамланганнан соң Урта Азиягә китеп урнашуы, хәзер исә анда профессор дәрәҗәсенә җитеп эшләве турында да белешкәч, Саимә чын күңелдән аның өчен шатланды. Саимәләрнең хәленә кагылышлы хәбәрләрне дә нигездә ул табып, даими рәвештә Зыятдин картка җиткереп торган. Чөнки аталары ул баланы укытып чыгару өчен бөтен көчен куйган булган.
    Хәл-әхвәл сорашканнан соң, туганнар арасында сүз Фәридә турында кузгалгач, Саимә тагын хәлсезләнеп китте. Бик тә тәүфыйклы, кечене кече, олыны олы итүчән кыз булып өлгереп кенә килә иде, менә сиңа мә, төрмәгә яптылар да куйдылар йөрәк жимешен...
    Фәридә чынлап торып, ягъни бөтен тирәнлегенә төшеп, үзенең төрмәгә ни өчен утыртылуын да аңлап бетерә алмады. Тоткынлыкта ул бер кем белән диярлек аралашмый, үз эченә ябылып йөрде. Ул фәкать үзеннән 5 яшьләргә өлкәнрәк якташы Миңсылу атлы кыз белән генә эч серләрен бүлешә торган булды. Миңсылу аны биредә, Пермь урманнарын кискәндә хәйләгә өйрәтеп, ачлыктан да коткарып калды. Хәйләнең нигезендә бер аударылып, төпчегенә күзәтче тарафыннан тамга сугылган урынны яңадан кисеп ыргытып, еккан агачлар санын күбәйтеп күрсәтү һәм шул юл белән норманы “арттырып үтәп”, өстәмә икмәккә тиенү ята иде. Миңсылу үзе бу хәйләгә атаклы Шәкүр Карак кызы белән беренче тапкыр утырганда өйрәнеп кала.
    17 яше дә тулмаган кыз-кыркын өчен түзеп булмаслык авыр шартларда да Фәридә үзенең гүзәллеген югалтмады. Шуңа күрә төрмәдәге түрә ир-атлар аның шома ботларына, сылу килеш-килбәтенә кызыгып, төрлечә якынлашмакчы булып карадылар, әмма Фәридә алар белән авыз ачып та сөйләшмәде. Шундый “кыргыйлыгы” аркасында ул Сталин үлгәннән соң бирелгән амнистиягә дә эләгә алмады. Чөнки бу вакытта ул сәяси тоткын булып киткән иде инде.
    Эшләп торган вакытта бер азгыны арттан килеп аны кочаклап алды. Фәридә озак уйлап тормастан, өстәлдәге кайчыны эләктерде дә артына да карамыйча: “Бөтен совет властегызны күралмыйм, кадалып бетегез барыгыз да!” – дип селтәнеп җибәр де. Күзәтче, чалырга алып барылучы дуңгыз шикелле чинарга тотынды. Фәридәне төрмә хезмәткәренең күзен агызып чыгарудан битәр, совет властена сүз тидергәне өчен хөкем иттеләр.
    1959 нчы ел тәмамланып барганда Фәридә “сынды”. Төрмә хезмәткәрләре арасында күптән түгел генә күренә башлаган җирән чәчле ир егет күрше авылдан -якташ булып чыкты. Йомшак мөгамәләсе белән ул ниндидер бер мизгелне эләктереп, Фәридәнең уяулыгын югалттыруга иреште. Шушы бердән-бер якынлыктан кыз авырга узып калды. Фәнисе тугач, озакламый Фәридәне иреккә чыгардылар.
    Фәридә ирсез бала табуы өчен анасының каргавыннан бик нык курыккан иде дә, әмма төрмәдән хатын-кызларның еш кына бала алып кайтулары хакында ишеткәне булганга, Саимә ачуланмады: “Үз иркендә булмаган кыз бала ницек каршы тора алсын?” –дип фикер йөртте ул. Көннәрдән бер көнне Фәниснең атасы да килеп чыкты, ул үз хатынын аерып, Фәридәгә өйләнергә тәкъдим ясап караган иде дә, тик Фәридә үзе генә түгел, әнисе дә андый шартларга барырга күнмәделәр: “Башкалар өлешенә кереп, бәхетле булу бик зур гөнаһ – хәрәм”,- дип санадылар алар.
    Фәридә баштанаяк колхоз эшенә керешкәнлектән, Фәнис тулысы белән дәүәнисе тәрбиясендә үсте. Саимә исә, оныгын мөмкин кадәр шәригать кануннары кысасында тәрбияләргә кереште. Шуңа күрә Фәнис үзен белә башлаганнан бирле дәүәнисеннән ислам нигезләрен өйрәнә, башлады. Мәктәпкә кергәнче үк ул, биш тапкыр намаз укырга гадәтләнеп китте.
    Билгеле, башка үзе кебек үк малайларга кызыгып, ул да урамга уйнарга чыгара гел атлыгып кына торды. Бүтән малайларның әтиләре ат белән эшләгән лектән, Фәнис атка атланып йөрергә бик кызыга торган иде. Атка кызыгуының тагын бер сәбәбе — йорттагы терлекләргә азык, өйне җылытырга утын юнәтү кыенлыгына бәйләнгән булды. Чөнки мәктәпкә укырга кергәнче үк аңа әнисе белән кышларын урманнан сәнәскәгә салып коры-сары, жәен-көзен кул арбасына төяп, печән-салам ташырга туры килде. Шушындый йомышлар белән үзе генә дә чыгып киткәли торган булды ул. Совхоз фуражиры кулына эләккән чакларында кыйналып кайтырга да туры килгәләде, билгеле.
    Бервакыт, хуҗалыкның азык йортыннан бер төргәк саламны аркасына асып, икенчесен кулына күтәреп чыгып барганда, артлы чанага фуражир Сахип шикелле кырын ятып утырган кеше көтмәгәндә Фәниснең каршысына килеп чыгып, өнен алды. Тик фуражир Сахип дип торганы күрше Өянкеле авылының идарәчесе Шәрифулла булып чыкты:
    – Кем малае буласың?- дип сораштырды да, әнисе һәм дәүәнисе белән генә ятим үсүен белгәч, ул малайдан тагын унбишләп төргәк ташыттырып, артлы чана тулы саламны турларына кадәр китереп бушатып, калдырды. Ул чактагы шатланганнарын мәңге онытасы юк аның.
    Тормышындагы иң зур шатлык, билгеле Фәрит абыйсының кунакка кайтуы белән бәйле булды. Гомумән, абыйсы аның тормышын 180 градуска үзгәртеп куйды. Кара Каплан көрәш ысуллары буенча күнегүләрдән бушаган арада абыйсы белән алар нинди генә темаларга гәпләшмәделәр. Фәнис хәтта иптәшләре уйнарга чакыр ганда да чыкмый торган булды. Фәрит абыйсы белән аралашудан ул мәктәптә ише тергә дә мөмкин булмаган мәгълүмат алды.
    Шул ук вакытта абыйсының берәр нәрсә турында сораштырып, аңарга жавап бирәлми торганда Фәнис, укытучылары каршындагыдан күберәк уңайсызлану кичерде. Бигрәк тә үзе өчен иң җиңел фәннәрдән саналган тарих, географиядән ул түбән белем күрсәтте. Ә Татарстан тарихын Фәнис бөтенләй белми булып чыкты.
    – Безгә аны бөтенләй укытмыйлар бит,– дип акланды ул.
    – Укытмасалар да, үз халкыңның үткәне, аның данлыклы гына түгел, хәтта хурлыклы цорлар да кицерүе турында киләцәккә сабак өцен белергә кирәк. Татарның нинди генә данлыклы уллары-кызлары булмаган, беләсеңме берәрсен?
    –Әйе, әнә Кутузов та татардан чыккан, граф Йосыповлар.
    – Алар шикелле йөзләгән, меңләгән татар безнең горурлыгыбыз түгел, ә хурлыгыбыз, – Фәрит чыраен сытып, кулын селтәде, – үз милләтен онытып, башкаларга хезмәт итүцеләр дошманнан кире. Аның ишеләр үзләрен татар дип санарга тартыналар да әле.
    – Аңлашылды, аңдыйларга фәкать нәфрәт белән генә карарга кирәк.
    – Әйе, нәкъ шолай. Ә син үзеңнең борынгы Боек Болгар ханлыгы зирләрендә яшәгәнеңне беләсеңме сың, һицъюгы?
    – Беләм инде, Шәһри Болгар бездән 80 чакрымда гына урнашкан бит. Анда экскурсиядә дә булганыбыз бар әле,
    – Ярар, анысы әйбәт булган. Иңде хәзер сүләп зибәр, үсеп зиткәц кем булырга хыялланасың?
    – Мин КПССның генераль секретаре булырга хыялланам да, тик анда татарларга юл ябык ди әнә кечкенәзи.
    – Әйе, бу хыялыңны мин дә ошатам да, тик Хатип абзый бик дөрес әтә шул.
    – Ахыр чиге Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булу максатын куярга, шулаймы алмабый?
    – Шулаен шулай да, тик синең укуларың бик ялтырамый бит әле. Андый дәрәзәгә менәр өцен мәктәпне дүртле-бишлегә тәмамлаганнан соң тагын югары белем алу шарт шул.
    – Беләм, баштан авып хуҗалыгы институтыннан агрономга укып чыгарга кирәк. Берничә ел агроном булып эшлисең дә колхоз рәисенә куялар. Аннан авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, райкомның беренче секретаре һәм шуннан обкомга туры юл алып бара.
    – И-и-и бала-бала, шолай зиңел генә обком секретаре урындыгына менеп утырырлык булса, барысы да син әткәнцә генә эшләрләр иде аны.
    – Ә нигә, шулай түгелмени?
    – Юк, ул юл безнең өцен төгел шул.
    – Буш хыял дисеңме?
    – Сиңа Алла боерса, канунлы рәвештә Хан тәхетенә утыру мөмкинлеге туарга тиеш.
    Фәнис, абыйсына карап, шыттырасың дигән кыяфәттә елмаеп торды.
    – Ышанмасаң, әйдә әниң белән дәүәниңнән сорибыз. Дәүәниңә ышанасыңдыр бит син?
    – Ышанмыйча, ышанам, билгеле. Дәүәнигә дә ышанмасаң тагын кемгә генә ышанырга кала!?
    Фәрит энекәшен әнисе катына алып килде:
    – Менә синең каршыңда Саимә Ханбикә булыр, – диде ул Фәнискә тантаналы рәвештә, -әни, безнең Фәнисебез үзенең нинди затлы нәселдән булуын белерлек дәрәзәдә зитлеккән кебек күренә, ацик үзенә бөек серне, анарга хәзер ышанырга була инде.
    – Шолай дисеңме, улым?
    – Әйе, мин 5 яшемдә цакта ук белеп тә моңа кадәр беркемгә әтмәдем әле.
    Саимә Фәриткә карап, елмаеп башын селтәп торды. Аннары бик кадерле урында, Коръән сакланган шкаф киштәсеннән бүз төргәкне алып Фәриткә тоттырды.
    – Менә энекәш, бу синең дәүәниңнең Бөек Болгар ханнары нәселеннән цыгуын исбатлауцы шәзәрә, ә мына монысы Ханнарның тамгасы булыр, – дип Фәрит алтын балдакны әйләндереп-әйләндереп күрсәтте, я-ә, инде хазер инандыңмы үзеңнең Ханнар нәселеннән булуыңа.
    – Инандым, билгеле.
    – Алтын Урда, Казан Ханнары урыны өчен улы атасына, туган туганына хыянәт иткән. Мин Хан урынына дәгъва кылмыйца, Бөек Болгар Ханнарының турыдан-туры варисы иттереп Фәнис Ханны таныйм. Әни, апа, таныйбызмы?
    – Таныйбыз, таныйбыз.
    – Менә улым, бу Ханнар балдагы шулай буыннан-буынга күцә килгән. Куркыныц, кара елларда яшеренеп кенә кулдан-кулга тапшырылган. Урыс дәүләтенә хезмәт итүце түрәләр бу серне белгән булсалар, безне бер көн дә яшәтмәсләр иде. Хазер дә шондый ук куркыныц саклана. Димәк, без сиңа зиткән егет дип ышаныц багладык икән, син аны гомерең буена сакларга тиеш,- Саимә тантаналы-горур кыяфәттә оныгының башыннан сыйпады,-безне тыныцландырып вәгъдә бир каршыбызда.
    – Вәгъдә – иман!
    - Мондый хөрмәткә безнең борынгы бабаларыбыз зур бәрәм ясап, кымыз эцә торган булганнар. Мына мин дә кымыз катярткан идем, – дип шул вакыт Фәрит затлы нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлгә суыткычтан берничә шешә кымыз алып куйды.
    Чынаякларга кымыз койганда ул ташымасын дип читкәрәк китте һәм Фәнис чынаягына бер төймә дару да салды. Кымызларны эчеп куйгач озак та узмады, Фәнис утырган җирендә йокыга китте. “Безнең яшь Ханыбызның башына да киткән икән бу кымыз”, – дип Фәрит аны күтәреп алып, чаршау артындагы урынына илтеп яткырды. Ул озак кымшанып тормыйча, күкрәк кесәсеннән күз явын алырдай биниһая матур нурлар сирпеп торган ясмык кадәр генә кечкенә пыяла кристалл кисәген Фәниснең кендек куышлыгына батырып, өстеннән ниндидер май белән сылап куйды да берни булмагандай өстәл янына чыгып утырды.
    – Ә-әй, улым, атаң синең нинди милләт занлы булып үсүеңне күргәндә ницек шатланыр иде Ходаем, язмады шул үзенә андый бәхетле көннәрне күрергә, – дип көрсенеп алды Саимә, – син туып өлгергәнце Фин сугышында югалып калды шул, бахыр. Әнә апаң әзрәк кенә хәтерли атасын.
    – Нишләп әзрәк кенә булсын, ул сугышка киткәндә миңа зиде тулып килә иде инде. Әтине бик яхшы хәтерлим мин, – дип каршы төште Фәридә.
    – Мин апаның баш бармагы зурлыгы цабата тараканнарын сыртларына әләндереп куеп: “Аня дошман танклары әләнеп капланды”, – дип мине куркытканнарын гел искә төшерәм.
    – Өнең алына иде инде шул тараканнардан.
    – Ах-ха-ха, әле хазер дә яман куркам.
    – Син куркып үскәнгә, Фәнискә 2-3 яшеннән үк тараканын да, бакасын да үзем кулына алып тоттыра идем, авызыңа гына юмица бернәрсәне дә капма дип тукый килдем.
    – Зыян юк әни, Алла бирса Фәнис безнең хыялларны тормышка ашырырлык, өметле булып үсә. Дошман танкларын күз карашы белән генә йөзтүбән әләндерә торган булыр ул.
    – Андый хәл әкиятләрдә генә эшләнә шул...
    Шулай гөр килеп сөйләшеп утырганда Фәнис тә уянып, алар янына килде.
    – Я, Ханым-Солтаным, төшеңдә нәрсәләр күрдең инде? – дип көлде Фәрит.
    – Беләсезме, Бөек Болгар Ханлыгына каршы солыхны бозып кергән Мәскәү гаскәрләренә бер акаеп караган идем, бөтенесе йөзтүбән капланды. Сөңгеләрен, кылыч-калканнарын минем яугирләрем җыеп алдылар да тимерләрне эретеп, кирәк-ярак өчен корыч койдылар.
    - Афәрин, дөрес эшләгәнсең. Өнебездә дә шундый көннәрне күрергә язсын иде Ходай!

                             VI

    Фәритнең ялы бетәргә атна-ун көн кала ул әниләрен Магнитогорскига барып, дәүәти-дәүәниләре каберләре өстендә дога кылып кайтырга күндерде. Бергенәабыйлары, кечкенапалары һәм тәтиапалары кунакларга бик шатландылар. Берсеннән-берсенә йөртеп, Саимәне хәтта алҗытып бетерделәр.
    Бу кунакка йөрүләрдә алар Сталин режимының уңган-булган диһканнардан тыш, түрәләр каршында тәлинкә тотарга теләмәгән гаярь ир-егетләрне дә бик үк аяп тормыйча, Магнитогорск шикелле “комсомол төзелешләре”нә куып черетүе хакында, байтак гыйбрәтле хәлләр ишеттеләр .Әнә, намаз картына әйләнгән Назыйф абзый, мәсәлән, район үзәгеннән кайтканда, колхоз рәисен үз аты белән узып китүе аркасында бәлага тарыган.
    -Әйдә-әйдә узып кал, тик кайларга гына барып җитәрсең!? – дип кисәтеп калган булган аның артыннан “горурлыгы чыланган” колхоз рәисе. Һәм аңа үзен кимсетүчедән үч алу җае озак көттермәгән. Җор телле Назыйф, берчакны базарда әле шул араларда гына колхозга кергән агайларны бер нинди явыз максатсыз гына:
    “Әй агайлар сез кемнәр, колхозмы әллә, мескеннәр?
    Гариза биреп кердегез, ат урынына җиксеннәр!” – дип чагып алган. Бу сүзләр не ишетеп торган колхоз рәисенә шул гына кирәк – Назыйфның “коллективлашуга каршы агитациясе”н милиция хезмәткәрләренә җиткереп, колхоздан көлгәне өчен кулга да алдырган.
    – Миннән үч алуының төп сәбәбе булып, сеңелемнең аңа кияүгә чыкмавы торды, билгеле, – дип куйды Назыйф ага ул чакларны сагынып та, совет властеның юк өчен җәзалавына хәтере дә калып. Ул кылый тәресе миңа гына түгел, хәтта сугыштан биртелеп кайткан энекәшемә дә көн күрсәтмәде. Дуңгызлар көтәргә риза булмаганы өчен, энекәшне колхоздан куарга да тартынмаган мөртәт. Ә колхоздан куылу ул чакларда чын мәгънәсендә ач үлемгә хөкем итүгә тиң җәза була. Чөнки малларыңны көтүгә куарга рөхсәт юк, бакчаңа бәрәңге утыртырга ярамый. Энекәшләрнең язын үзләре чәчеп үстергән бәрәңгеләренә тикле көзен казып чыгаргач, талап алып китеп, колхоз амбарына салып туңдыралар. Тик берсеннән-берсе яшь балалары булган энеләремә генә калмасын! Менә бит нинди, инвалид фронтовигын да якларга теләмәгән, кабәхат власть иде ул чакларда.
    Килен аны: “Алланың ачы каһәре төшсен үзеңә, ач балаларның күз яше тотсын иде, Илаһи!” – дип артыннан каргап кала. Шуннан озак та тормый, бөерләре эшләмәүдән, кече йомышын да үти алмыйча, азапланып үлгән үзе дә. Кылый Шәйдулласы шикелле Ходай каргаган паразитлар дөнья тулы иде шул ул чакларда да һәм андыйларның берсе дә ахирәткә, картлык көннәрендә рәхәт күреп китмәделәр.
      Фәрит белән Фәнис кунакта чакта күберәк бергенабыйларында булуны кулай күрделәр. Чөнки ул Фәритнең әтисе Сафа турында да, Зыятдин карт белән аның 4 хатыны турында да күп белә һәм алар хакындагы истәлекләре белән бик теләп уртаклаша торган булды.
    Көннәрдән беркөнне аларга күршеләрендә яшәүче, бөтен йөзен сакал-мыек баскан урыс рухание кереп, Фәнискә текәлеп карап торып, әллә нишләткәндәй тәэсир ясады, аның тәненнән эсселе-суыклы дулкын йөгереп узды.
    – Бу синең кемең Әхнәф? – дип сорап куйды ул Фәнискә башы белән ымлап.
    – Сеңелемнең оныгы булыр ул.
    – Мин аның йөзендә мессия күрәм, гади малай түгел ул!
    Фәрит канәгать төстә генә елмаеп, бер сүз дә дәшми үз уйларына бирелеп утырды: “Әгәр дә бу циркәү әһелендә цынлап та күрәзәцелек таланты бар икән, ул дөрес цамалый. Аның энекәше дөньяга үзен танытацак әле!”
    Мөселман зиратына барып дәүәтиләре-дәүәниләре өстендә дога кылгач, Фәрит Фәнисне читкәрәк алып китеп, үзенең күптән әйтергә җыенып торган сүзләрен җиткерде:
    – Син бит инде үзеңнең Ханнар нәселеннән булуыңа әз генә да шикләнмисең, шолаймы?
    – Шикләнмим, әлбәттә.
    – Белеп тор, сиңа киләцәктә татарларның үз дәүләтләрен булдырырга лаеклы халык икәнлекләрен исбатлап та, яклап та цыгарга туры килер, могаен. Син моңа һәрвакыт әзер булырга тиешсең?
    – Ә мин аңа болай да һәрвакыт әзер.
    – Ашыкма, ул зиңел эш төгел. Моның өцен сиңа Татар халкының тарихын энәсеннән-зебенә кадәр өрәнү зарур. Әзме-күпме тарихны университетта укып белергә мөмкин, билгеле. Димәк, син бөтен көцеңне куеп, университетның тарих факультетына укырга керергә тиешсең. Яңа уку елыннан башлап тарих, тел-әдәбият фәннәрен ныклап укый башлаяцагыңа миңа сүз бирәсеңме?
    – Ышанычыңны аклармын, алмабый!
    Фәнис, биргән сүзендә торды, укулар башланып, 7 нче сыйныфка баргач, аның тәртибе танымаслык булып үзгәрде. Тарих, тел һәм әдәбият фәннәрен ул үтә дә бер үҗәтлек белән үзләштерергә кереште. Әмма укулары бик әйбәт баруына да карамастан, алмабыйсы белән алдан сөйләшенгән планга зур гына үзгәрешләр ясалып куйды. Моның өчен, билгеле, үзенә күрә сәбәпләре дә булды.
    Әнисе колхозның түбән хезмәт хаклы төрле эшләрен үтәргә йөрүдән, ирләр башкара торган ат белән эшләүгә күчте. Фәридә ат җигеп, ирләрдән уздырып эшли торган булды. Кырга саламга барсалар, иң зур олау аныкы булыр иде. Зәмһәрир салкыннарда да ялан кул эшләвенә кадәр ул башкалардан аерылып торды. Кайбер көннәрдә бик суык дип, ир-атлар атларын җикми торганда, Фәридәнең бер үзенең кырга чыгып китүен күргәч: “Зен хатыныдыр бу!” – дип башкалар да зарланышып, аның артыннан иярергә мәҗбүр булалар иде.
    Мәктәптән буш вакытларында Фәнис рәхәтләнеп әнисенә булыша торган булды. Чөнки балачагыннан ук ул әтиләре ат җигеп эшләп йөрүче яшьтәш малайларга кызыга иде. Бервакыт әнисе урынында эшләп йөргәндә фермага райбашкарма комитеты рәисе килгәч, ул Фәниснең мәктәптә булмыйча, нишләп монда йөрүе белән кызыксынды. Сөйләшеп киткәч, район түрәсе аңа үзенең 8 не тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы техникумына керүен, ә аннан соң читтән торып институтта укуын әйтте:
    – Сиңа да шулай эшләргә кирәк, әниеңә дә ярдәмең булыр иде. Ә болай 8 сыйныфтан соң да урта мәктәпне тәмамлау өчен тагын 2 ел кирәк, аннары югары уку йортына керсәң өстәмә 5 ел уза, армиягә дә алып куйсалар, анда бер ел китә.
    Фәнис аның белән тулысынча килеште, чөнки ул киләчәктә райком һәм обком секретаре булу хыялыннан беркайчан да ваз кичмәде. Өстәвенә балачагыннан ук башланган авыр тормыштан да ул тәмам туйган иде инде. Ә алмабыйсы кайткач, ике ай дәвамында үткәргән иркен, мул тормыш гүя аның төшенә генә кереп калгандай тоелып, онытыла да башлады.
    Кыскасы, 8 не тәмамлаганнан соң ул Әтнә совхоз-техникумына юл тотты. Аның монда укырга керүе дә әнә шул балалык елларындагы авыр тормыш ачысы күрү нәтиҗәсе булгандыр дияргә кирәк. Чөнки ферма мөдиренең дә, фуражир Сахипның да шундый ук техникум бетереп, муллыкта иркен, хөр тормышта яшәүләрен күреп, белеп тора иде ул. Әнә аларның сыерлары да һәр елны икешәр тапкыр игезәкне бозаулый һәм Фәнис яшендәге малайлары гел котлет- пилмән, каймак яккан күмәч ашаулары белән авызыннан сулар китереп, үскәч Сахиплар кебек дөньяның артына тибеп яшәргә ымсындырып тордылар.
    Әмма техникумны тәмамланганнан соң аңарга ветеринария табибы булып, “рәхәт тормышта” озак куанып яшәргә язмаган күрәсең – армия сафларына чакырдылар. Районнан Татвоенкомат казармасына китереп япкач ук әлегә кадәр билгесез армия хезмәтенең кырыс һәм рәхимсез чынбарлыгы белән танышасың икән. Шәһәрнекеләр авылдан чакырылганнарны бернинди сәбәпсез җәберләргә генә торалар. Шуңа күрә Фәниснкә үзеннән 2-3 яшькә яшьрәк малайларны шәһәрнекеләр кыерсытуыннан яклап чыгарга да туры килгәләде.
    Аеруча Чаллыныкылар поездда барганда ямьсез кыландылар – вагоннан вагонга үтеп, малайлардан акча, сәгать кебек кыйммәтле һәм истәлекле әйберләрен талап йөрделәр. Фәнисләр вагонына килеп җитәрәк ул малайларны чаллылыларга каршы торырга көйләп куйды. Чаллы башкисәрләрен әйдәп йөрүче Беловның: “Кыркабыз, чәч алабыз. Хезмәт күрсәткән өчен 25 сумыгызны хәзерләгез!” – дип кычкырып, ишек ачып керүе булды – Фәнис моның чыраена китереп томырды. Белов миңгеп калган арада, Сабадан Сабир исемле таза малай көрәк кадәр куллары белән баш түбәсенә өстәгәч, тәгәрәп үк китте. Аның артыннан керүчеләрнең тагын берничәсе үзләренә кирәкләрен алгач, тынычланып калдылар. Соңыннан Фәнис, Белов белән бөтенләй дуслашып ук китеп, хезмәтләре төгәлләнгәнче бер-беренә ярдәмләшеп яшәделәр алар.
    1980 нче елның декабрендә аларны Төрекмәнстандагы Әфганстан чигенә якын бер шәһәргә китереп бушаттылар. Шуннан ач-ялангач, элек гадәтләнгәннән үзгә, кизүле-нәрәтле карантин башланып китте. Карантин беткәннән соң аларны Әфган станга җибәрәчәкләре көн кебек ачык иде инде. Тик шунысы гына һич аңлашыл мады – соңгы вакытларны туйганчы ашатмыйча җәфаладылар. Ә прапорщиклар, офицерлар ничек кенә сыйланырга белмәделәр: һәр көнне сарык итеннән я шашлык, я пылау, я башка шуның ише делекатес ризыклар кыздырулары, пешерүләре вакытында тирә-якка аңкыган тәмле исләр белән яшь солдатларны акылдан языр хәлгә җиткереп азапладылар.
    Берчакны Фәнис белән Белов икәүләп киңәшләштеләр дә офицерлар, прапор щиклар өчен зур казанда пылауның пешеп өлгергәнен сагалап торып, урлап качарга хәл иттеләр. Баштан казанны вакытлыча яшереп торырга дип комлы җирдә чокыр казыдылар. Аннары пылау пешерүче, ризыкның әзер булуын хәбәр итәргә офицер ларга әйтеп чыкканын көтеп алдылар. Белов аны чыккан җиренә аяк чалып егарга да, кычкырмасын өчен авызын томалап торырга, ә Фәнис шул арада пылауны әзер чокырга төшереп, сизелмәслек иттереп өстен каплап куярга тиеш иде. Шулай эшләделәр дә, пылауны яшергәч, пешерүчене ишектән эчкә төртеп кертеп, өстән бикләп алдылар. Офицерлар “әсирлек”тән чыгып котылганчы ач солдатлар казанны ялтыратып куйганнар иде инде.
      Офицерлар пылау урлауның кем эше булуын сизеп, ачыклап өлгергәнче, аларны Әфганстанга күчереп куйдылар. Бу вакытта полкта Дагстан егетләре “картлык” кичергәнлектән, татарларга аларның мөгамәләсе бик әйбәт булды. Егетләрнең ач торганлыгын белгәч, үзләренә бер машина консервлар китереп бушаттылар. Кинәнделәр генә ашап.
    Әмма дагстанлылар демобилизацияләнеп, алар урынын волгоградлылар, воронежлылар алгач, татарларга якты чырай күрсәтү бетте. Көннәрдән бер көнне Фәнисне дә подвалга чакырып төшереп, “бабайлар” җидәүләп торып дөмбәсләделәр, аның борыны шул чагында кәкрәеп калды. Аннан канга батып чыккан төшкә “картлар”ның якташ прапорщигы сорау алып бәйләнде. Прапорщикка: “Баскычтан менгәндә абынып егылдым”, – дип алдашырга туры килде. Ә прапорщик исә: “Икенче юлы карабрак йөрерсең, таттарин противный!” – дип Фәниснең сыртына резина таяк белән каты гына сылап алды...
    Шулай да солдат хезмәтенең кыенлыкларына караганда, әфган мөҗәһитләре белән сугышта, дусларны-якташларны югалту күпкә авыррак һәм әрнүлерәк булды. Фәниснең үзенә дә үлем куркынычы бер генә тапкыр янамады анда. Ә яраланулары җитәрлек булды, билгеле. Әлеге яралар менә хәзер, сугыштан соң ничәмә еллар узгач ныграк сызлап, аеруча һава торышы бозылганда авыртулары бәгырьгә тия.
    Армия хезмәтен үтәп кайткач, Фәнис авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлегенә эшкә урнашып, университетның тарих факультетына читтән торып укырга да кереп куйды. Ә инде әнисе: “Йорт эшләрен үземә генә башкаруы авыр, хәзер сиңа үләнергә вакыт”, – дип дәүәнисе белән бергәләшеп кыстый торгач, ул армиядән кайтканнан бирле үзенең озатып йөргән кызы – башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера белән никахлашырга план кора башлады.
    Әмма өйләнгән очракта, зур кыенлык өстәләчәген, ягъни өй кечкенә булганлыктан, озак тормый йорт салырга кирәклеген уйлап, Фәнис кыз белән никах турында сөйләшүне икенче елның көзенә кадәр кичектерәсе итте. Җитмәсә Флерасы да үзенең борынын күтәреп, Фәниснең гайрәтен чигереп куйды.
    Оныгының җитди рәвештә эшләп йөрүен күреп торган дәүәнисе аны һәр иртә-кичләрен 7 чакрым ераклыктагы район үзәгенә эшкә, очраган бер транспортта иза чиктереп азапламаска булды. Ул кызы Фәридә белән киңәшләште дә әтисе биреп калдырган алтыннан бер өлешен оныгына тапшырды:
       -Улым, мына шоларны күпмедән зибәрергә мөмкинлеген шыпырт кына белеш тә, сатып машина ал үзеңә. Син үзеңнең Хан варисы булуыңны онытып зибәрмә, шуңа лаеклы иттереп яшә. Фәнис бу операцияне бик уңышлы башкарып чыгып, ике ел гына йөргән тугызынчы модельле “Жигули” машинасына ия булды.

                             V11

    Машина алуларына баштагы мәлне барысы да бик шатлансалар да, соңрак Фәниснең еш кына соңга калып кайта башлавы өйдәгеләрне борчуга салды: “Нацар юлда гына йөри күрмәсен, берүк!” Саимә, кичектерми оныгын кисәтеп куярга ашыкты:
    – Әгәр дә марьза хатыннары белән йөрегәнең ишетелсә белеп тор, мәңге бәхил төгел. Алар бик тиз динеңнән яздырырлар. Әнә Магнитогорскидагы тәтиапаңның малае марьзага үләнеп ничек харап булды. Марьза хатыны, Дамир туганыңның өстеннән типтереп, хурлыктан муенын элмәккә тыгарга мәзбүр итте. Ишетсен колагың, кайбер марза хатыннары азгын көңелле булалар!
    – Дәүәни, динемнән язарга минем башыма тай типмәгән бит әле.
    Ләкин шулай дип торса да, дәүәнисе күпмедер күләмдә хаклы булып чыкты, көтмәгәндә Фәнис шундый “азгын күңелле” марҗага юлыкты. Егет түгел, ә кул күтәреп машинага утырган бик мөлаем хатын-кыз үзе Фәниснең кылларын чиер тергә кереште:
    - Кызлар сезнең муеныгызга асылынып торалардыр инде, мондый машинада гына җилдергәч. Э-эх, шундый кавалерың булса иде!
    – Сезнең шикелле чибәр хатыннарга кавалер табуы кыен түгелдер, дип уйлыйм.
    – Менә булыгыз алайса, – дип турыдан ярып салды хатын һәм өенә чәйгә чакырды, – ирем командировкадан тагын ике көнсез кайтмый.
    Фәнис кыстатып тормады, Ольга артыннан өйләренә кереп китте һәм бик якты чырай да күрсәтелгәч, аңарда ук кунып та калды. Аның бу мавыгулары шуның кадәр тирәнгә кереп китте ки, ул һәркөнне Ольга белән күрешергә ашкынып бара торган булды. Ә Ольгасына исә, ирен алдап чыгу берни дә түгел иде. Соңга табарак ире сизенсә дә Фәнис үзен яман гадәтеннән тыя алмады.
    Беренче тапкыр Ольганың ире Николай, Фәнисне хатыны белән икәүдән-икесен генә үз өендә “тоткач”, ул үзенең хыянәтен бик авыр кичерде. Әмма ул чагында хатын уңайсыз вазгыятьтән бик җиңел котылды. Николай: “Ник караңгыда утырасыз?” – дип авызын гына ача башлаган иде, Ольгасы күтәрелеп бәрелде: “Уты рырсың да монда, ирең синең шикелле пешмәгән булганда. Кая гына йөреп каладыр, дуңгызлары чыгып качкан, әле ярый Фәнис үтеп бара иде, ул куып кертергә ярдәм итте. Хәзер менә гыжынга батып кереп кенә утырдык. Бар, басып торма, ярты алып кайт, ул синең дуңгызларыңны рәхмәткә генә куып йөрергә тиеш түгел!”
    Николай карышып тормый чыгып киткәч, “өлгерәбез әле”, – дип Ольга сөйгәнен яңадан ятакка кыстый башлаган иде дә Фәнис катгый каршы килде.
    – Өстемә кеше карап торганда, кече йомышны да башкара алмыйм әле, – дип көлде ул, – ә син яратышып уйнарга кыстыйсың. Бөтенләй оятсызга әйләнмәгән әле мин.
    – Беләм инде, беләм. Егетлегеңне мин алып, үзеңне ир ясамаган булсам, хәзергә кадәр хатын-кыз назы татып карамаган килеш йөрер идең. Онытма, мин синең беренче хатын-кызың!
    Фәнисне оялу комплексыннан арындырырга теләпме, чираттагы кавышула рына Ольга аңарга сюрприз оештырды. Ул дөньясын онытып ләззәт дәрьясына чу мып йөзгәндә, алдагы бүлмәнең ачык ишегеннән икенче бер хатын-кызның, дәртенә чыдаша алмаудан назлы ыңгырашуы ишетелде. Фәнис корт чаккандай җыерылып, Ольгадан читкәрәк шуышты:
    – Кем бар анда? – дип пышылдады ул.
    – Өнең алынмасын инде, синдәй пәһлеван егетләргә кыштырдау ишетелгәннән дә куркып калу оят. Анда минем дус хатын ирләр назы татырга теләп ята. Бар аның да күңелен күреп кил әле.
    – Оленька, нишләвең бу, мин сине башкаларга алыштыраммыни инде? – дип сөяркәсен иркәләде ул, аның сынап каравыдыр дип уйлап.
    Әмма Ольга чынлап әйткән булып чыкты, ул Фәнис яныннан төште дә шәрә килеш утны кабызды: “Катя, кил монда, булыш миңа тизрәк”, – ул киенмәкче булып азапланган Фәниснең киемнәрен йолкып алып, алдагы бүлмәгә томырды, шул арада ярым-ялангач Катясы да килеп җитеп, Ольга белән бергә Фәниснең өстеннән юрганын тартып алырга булышкандай итте. Эшләре барып чыкмагач, Ольга:
    – Туган көнең хөрмәтенә бер сәгатькә янга китеп торам. Кара аны Катька, үзеңә гашыйк итәргә тырышма. Фәнис, бала булма инде, аңла, ялгыз хатынның күңе лен! – дип ул дус хатынын Фәнис янына төртеп яткырды да, утны сүндереп алдагы бүлмәгә кереп китте.
    Фәнис озак “карышып” тормады, Катяның шома тәннәренә, йомры күкрәклә ренә куллары тиюгә үк “сынып төште”. Екатерина теләгәнен алып, рәхәттән изрәп яткан арада Фәнискә үзенең адресын һәм телефонын пышылдап, кайчан теләгәндә дә килергә мөмкин булуын аңлатты. Шул рәвешле, Фәнис берьюлы ике чибәр сөяр кәгә ия булды һәм, Николай өендә чагында, Екатерина белән очрашырга гадәтләнеп китте.
    Алга таба Фәнис хатын-кызлардан активлык көтеп тормастан үзе дә һөҗүм итәргә өйрәнде. Тора-бара чит-ят күзләргә күренеп йөрүдән качып, Ольга белән Катьканың өйләренә керүгә караганда, билгеләнгән урынга үзләрен генә чакырып чыгаруны уңайлырак санады.
    Ә инде Ольгасы да, Екатеринасы да үзләрен Фәнис катында шактый ук вуль гар тотарга да тартынмагач, егет алардан да уздырып җибәрә башлады. Икесенең берсенә телефоннан шалтырата да тупас кына фәрман бирә: “Өйдәме, киемнәрең чөйдәме” – дип куя. Тегеләре ул өйрәткәнчә, өйдә дә, чөйдә дә, дигәч, – “Киемнәреңне чөйдән алып тиз генә киен дә, мин яраткан кәтлитләрең белән мичтә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгеләреңне пакетка салып, сөйләшенгән урынга чыгып баскан бул! 10 минуттан анда булмасаң, үзеңә үпкәлә!”
    Ни сәер, марҗа хатыннары үзләренә карата әнә шундый тупас мөгамәлә күр сәткәнне, инәлткәнне ярата төшәләр. Инәлтүгә килгәндә, Фәнис чәчәктән-чәчәккә күчүче күбәләктәй, башка берәр хатын-кыз белән таныша да, айлар буена тегеләрен онытып тора. Хатыннар ачуланып та, үпкәләп тә шалтыраталар. Соңгы тапкырында ул, Ольга белән сөйләшенгән урынга күрешергә барганда, аны юл буенда транспорт көтүче ике хатын туктатып, Ялантау Кичүенә илтүләрен сорадылар.
    – Мин аннан караңгыда ялгыз гына кайтырга куркам, уртагызга алып, төн кундрырырга риза булсагыз барам, – дип шаяртты ул.
    – Бала йоклаткан шикелле көйләп кенә йоклатырбыз.
    – Алай булса утырыгыз, киттек.
    Ялантау Кичүе авылы юлына борылганда тау башыннан аның күзен чагылды рып, нәрсәдер яктырткандай булды. Шунда ук машинасы да шилә генә сүнде. Ачкы чын борып караган иде, бернинди тавыш чыкмады. Аннары, Фәнис үзе дә сизмәстән йокыга талды...

                      VII1

    – Эш нәрсәдә, бензиндамы, мотордамы? – дигән тавышка уянып китте Фәнис, гүя аны үсмер чагындагыча “Мөтәвәлли” кушаматы белән үртиләр иде. Җавап ишетелмәгәч, сорау тагын кабатланды:
    – Мотор эшләмиме, әллә бензин беттеме? Монда торсаң, катып үлүең бар, – өлкән яшьләрдәге агай Фәнискә карап, башын чайкап торды...
    Фәсих агасы ярдәме белән аның машинасы әйбәт кенә эшләп китсә дә, ул күздән югалуга тагын чыгымчылый башлады. Шулчакны Ялантау Кичүе тау башын нан аңа кемдер көзге белән күзен чагылдырып, кояш нуры җибәрә кебек тоелды. Ә бит көн дә кояшлы түгел, Фәнис ут чаткысыдай гына күренгән ерактагы ноктаны эзләргә кереште һәм тиз арада әлеге нурны тотып та алды...
    Мизгеле белән аның кендек турысында уңайсыз гына кадап алып, шунда ук машина өстенә утлы шар эленде. Кемдер ике иңбашына да берьюлы кагылып алгандай итте дә: “Тынычлан!” – дип әмер биргән кебек тоелды аңа. “Бетүем шул күрәсең, – дип кенә уйлый алды Фәнис, җилкәләргә дәүәнисе сөйләгән Өнкир белән Мөнкир орынып алдылар, булса кирәк. Фани дөньяда кылган гөнаһларының күләме нә карап, җәннәткә яки тәмугка җибәрер алдыннан сорау алганда уң җилкәңә Өнкир, сул җилкәңә Мөнкир гөрзеләре белән тондырып куярлар ди, имеш. Аңар исә юл турыдан-туры тәмугка булачак, чөнки ул дәүәнисенең: “Гомереңдә дә марьза кызлары белән йөрисе күрмә, алар динеңнән яздырырлар”, – дигән кисәтүләрен тыңламады...
    Әйтерсең аның уен сизгәннәр: “Борчылма, без Өнкир белән Мөнкир түгел, Фәрит абыеңның соравы буенча эш итәбез”, – дигән тавыш ишетелгән кебек тоелды Фәнискә. Кинәт ул Фәрит абыйсының Магнитогорскида бабалары күмелгән зиратта: “Синең яныңа бик эре бәдәнле Алыплар килерләр, алардан бер дә шикләнмә”, – дигән сүзләрен исенә төшерде. Димәк ул теге дөньяда түгел, үзе белән килеп чыккан хәлләр дә өнендә бара. Нишләп алмабыйсы ул чагында барысын да тәгаенләп аңлатмады икән, дип баш ватты Фәнис.
    Фәрит исә, энесе аның сүзләрен чынга алмас, дип шикләнгән иде. Ә бит дөрестән дә ул сөйләргә мөмкин булган вакыйгаларга 13 яшьлек үсмер түгел, 5 яшьлек бала да ышанмас иде. Хәер, Фәрит үзе дә башыннан үткән хәлләрне хәзергә кадәр тыныч күңел белән генә аңында яңарта алмый. Әйтерсең лә ул вакыйгалар аның белән булмаган, фәкать кинодан гына күргән...
    Армиягә алынып, хәрби диңгез флотында 4 ел да 3 ай хезмәт иткәннән соң ул акча эшләү ниятендә, балык тотарга язылып калды. Акчаны дөрестән дә алтмышынчы еллар өчен фантастик суммада, аена меңәр сум күләмендә көрәп алды Фәрит. Әлбәттә, акчасына карата эше дә физик авыр булу өстенә куркынычлыгы белән нык аерылып торды.
    Ишелеп өстеңә килгән икешәр катлы йорт биеклегендәге дулкында чайкалучы балык тоту көймәсе (судно), балачакта шарлавыктан агызган йомычка шикелле генә, чарасыз халәттә калганда аеруча куркыныч була иде. Әмма чын куркынычы, ачык диңгез эчендә эчәр суың бетеп, “адашып калганда” әллә нинди рәвешләрдә каршыңа килеп баса икән. Күз алдына китерүе дә коточкыч: җилнең әсәре дә сизелми, өстәвенә сулый торган һавасына тикле яндырып, кояш кыздыра, сусаудан әлсерәгәнгә, телләр камакошка ябыша, күз аллары караңгыланып, баш тубалга әйләнә.
    Хөкүмәт заказы, дип аларны Саргас диңгезенә бик тәмле елан балыгы тотарга җибәрделәр. Ярлары коры җир белән тоташмаган, Атлантик дәрьясы уртасындагы дөньядагы иң зур диңгез. Җил булмаганнан су өсте көзгедәй тигез булырга тиеш кебек, әмма бик күп суүсемнәр арасында кайнашкан тереклек ияләре хәрәкәтеннән ул гүя кайнап тора. Капитанның өлкән ярдәмчесе исәпләп бетерә алмавына күрә, алар Гольфстрим агымы нәтиҗәсендә барлыкка килүче әйләнмәгә килеп эләккән нәрен сизмичә дә калдылар.
    Команданы иң тетрәндергәне шул булды: алар, үзләренең яманаты чыккан Бермуд өчпочмагы тырнакларына “капканлыкларын” аңладылар. Бу коточкыч факт рациянең эшләмәвеннән, электрон җиһазларның “тилерүләреннән” ачыкланды. Көймә, язмыш кочагына тапшырылып, тулысынча әрсез суүсемнәр әсирлегенә төште. Балыкчыларны рәхимсез билгесезлектән битәр, диңгезгә карап суга тилмерү акылдан язарлык дәрәҗәгә китерде.
    Арада саташа башлаучылар барлыкка килеп, аларның саны көннән-көн үсте. Берараны Фәрит тә башы әйләнеп-әйләнеп китүен сизеп, бертуктамастан бар белгәннәрен укырга кереште. Ул зүрәтисе Нотфулла белән Мифтах дәүтисенең яңгыр теләгәндә нинди намаз укырга кирәклеген искәрткәннәрен исенә төшерде: “Мөхәммәд галәйһиссәләм гыйбадәт урынына Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорарга килгәц, Аллаһыга яңгыр сорап мөрәзәгать иткән һәм ике рәкәгать намаз укыган. Аннары Пәйгамбәр галәйһиссәләм киеменең кире ягын әләндереп кигән”, – дип тәфсилле иттереп сөйләгәннәр иде алар.
    Шуларны исенә төшерүенә шатланудан, Фәрит кичектермичә намазлыкка охшатып чүпрәк җәйде дә намаз укырга кереште: Әгуузү билләәһи минә-ш-шәйтани-р-раҗим. Бисмилләһи-р-рахмәәни-р-рахиим. Илаһи, ният кылдым, иртә намазымның ике рәкәгать сөннәтен укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына, халисан лилләһи тәгалә...
    Ул киемнәрен әйләндереп киде дә, диңгез суы алып, аның өстендә дә дога кылды: “Илаһым, үзеңнең кодрәтең белән шушы суыңның тозын төпкә утыртып, эцәрлек хәлгә китерсәң иде”. Фәрит сулы савытның өстен белгәннәрен укып каплап куйды да болыт күренмиме икән дип, палубага күтәрелде. Күк йөзе чиста, көннең кызу булачагына ишарәләп кояш күтәрелеп килә иде.
    Офыкның көнбатыш ягыннан кояш кебек икенче шар күргәч, ул саташам дип уйлап, яңадан үз каютасына ашыкты. Бераз тынычлангач, тозы тонсын дип куйган суын бер йотым гына кабып караган иде, шаккатты: су төчеләнеп калмасынмы. “Я, Раббым, мине дә акылдан яздыруыңмы инде?” – дип куйды ул үз алдына сөйләнеп. Фәрит акылдан язып өлгермәгән бер матроска да суын эчереп карады. Аның йотлыгып эчүен күргәч, ул тулысынча Аллаһының гозерне ишетеп, ярдәм итүенә инанды. Хәзер инде ул яңгыр булачагына да шикләнмәде, шуңа тулысынча ышану өчен яңадан палубага күтәрелсә, бая офык сызыгында күргән шар инде аның баш өстендә үк эленеп тора иде...
    Фәрит аңына килгәндә үзен җәннәт бакчасында күрде. Һәр тарафтан күзләрне рәхәт иркәләүче биниһая күркәм илаһи яктылык сирпелеп тора. Күңелгә хуш, җиләс һава бөркелә, гомумән, эссе кояш астында гүя ул азапланып ятмаган да. Фәрит, каршында пәйда булган гигант кешеләрне күргәч, үзен әкиятләрдәге алып батырлар белән очрашкандай хис итте.
    Аны аякларында йөртмәгәндәй дә иттереп, җилдереп кенә патша аппарта ментыдай зиннәтле бүлмәгә алып керделәр. Анда тәхеттә ак сакал-мыеклы мөлаем гына карт утыра иде. “Кем син, кайдан?” – дип сорады ул Фәриткә текәлеп торып.
    – Фәрит атлымын, Болгар зирлегеннән.
    – Алайса син безнең кеше булып цыктың, олан.
    – Ә син үзең кем сың?
    – Мин син әткән Болгар бабаңнарның олуг Ханы Кобрат Ханга туган кеше булырмын. Фәрит корт чаккандай сискәнеп китте.
    – Мин дә Болгар Ханнарының дәвамцысы бит.
    – Беләм, битеңдәге миңеңнән үк күрәмен. Шоның өцен минем янга китерүләрен сорадым да инде.
    – Ә Кобрат Ханга син ницек туган? – дип кызыксынуында булды Фәрит.
    – Ницек булсам да белмисең, мин сиңа ага тиешле олы кеше, шул зиткән.
    – Алайса Ага-Хан инде! Мин шолай дип йөртим, ярыймы?
    – Бик күркәм ат, яхшы. Шолай булсын.
    – Ага-Хан, Кобрат Ханнар моннан мең еллар элек үк үлгәннәр бит инде, син ницек озын гомерле була алдың икән?
    – Эххе-хе-хе, монда тиз генә үлмиләр шул, вакыт та башкаца үтә.
    – Нинди зир соң бу шошындый серле?
       -Зирдәгеләр Бермуд өцпоцмагы дип йөртәләр, без шул Бермуд утраулары астында.
       -Алай булгац ничек монда су керми?
       Ага-Хан Фәритнең ышанмый торуын күргәч, хезмәтчеләрен чакырып, ләгәнгә су салып китерергә кушты. Аннары шул суга чынаякны әйләндереп тыкты:
       – Цынаяк эценә су керми бит. Менә бу су асты патшалыгын да бик зур цынаяк ны әләндереп, су астына батырганнар дип күз алдыңа китер.
    – Яктылык каян килә алайса? – Фәрит әле һаман ышанырга теләмәде.
    – Әгәр цынаякның өстен пыяладан ясасаң яктылык кермәсме? Сине монда китергән затлар бик кодрәтлеләр, аларның булдырмаган эшләре юк. Шоның өцен бу зиргә берницек үтеп кереп булмый, көймәдә якынаерга теләсәләр, әләнеп каплана лар, я булмаса бер кая да селкенә алмица кояшта янып үләләр.
    – Безнең судно белән дә шолай булды.
    Ага-Хан башын гына кагып алып, дәвам итте: “Алар кирәксә күз карашлары белән тауны күцерәләр. Кирәксә дошман гаскәрен бер ук та атмицаа егып салалар”.
    – И-и-их, Болгар Ханлыгына һөзүм иткән монгол, Аксак Тимер, урыс яуларын шулай кырып саласы булган! – дип йодрыгын селтәп куйды Фәрит, – Алтын Урдабызга бәреп кергән Аксак Тимерне, Казан Ханлыгына солыхны бозып, хыянәтцел һөзүм иткән Иван Грязный (Грозныйны ул зурәтисе белән бала вакытында бәхәсләшкән чакларыннан бирле шулай атарга гадәтләнде) гаскәрләрен цәнцелдергәндә шәп килеп цыккан буласы да бит!
    – Зир йөзендәге барлык зур вакыйгаларны, аеруча Болгар зирлегенә кагылыш лы хәлләрне зиткереп торганга, мин алардан ярдәм итүләрен үтенгән идем дә. “Без ят кавем эшләренә тыгылмыйбыз”, – диделәр шул.
    – Алайса испаннарның Америка континентында яшәүце безнең туганнары бызны варварларца кыруын да ишеткәнсең?
    Ага-Хан, әйе, дигәнне аңлатып, башын кагып алды да сорап куйды:
    – Ә зирнең аръягында каян килеп безнең туганнар яшәсен икән?
    – Ак еланны “акцылан”, Бразилиядәге бик зур бер шарлавыкны “Игуасу”, икенчесен “Агуа”, – дип атагац, башка бик күп безнекенә охшаш сүзләре булгац, ницек туган димисең инде?
    – Хы-ы, шолай мени әле? Хәтердә, испаннар бу тирәдә өц кимәләре белән атналар буена каңгырап яттылар. Мин цыгып караган идем. “Бирмә ут, бирмә ут!” – дип кыцкырып торуыма карамастан, бу Алыплар аларга ут яктыртып, зирне күрсәттеләр.
    – Бермуд синең бирмә ут, – дип кыцкыруыңнан килеп цыктымы икән әллә, Ага-Хан?
    – Булырга мөмкин.
    – Испаннарның ул цагында Америкага юл табулары бик кызганыц хәл бил геле. Хаер, соңрак барыбер юл ацылган булыр иде. Әмма ләкин зир йөзендә испан нарның Америка халыкларына, урысларның татар, Кавказ һәм Себер халыкларына карата кылган варварлыкларын берницек аклап та, аларның вәхшилеген бернигә цагыштырып та булмый торгандыр.
    – Нигә алай дисең, олан? Барлык сугышларда да халык күпләп кырылган, шоңа күрә дә сугыш-орыш инде ул.
    – Алай төгел, Ага-Хан, Иван Грязный башкисәрләре ат арбасы биеклегеннән әз генә озынрак малайларны да кылыцтан үткәреп, турап цыкканнар. Шәһри Бол гарда безнең бабаларыбызның кабер ташларын үзләренең циркәүләре нигезенә салганнар.
    – Булмас хәл бу!
    – Булган шул мына, гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташларын циркәү фундаментларында үз күзләрем белән күрдем. Ниндидер татар куштаннары ташлар дагы язуларны кырып-сылап яшермәкце булганнар да, тик кара эшләре ахыргаца барып цыкмаган, зыялы кешеләр комацаулаганнар. Дөрестән дә нигә урыс колони заторларының вандализмын яшерергә, бөтен дөнья халкы күреп торсын аларның цын йөзләрен. Югыйсә, үзләрен бик цивилизацияле кешеләр дип лаф орырга ярата лар, циникларца кылануларыннан коскылар кели. Мына шоларны аңнатып булмыймы ул Алыпларга, татар халкы гасырлар буена азатлыкка омтыла, гаделлекне торгызып, урыс коллыгыннан, үзләренцә әтсәк, урыс игосыннан азат итүдә ярдәм күрсәтсеннәр!
    – Аңлатып кара, инандыра алырсыңмы үзләрен!?
    – Мин алар телен ницек белим?
    – Белергә кирәкми дә, алар дөньядагы барлык халыкның телләрен генә түгел, тереклек ияләренең нәрсә теләгәннәрен дә аңлыйлар.
    – Ә мин аларны ницек аңлармын?
    – Аптырама, алар нәрсә әтергә теләгәннәрен көңелеңә үк салып бирерләр.
    Фәрит Ага-Ханга зиткергән моң-зарын Алыпларга да сөйләп карады. Әмма: “Без бер тапкыр башка цивилизация эшенә тыгылып, кырылып бетә яздык инде. Ә хәзер тәүбә иттек”,- дип ризалашмадылар.
    – Һиц югы Мәскәүне Татарстанга союздаш республика статусы бирергә күндерегез, – дип үтенде ул.
    Алыплар: “Безгә зир кешеләренә күренергә ярамый”, – дип ул үтенечне дә кире кактылар.
    – Үзегезнең кодрәтегезгә, сәләтегезгә өрәтегез алайса, – дип үзенекендә булды Фәрит.
    “Син нормадан артык радиация алып өлгергәнсең. Өстәвенә яшең дә артып киткән”, – дигән җавапны ирештерделәр аның күңеленә.
    – Ул цагында минем энекәшемә өрәтегез, ул менә яшүсмер генә әле, – диде Фәрит елар дәрәҗәгә җитешеп. Аларның бик серле, үтәдән-үтә тишеп керердәй карашлы күзләренә карап. Алыплар үзара карашып алдылар да ризалыкларын белдерделәр.
    – Ә ул монда ницек килеп эләгә алыр сың?
    “Без үзебез аны табарбыз”, – җавабын тойды Фәрит. Аннары аңарга ясмык зурлыгындагы пыяла кристалл кисәге биреп, шуны энекәшенең кендек куышлыгына яшереп, өстеннән май белән сылап куярга куштылар.
    Фәрит яңадан көймәләренә илтеп куюны сораган иде дә, Ага-Хан аңа тормышта кирәк булыр дип, Кара-Каплан көрәш ысулларын өйрәнеп алырга, буыннар сызлаганны дәваларга, елан-чаян чагуларына каршы тору дәваларын үзләштерергә тәкъдим итте.
      -Ул кадәр озак торсам безнең кимәдәгеләр үлеп бетәрләр бит, – дип Фәрит кире кагарга маташкан иде дә, Ага Хан аны: “Борцылма, монда бер ай узганда синең кимәңдә бер сәгать тә үтмәгән булыр”, – дип тиз тынычландырды һәм аның хезмәтчеләре күнегүләрне башлап та җибәрделәр. Ә Фәрит балачагыннан ук бик елгыр булып үскәнгә, көрәш алымнарын тиз үзләштерде...

                              

    Ага-Ханның вакыт нисбәтендәге сүзләре дөрес булып чыкты, Алыплар аны урынына илтеп кенә калмыйча, көймәләрен әйләнмәлектән дә чыгарып куйдылар. Анда үзе белән бергә төчеләнгән суны эчкән матрос:
    – Мин сине боцман, сәгать буена эзләп йөрим, кая гына югалып яттың шуның кадәр?” – дип мыгырданып каршы алды.
    – Каютамда бикләнеп, тәмәке көрәтеп утырдым, әллә ярамыймы?
    – Әйдә, көлеп торма, синең тәмәке тартмаганыңны беләбез. Бөтен команда үлеп ятканда шаяртмасаң да ярый.
    – Ә мин анда тәмәке тартмадым, синең комацаулап йөрүеңнән кацып бикләндем дә Аллаһы Тәгаләдән безне коткаруын сорап, дога кылып утырдым.
    – Я-я, коткардымы соң инде синең Аллаң? – диде ул мәкерле көлеп.
    – Минеке генә түгел, синең дә Аллаң ул хөрмәтле Федор Михайлович, ә сезнең аллагыз Иисус Христос яһүдләрнең Моисее, мөселманнарның Мөхәммәд галәйһиссәләм шикелле пәйгамбәр генә.
    – Шайтаныма олак үзеңнең пәйгамбәрең белән, күп сөйләнеп торсаң ботың нан тотып диңгезгә бәрермен! – дип усал сүгенде Федор.
    – Минем пәйгамбәремә тел тидерәсе булма, югыйсә үзеңнең балыкларга ри зыкка оцуың бар!
    – Нәрсә-ә, йолкыш татар, кабатла әле?! – командада иң елгыр һәм физик яктан бик көчле булуы билгеле Федор, Фәрит өстенә очынып килүе булды, үзенең ни арада идәнгә килеп төшкәнен аңламый да калды.
    – Тыныцландыңмы? – Фәрит акыртып аның кулын каерды.
    – Булды-булды,- Фәрит кулыннан ычкынгач, ул тагын ымсынып караган иде дә, әмма бу юлы инде очып ук китте.
    – Кисәтәм, тагын бер тапкыр гына явыз ният белән минем яныма якынлашсаң, дөрестән дә диңгезгә оцасың, Аңладыңмы йолкыш урыс?!
    – Аңладым.
    – Мына яхшы булган, ә хазер мине игътибар белән тыңла. Мин сиңа төце су эцердемме?
    – Төче, билгеле.
    – Аня савытны кара, төбенә тоз утырган, Аллаһыдан ялварып, дога кылып сорагац, суны тондырып бирде. Мына хазер икәүләп сорасак, судноны да Бермуд өцпочмагыннан цыгарырга мөмкин. Туган зирләреңә исән-сау катькың келәсә, сорибыз, ризамы?
    – Риза, әлбәттә.
    – Алай булса, тәреңне салып куй да минем арттан кабатла. Ләәә иләәһә иллә-ллаааһ. Мөхәммәдә-р-рәсуулулааһ.
    Федор карусыз рәвештә Фәрит артыннан гуаһлык бирде.
    – Мына син дә мөселман булдың.
    – Булырмын, әгәр дә бу тәмугтан котылсак.
    – Әдә, палубага менеп карыйк, берәр үзгәреш юкмы икән?
    – Боже мой! Үз күзләремә ышанмыйм.
    – Боже мой түгел, Сөбхәәналлааһ! Югыйсә Аллаһы тәгалә яңадан әләнмәгә кертәцәк.
    Федор шунда ук Сөбхәәналлааһ, дияргә ашыкты.
    – Ә хәзер моторны кабыз да курсны үзебезнең якка тот, мин рациядән ярдәмгә цакырам...
    Соңыннан, исән-сау базага әйләнеп кайткач Фәриттән битәр Федор: “Аллаһы Тәгаләгә ялварып котылдык”, – дип карганса да аларга беркем дә ышанмады. Киресенчә, югарырак җитәкчелеккә бу хакта авыз ачып сүз дә әйтмәскә кисәттеләр. Әмма шулай да аларга дәваланып алырга дип, вакытыннан элек ял бирделәр.
    Фәрит мөмкинлек чыгу белән ук туган ягына юл алды. Авылын күрмәгәнгә 15 еллап вакыт үтеп киткәнлектән, бу арада аның бик якын кешеләре дәүәтисе Мифтах белән зурәтисе Нотфулла картлар инде күп еллар элек вафат булганнар иде. Фәрит барыннан да элек аларны юксынды. Моңа кичен күрше йортка тәрәвих намазына керүе дә сәбәпче булды, билгеле. Зекер әйткән вакытта аның күңеле моңсу сызла нып, дәүәтиләрен сагыну аеруча үзен нык сиздерде.
    Мифтах картның уң аягы Герман сугышыннан ук биртелеп кайтканга күрә, ул аягын көчкә сөйрәп йөри иде. Шуңа күрә Фәрит аны тәрәвих намазына сәнәскәдә тартып бара торган булды. Намаз беткәнне ул үзе шикелле бала-чага белән мич ара лыгында, чаршау артында тыңлап тора иде. Намазның һәр 4 рәкагәтен укыган саен дәүәтисе белән зурәтисе биниһая моңлы иттереп зекер әйттеләр:
    Сөбөхәәнәзил мөлки вәл мәләкүт. Сөбөхәәнәзил гиззәти вәл кодорәти вәл кибрийәти вәл җәбәрут. Сөбөхәнәл мәликил хәййилләзии ләәйәмут. Соббуухөн коддуусер раббел мәләәәәъикә тиврәррух. Ләә иләһә илләллаһу нәстәгфируллаһ, нәсьәлөкәл җәннәти вә нәгууззә бикә минәннәр.
    Рамазан айларында урамда да, хәтта мәктәптә дә әлеге зекерне эченнән генә көйләп йөрергә бик ярата торган иде Фәрит. Шуңа күрә укытучылар, аны ураза тота торгандыр дип уйлап, су каптырырга да ниятләп карадылар, әмма башка укучылар капсалар да Фәритне берничек мәҗбүр итә алмадылар. Чөнки бу хакта ул һәрнәрсәдән хәбәрдар Хатип абыйсы белән күптән киңәшләшеп уйган иде инде.
    – Әгәр дә сиңа су каптырырга тырышсалар, алардан ирексезләп су эцертергә ярый дигән законны күрсәтүләрен таләп ит. Конституциядә вөздан ирегенә хокук бирелүе турында әт,- дигән иде Хатип абыйсы.
    – Нәрсә соң ул вөздан иреге?
    – Дин тотарга ярый дигән сүз. Ышанмасагыз СССР Конституциясеннән укыгыз, диген.
    Фәрит шулай эшләде дә. Сыйныф җитәкчесе Әминә апалары гадәттәгечә парталар буенча су эчертә килеп, Фәриткә җиткәч, малайларга Фәритнең кулларыннан тотып торырга кушкан иде дә:
    – Тотынып кына карагыз, тәнәфескә цыккац күрмәгәнегезне күрсәтермен! – дип кисәткәч, берсе дә аның белән бәйләнешергә теләмәде, – апа, сезгә кем рөхсәт бирде балаларның авызларына ирексезләп су салып йөрергә, законда андый нәрсә юк.
    – Законда ураза тотарга да ярый, димәгән.
    – Дигән шул мына, ышанмасагыз СССР Конституциясеннән укыгыз, анда вөздан ирегенә хокук бирелүе әтелгән.
    – Нинди вөҗдан иреге инде ул тагын?
    – Теләгән кешегә дин тотарга ирек, дигән сүз.
    – Син генә шулай күп белдең инде, үзе пионер ичмаса! – дип Әминә апалары шуннан башка су эчереп йөрүләреннән туктады.
    Тәравих намазыннан дәүәтиләрен юксынып чыкканнан соң уйланып торган да, аның хәтерен әнә шушы мәктәп еллары хәтирәләре биләп алды. Аны моңсу уй-хисләреннән Фәниснең урамнан уеннан кайтып керүе генә аерды. “Әле ярый Фәнис энесе туып, нинди зур булып үсеп куйган”, Фәрит Фәнисне чакырып алып, аңардан мәктәп тормышын сораштырды. Хәзер Рамазан аенда укучыларның авызларына су каптырып йөрүләр күренми икән.
    – Анда ураза тотучы укучылар да юк диярлек, – диде канәгатьсезлек белән Фәнис.
    – Син аларга карама, һәрвакыт Аллага шөкер кылып торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә андыйларны ярдәменнән ташламый. Мына бит, берәр зиребез әз генә авырту белән Алла, дияргә тотынабыз һәм көңелгә зиңел булып китә.
    – Шулай шул. Мин дә күп тапкырлар сынаганым бар.
    – Безнең судно белән булган хәлләрне ишетсәң синең күзләрең акаерга мөмкин, дип серле генә итеп башлап җибәрде дә, әйтеләчәк хәбәренә Фәниснең игътибарын ныгырак җәлеп итәр өчен, Фәрит абыйсы энесе нишләр икән дип тынып торды.
    – Сөйлә инде алмабый, нәрсә булды? – дип пырдымсызланды Фәнис.
    – Бервакыт суднобыз, безнеңцә дәрья кимәсе инде, әләнмәле төшкә кереп адашты да, кызуда эцәр сусыз атнага якын азапландык. Күпцелек кеше хәлсезләнеп егылды. Мин диңгездән тозлы су алып, өстендә яңгыр теләге белән намаз укып дога кылдым да, Ходайдан тозны төпкә утыртуын үтендем. Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма, бераздан суны эцеп караган идем, безнең Цирмешән суы кебек, тозлылыгы сизелмәде дә. Ходайның кодрәте циксез аның, – дип тәмамлады серле хикәясен Фәрит.
    – Дәрьядагы әйләнмә безнең Чирмешәндәге тирән тобалы әйләнмә кебекме инде ул, алмабый?
    – Хи-и, дәрья бит ул синең географияңнән укыган океан дигән сүз. Диңгезнең дә бер кырыеннан икенце кырыена меңләгән цакырым булганда, дәрьяныкы дистәләрцә мең километр. Ә синең Цирмешәнеңнең иң киң әләнмәле төшендә дә 20-30 метрдан артмыйдыр. Шоңа карамастан йөзә белмәгәннәр өцен Цирмешән әләнмәсе дә куркыныц. Мин 5-6 яшемдә әздән генә батып үлмәдем, әниң вакытында күреп алды.
    – Сөйлә әле алмабый, ничек булды ул?
    – Миннән бер-ике яшькә олырак Мансур белән Цирмешен кырыенда коенып ятабыз, ә алмапалар елганың аръягында комда кызыналар. Суның төбе дә күренми, сайдыр дип мин алдан кереп киткән идем, әләнмә шонда үк бөтереп алды үземне. Су тирбәлеп, борынга кадәр күтәрә дә: “Алмапа! –дип кыөкырмакөы гына булам – яңадан төшеп китәм. Әле ярый, мин кулларымны югары күтәреп торганмын, Мансур үзенең Асия апасына (урыны зәннәттә булсын, машина астында калып бик иртә үлде,мескен ), ә Асия апа минем алмапага әткән. Синең әниң тиз генә йөзеп кереп тартып алды үземне. Мин су эцеп тонцыккан идем, алмапа елый-елый аркама кагып, суны цыгартты аннары.
    – Ә нишләп әни елады?
    – Еламаска бит, миңа бер-бер хәл булса, әнидән, ягъни синең дәүәниңнән каты эләгәцәк иде. Анарга мине кулыннан да ыцкындырмаска, дип бик катгый кушылган була. Шоның өцен алмапа батуым турында әнигә бер сүз дә әтмәскә кушты.
    – Әйтмәдеңме?
    – Әтмәдем, билгеле. Ул бит: “Әнигә әтсәң, үдә генә утырацаксың, минем белән бер кая да бармисың!” – дип кисәтә килде. Мин алмапаның кулына гел тагылып кына йөрдем инде. Мескен киц утырырга кызлар янына да үзе белән алып барырга мәзбүр була иде...
    Фәрит әнә шул гөнаһсыз сабый чакларын сагынып, хәтерендә яңартты. Әйе, өйдәге эшләре дә баштан ашкан алмапасына өстәмә йөк булып, аңа үз ишләре белән иркенләп күңел ачарга бөтенләй диярлек мөмкинлек бирми иде шул ул. Тагылып йөрүе генә җитми, арып, алмапасыннан кулларына күтәртеп баруны да таләп итүе белән җанына тия. Әлбәттә инде, 12-13 яшьлек кыз балага 4-5 яшендәге “бүкән”не күтәреп йөрү бик авырга туры килә. Андый чакларда Фәритне үзе шикелле кызчыклар янында такмаклап, үртәп алырга да күп сорамый Фәридә:
    – Башы тубал кебек, корсагы гөп кебек, аяклары еп кебек, ул кем була?
    – Фәрит, Фәрит, – диешәләр балалар чыр-чу килеп.
    Шуңа күрә Фәрит алмапасының: “Башы...”, – дип әйтергә тотынуына капризлануыннан шып туктый. Үзеннән ике яшькә олы Саҗидә дә шунда булса, Фәрит майлагандай тәртиплегә әверелә иде, кая анда шыңшу, тын да чыгармыйча, гел Саҗидәне генә күзәтеп йөри. Бигрәк ошатты шул ул зәңгәр күзле, сары чәчле бу кызны. Тәмам аның мәктәпне бетереп, каядыр читкә китеп баруынача яшерен җан атып йөрде.
    6-7 сыйныфларда укыганда ук бик әрсез, үзеннән шактый олы егетләргә дә башбирмәс малай булып үссә дә, ничек кенә ошатуына карамастан, Саҗидәгә авыз ачып сүз әйтергә беркайчан кыюлыгы җитмәде аның. Әмма шулай да ул, апасы үрнәгендә рифмага китереп, “шигырьләр иҗат итәргә” остарып, Саҗидәгә, үзенең кем икәнен белдермичә генә “шигырь” кисәге язып юллаган иде:
                         Сине күреп әллә нишләдем мин,
                         Үз-үземә урын табалмыйм.
                         Бер карашың белән әсир иттең мине,
                         Ә мин сиңа хәтта туры багалмыйм.

                    Куркам синең серле карашыңнан,
                    Югалтырмын кебек башымны.
                    Бирсен иде Ходай хет бер мизгел,
                    Сөяр өчен бәхет кошымны...

                         Өмет итмим, чөнки беләм инде
                         Баш иючең бик күп шул синең.
                         Тик шулай да бер үтенечем бар:
                         Идеалым булып кал минем!..
    Саҗидә авылдан китеп баргач, ул 8 нчы сыйныфка күрше Элмә авылыннан укырга килгән үзеннән бер яшькә олырак Сафиягә дөньясын онытып кызыкты. Әмма бу чибәр кыз янына килеп сүз катарга да Фәритнең кыюлыгы җитмәде. Шул ук вакытта башка егетләргә дә аны озатырга юл куймады. Тәвәккәлләп караучыларны “гаскәрендәге” берничә малайны җибәреп, Сафиягә кырын да карамаска тәүбә иттереп акылга утырттыра торды.
    Башка малайларны да Сафиягә якын җибәртмәде, ләкин үзе дә аңа сүз катырга җөрьәт итә алмады. Тик кем әйткәндәй, изге урын буш тормый, бервакыт ул үзеннән бер сыйныф алда укыган Рәшит белән Сафиянең күгәрченнәр кебек гөрләшеп торуларын күрде. Бу очракта Фәрит берни дә эшли алмады, чөнки Рәшит белән аның арасында балачактан ук килешенмичә дә барлыкка килгән үзара татулык саклана иде шул.
    Бу беркая да тыгылмыйча, әмма үзен дә кечкенәдән үк беркемнән кыерсы тырга бирмәгән төптән таза малай Фәритне үз итә иде. Башлангычта бер сыйныфка югары укыганда, ул башка малайлардан Фәритне кыерсытырга бирмәде. “Хазер кайда икән ул минем балалык елларындагы яклауцым, күрешәсе иде шоның белән, – дип Рәшит турында уйланып алды Фәрит, -ә аның Айрат абыйсы мәктәптә эшли бугай, иртәгә үк кереп күрергә кирәк булыр”.
    Икенче көнне Фәрит мәктәпкә Айратны сорап кергәч, аның авырып торуын әйттеләр, шуңа күрә ул күчтәнәчләр алып, аларның өйләренә юл тотты. Матур чәчәкләргә күмелгән албакчалы шактый ук иркен йорт. Айрат, өендә сукыр эчәгенә операция ясатканнан соң, савыгып ята икән. Фәрит белән алар туганнарча кочакла шып күрештеләр. Айрат аның керүенә бик тә шатланды инде.
    – 20 еллап күрешкән юктыр шәт, мин армиягә киткәндә әле сез безнең Рәшит белән үсмер малайлар гына булып калдыгыз, мин кайтканчы сез китеп бардыгыз. Син шул китүеңнән бирле кайтып та күренмәдең ахыры.
    – Туры килмәде шул. Нәрсә язып утырасың сың әле, дәрес планнары дисәң, укуцыларыңның зәйге каникуллары тәмамланмаган.
    – Әнә шул балачак, яшьлек хәтирәләре сагындырып куйды да, истәлек рәвешендә яза башлаган идем.
    – Укырга бир әле сер булмаса?
    – Нинди сер булсын, менә төшергеч аркылы да яза идем, ал шуларын. Мин аны менә хастаханәдән чыккач кына язарга керештем әле.
    Фәрит Айрат белән саубуллашып чыгып, өенә кайтуга истәлекләрне укырга кереште:
          

  • Пар акчәчәк
  • Карлыгач кыясы серләре
  • Насыйп яр
  • Зур сынаулар алдыннан
  • Ага-Хан үз җирләренә кайта (йомгак урынына)




  • ← назад   ↑ наверх