• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям -Форум                 Рус - Тат
  • Татарский переводчик

    Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа

    Повесть о Омаре Хайяме




  • Полный список авторов

  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни


  • Мәхмүд Әл-Болгари

    Нәһҗел-Фәрадис

    1

    Гомәр утлы Габдуллаһ разый аллаһу ганһу пәйгамбәр саллаллаһи галәйһи әс-сәлам сүзләрен ривайть кылур: «Кайсы мөэмин вә мөвәххид кырык хәдисне минем хәдисләремдин ишетмәгәнләргә тәгүрсә (Җиткерсә), белмәгәнләргә өгрәтсә (өйрәтсә), Хак Тәгалә ул кешене галимләр зөмрәсендә битигәй (төркеменә язар), тәкый кыйамәт көн булса, аманна вә саддакна, шаһидләр Җөмләсендә ку-баргай (торгызыр), тәкый кайу кем эрсә мин әйтмәгән хәдисне, минем әйтмәгәнемне белә торып, касыд (явыз ният) берлә минем ҮЗӘ йалган сөйләп, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде тисә, тәмуг-дин ултургу йирене амада кылсын (яшәү урынын тәмугдин өмет итсен)»,- тип әйде.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәдисләрен эченә алган мөгътәмад (ышанычлы) китаплардин, шул хәдисләргә тәмәссүк кылып (охшатып), кырык хәдисне Җәмигь кылдык. Йә ул хәдисләргә мөнасыйп (туры килә торган) хикәйәтләр пәйгамбәр әхвалендин, тәкый хөла-фаи рәшидин (аның юлыннан баручылар) әфгаледин (эшләреннән), голәма вә шәйехләр әхвәлен Җәмигь кылдык. Тәкый бу китапны төрт (дүрт) баб үзә кылдык. Тәкый тәгмә бер (һәрбер) бабны ун фасыл үзә кылдык. Тәгмә бер фасыл әүвәлендә бер хәдис кил-дердүк (китердек), пәйгамбәр хәдисләредин кем, мәҖмугы (барысы) кырык хәдис булыр. Әүвәл бабы пәйгамбәр фазаиленең (тормышы, изге эшләре) бәйаны эчендә торыр. Икинч бабы хөла-фа рәшидин, тәкый әһли бәйт (гаилә әһелләре) һәм төрт имам фазаиленең бәйаны эчендә торыр. Үчинч бабы Хак Тәгалә хәзрәтенгә йавунгу (якынайта торган) изге гамәлләр бәйаны эчендә торыр. Төртинч бабы Хак Тәгалә хәзрәтедин йыратгу (ерагайтучы) йавыз гамәлләр бәйаны эчендә торыр. Тәкый бу китапка «НәһҖел фәрадис» ат (исем) бирдек, мәгънәсе «Оҗмахларның ачык юлы» тимәк булыр. Өмет ул торыр, кем бу китапны укыган-лар булгай (укысалар), бу китап сүзләре белән гамәл кылырлар. Тәкый бу китап анларка Хак Тәгаләнең о>кмахларына йулчы булгай (булачак), ул гамәл кылганлар бәркәтендә булгай, кем Хак Тәгалә бу китапны Жәмигъ кылган, гасый (гөнаһлы) вә Жафи (га-Запланучы) колын йарлыкагай. Амин. Раббел-галәмин.


    Әүвәлкы баб
    ПӘЙГАМБӘРЕМЕЗ ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМНЕҢ ФАЗАИЛЕ ТУРЫНДА


    Өүвәлкы фасыл

    Имам Багави рәхмәтуллаһи «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтүрмеш (китергән): «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи Тәгалә галәйви вәссәлам иннә Аллаһа Тәгаллә астафа Кәнәнә мин вәлиди Исмәгылә вә астафа Корәйшә мин Кәнәнә вә ха стафа мин курәйеш бәни Һашим». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәремез галәйһи әс-сәлам әйде: «Тәңре Тәгалә Исмәгыйл пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам угланнарындин Кәнәнә ^атлыг каби-ләсендин Корәйеш кабиләсен узурды (сайлап алды). Йәнә Корәй-еш кабиләсендин Һашим атлыг кешенең угланларыдин мине узурды (аерды) чыкарды». Бу мәгънәдин пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Мостафа ат (исеме) бирелде. Мостафа гарәп теленчә уз~ рулмыш (сайлап алынган) тимәк булур. Шәех имам Кәләбады рәхмәтуллаһиталәйһи «Тәгъриф» атлыг китабында: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам серенә һичкем эрсә металлигъ булмады (өйрәнеп, төрле яктан тикшереп, хөкем чыгара алмады). Мәгәр ул микъдар (шулкадәр) - кем, мәсьәлә, бер мәшәк (тиредән эшләнгән капчык) тулыг су булса, тәкый ул мәшекнең агызы баглыг (бәйле) булса, һичкем эрсә ул мәшек эчендә суны күрмәсә, вәликин тышындагы үвүшлүкүне (юешлекне) күрерләр, тәкый бел үрләр кем бу мәшек эчендә су бар, тип. Мөхәммәд Рәсуллаллаһиның тәкый әнвәре (нуры), тәкый Әсрарының (серенең) микъдарынга һичкем эрсә мөталлигъ булу белмәде (була алмады), мәгәр ул микъдар (кадәрен) белделәр, кем пәйгамбәремез музмир әнвәри илаһи (күңел сере) торыр, тагы мәнбаги әсрар (тыючы) рәббани торыр».

    Шәйех Абу Йазидә Бостани әйде: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сә-ламгә бирелгән нурның зәррәсе (бөртеге) заһир (билгеле) булса ирде, халыкка һичкем эрсә аны тәхәммел кылу билмәз ирде (күтәрә, сизә алмас иде), нәтәк кем күзе зәгыйсрь кем эрсә күнгә (кояшка) карап, аны күрмәгән шикелле». Ул мәгънәдин пәйгамбәремез галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: «Ли мәгә аллаһи вакту лә йәсәгәнә фиһи мәләк мүкаррәбә вә лә нәбийу мәрсулу». Мәгънәсе ул булыр кем: Хак Тәгалә берлә миңа бер вакыт бар торыр, ул вакыт эчендә һич мукаррәб (якын) фәрештә сыгмас (сыймас) һәм мөрсәл (Җибәрелгән, күндерелгән) пәйгамбәр тәкый сыгмас.

    Абдуллаһ ибне Мәсгуд разый аллаһу ганһу әйтер: «Качан кем бу айат назил булды (иңде) ирсә, «Каулә Тәгалә иннә аллаһи вә мәләйкәтүһү йусуллүнә галә ән-нәби йә әйһа әлләзинә амну асалу галәйһү вә-әссәләмун тисилмән». Мәгънәсе ул булыр кем: хакыйкатьтә Тәңре Тәгаләгә, пәйгамбәргә сәна (мактау) әйтер, тәкый кылынмыш (кылынган) һәмкылдачы (кылыначак)зәлләтләрене (хаталарын) йарлыкар, тәкый Хак Тәгалә пәйгамбәрдин разый булыр. Йәнә фәрештәләр тәкый Тәңре Тәгаләдин пәйгамбәрнең кылмыш (кылган), кылдачы (кылачак) зәлләтләрен (ялгышларын) йарлыка-ту теләйүрләр (теләрләр), тәкый пәйгамбәргә йари (юнәлеш) бирерләр: «Әй мөэминләр, сезләр пәйгамбәргә баш ийегез, буйсыныгыз, салават һәм сәлам әйтә бириң (әйтегез)»,- дип әмер килде эрсә, сәхабәләр әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, сезгә сәлам бирмәкне белдек, һәмишә (һәрчак) әс-сәлам галәйкә, йә Рәсуллаллаһи, дип әйтермез, вәликин салаватны нәтәк (ничек) әймәк (әйтергә) белмәзмез»,- тип мөрәҖәгать иттеләр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй, йаранларым, белең (белегез), агәг1 булың (хәбәрдар булыгыз), әгәр миңа салават әйтер булсаңыз, мундаг (болай) әйтеңез кем «Аллаһу-му салли галә Мөхәммәдин вә галә али Мөхәммәдин вә бәрик галә Мөхәммәдин вә галә али Мөхәммәдин камә салләйтә вә бәрәк галә Ибраһимә вә галә али Ибраһимә иннәкә хәмидү мәҖидү». Кайу мөэмин вә мөваххид бу дируз (дөрес) салаватны миңа арыг игъти-кад (күңел) берлә бер ката (тапкыр) әйтер булса^Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә аның үзә ун рәхмәт изгай (кайтарыр)». Йәнә белгел, агәһ булгыл (хәбәрдар бул): пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам рәббигул-әүвәл айының унике, дүшәмбе көн тугды. Хисап гыйльме белгән голәма-лар (галимнәр) андаг өйделәр кем, Гайсә пәйгамбәрдин алты йөз йегерме йыл кичмеш ирде (үткән иде), Мөхәммәд Рәсуллаллаһи дөнйага килде. Тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам атасы Габдул-лаһ пәйгамбәр тугмаздин ашну (тумастан элек) вафат булып торыр ирде, вәликин олуг атасы Габдул-Мотталип бар ирде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Габдул-Мотталип Хәлимә атлыг дайага (сөт анасына) имдермәк өчен бирде. Пәйгамбәр алты йәшкә йитмеш ирде (Җиткәндә) кем анасы Әминә вафат булды. Пәйгамбәр олуг атасы катында торыр ирде. Кайчан кем сиккез (сигез) йәшкә тәгди (Җитте) эрсә, Габдул-Мотталип сөкәл булды (авырды), тәкый пәйгамбәрне утлы Абу Талипка тапшырды, тәкый вафат булды. Качан пәйгамбәр йегерме йәшкә тиггәндә (Җиткәндә), Абу Талип Хәдичә хатунны пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Җефетләндерде. Хәдичә хатун пәйгамбәрдин сигез углан тугурды: дүрте иркәк (малай), дүрте кыз иР9е- Иркәкләре - Габдуллаһ, тәкый Касыйм ирде, тәкый Тайип, тәкый Заһир. Бу дүрте нарасыйда иркән вафатлары булды. Тәкый дүрт бинтнең (кызның) бере - Зәйнәп, Рокыйа, Өммегөлсем, тәкый Фатыйма. Зәйнәпне пәйгамбәр Абелгас атлыг кешегә Җефетләндерде. Ул Зәйнәп пәйгамбәр галәйһи әс-сәламдин уза (алда) вафат булды. Рокыйаны Госманга Җефетләндерде. Ул йүндин, Госманга сәхабә «Зүннурайын» тир ирделәр (диләр иде), йәгъни пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең ике нурына ийә, Җөфт булды, тип. Өммегөлсем тәкый әтисеннән уза вафаты булды. Фатыйманы Галигә Җефетләндерде, вәликин Фатыйма разый аллаһу ган -һаның пәйгамбәр галәйһи әс-сәламдин алты ай соң вафаты булды.

    Йәнә пәйгамбәр кырык йәшкә йитмеш ирде. РәҖәп айының Җиденче көне Җомга төнендә, Хира тавындагы гар (тау куышы) эчендә ирде, кем Җәбраил галәйһи әс-сәлам заһир булды (күренде). Иәнә шәнбе (шимбә) төне һәм заһир булды, тәкый йәкшәнбе төнендә һәм заһир булды. Дүшәнбе төн ирде, кем Хак Тәгалә фәрманы белән Җәбраил галәйһи әс-сәлам рисаләтне, пәйгамбәрлекне тапшырды, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам тәкый кабул кылды. Тәкый ул төн ирде, кем Кәсри мәликнең айваны (абзары) тибрәнде, тәкый ундүрт көнгерәсе йыкылды, тәкый дөнйада нә кем муг-лар (сихерчеләр) йандурган утлар бер ирде, ул төн Җөмләсе сүнде, тәкый Сафа атлыг илнең дәрйасы ул төн корыды. Җомга көн пәйгамбәр халаикларга хәбәр бирде кем: «Хак Тәгалә миңа пәйгамбәрлекне разый кылды»,- тип. Әүвәл хатынлардин мөселман булган Хәдичә ирде, тәкый угланлардин Гали ирде, тәкый әрәнләрдин (гаскәрдән) әүвәл мөселман булган Абу Бәкер, коллардин әүвәл мөселман булган Зәйид ирде разый аллаһу ганһу.

    Мөхәммәд Рәсуллаллаһика пәйгамбәрлек килмешдин соң, Абу Талип алты йыл тәкый ике ай йәшәде, андин соң вафат булды. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Абу Талипның вафатына инкән (бик) казгурды (кайгырды). Гаммы (абыйсы) ирде көферләр андин куркып, пәйгамбәргә үкүш зәхмәт (күп Җәфа) тәгүрмәс ирделәр. Монча (бу кадәр) тәрбийә кылып, иман кәлтүрмәдин (китермичә), ахирәткә барганынга үкүш (чиксез) казгурды. Абу Талипның ахыр вакыты булды эрсә, пәйгамбәр галәйхи әс-сәлам барды гыйбадәткә. Бакар (карый) Абу Җаһил утырып торыр йаранлары берлә. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй гаммум (агам), миңа тәрбий-әтеңез инкән үкүш (бик күп) булды, имди теләрмен кем кәлимәи шәһадәт әйсаның (әйтсәгез), кыйамәт көн безгә шәфәгать кылмак рәва булса (насыйп булса)!» - тиде эрсә, Абу Җаһил бакты тәкый әйде: «Гомереңезне атаңыз Габдул-Мотталлип дине үзә (динендә) кичеп, ахыр вакытта кайтырмысыз?» - тиде эрсә, ул әйде: «Йә Мөхәммәд, мин атам Габдул-Мотталлип дине үзә үләрмен»,- тиде эрсә, пәйгамбәрнең хәтере хаста һәм базман булды эрсә, айат на-Зил (хасил) булды: «Кауләһү Тәгалә иннәкә лә тәһди мин әхбәтә вә ликиннә аллаһа йәһди мин йәшә'у». Мәгънәсе: йә Мөхәммәд, син ул кем әрсәне сәвәрсән (сөярсең), күндүрү билмәссең (күндерә алмассың). Кемне теләсә, күндергән Тәңре Тәгалә мин торырмын. Йәнә Абу Талип вафатыдин өч көн калмыш ирде, кем Хәдичә ана-мыз разый аллаһу ганһа вафатыдин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам тугыз хатун алды: Гәйшә хатун, тәкый Сафийа хатун, тәкый Өмми-Сәлимә хатун, тәкый Хәбибә хатун, тәкый Зәйнәп хатун, тәкый Мәймүнә хатун, тәкый Җарирә хатун, тәкый Сафийа хатун, тәкый Сәүдә хатун. Тәкый ике кумасы (кәнизәге) бар ирде, бере Марийа атлыг, андин Ибраһим атлыг угыл булды, бик йәшли вафаты булды, бере Рәйхан ирде, аннан угыл-кыз булмады. Нә ким угыл-кыз булды, Җөмлә (барысы) Хәдичә хатындин булды, өңин (башка) хатынлардин булмады.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йегерме тугыз газат (изге сугыш) кылды, тугыз газатга үзе тәкый кәфер белән орышты, йегерме га-Затта сәхабәләр сугышты, үзе орышмады. Тәкый кырык йәшендә пәйгамбәргә вахи килде. Вахи килмешдин соң, Мәккәдә унөч йыл йәшәде. Андин соң Мәдинәгә барды, Мәдинәдә ун йыл торды. Алтмыш өч йәшендә пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дөнйаны нәкыл кылды (үлде). Барлыгы унсигез көн сәкәл булды (авырды). Рәббигуль әүвәл аеның унберенче көн, йәкшәнбе көн ирде, кем ахирәткә уланды (күчте). Вассалә аллаһа гала сәйид нә Мөхәммәдин вә алиһи әҖмәгыйн.


    Икинч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙЖ ӘС-СӘЛАМГӘ ВАХИ КИЛМӘКЕНЕҢ БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Саганиның «Мәшарикул-әнвәр» исемле китабында бу хәдисне килтермеш: «Руйи гән ләнә һурәйрәтә разый аллаһу-ганһа гән Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәс-сәлам әннәһу калә иннә әлләзәйни бәда гарибан вә сәйәгуду әлләзәйни бәда гарибан вә сәйәгуду әлләзәйни кәмә бәда фатуби лил гараба». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр хәбәр бирү йарлыкар: «Бу мөселманлык дине гариплукын (гариплек белән) хасил булды, кыйамәт итәгендә тәкый гариплек белән кайтачак. Хушлык булсын гарипләргә (туган иленнән аерылып яшәүчеләргә)».

    Гайшә разый аллаһу ганһа әйтер: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам пәйгамбәрлек килмәздин уза (килер алдыннан) раст төшләр күрү башлады. Нә кем төш күрсә ирде, үзе тәгъбир кылыр ирде (юрый иде). Ул төшләрнең йурукы (юравы) ачык раст килер иде, һич хата кылмаз ирде».

    Бер көн пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Хәдичәгә әйтер: «Йә Хәдичә, күкдин аваз ишеттем, инкән (бик) курыктым»,- тиде эрсә, Хәдичә: «Йә Мөхәммәд, һич курыкмагыл, Хак Тәгалә сиңа заигъ кылмагай (начарлык эшләмәс)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Йә Хәдичә, күңелем хәлвәт (аулак) ултырмак телийур (тели). Миңа азык кылу биргел. Хира тагында бер гар (тау куышы) бар, ул гар эчендә бер кач көн (берничә көн) хәлвәт ултурайын (ялгыз яшим)»,- тиде эрсә, Хәдичә азык кылу бирде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам ул азыкны алып барды, ул гар эчендә бер^кач көн хәлвәт кылды. АЗЫК төкәнде (бетте). Йәнә килде, әйтер: «Йә Хәдичә, миңа хәлвәт ултурмак хуш килер»,- тип, һәмишә азык алып барып, хәлвәтлек кылыр иде. Бер көн килде, Хәдичәгә әйтер: «Йә Хәдичә, күкдин бик һәйбәтлег аваз (көчле тавышлар) ишетелде, куркар булдум, тәкый хәлвәт (ялгызлык) һушлыкдин кичү белмәзмен (баш тарта алмыйм), нәтәк (ни) кылайым?» Хәдичә әйде: «Йә Мөхәммәд, һич курыкмагыл, бу эшнең ахыры хәйер булгай, Хак Тәгалә сине Заигъ кылмагай (ташламас)»,- тиде эрсә, азык алып, Хира тавының гары эчендә ултурды (яшәде). Бер көн гар эчендә олтурур иркән (утырганда), бер кем эрсә (кеше) пәйда булды, тәкый пәйгамбәр катынга килде һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, укыгыл!» Пәйгамбәр га-ләйһи әс-сәлам әйде: «Укыган әрмәзмен (укый алмыйм)». Мине тотты, тәкый катыг кысты, андаг (шулай) кем тәкатем калмады. Йә~ нә ыза бирде (Җибәрде) һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, укыгыл!» Мин әйдем: «Укыган әрмәзмен»,- тидем эрсә, икенче кат мине тотты, тәкый андаг кысты, һич йарагым калмады. Йәнә бушады, йәнә әйде: «Йә Мөхәммәд, укыгыл!» - тиде эрсә, мин әйдем: «Валлаһи, мин укыган әрмәзмен (укый белмим)»,- тидем. Миңа әйде: «Әйтгыл, икъра'у биеми раббикә әлләзи халак-халак әл-инсана мин галак икъра'у раббукә әл-әкрәмү әлләзи галламә билкалами галламә әл-инсана маламу йагламу». Бу йиргә кадәр укыды ирсә, мин тәкый укыдым. Бу айатне әүвәл барлыкка килгән айат дип әйтерләр. Мәгънәсе ул булыр кем: йә Мөхәммәд, унсигез мең галәмне йарат-кан Бер һәм Барның айатен укыгыл. Ул Тәңренең айатен укыгыл, кем адәм угланларын бер парә куйуг кандин (куе каннан) йаратты. Укыгыл, йә Мөхәммәд, тәкый синең пәрвәрдигәрың (яратучың, тудыручың) андаг кәрим Тәңре торыр, кем адәм угланнарына хатны (язуны) каләм берлә өгрәтте (өйрәтте). Адәм угланларынга белмә-гәнләрене белдерде»,- тиде. Тәкый күземдин гаип булды эрсә, мин тәкый куркуг^вә һәйбәт берлә ул гардин чыгып, курка-тетрәйү килеп әйдем: «Йә Хәдичә, мине тунга чолгаң, тәкый йаткуруң, кем хәлем бик мөтәгаййер булды, тидем эрсә, мине чолгап йаткырды. Бер заман йатмышдин соң үз хәлемгә килдем, тәкый ни әхвәл кем ул гарда кичте, Җөмләсене (барысын) әйдем эрсә, Хәдичә әйде: «Йә Мөхәммәд, куркмагыл, эшең хәйер булгай. Хак Тәгалә сине Заигь кылмагай, аның өчен кем синең изгү гадәтләрең бар, йак-йа-вукны сәвәрсән (ярлыларны сөярсең), йалган сөзләмәссең, кешеләрнең имгәген күтәрерсең, кунакларны агырларсың (зурларсың), мескенләргә йары бирүрсең (ярдәм итәрсең), Хак Тәгалә сиңа йаманлык бирмәгәй»,- тип үгетләде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам күңеле хуш булды. Андин соң Хәдичә әйде: «Йә Мөхәммәд, торгыл, баралың (барыйк), минем атам карендәше углы бар, Варка углы Нәүфәл тийәрләр. Олуг йәшлег турур, ике күзе күрмәс булып турур. Гайсэ галәйһи әс-сәлам дине үзә торыр. Үкүш гыйлем белүр «ИнҖил» китабын укыйур»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Хәдичә берлә бардылар, тәкый нә кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам күрде, Җөмләсене әйде эрсә, ул әйде кем: «Йә Мөхәммәд, бәшарәт булсын (шатлыклы хәбәр), сиңа кем күренгән Җәбраил торыр, Муса пәйгамбәргә, тәкый Гайсә пәйгамбәргә дә килгән турур. Йә Мөхәммәд, ахыр заманның пәйгамбәре сән булгайсың (син булачаксың). «ИнҖил»дә синең сыйфатларың бар, «Тәүрәългэ тәкый бар. Пәйгамбәрләрнең хатамы (дусты) булгайсың, вәликин Җөмлә (барлык) пәйгамбәрләрнең олугы син булгайсың. Кәшки (әгәр дә) мин йигит (яшь) булса ирдем, сине Мәккә көферләре Мәккәдән чыгармышда, катыңда (янында) булса ирдем, сәңайари биргәй ирдем»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Варка, мине Мәккәдинме чыгаргайлар?» -тиде эрсә, Варка әйде: «Вәли (изге), йә Рәсуллаллаһи, сине Мәккәдин чыгаргайлар (куачаклар). Көферләр үкүш (күп) зәхмәт һәм мәшәкатьләр тигүргәйләр (китерәчәк). Андин соң Хак сиңа носрәт (Җиңү) биргәй. Динең йүксәк (бөек) булгай, әхвәлең кави (көчле) булгай»,- тиде эрсә, пәйгамбәрнең күңеле хуш булды. Андин соң бер кач аййамлар күпмедер (вакытлар) кичте, Варка ибне Нәүфәл тәкый дөнйадин күчте.

    Мөхәммәд галәйһи әс-сәлам йәнә әйде: «Бер көн Хира тагында (тавында) ирдем. Колагыма аваз килүр: «Йә Мөхәммәд, йә Мөхәммәд»,- тийү. Төрт йанымга бактым, һичкем әрсәне күрмәдем. Үстүн (өскә) бактым эрсә (карасам), йирле-көкле (Җир белән күк) арасында бер улуг тәхет урулмыш, ул тәхет үзә Җәбраил ултырмыш (утырган), йөзе күн тәг кумыйур (кояштан балкый). Күрдем эрсә, күңлемгә йәнә куркуг керде, тетрәйү башладым. Кире йәнә Хәдичә катынга (янына) килдем тәкый әйдем: «Йә Хәдичә, мине тунга чолгаң, кем күңлемгә йәнә куркуг кереп торыр»,- тидем эрсә, мине чолгап йаткурды. Бакармын (карасам), һавада Җәбраил йәнә заһир булды (күренде) тәкый әйде: «Йа йуһа әлмуддә сир кум фанзир уә раббакә вә кәббир вә сийа бәкә фата-һиббур вәр-рәҖәзә срәһиҖаз вә ләтәмнән тәстәксир вә лир-раб-бикә фасибар». Мәгънәсе ул булур кем «йә йуһа әлмүд сир» дигәне «әй, мунча (бу кадәр) чолганып йаткан пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам, урыныңнан купкыл (тор). Корәйеш кәферләрене Тәңренең газа-быдин коткаргыл, Раббыңны олуглагыл, тәкый намазның әүвәлемдә «Аллаһу әкбәр!» дип намаз башлагыл, туныңны (киемнәреңне) нәҖесдин арытгыл (арындыр)». Ибне Габбас разый аллаһу ганһу әйтер, мәгънәсе ул булыр кем: «Йә Мөхәммәд, тәнеңне йазыктин арытгыл. «Вәр-риҖаза фәһҖүр» - йаман эшләрне кузгыл (ташла) йә тәкый шайтан вәсвәсәсене кузгыл. «Вә ләтәммину тәстәксир» -тәгать вә гыйбадәт кылсаң, Раббыңа миннәт кылмагыл (битәрләмә) тәгатеңне үкүш күрмәгел (гыйбадәтеңне күпсенмә). Тәңрегә тәгать кылмак эчендә сабыр кылгыл, халыкка рисалат тәгүрмәк эчендә (Җиткерүдә) сабырлык кылгыл, Хак сүзен, фәрманын тәгүрмәк эчендә (Җиткерүдә) сабыр кылгыл»,- тиде эрсә, пәйгамбәр дәрхал (шунда ук) купты тәкый халыкка Хак Тәгаләнең фәрманын тәгүрү (Җиткерә) башлады, кәферләрне тәмуг утын-дин куркыта башлады. Андин соң бер качайамлар (берничә көн) кичте. Җәбраил һич килмәде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам инкән казгулуг (кайгылы) булды, шәүкы (яклаучы) Хак Тәгаләнең сәламенә тәкый каләменә зийада (мохтаҖ) булды. Бер көн йәнә барды Хира тавынга. Үкүш (бик) интизар кылды, Җәбраил килмәде эрсә, теләде кем ҮЗене таг башындин кәмишсә (ыргытса) и һәлак кылса. Гайаты мәхәббәтедин Җәбраил килде тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, бәшарәт булсын (шатлыклы хәбәр) сиңа. Хак Тәгалә лотыфны (киң күңеллелек) тәкый кәрәмене (мәрхәмәтлелек) синең хакыңа кылды, башка пәйгамбәрләр хаккына ул микъдар лотыф вә кәрәм кылмады, кем синең хакыңа кылды». Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, бәйан кылгыл, ул нәтәк (нинди) лотыф вә кәрәмләр торыр?» Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Кайу йирдә кем Хак Тәгаләнең зикре (исеме) йад кылынса (искә алынса), синең зикрең тагын йад кылынгай. Тәкый Хак Тәгалә үззаты берлә дуруз сәна (мактау) әйде (әйтте) тәкый фәрештәләргә бойырды: «Минем Рәсулем-гә 9УРУЗ сәна әйтеңләр (зурлагыз)- Тәкый өммәтләреңә бойырды, кыйамәткә тәгрү (кадәр) сиңа дуруз вә сәна әйгайлар. Тәкый синең өммәтеңне Җөмлә (барлык) пәйгамбәрләр өммәтендин артык кылды, тәкый йир йөзене синең өммәтеңә мәчет кылды, кайу йирдә намаз кылсалар, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә кабул кылгай»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең күңеле-хәтере хуш булды. Андин соң Җәбраил галәйһи әс-сәлам азакыны (аягын) йиргә орды эрсә, йирдин чишмә пәйда булды. Ул чишмәдин йуынды, тәкый ике рәкагать намаз кылды һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, мин йуынмышым тәг йунгыл (юынган кебек юын), тәкый мин намаз кылмышым тәг (кебек) намаз кылгыл»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам нәкъ Җәбраил йуынмышы тәг йуынды, тәкый Җәбраил галәйһи әс-сәлам намаз кылмышы тәг намаз кылды. Бер йылга тәги икешәр рәкагать намаз кылды, бер йылдин соң биш вакыт намаз фариза кылынды.

    Үчинч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМНЕҢ

    ҺӘМ ЙАРАНЛАРЫНЫҢ ИСЛАМ ӘҮВӘЛЕҢДӘ

    ИМГӘКГӘНЛӘРЕНЕҢ (КҮРГӘН АВЫРЛЫКЛАРЫ)

    БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Абул-Мәгали Мөхәммәд ИспиҖаби рәхмәтуллаһи галәйһи «Тәфсир»ендә «Суратул ахзаб» эчендә бу хәдисне китермеш: «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам мин аза муэминән фәкад азани вә мин азани фәкад ази аллаһа фәһу мәлгун фил -нурийа вәл «ИнҖил» вәз-Зәбури вәл-Фуркани вә-әгаддә ләһум га-Забан муһинан». Мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: «Кем дә булса мөэминне азар кылса (орышса), мине азарлар, кем дә кем мине азар кылса, ул кеше мәлгунь торыр. «Тәүрат», тәкый «ИнҖил», тәкый «Зәбур», тәкый «Фуркан» эчендә кем әрсәгә хур кылган газабын амада кылып торыр (әзерләр)»,-тиде.

    Хәббаб ибне әл-Арат атлыг сәхабә әйтер разый аллаһу ганһу: «Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Кәгъбә күләгәсендә түшәп ултырып торыр ирде кем, килдем, сәлам кылдым, пәйгамбәр тәкый Җавап йарлыкадьь. Мин әйдем: йә пәйгамбәр, безгә носрәт (ярдәм) бир-мәзмесең, Тәңредин аман (тынычлык, иминлек) кылмазмысың? Ничәгә тәги (кадәр) бу кәферләр зәхмәтене, мәшәкатене күрербез? Кайу йирдә намаз кылганымызны күрсәләр, орырлар, сүгәрләр, һич безләргә аман бирмәсләр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Хәббаб, узакы (миннән алдагы) пәйгамбәрләрнең өммәтләрен кәферләр пычкы берлә ике парә кылур ирделәр. Ул өммәтләр сабыр кылыр ирделәр, динлөредин кайтмаз ирделәр. Тәкый бәгъзеләрене (кайберләрең) тимер таргаклар берлә итлә-рене тарар ирделәр сүңүкләренә тәги (сөякләренә кадәр), тәкый алар динләредин кайтмаз ирделәр. Валлаһи, минем динем эше андаг (шулай) тәмам булгай, кем Санга атлыг йирдин Хазрамавыт атлыг йиргә тәги (кадәр) атлыг йалгыз барачак, һичкемәрсәдин курыкмагай. Мәгәр Тәңредин курыкгай, тәкый куйлуг кеше бү-редин курыкгай. Әй өммәтләрем, сезләр тәгъҖил кылырсыз (ашыгасыз)»,- тиде».

    Бер көн пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам эвдин (өеннән) чыкты. Көферләрне: «Хак йулына өндәгәйим, булгай кем мөселман булгай-лар, тәмуг утындин куртулгайлар»,- тип, эвдин чыкмыш ирде. Бер кәсрер каршу килде. Ул кәферне хуш сүз берлә, ачук йөз берлә Хак йулына өндәйү башлады эрсә, ул кәфер пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне үкүш (күп) сүкте, күп Җәфалар кылды, тәкый мөбәрәк башынга тупрак сачты. Пәйгамбәрнең хәтере базман булды, көфергә һичнәрсә тимәде, сабыр кылды, кире төнди (кайтты), тагы эвгә керде. Гайәле (кызы) купты, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк башындин тупрагын китәрер, тәкый зар-ЗаР йыглайур тәкый әйтер: «Әй баба (әти), бу кәферләр сезгә ни хурлыклар кылырлар?» - тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйтер: «Әй, гаййәлем, йыглама, пәйгамбәрләрнең имгәкләре катыг булыр, вәли-кин саваплары үкүш (күп) булыр, тәкый дәрәЖәләре артык бу-лыр»,-тиде.

    Ибне Мәсгуд разый аллаһу ганһу әйтер: «Бер көн пәйгамбәр Кәгъбәнең бер йанында МәсҖүд әл-харам эчендә намаз кылыр ирде, кем Абу Җаһил йаранлары берлә МәсҖүд әл-харамга керделәр. Бакарлар (карыйлар), бер мөңештә (почмакта) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам намаз кылыр. Абу Җаһил әйтер йаранларынга: «Кайу береңез (кайсыгыз) бара, фәлән мәхәлләдә тәвә (дөя) бугазлап торырлар. Ул тәвәнең нәҖасәтле багарсукларын (эчәкләрен) килтереп, Мөхәммәд сәЖдәгә бармышта өстенгә быракса (ыргытса) киемнәре Җөмлә нәҖес булса»,- тип фәрманлады эрсә, бер мәлгунь әйде: «Мин барыйм»,- тип. Мунлар йыглышып бакып (карап) турур ирделәр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдэгә барды. Ул мәлгунь тәвәнең (дөянең) нәҖасәтле багарсукларын Җемләсе-не (һәммәсен) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам өстенә кәмиште. Тон-ларыны (киемнәрен) Җөмлә нәҖес кылды эрсә (пычранды исә), Абу Җаһил тәкый йаранлары Җөмлә көлештеләр». Ибне Мәсгуд әйтер: «Әгәр кодрәтем булса ирде, пәйгамбәр үзәсендәге (өстендәге) нәҖасәтне китәргәй ирдем (алып ташлар идем), вәликин ислам зәгыйфь ирде, көферләр галиб (күп) ирде, йарагым (чарач) булмады китәрмәккә». Бер кем эрсә барды, тәкый Фатыймага рәхмәтуллаһи галәйһи хәбәр бирде эрсә, Фатыйма килде. Бакар (карый) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдә эчендә торыр, тәкый көферләр көлешеп торырлар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең ҮЗӘсендә (өстендә) тәвәнең нәҖасәтләре бар. Бу хәлне күрде эрсә, көферләргә сүкте, тәкый пәйгамбәрнең мөбәрәк аркасындин ул нәҖасәтләрне быракты эрсә (ыргытты исә), пәйгамбәр сәҖдәдин баш калдурды. Бакар (күрә) Җөмлә нәҖес булмыш, хәтере хаста вә базман булды (борчылды). Андин әлгине (кулларын) күтәрде тагы өч ката. «Әй Бар Ходай, син бу көферләрне һәлак кылгыл»,- тиде эрсә, көферләр курыктылар, качтылар аның өчен кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең каргышы, әлбәттә, килмәдин калмаз (килмичә калмас) тип белүр ирделәр. Ибне Мәсгуд әйтер: «Ул кәсрерләрне Бәдәр тугышында күзем берлә күрдем. Хак Тәгалә пәйгамбәргә носрәт (ярдәм) бирде, алар сахрада шешеп йатур ирделәр. Азакла-рыдин сүрәп бер иске кузугка (коега) кәмештеләр (ташладылар), сасыгы кешеләргә тигмәсен»,- тип. Сөәл кылырлар: «Ухуд тукышында ислам чәриген (гаскәрен) көферләр галәбә кылды (Җиңде). Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Гатәбә атлыг кәфер таш берлә орды һәм мөбәрәк тешен сындурды. Пәйгамбәр йыгылды, мөбәрәк йөзе таш зәхмедин йарылды, тәкый кан ага башлады эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, бу кә-ферләрка каргагыл, Җөмләсе һәлак булсынлар!» - тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «Хак Тәгалә мине рәхмәт өчен ызды (сайлады), ләгънәт өчен ызмады. Тәңре Тәгалә рәхмәт кылсын атам Нух пәйгамбәргә, һәр көн дә кавеме аны ун ката орыр ирделәр, бихуш булыр ирде, һич каргамас ирде, мәгәр әйтер ирде: «Әй Бер Ходай! Кавемем мине белмәзләр, әгәр пәйгамбәр тип белсә ирделәр, мон-даг Җәфа кылмагай ирделәр. Син мунларны күндергел»,- тип дога кылыр ирде. Вәликин Җәфалары хәттин кичте өрсә, анда каргады. Имди мин тәкый андаг (шундый) дога кылайын (кылыйм) сезләр «амин» тиңиз (диегез), тип сәхабәләренә бойурды һәм әйде: «Әй Бар Ходай, син кавемемне күндергел, анлар мине белмәдин бу Җәфалар кылурлар»,- тиде. Тәкый бу нәҖасәт кәмишкән (пычрак ыргыткан) көферләргә каргады: «Кем намаз Хак Тәгаләгә гыйбадәт һәм тәкать кылмак торыр, көферләр гыйбадәт кылуга манигь (киртә) комачау булдылар эрсә, тахаммел кылу билмәде (чыдый алмыйча) каргады. Вәликин мөбәрәк тешене сындурмак (үзенә) нәфескә зәхмәт тәгүрмәк торыр, ул Җәһәтдин сабыр кылды, савап өчен каргамады»,- тип әймешләр.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең галимасы (ата белән бертуган кыз карендәше) бар иде. Гатикә атлыг (исемле). Ул килде, тәкый Абу Ләһәб катынга керде, тәкый әйде: «Әй карендәшем, Абу Ләһәб, бу ойамыз (нәселебез) улы Мөхәммәдкә Мәккә халкы артык зәхмәт, газап тигерү (тигерә) башладылар. Бурун (элек) карындашымыз Абу Талипдин куркар ирделәр. Ул вафаты булгандин бирү, күрермен, үкүш зәхмәт тигрү башладылар (күп газаплар күрсәттеләр). Син тәкый Абу Талип мәңизлек (кебек) атасы карендәше торырсың, син тәкый Абу Талип мәңизлек син, тәкый сакласаң нә булгай»,-тип дәрхост кылды эрсә (үтенде), Абу Ләһәб тәкый кабул кылды, тәкый Мөхәммәдие катынга килтүрде, тәкый чыкты, Мәккә халкына, Корәйеш кабиләсингә игълан кылды: «Бу көндин соң Мөхәммәдкә һичкем эрсә кагылмасын. Әгәр катылыр булсалар, кешеләргә ул мундаг кылгаймын, андаг кылгаймын (болай итәчәкмен, тегеләй итәчәкмен)»,- тип тәһдид вә тәфзигъ кылды, янады, куркытты. Бу сүзләрне Абу Җаһил тәкый ишетте. Корәйешләрне йы-гып-йыгып (этеп-төртеп) килде тәкый әйде: «Әй, Абу Ләһәб, ишеттек, син бабалар диненнән йөз әвермешсән (чөереп), Мөхәммәд диненә кермешсән>>,- тиде эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәд диненгә кермәдем, атам Габдул-Моталлип диненнән йөз әвермә-дем (чөермәдем), вәликин көрдүм бу уйам углы (үзебезнең туганыбыз) Мөхәммәдкә халыклар үкүш зәхмәт тәгрү башладылар, йак-йавуклук (туганлык) хакын саклап катымга (яныма) кил-терттем».

    Бер көн Абу Җаһил йаранлары берлә мәшвәрәт кылды (Җыеп киңәште): «Ни эш кылгаймьд (нишләтәбез)? Абу Ләһәбне Мөхәм-мәддин азыргаймыз (аерырга кирәк),- тип әйде.- Барың Абу Ләһәбне өндәң (чакырып китерегез), минем хатеремгә(исемә) бер сүз төште, аны Абу Ләһәбдин сорайын (сорарга кирәк)». Абу Ләһәбне өндәделәр (чакырып китерделәр). Абу Җаһил әйтер: «Йә Абу Ләһәб, Мөхә/пмәд синең атаң Габдул-Моталлипның урыны: «Кайу йир тип?» - әйтер тиде исә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәдкә сор-мышым йук»,- тиде. Абу Җаһил: «Баргыл хали (хәзер ^к бар), сорап килгел»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, минем атам Габдул-Моталлип урыны мәкамы кайу (нинди) йир?» Мөхәммәд белде кем бу көферләр мәкер-хәйләсе турур тип. Мө-тәхәййер (хәйран) булды тәкый әйде: «Атаң урыны бер мөгайин (билгеләнгән) йир торыр»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый андаг (шул сүзләрне) әйде. Абу Җаһил әйде: «Йә Абу Ләһәб, йәнә сор-гыл, кем ул мөгайин йир, ул йирнең атын (исемен) әйгыл, нә йир торыр»,- тип. Йәнә килеп сорады эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ул йирнең аты (исеме) Җәһәннәм торыр, йәгъни тәмуг уты торырса) киемнәре Җөмлә нәҖес булса»,- тип фәрманлады эрсә, бер мәлгунь әйде: «Мин барыйм»,- тип. Мунлар йыглышып бакып (карап) турур ирделәр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдәгә барды. Ул мәлгунь тәвәнең (дөянең) нәҖасәтле багарсукларын Җөмләсе-не (һәммәсен) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам өстенә кәмиште. Тон-ларыны (киемнәрен) Җөмлә нәҖес кылды эрсә (пычранды исә), Абу Җаһил тәкый йаранлары Җөмлә көлештеләр». Ибне Мәсгуд әйтер: «Әгәр кодрәтем булса ирде, пәйгамбәр үзәсендәге (өстендәге) нәҖасәтне китәргәй ирдем (алып ташлар идем), вәликин ислам зәгыйфь ирде, көферләр галиб (күп) ирде, йарагым (чарам) булмады китәрмәккә». Бер кем эрсә барды, тәкый Фатыймага рәхмәтуллаһи галәйһи хәбәр бирде эрсә, Фатыйма килде. Бакар (карый) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәҖдә эчендә торыр, тәкый көферләр көлешеп торырлар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең ҮЗӘсендә (өстендә) тәвәнең нәҖасәтләре бар. Бу хәлне күрде эрсә, көферләргә сүкте, тәкый пәйгамбәрнең мөбәрәк аркасындин ул нәҖасәтләрне быракты эрсә (ыргытты исә), пәйгамбәр сәҖдәдин баш калдурды. Бакар (күрә) Җөмлә нәҖес булмыш, хәтере хаста вә базман булды (борчылды). Андин әлгине (кулларын) күтәрде тагы өч ката. «Әй Бар Ходай, син бу көферләрне һәлак кылгыл»,- тиде эрсә, көферләр курыктылар, качтылар аның өчен кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең каргышы, әлбәттә, килмәдин калмаз (килмичә калмас) тип бел үр ирделәр. Ибне Мәсгуд әйтер: «Ул кәсрерләрне Бәдәр тугышында күзем берлә күрдем. Хак Тәгалә пәйгамбәргә носрәт (ярдәм) бирде, алар сахрада шешеп йатур ирделәр. Азакла-рыдин сүрәп бер иске кузугка (коега) кәмештеләр (ташладылар), сасыгы кешеләргә тигмәсен»,- тип. Сөәл кылырлар: «Ухуд тукышында ислам чәриген (гаскәрен) көферләр галәбә кылды (Җиңде). Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Гатәбә атлыг кәфер таш берлә орды һәм мөбәрәк тешен сындурды. Пәйгамбәр йыгылды, мөбәрәк йөзе таш зәхмедин йарылды, тәкый кан ага башлады эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгэ сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, бу кә-ферләрка каргагыл, Җөмләсе һәлак булсынлар!» - тиделәр өрсә, пәйгамбәр әйде: «Хак Тәгалә мине рәхмәт өчен ызды (сайлады), ләгънәт өчен ызмады. Тәңре Тәгалә рәхмәт кылсын атам Нух пәйгамбәргә, һәр көн дә кавеме аны ун ката орыр ирделәр, бихуш булыр ирде, һич каргамас ирде, мәгәр әйтер ирде: «Әй Бер Ходай! Кавемем мине белмәзләр, әгәр пәйгамбәр тип белсә ирделәр, мон-даг Җәфа кылмагай ирделәр. Син мунларны күндергел»,- тип дога кылыр ирде. Вәликин Җәфалары хәттин кичте өрсә, анда каргады. Имди мин тәкый андаг (шундый) дога кылайын (кылыйм) сезләр «амин» тиңиз (диегез), тип сәхабәләренә бойурды һәм әйде: «Әй Бар Ходай, син кавемемне күндергел, анлар мине белмәдин бу Җәфалар кылурлар»,- тиде. Тәкый бу нәҖасәт кәмишкән (пычрак ыргыткан) көферләргә каргады: «Кем намаз Хак Тәгаләгә гыйбадәт һәм тәкать кылмак торыр, көферләр гыйбадәт кылуга манигь (киртә) комачау булдылар эрсә, тахаммел кылу билмәде (чыдый алмыйча) каргады. Вәликин мөбәрәк тешене сындурмак (үзенә) нәфескә зәхмәт тәгүрмәк торыр, ул Җәһәтдин сабыр кылды, савап өчен каргамады»,- тип әймешләр.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең галимасы (ата белән бертуган кыз карендәше) бар иде. Гатикә атлыг (исемле). Ул килде, тәкый Абу Ләһәб катынга керде, тәкый әйде: «Әй карендәшем, Абу Ләһәб, бу ойамыз (нәселебез) улы Мөхәммәдкә Мәккә халкы артык зәхмәт, газап тигерү (тигерә) башладылар. Бурун (элек) карындашымыз Абу Талипдин куркар ирделәр. Ул вафаты булгандин бирү, күрермен, үкүш зәхмәт тигрү башладылар (күп газаплар күрсәттеләр). Син тәкый Абу Талип мәңщлек (кебек) атасы карендәше торырсың, син тәкый Абу Талип мәңизлек син, тәкый сакласаң нә булгай»,-тип дәрхост кылды өрсә (үтенде), Абу Ләһәб тәкый кабул 1шлды, тәкый Мөхәммәдие катынга килтүрде, тәкый чыкты, Мәккә халкына, Корәйеш кабиләсингә игълан кылды: «Бу көндин соң Мөхәммәдкә һичкем эрсә катылмасын. Әгәр катылыр булсалар, кешеләргә ул мундаг кылгаймын, андаг кылгаймын (болай итәчәкмен, тегеләй итәчәкмен)»,- тип тәһдид вә тәфзигъ кылды, янады, куркытты. Бу сүзләрне Абу Җаһил тәкый ишетте. Корәйешләрне йы~ гып-йыгып (этеп-төртеп) килде тәкый әйде: «Әй, Абу Ләһәб, ишеттек, син бабалар диненнән йөз әвермешсән (чөереп), Мөхәммәд диненә кермешсәң»,- тиде өрсә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәд диненгә кермәдем, атам Габдул-Моталлип диненнән йәз әвермә-дем (чөермәдем), вәликин көрдүм бу уйам утлы (үзебезнең туганыбыз) Мөхәммәдкә халыклар үкүш зәхмәт тәгрү башладылар, йак-йавуклук (туганлык) хакын саклап катымга (яныма) кил-терттем».

    Бер көн Абу Җаһил йаранлары берлә мәшвәрәт кылды (Җыеп киңәште): «Ни эш кылгаймыз (нишләтәбез)? Абу Ләһәбне Мөхәм-мәддиназыргаймыз (аерырга кирәк),- тип әйде.- Барың Абу Ләһәбне өндәң (чакырып китерегез), минем хатеремгә(исемә) бер сүз төште, аны Абу Ләһәбдин сорайын (сорарга кирәк)». Аб^ Ләһәбне өндәделәр (чакырып китерделәр). Абу Җаһил әйтер: «Йә Абу Ләһәб, Мөхәммәд синең атаң Габдул-Моталлипның урыны: «Кайу йир тип?» - әйтер тиде исә, Абу Ләһәб әйде: «Мин Мөхәммәдкә сор-мышым йук»,- тиде. Абу Җаһил: «Баргыл хали (хәзер^ук бар), сорап килгел»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, минем атам Габдул-Моталлип урыны мәкамы кайу (нинди) йир?» Мөхәммәд белде кем бу көферләр мәкер-хәйләсе турур тип. Мө-тәхәййер (хәйран) булды тәкый әйде: «Атаң урыны бер мөгайин (билгеләнгән) йир торыр»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб барды тәкый андаг (шул сүзләрне) әйде. Абу Җаһил әйде: «Йә Абу Ләһәб, йәнә сор-гыл, кем ул мөгайин йир, ул йирнең атын (исемен) әйгыл, нә йир торыр»,- тип. Йәнә килеп сорады өрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ул йирнең аты (исеме) Җәһәннәм торыр, йәгъни тәмуг уты торыр,- тип әйде,- тәкый кем Габдул-Моталлип мәңизлек (кебек) кә-ферлек берлә булса, аның йире дә тәмуг уты торыр, газап вә гу-кубат торыр»,- тип әйде эрсә, Абу Ләһәб газапланды тәкый әйде: «Әй Мөхәммәд, минем атам синең олуг атаң турур. Син нәтәк (ни өчен) аны газап һәм гокубәт эчендә дип әйтерсең. Мин синдин бизәрмен. Чыкгыл, минем катымдин китгел. Бу көндин соң сиңа йары бирмәсмен (якламаячакмын)»,- тип катындин китәрде. Тәкый Гатаба атлыг (исемле) углынга пәйгамбәрнең Рокыйа атлыг гайа-лын (кызын) >Цефетләндереп торыр ирде (өйләнгән иде). Аңа фәрманлады кем: «Мөхәммәд кызыны бушагыл (бушат), тәкый Мөхәммәдне азарлагыл!» - тиде эрсә, Рокыйаны бушады (аерды), пәйгамбәрка үкүш сүкте, азарлады (ачуланды) эрсә, пәйгамбәр: «Әй, Бар Ходай, этләрендин бер этне мусаллат кылгыл, бу мәлгуньне һәлак кылсун»,- тиде эрсә, атасы ишетте. Мөхәммәд каргышы халыкка, әлбәттә, тәгмәдин (төшмичә) калмас, имди улымның бу әхвәле нәтәк (ничек) булыр, тип казгурды (борчылды). Мөхәммәдиең бу каргамакы дин вә ислам өчен ирде. Бер кач ай-йамдин (берничә көннән) соң кафилә иттифак кылдылар (атлы-дөяле Җыелдылар) Мөккәдин Шамга бармакка тиҖарәт өчен. Бу Гатаба тәкый атасы Абу Ләһәбкә әйде: «Шамка мәңа тәкый иҖазәт бәрсәңез, барсам, тиҖарат кылсам»,- тип әйде эрсә, атасы Абу Ләһәб әйде: «Баргыл, ликин, зинһар, йулда катыг саклангыл. Мөхәммәд сиңа каргап торыр, аның каргышы йитмәсен»,- тип күп васыйатлар (киңәшләр) бирде. Углы кабул кылды тәкый чыкты. Йулда барырда бер таг башында бер сәүмага (гыйбадәтханә) бар ирде. Ул сәүмага эчендә тәрса (христиан) заһидләрдин бере гыйбадәт берлә мәшгуль иде. Бу кәрван ул таг төбендә кундылар эрсә, Заһид сәүмагасындин (гыйбадәтханәсеннән) төште тәкый катынга килде. Мунлар аңа агырладылар (хөрмәт күрсәттеләр). Ул заһид әйтер: «Мин сезләргә аның өчен төштем, кем бу йирдә кем кунды-ңыз, монда арысланлар үкеш (бик күп). Монда кунмак кирәкмәз ирде. Имди кем кундуңуз (туктагансыз икән), зинһар, бу кәчә (төнне) йатмаң (йокламагыз) уйаг торың, арысланлар сезләргә йә тәкый күликләреңезгә (йөк төягән хайваннарыгызга) зәхмәт тәгүрмәсен (зыян китермәсен)»,- тиде эрсә, Гатаба тетрәйү курка башлады. Кәрван халкы әйде: «Әй, Гатаба, йөзең мөтәгаййер булды (китте), калтырый башладың»,- тиделәр эрсә, ул әйде кем: «Мин Мөхәммәдне азарлап торырмын (мыскыл иткән идем), ул миңа каргап турур. Әгәр бу кәчә (төнне) мине сакламасаңыз, мин һәлак булырмын»,- тиде эрсә, Гатабаның төрт йагына йөкләрне йыгды-лар (тезделәр), кылычлар берлә ул йөкләр үзәсендә (тирәсендә) уйаг (уяу) ултырдылар. Хак Тәгалә уйку (йокы) бирде, уйдылар (йоклап киттеләр). Бер арысланга фәрманлады: «Баргыл, Гатабаны һәлак кылгыл»,- тип. Ул арыслан килде, халыкларны йызлайу (аралап) Гатабаны булды (эзләп тапты), тәкый парә-парә кылды (кисәкләргә өзгәләде). Иргә куптылар, бактылар кем Гатаба парә-парә булмыш.

    Абу Ләһәбкә бу хәбәрне килтүрделәр эрсә, тәкый газабы зийада (кайгысы чик-чамасыз) булды. Кәсрерләрнең Мөхәммәдкә китергән газаплары белән чагыштырырлык түгел ирде.

    Бер көн Абу Бәкер разый аллаһу ганһу барур ирде, тәкый Абу Ләһәб каршу килде, тәкый әйде: «Йә Абу Бәкер, аталарың динен кузып (куеп), Мөхәммәдкә уйдың (авыштың), нишә (ни өчен) мун-даг кылдың (болай эшләдең)»,- тип әйде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Абу Ләһәб, син мунча йыл булды һич йалган сүз ишетмишең бармы?» - тип. Абу Ләһәб әйде: «Иук». Абу Бәкер әйде: «Андаг эрсә (алай булгач) мин Мөхәммәдкә уйганымка (ияртүемә) нишә мәләмат кылурсән (нигә ачуланасың). Мәләмат сәңа кылмак кирәк, син атасы карендәше булгайсән, атасы йирендә булгайсән, иман килтерсән дөнйада тәкый ахирәттә дә хөрмәт булгай ирде. Уш (шушы) карендәшләренең Габбас, Хәмзә иман килтерделәр, Мөхәммәд нә кем (нәрсә) әйтер, Җөмләсе раст торыр, үкүш пәши-ман, нәдәмат Оигәйсен (үкенерсең) дөнйада имансыз чыксаң»,-тиде. Абу Ләһәб тәк калды (тик торды) тәкый кайтты, эвенә (өенә) килде казгу берлә. Хатыны бар ирде, Өмми Җәмил атлыг (исемле). Ул әйде: «Абу Ләһәб, бу көн сине инкән (бик) казгулы күрермен»,-тип әйде эрсә. Абу Ләһәб: «һич белмәзмен нәтәк (ничек) кылмак кирәк, уйам утлы (туганым). Мөхәммәд диненә керсәмме йә тәкый кермәсәмме йахшырак, һич белмәзмен»,- тиде эрсә, Өмми Җәмил фөрйад кылды (кычкырып елады): «Әгәр син Мөхәммәд диненә керсәң, минем түшәгем сиңа харам торыр. Мин синең берлә бер эвдә (өйдә) тормагаймын. Күрмәдеңме, углым Гатабаны каргап үлтерде»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Кайттым ул райдин (фикердән)»,- тиде эрсә, Өмми Җәмил тайанды.

    Бер көн Җәбраил назил булды. Пәйгамбәргә Хак Тәгалә сәламен килтерде, тәкый бу айатне әйде: «Каулә тәгалә вәнзил-гаширә-тикә әл-әкрәбина вә әхфиз Җанахак лимән әттәбәгакә мин әл-муэ-минә». Мәгънәсе ул булыр: «Йә Мөхәммәд, йак-йавукларынны (туганнарыңны) тәмугтан куртгаргыл (коткар) мөэминләргә алчаклык кылгыл (ачык йөзле бул)!» - тип әйде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам таг башына менде, катыг аваз берлә чакырды: «Йа сабахаһ»,-тшү (дип). Гарәп гадәте ул ирде, качан кем эрсә чәрик (гаскәр) нәгәһ (көтмәгәндә) килгәнен күрсә, мундаг чакырур ирделәр. Качан кем Мәккә халкы мундаг аваз ишеттеләр эрсә, Җ§млә, куркып-өркеп, йыглышу (Җыелып) килделәр тәкый әйделәр: «Йә Мөхәммәд, бу ни эш белгүрде?» - тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «Әгәр мин сезгә хәбәр бирсәм, бу таг төбендә чәрик бар, сезне һәлак кыл-макка килеп торыр тисәм, миңа инанырмысыз?» - тиде эрсә, Җөмләсе әйделәр: «Йә Мөхәммәд, нәтәк инанмагалың (ничек ышанмыйк)». Пәйгамбәр әйде: «Андаг эрсә (алай булса) мин сезгә әйтермен иман китерең, Тәңре Тәгаләне берләң (таныгыз), мине Хак Тәгаләнең рәсуле тип инаныгыз. Әгәр иман килтермәсәңез, тәмуг атлыг уты берлә, Хак Тәгалә сезләрне, газап вә гукубат кылтай (ут белән газаплаячак)»,- тиде эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Тәббән ләкә илһаза Җәмәгътәнә». Гарәпләр гадәте ул торыр, кем бер кешене йигрә-неп (нәфрәтләнеп) сүксә, «тәббән ләкә» дип әйтер. Мәгънәсе: һәлаклек булсын сиңа. «Бу сүз өчен мунча халаикны (бу кадәр кешене) бу йиргә йыгдыңмы?» - тип, ике илгенә (кулына) таш алып атты эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам бу сүрәне иңдерде: «Каулә Тәгалә таббат йада Абу Ләһәбин вә табба мә агьна ганһу мәлүһү вә мә кәсәбә». Мәгънәсе ул булыр: Мөхәммәдкә таш аткан ике әлги (кулы), үзе тәкый >Цөмлә нәфесе (гәүдәсе) - Җөмләсе һәлак булды, һич файда кылмады Абу Ләһәбкә малы, угльькызы, колы-кара-вашы, тәкый йылкы-карасы. «Сәйәсли наразата Ләһәбин абра». Мәгънәсе: Ләһәб кейгәй тәкый сөглүнгәй (кыздырылачак) утка. «Вә амра атуһу хамәләтәһ ү әл-хатиби» - ул хатыны Өмми Җәмил тәкый сөглүнгәй (яндырылачак) тәмугның йалыңлыг утына.

    Абу Ләһәб хатыны Өмми Җәмилнең гадәте ул ирде кем, кәчә (төнлә) каравашлары берлә сахрага чыгар ирделәр, тәкый тимер тикәнне (чәнечке) йыгар (Җыя) ирделәр, тәкый хөрмә йибенгә (Җебенә) баглап (бәйләп) үзе кәлтүрүр ирде, тәкый Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәчеткә барур йулынка кәмишүр әрди (чәчә иде). Ул йандин (бу эшләре өчен) Хак Тәгалә Өмми Җәмилгә «хамматул хатаб» тиде. Гарәп теленчә хамматул-хатаб яки тикен (тигәнәк) килтергәнгә әйтерләр. Бәгъзеләре әймешләр, бу Өмми Җәмил пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең хатыны Өмми Хәбибә катынга (янына) керер ирде, тәкый Өмми Хәбибә Өмми Җәмилнең ир карендәше Суфийанның кызы ирде. Ул йүндин һәмишә (һәрчак) керер ирде, тәкый пәйгамбәрнең хәл-әхвәлләрен сорар ирде, тәкый барып көферләргә гаммазлык кылып (арттырып) хәбәр бирер ирде. Гарәпләр йалганчы, гайбәтче кем әрсәгә дә «хамматул хабаб» тип әйтер. Нәтәк кем утын сәбәп торыр ут йанмакга, бу гаммазлык (ялган сүз) тәкый сәбәп торыр - ике кеше арасында дошманлык уты йанмакга.

    Бу сәбәптин өтрү Хак Тәгалә Өмми Җәмилгә «хамматул хабаб» тиде тип. Бәгъзе мөсафирлар әймешләр: «Йа кыйамәт көн булса, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә Абу Ләһәбне, хатыны Өмми Җәмилне тәмугка кәмшикәй (кертәчәк). Вәликин хатыны Өмми Җәмилгә тәмуг әрклиге фәрештәләр буйургайлар (боерырлар): «Заккум (агулы агач) тикәнләредин бер баг (бау кылып) килтүргел (ташы)». Тәкый буйнынга (муенына) зәнҖир (богаулар) баглагайлар, тәкый тәмуг эчендә сүрәгәйләр кем: «Син дөнйада тигәнәкне аркаңа хөрмә йибе берлә баглап (бәйләп), пәйгамбәрнең йулынга кәмишүр ирдең (чәчәр идең), аны азарлар ирдең (битәрләр идең). Бу аның Җәзасы тәкый гукубаты торыр»,- дип әймешләр».

    Андаг ривайать кылурлар кем, бер кәчә (төндә) Өмми Җәмил барды, тәкый тигәнәкне аркасына йүкләде (асты), буйына хөрмә кабыдин ишелмеш (үрелгән) йипне кәмиште (киде). Җәбраил галәйһи әс-сәлам шул йип берлә бугазыны бугды (буды), тәкый Өмми Җәмил андаг һәлак булды: иртәсе Абу Ләһәб эстәйү барды. Бакар (караса), шешеп, гаурәте ачылып, фазыйһәт (мәсхәрә) булып йа-тар. Габбас әйтер: «Абу Ләһәб дөнйадин бармышта (киткәннән сон) төшемдә күрермен ут эчендә торыр. Мин өйдем: «Ни булды сиңа, кем мундаг гукубат (мондый газаплар) эчендә торырсың?» -тип. Абу Ләһәб әйде: «Имансыз чыкканым шомлыгы, тәкый пәйгамбәрне азарлаганым (интектерүем) шомлыгы торыр». Мин әйдем: «Бу газаплар синдин әксүлүрме (кимерме)? - тидем эрсә, Абу Ләһәб әйде: «Мөхәммәд тугмышта (тугач), мәңа хәбәр бирделәр кем карендәшең хатыны Әминә хатун дүшәнбе көн Мөхәммәд атлыг ул китерде,- тип.- Мин гайәт сәвендем (сөендем), бер каравашны азат кылдым. Ул сәбәбдин, дүшәнбе көн газабым китәр»,- тип әйде».


    Төртинч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘОСӘЛАМНЕҢ МӘККӘДИН МӘДИНӘГӘ ЧЫКМАК БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам АбулТалаи Уши разый аллаһу «Нисабул-әхбәр» атлыг китабында бу хәдисне китермеш: «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам мән мәтә гарибан вә кадәмәт шаһидин вә вуфи мән газаби әл-кабири». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр хәбәр бирү йарлыкар: «Кайу мөэмин вә мөвәххид гариплектә үләр булса, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә ул колга шаһидләр савабы разый кылыр, тәкый гүр газабыдин саклайур (саклар)».

    Бер көн Абу Җаһил Корәйешләрне йыгды (Җыйды). Бер эв (өй) бар ирде, ул эвгә «дарун-надва» тиләр ирде. Качан кем бер мәш-вәрәт кылмак булса (мәсьәләне хәл итәргә теләсәләр), ул эвдә йыг-лур ирделәр. Бу арада иблис үз^н бер абушка (карт) сурәтенә охшатып, болар арасына керде эрсә, болар әйделәр: «Әй, абушка (карт), син кем булырсың?» - тиделәр эрсә, иблис әйде: «Мин шәйех НәҖдимен, НәҖед иллег (иленнән) абушкамын (бер карт). Сезләр-не ишеттем кем бер мәшвәрәтләре бар тип, мин анлар арасында булайым (булыйм) сүзләрен тыңлап аңлагайын (аңлыйм), тип килдем»,- тиде эрсә, Абу Җаһилгә хуш килде. Андин соң Абу Җаһил әйтер: «Әй, Корәйеш кабиләсе. Бу Мөхәммәд эше көндин-көн Зийада булуп турур. Куркырмын муның катынга халык күп йыг-лып, безгә зәхмәт (начарлык) тигүргәйләр. Кирәк кем имдидин соң (моннан соң) эшне бер Оансы кылсак тиделәр эрсә, Җөмләсе савап күрделәр. Андин соң Абу Җаһил һәшшам атлыг көфергә әйде: «Йә һәшшам, синең райың (уең) нәтәк (ничек) торыр Мөхәммәдие һәлак кылмак эчендәме?» - тиде эрсә, һәшшам әйде: «Минем рай-ым ул торыр кем бу Мөхәммәдие тотсак, тәкый бер тәвәгә багласак, башын азакыга төш, тәкый бу тәвәне (дөяне) сахрага ызсак (куып Җибәрсәк), ул анда һәлак булса»,- тиде эрсә, ул шәйех
    НәЖди әйде кем: «Бу райың батыйл (буш) рай (киңәш) торыр!» Өйделәр кем: «Нәтәк (ни өчен) батыйл рай торыр?» - тиделәр эрсә, ул шәйех НәЖди әйде: «Аның йаранлары бар, кабиләсе бар. Бу эшне алар белгәйләр (беләчәк), тәкый баргайлар, Мөхәммәдне халас кыл-гайлар (коткарачаклар)»,- тиде эрсә, савап күрделәр. Андин соң тәкый бер кәфер әйде: «Минем райым (фикерем) ул торыр кем, Мөхәммәдие бер эвгә катсак, тәкый ул эвнең капугыны, тәкый төнлегене бәрк кылсак (өй ишеген, төнлеген бикләсәк), бу Мөхәммәд ул эв эчендә ачлыкдин үлсә»,- тиде эрсә, шәйех НәЖди әйде: «Бу тәкый савап эрмәс (дөрес булмас) йаранлары белгәй, тәкый капугны (ишекне) ачгайлар»,- тиде эрсә, Абу Җаһил әйде кем: «Минем райым (исәбем) ул торыр кем, тәгмә (башка) кабилә-дин бер йегет чыкса, тәкый кәчә (төнлә) берлә йатур йирендә барсалар, йалың кылыч берлә барчасыны урсалар». Шәйех НәЖди әйде: «Валлаһи, бу рай инкән савап рай торыр»,- тиде. Тәкый такылды-лар, тәгмә бер кабиләдин бер йегет хасил кылдылар. Тәкый йалың кылыч берлә килеп үлтермәккә итгифакъ кылдылар эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сэлам килде тәкый Мөхәммәдкә әйде: «Көферләр сине бу кәчә (төнне) килеп һәлак кылмак (үтерергә) теләрләр. Сиңа ишарәт андаг (болай) торыр. Кем бу кәчә (төндә) чыксаң, тәкый Мәдинә тарафынга барсаң, тәкый көферләрне исламга дәгъват кылсаң»,- тип әйде әрсә^пәйгамбәр тәкый Абу Бәкергә бу әхвәлне әйде эрсә, Абу Бәкер: «Йә Рәсуллаллаһи, сез нәтәк (ничек) йалгыз китәсез. Мин тәкый сизиң берлә барайын (барыйм)»,- тип әйде эрсә, пәйгамбәрнең күңеле хуш булды. Ул кәчә (төндә) тәкый Абу Бәкер икәгү (икесе) чыктылар, тәкый йөрделәр иртәгә тәги. Иртә булды. Көферләр бакарлар күрделәр, Мөхәммәд тәкый Абу Бәкер йук торыр. Белделәр кем качылар тип. Абу Җаһил нида кылдырды (сөрән салды): «Кем дә кем Мөхәммәдне тәкый Абу Бәкерне кил-терер булса, йөз тәвә (дөя) сөенче бирәлең (бирергә)»,- тип. Өч көнгә тәги сахра-кормадин эстәделәр булмадылар (тапмадылар).

    Ул кәчә (төнне) Абу Бәкер бер сәгать пәйгамбәрнең саг (уң) йан (ягында) йүрийүр ирде, бер сәгать сул йанында й үрий үр ирде, тәкый бер сәгать иләгендә (алдында), бер сәгать артында йүрийүр ирде (йөри иде). Мөхәммәд әйде: «Йә Абу Бәкер, төрт йанымда тизгенү (тирәләп) йүрийүрсең, нишә (ни өчен)ибер тарафка гына йүрү-мәссең?» - тиде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, дошман-лардин куркармын, нэгаһ (көтмәгәндә) ук атсалар, дошман угы миңа тигсен, сезгә тимәсүн, тип йүрийүрем». Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Абу Бәкер, һич куркмагыл, кем Тәңре Тәгалә бизиң берлә торыр»,- тиде эрсә, Хак Тәгалә Абу Бәкер күңелендә арамлук (тынычлык) иңдерде. Андин соң пәйгамбәр бакар, бер ат-лыг кем эрсә күренде. Атлыг качан кем цавук килде эрсә (якынлашты исә), белделәр, кем ул атлыг безгә килә, тип. Пәйгамбәр әйде: «Йә Раббым, аны тотгыл!» Атның төрт азагы да йиргә күмелде. Ул кем эрсә чакырды: «Мөхәммәд, мине кузгыл, сиңа зәхмәт тигүрмәйем (начарлык кылмам)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Рабби, әгәр раст әйтсә, син ыза биргел (Җибәр)»,-тимеш ирде. Атның азаклары йирдин чыкты һәм ул кем эрсә кайтты. Андин соң ул икәгү анча (шулкадәр) йөределәр, кем пәйгамбәрнең мөбәрәк азакы (аягы) хаста булды, йүрийү белмәз (йөри алмас) булды. Абу Бәкер разый аллаһу ганһу пәйгамбәрне аркасында күтәрде. Иртәгә тәги (кадәр) йөределәр. Иртә булды. Бакарлар, йөз атлыг таг төбенә иштеләр. Ул таг төбендә бер гар(куыш) бар ирде, ул гарга кермәк теләделәр эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин бурун (алдан) керәйен, бакайын (карыйм), адәмине азарлаган Җанварлар булмасын»,- тип. Керде, бакты (карады). Андин соң пәйгамбәр керде. Абу Бәкер разый аллаһу ганһу бакты, бер тишек бар ирде, азагын ул тишеккә кузты (тыкты). Булмасун ке бу тишектин йылан чыгып, пәйгамбәргә зәхмәт тигермәсен, тимеш ирде. Бер йылан килде, тишекдин чыкмакга касыд кылып (теләп), Абу Бәкернең азагына башын тигерде, йул бирмәгәч, аягын чакты, зәһәре аты әсәр кылды, әмма Абу Бәкер йул бирмәде эрсә, азакына сукты эрсә, зәһре катыг әсәр кылды, Абу Бәкер азакыны китәрмәде, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә зарары тигмәсен, тип. Пәйгамбәр: «Ул йылан пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сәлам бир-мәк өчен чыкар»,- тип әйде. Бәкернең күзеннән гыйбарәт вә ка-тарат йәш агар. «Нишә йыгларсән»,- тиде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, ушбу тишекдин бер йылан азакымга (аягыма) катыг Зәхм кылды». Пәйгамбәр әйде: «Йә Абу Бәкер, азакыңны китер-гел (аягыңны ал) йылан-чайадин курыкмагыл. Хак Тәгаләгә тәвәккәл кылгыл, Хак Тәгалә бизим берлә торыр кем»,- тиде.

    Көферләр пәйгамбәрнең эзен эзләйү килделәр гар агызына тәги (куыш авызына кадәр). Хак Тәгалә фәрманы берлә үрүмчүк (үрмәкүч) гар агызына әвене тукыды (пәрәвез үрде). Көферләр өйделәр: «Әгәр Мөхәммәд бу гарга кермеш булса, бу үрүмчүк эве (пәрәвезе) бозылгай ирде, монда булмагай»,- тип кайттылар эрсә, Абу Җаһил әйде: «Минем хәтеремгә андаг килер кем Мөхәммәд бу йавук (аулак) урында торыр. Безгә сихер кылып торыр, күрә алмабыз,- тиде.- Баргыл гарга кергел»,- тип, бер кәфергә боерды эрсә, Өммәйә бин Хәләср әйде: «Мөхәммәд тугмаздин ашну (туганчы) бу үрүмчүк бу әвене (оясын) тукымыш булгай. Монда керсә, бу үрүмчүк эве бозылмагайму ирде»,- тип әйде эрсә, Абу Җаһил йаранлары берлә кайттылар.

    Андин соң пәйгамбәр берлә Абу Бәкер өч көн бу тарда тордылар. Өч көндин соң чыгып, Мәдинә тарафына газм кылдылар (юл тоттылар). Азыклары төкәнде. Бер гарәп кабиләсенә килделәр һәм өйделәр: «Сездә сатлык хөрмә бармы, сатгын алтай ирдүк (сатып алыр идек)»,- тиделәр эрсә, хәймәдин (чатырдан) бер хатын чыкты. Исеме Өмми Мугид ирде. «Нәмә йахшы кунуклар сез! Сезне кунуклагай ирдем (кунак итәр идем), вәликин кахт (кытлык) йыл торыр, эвемдә (өемдә) һичнәрсә йук торыр. Җефетем Абу Мугид тәкый куйларны утлагка иләтеп турур (алып китте). Куйлар монда булса ирде, сезгә сөт биргәй ирдем»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Йә Өмми Мугид, бу хәймә (чатыр) Оанында йаткан ни куй торыр?» - тиде эрсә, Өмми Мугид әйде: «Бу куй бик арык куй торыр, һич сөте йук торыр. Куйлар белән бару билмәдин (бара алмаганга) монда йатар»,- тиде. Пәйгамбәр әйде: «Йә Өмми Мугид аны сакмакга дәстур бирүрмүсән (саварга рөхсәт бирәсеңме?)» Өмми Мугид: «Инкән дәстур бирүрмен (бик риза) әгәр сөте чыкса, сагыз (савыгыз)»,- тиде.- Ул куйны миңа килтереңләр»,- тип бойыр-ды эрсә, килтерделәр. Пәйгамбәр: «Бисмиллаһир-рахмәнир-ра-хим»,- тип, мөбәрәк кулын ул куйның йилененә тигермеш ирде, дәрхәл (шунда ук) йилене олыгайды, тагы ул куй симерде. «Йә Өмми Мугид, әвендә кәрсан (савытын) бар эрсә, килтүргел (алып чык)»,-тиде. Өмми Мугид бер кәрсан (савыт) килтерде. Мөхәммәд мөбәрәк илге (кулы) берлә сагды, анча кем кәрсан тулды, ул ике әлги берлә күтәрде, Өмми Мугидка эчерде, анча эчте кем канды (туйганчы эчте). Андин соң Абу Бәкергә эчерде. Андин соң үзе эчте. Йәнә пәйгамбәр икенче кат сагды, тәкый ул кәрсанны (савытны) тултыр-ды. Өмми Мугид әвендә куйды, тәкый күчтеләр, бардылар.

    Кич эвгә Абу Мугид килде, бакар (карый), эвдә бер кәрсан сөт бар. ТәгаЖҖеб кылды (гаҖәпләнде), әйде: «Йә Өмми Мугид, бу ни әхвәл торыр? Куйлар йырак ирде, әвендә сатар куй йук ирде, бу сөт кандин (каян) килде?» Өмми Мугид әйде: «Безгә бер кунук (кунак) килде, инкән (бик) мөбәрәк кунук, күреклег йөзлег, сүчүг (татлы) сүзлег, урта бузлуг (буйлы). Кем эрсә ирде бу арык куйга мөбәрәк әлгине (кулын) тигермеш ирде, бу куй шундаг (шулай) кем күрерсен, тәкый йилене улуг булды (зурайды). Үз әлги (кулы) берлә сагды, бер кәрсан тулды. Аны Җөмләгә (барыбызга) үз әлги (кулы) берлә ичирде, андин соң үзе ичте. Йәнә икенче кат сагды, бер кәрсан (савыт) тулды, аны эвдә кузты (калдырды)».

    Абу Мугид әйде: «Мин ишеттем кем, Мәккәдин бер пәйгамбәр чыкты, тип, Мөхәммәд атлыг, халаикны хак йулынга өндәр, тип әйтерләр ирде. Мөгаен, бу әйганың (сөйләгәнең) бу булгай. Мунуң тәг могЖща пәйгамбәрдин үзгәдә (башкада) булмаз- Әгәр гомер бирсә, баргаймын,- тиде.- Миңа ул кешенең сыйфатын йах-шы бәйан кылгыл. Әгәр барсам, йаңылмагаймын (ялгышмаслык булсын) йегет^кешеме торыр йә каримы (картмы)»,- тиде. Өмми Мугид әйде: «Йегет торыр, мәхасине (сакалы) кара торыр. Ачык йөзле торыр, авазында һәйбәт бар, инкән (бик) озын бузлуг әрмәз, ашак (кыска) бузлуг әрмәз, урта бузлуг (буйлы) торыр, ачык кашлыг торыр. Инкән (бик) симез тәкый әрмәз (түгел), инкән арык тәкый әрмәз урта тәнлег турур, түләк (тыныг) турур, үкүш хәрәкәтлег эрмәс. Тешләре сирәк торыр. Йөзе тулун ай тәг (айдай) кумыйур (балкый). Сүз сөзләсә, ачык, айры сөзлийүр булгашук сөзләмәс (авыз эчендә болгатмый), айасы (уч төбе) киң торыр. Күзе ашакка үкүшрәк (күбрәк) бакар, йиргә бакар (карый), бераз тәкый башын калдурур (күтәреп) күккә бакар. Мәхасине (сакалы) урта мәхасин-лег турур (уртача озынлыкта) узун тәкый әрмәз, кыса тәкый әрмәз. Катыг (тиз) йөрегән тәкый әрмәз, йүрийур булса акру (акрын) йөрер, әркән (тиз) йитәр»,- тиде.

    Пәйгамбәр Мәккәдин чыкмышда Абу Бәкергә мәшвәрәт кылмыш ирде (киңәшер иде), Мәдинәгә нәтәк бармак кирәк, тип. Абу Бәкер әйде: «Ике тәвә (дөя) сатгын алырмын, сигез йөз иаР~ макка (акчага). Беренә сез менгәйсез (менәрсез), тагы беренә мин менгәймен, тәкый баралың (барырбыз)»,- тиде. Пәйгамбәр әйде: «Безгә бер кулавыз (юл күрсәтүче) кирәк». Абу Бәкер әйде: «Аб-дуллаһ атлыг кеше бар. Ул Мәдинә йулларын яхшы белер». Ул Аб-дуллаһны терк тоттылар (тиз таптылар). Тагы Абу Бәкернең азады (ышанычлысы) бар ирде, Әмир атлыг, аңа әйде кем: «Син ике тәвә берлә Абдуллаһны алып, Савыр атлыг таг төбендә безне көтәрсең. Без чыкмышдин соң өч көндин анда килгәйсең (килерсең)»,- тиде. Анлар тәкый андагук өч көндин соң килделәр. Абу Бәкер белән Мөхәммәд пәйгамбәр бер тәвәгә (дөягә) ул икесе тәкый бер тәвәгә менделәр, тәкый бардылар. Мәдинәгә йавук (якын) килделәр. Бер яһүди пәйгамбәрка сатгашты (каршына килеп басты), тәкый Мәдинә халкына хәбәр бирде. Мәдинәдә үкүш сәхабәләр бар ирде, бәгьзесе мәдинәлек, бәгьзесе мәккәлек. Гомәр Разый аллаһу ган-һу тәкый Мәдинәдә ирде. Җөмлә сәхабәләр сәвенделәр (сөенделәр). Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәдинәгә килгәнлегенгә берберенә хәбәр бирделәр. Тәкый Җөмлә силах кизделәр урушка барур тәг (сугышка баргандагы кебек сугыш киемнәрен киделәр), пәйгамбәрка истикбал кылдылар (хөрмәтләп каршыладылар). Пәйгамбәр сахрада бер йыгач (агач) күләгәсенә кунып торыр ирде, Мәдинәдин чыккайлар анда Мөхәммәд галәйһи әс-сәламгә сатгаш-тылар (очраттылар), күрештеләр: «Бездә кунсагыз булгаймы? Бак-чаларымыз, йирләремез киң торыр»,- тиделәр. Пәйгамбәр: «Бу Кас-ва атлыг тәвәгә менәйим. һичкем эрсә зөмамыны (йөгәнне) тотмасын. Бу тәвә кайу капугда чүксә, мин ул эвдә кунармын»,- тиде эрсә, барча сәхабәләр разый булдылар.

    Җомга көн ирде. Кем пәйгамбәр Касва атлыг тәвәсенә менде, Җөмлә сәхабәләр тәкый атландылар, үкүш йазаглар (күп Жәяүлеләр) тәкый чыгып торыр ирде. Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең Җамалынга мөштак булганлар (күрергә теләгәннәр) үкүш ирде. Пәйгамбәрне көрмәдин (күрмичә) сәхабәләр катынга иман килтереп торыр ирделәр. Халык Мәдинәгә тәвәАҖиһ кылды (юнәлде). Пәйгамбәр тәгмә бер кабиләдин кичәр булса, олугы чыгып, пәйгамбәрдин дәрхост (үтенсә), пәйгамбәр анларга хәер һәм бәрәкәт берлә дога кылыр ирде һәм әйтер ирде: «Бу минем Касва атлыг тәвәм (дөям) кайу капугда чүксә, мин андаг кунак булгаймын». Җөмлә Мәдинәнең олуглары тәкый мөэминләре арзу кылур ирделәр (теләк теләрләр иде) тәвәсе безнең капугда чүккәйме (чүксә ярар иде дип), һич чүкмәс ирде, ашып кичәр ирде. Анчага тәги барды Әйуби Әнсари капугында чүкте эрсә, пәйгамбәр тәкый тәвәдин (дөядән) төште һәм мәчеткә керде. Җөмлә сәхабәләр керделәр Җомга намазы кылмак өчен. Пәйгамбәр мөнбәргә ашып, хөтбә укыды, мөнбәрдин төшеп, има-матлык кылды. Җөмлә сәхабәләр икътида (аныңча эшләделәр) кылдылар. Намаздин чыгып, пәйгамбәр Әйуби Әнсарига керде эрсә, Әйуби Әнсари шат булды, сәвенде (сөенде).

    Җөмлә сәхабәләр эвләренә барып, көчләре йитәренчә, пәйгамбәргә һәдийә (бүләк) әзерли башладылар. Зәйед Ибне Сабит әйтер: «Мин алты йәшәр ирдем, кем анам бер чанак (савыт) ичинә әтмәк (икмәк) туграды, үзәсингә (өстенә) саг (май) кәмиш-те (якты), тәкый бер парә сөт кәмиште, чынак үзәсенгә нәрсә өртте (каплады) һәм миңа әйде кем: «Углым, баргыл, Әйуби Әнса-риның эвенә кергел, пәйгамбәргә сәлам кылгыл. Тәкый әйгыл (әйт), анам сезгә бу тәгамне һәдийә ыза бирде (күчтәнәч итеп Җибәрде), тиген. Мин тәкый андаг кылдым. Пәйгамбәр миңа әйде: «Тәңре Тәгалә бәрәкәт бирсен сиңа». Сәхабәләр ризыкны тәнавел кылдылар (авыз иттеләр)».

    Әйуби Әнсариның анасына зәгыйфәләр (хатыннан) килеп сорар ирделәр: «Кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам кайсы тәгамне сәвәр (яратыр). Без Ул тәгамне (ризыкны) кылып килтерәлең (илтер идек)»,- тисәләр, Әйуби Әнсариның вәлидәсе (хатыны) әйтер ирде кем: «Пәйгамбәр безгә фәлән тәгам пешереңтип, бойырмышы йук әлингә (алдына) кайу тәгам килсә, һич гайепләмеше йук. Әгәр кирәк булса, тәнавел кылур (ашый), әгәр кирәкмәс булса татыр, тәкый йаранларына әйтер: «Сезләр тәнавел кылыңлар (ашагыз)». Бер көн тәгам пешердек, һич татмады. Углым берлә инкән (бик) казгурдык (кайгырдык). Мин әйдем: «Йә Рәсуллаллаһи, һәмишә ризык пешерсәк, тәнавел кылыр ирдегез, калган тәгамне сезнең мөбәрәк әлги-ңиз (кулыгыз) тигде тип тәбәррүк кылып (кадерләп) йийәр ирдүк (ашый идек). Бүген ни булды кем бу тәгамне йимәдеңез (ашамадыгыз)»,- тип әйдем эрсә, миңа әйде: «Әйуби анасы, бу тәгамдә борыныма сарымсак йызыгы (исе) бәрелде. Мин Хак Тәгаләгә мөнәҖәт кылырмын. Атыдымдагы ис берлә нәтәк (ничек) мөнә>Цәт кылыйм. Ул тәгамне углың Әйуби берлә тәнавел кылың»,- тиде.

    Андин соң Мәдинә эчендә күпме мөэмин мөселманлар бар, Җөмләсе пәйгамбәргә килеп, сәлам кылып, бәйгать бирделәр (аны таныдылар). Пәйгамбәр үз әлги (кулы) берлә ул бәйгать бирүченең әлгине тотар һәм әйтер ирде: «Хак Тәгалә фәрманындин чыкма-гайсың, тәкый Хак Тәгаләнең Рәсуле Мөхәммәд Рәсуллаллаһи фәрманыдин чыкмагайсың. Кайу эшкә бойырса, кылгайсын, кайу эшдин йыгса (тыйса), йыглынгайсын (тыел). Ике чәрик аңлашмыш тәг (кебек). Бәйгать биргәнләр «кабул кылдык»,- тип әйтер ирделәр. Андин соң ахшам белән йатсыг арасында хатынлар Әйуб анасы хатынга килделәр, тәкый әйделәр: «Пәйгамбәргә дәстур теләгел (рөхсәт сора), безләр тәкый пәйгамбәрнең мөбәрәк Җамалын (матурлыгын) күрәлең (күрик), Җефетләремез бәйгать бирмеш тәг (кебек) безләр тәкый бәйгать бирәлең (бирик)»,- тиделәр. Әйуб анасы тәкый дәстур (рөхсәт) теләде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дәстур бирде. Әйуб анасы бу хатунларны башлап керде, әүвәл Өмми Сәгыйд атлыг хатын пәйгамбәргә сәлам кылды эрсә, пәйгамбәр тәкый Җавап йарлыкады, андин соң әйде: «Әй, зәгыйфә, атың ни торыр (исемең ничек?)». Ул әйде кем: «Йә Рәсуллаллаһи, исемем Өмми Сәгыйд торыр»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Атаң аты ни турур?» Ул әйде кем: «Атам аты Рәфигь торыр»,- тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «ХәҖәтең ни торыр»,- тиде эрсә, Өмми Сәгыйд әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Тәңре Тәгаләне Бер һәм Бар торыр дип инандык, тәкый сезне Хак Тәгаләнең Рәсуле тип биттек. Имди Җефетләремез сезгә бәйгать бирделәр, безләр тәкый килдек сезгә бәйгать бирмәккә»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Сезне исламга күндергән ул Тәңрегә шөкер. Әй зәгыйфәләр, Җөмлә килең (барыгыз, килегез) иләгемдә ултуруң (яныма утырыгыз)»,- ти9е эрсә, Җөмләсе (барысы) иләгендә утырдылар. Пәйгамбәр иләгенә (янына) сулыг кадах (сулы савыт) куйды, мөбәрәк кулын ул сув ичинә катты тәкый әйде: «Ирәнләрдин (ирләрдән) бәйгать алсам, әлигләрене (кулларын) тотып алырым, вәликин сез хатыннарның әлигләрене тотмак булмас. Качан кем мин кулымны бу кадахдин (савыттан) алгач, сез катгайсыч. Әй, Зәгыйфәләр, Тәңре Тәгаләне берләмешдин (таныганнан) соң. Тәңрегә уртак катмагайсыз. Ирләрегез малларын огурламагыз (урламагыз), тәкый зина кылмагыз, угланларыгызы үлтермәгәй-сез. Тәкый үзгә тугурмаган (тудырмаган) угланны әрәнләреңезгә (ирләрегезгә) «мин тугурдым» тип әймәгайсыз (әйтмисез). Тәкый йак-йавук үлмештә, нәваха кылмагайсыз, тон йыртмагайсыз, сачларыгызны йулмагайсыз, йөзләреңезне йыртмагайсыз, тәкый йат әрәнләр берлә хәлвәт йирдә сөзләшмәгәйсез»,- тип әйсә («якыннарыгыз үлсә, киемнәрегезне ертып, чәчләрегезне йолкып, йөз ләрегезне тырмап, кычкырып еламагыз,ят ир-ат белән аулак Җирдә очрашып сөйләшмәгез»,- диде исә), зәгыйфәләр әйделәр: .«Җөмләсен кабул кылдык»,- тиделәр. Кадахдин (савыттан) әлгине чыгарды, тәкый зәгыйфәләр (хатыннар) кулларын ул кадахка катар ирделәр, йөзләренә сөртәр ирделәр. Андин соң пәйгамбәр дәстур бирде эрсә, чыктылар.

    Андин соң Мәккәдин үкүш (күп) сәхабәләр килә башлады эрсә, пәйгамбәр Мәдинә халкына әйде кем: «Мәккәдин килгәнләрне агырлаң (хөрмәт итегез). Йирен-йортын куйып, безнең сахбатымыз-га гариплекне ихтыйар кылдылар. Кирәк мунларга лотфы вә кәрәм (якты йөз белән) каршу алсалар»,- тиде. Мәдинәдә торганларны Мәккәдин килгәнләрне карендәш кылды. Мәккәдин һиҖрәт кылып килгәнләргә мөһаҖир тинур (диелер). Мәдинә халкы кем Мәккәдин килгәнләргә йары (ярдәм) бирделәр, каршу алдылар, аларга әнсарилар тинүр (диелер).


    Бәшинч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙЖ ӘС-СӘЛАМНЕҢ МОГҖИЗАТЫНЫҢ (МОГҖИЗАЛАРЫ) БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Багави «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтер-меш: «Ган гәләййә бин Абу Талибин разый аллаһу ганһу әннәһ ү калә күнтү мәгә ән-нәбийи саллаллаһу галәйһү вәссәлам бимәккәтә фәхәрәҖнә фи бәгьзи нәвахиһа фәмә истакъбәләһү Җәбәлү вә лә мәҖәрү иллә һуа йакулү әссәләму галәйкә йә Рәсуллаллаһи». Бу хәдиснең мәгънәсе ул булыр кем, Гали разый аллаһу ганһу әйтер: «Мин пәйгамбәр берлә Мәккәдә ирдем. Мәккәнең сахрасынга чыктык. Тагта (тауга) каршу килдек эрсә, ул тагдин аваз килде: «Әс-сәламу-галәйкә, йә Рәсулуллаһи»,- тип, тәкый дарахтка (агачка) каршы килдек эрсә, ул дарахтдин (агачтан) аваз килде. «Әс-сәла-му-галәйкә, йә Рәсуллаллаһи»,- тип».

    Пәйгамбәр Мәдинәдә ирде, кем Хайбар Җүһүдләре (яһүдлә-ре) тәкый Бәну Курыйза Җүһүдләре Мәккәгә бардылар, тәкый Мәккә көферләренгә әйделәр: «Без сезгә йары бирмәк өчен килдек. Без Җөмлә (барыбыз) иттифак кылып (берләшеп): агыр чәрик берлә барсак, тәкый бу Мөхәммәдие арадин китәрсәк. Сизиң (сезнең) динегезне тәкый батыйль (дөрес түгел) тип әйтер, бизиң (безнең) дә динемезне тәкый батыйл (дөрес түгел) тип әйтер. Сез тәкый аның телендин, зәхмәтендин котылсаңыз»,- тиделәр эрсә, Мәккә көферләренә бу сүз хуш килде. Чәрик истигьдады кылдылар (гаскәр туплап), тәкый йәһүдләр чәриге берлә Мәдинәгә килделәр. Качан кем бу хәбәр пәйгамбәргә тәгде (Җитте) эрсә, ул сәха-бәләрен йыгды, тәкый мәшвәрәт кылды (киңәштеләр). Сәлмани Фарси әйде: «Безнең Фарс илендә хандак (траншея) булыр. Ил тиг-рәсендә улуг, тирән арык казырлар. Гаскәр һөҖүм итмәсен, кем чәриг түрт йандин кермәсен»,- тип. Мәслихәт булгаймы, кем Мәдинә тирәсендә хандак казысак? Көферләр дүрт йандин кермәсә, бер йандин урушмак асан (Җиңел) булгай»,- тиде эрсә, пәйгамбәр тәкый сәхабәләр бу сүзне мәслихәт күрделәр: «Инкән савап торыр»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр буйурды, Җөмлә сәхабә Мәдинәнең тигрәсендә хандак казый башладылар. Мәдинә эчендә ачлык ирде. Чәригкә истигьдад кылмак (гаскәр туплау), бу хандак-ны казымак сәхабәләргә агыр (авырга) килде. Сабир әйтер: «Барлык сәхабәләр бу хандакны казыр ирде, улуг таш чыкты. Ничәмә куәтле әрәнләр балта берлә урсалар, һич әсәр кылмаз ирде (бер дә селкенми иде). Пәйгамбәргә әйделәр эрсә, ул әлгингә (кулына) балта алды, тәкый өч мәртәбә: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим»,- тиде тәкый урмыш ирде (суккан иде), бу улуг таш парә-парә булды. Мин пәйгамбәргә йакын ирдем. Ике әлгине калдурды, балта берлә таш ҮЗӘ урмак өчен (кулын балта белән сукмак өчен күтәрде исә), мөбәрәк карынына таш багламыш ачлык сәбәбедин. Бу әхвәлне
    күрдем эрсә, күндем хаста вә базман булды. Килдем, Җефетемә әйдем: «Әй, Җефетем, пәйгамбәр бу әхвәл үзә күрдем. Әгәр пәйгамбәр мундаг имгәк берлә булса, без тәкый казгусын йимәсәк (аңа булышмасак) нәтәк өммәт булгаймыз»,- тидем эрсә, Җефетем әйде: «Эвдә (өйдә) дүрт батман арпа тәкый бер углак (бәрән) бар. Син ул углакны бугазлагыл (бәтине суй), мин тәкый аш пеш-кенчә арпаны өгүгәйен (тартыйм), тәкый әтмәк йапайын (ябыйм). Син баргыл, пәйгамбәр колагына ахәстә (әкрен) әйгыл (әйт), кешеләр ишетмәсенләр. Пәйгамбәр тәкый катынга бер-ике кеше берлә килсенләр»,- тип иттифакъ (киңәш) кылды».

    Качан аш пеште эрсә, Сабир разый аллаһу ганһу барды, ахәстә (шыпырт кына) әйде эрсә, пәйгамбәр: «Йә Сабир, тәгамең никадәр торыр?» - тиде эрсә, Сабир әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бер углак (бәрән) тәкый^үрт батман арпа әтмәге торыр»,- тидем эрсә, пәйгамбәр әйде: «Иахшы торыр. Хак Тәгалә үкүш бәрәкәтләр бирсен, ин-шаллаһу Тәгалә»,- тиде. «Сабир, мин барганча ул күвәчкә (савытка) һичкем эрсә, чәмчә (чүмеч) катмасун (кагылмасын), итмәкләр-не тандурдин (мичтән) чыгармасынлар»,- тиде. Тәкый нида кылдур-ды (хәбәр иттерде): «Сабир әвендә тәгам кылмыш, барыгыз иҖабәт кылыңыз (чакыруын кабул итегез)». Хандак казыганлар өч мең кеше ирде, Җөмләсе иҖабәт кылдылар эрсә, Сабир әйтер: «Мин мөхтәхәйер (бик аптырадым) булдым. Бер углак (бәрән) итен өч мең кешегә нәтәк (ничек) йитүргәймен (Җиткерермен), тип энди-шә кылып (бик борчылып) эвкә бардым, Җефетемә бу әхвәлне әйдем эрсә», мәңа әйде: «Йә Сабир, пәйгамбәргә тәгамнең микъдарын әйтмәдеңме?» Мин әйдем кем: «Пәйгамбәргә микъдарын әйдем эрсә, пәйгамбәр әйде, мин баргынча ул тәгамка кем эрсә әлиг (кул) тигермәсен, тип әйде. Җефетем әйде: «Андаг эрсә, Сабир, һич хаҖәләт кылмагыл (борчылма), барын иләгенгә (каршына) куз~ гыл. Нә кем кылса ул белгәй»,- тиде эрсә, күңелем хуш булды, хаҖ-әләтем (борчуым) китте. Бер сәгать кичте. Бакармын ^карыйм) өч мең сәхабәне башлап, пәйгамбәр килде, тәкый әйде: «Йә Сабир, бу халык үкүш турур, эвгә сыгмаслар (сыймаслар), сахрада йитешәр ултырсынлар»,- тип буйырды. Үзе эвгә керде. Ул күвәчне ачтырды «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» тиде, тәкый бәрәкәт берлә дога кылды, тәкый әлгине ул күвәчкә урды. Андин соң боерды: «Тәгмә (һәр) йите (Җиде) кешегә бер кәрсан (савыт) аш тәкый йите әтмәк биреңләр (бирегез)»- тип. Андаг кылдылар. Ничәмә кем бу күвәчтин (савыттан) аш чыгарырлар, тәкый бу тандурдин (мичтән) итмәк чыгарыр ирделәр, һич күвәчнең (савытның) ашы әксилмәз (кимемәс), тәкый тандур (мичтә) итмәк әксилмәз иР9е- Өч мең кеше Җөмләсе туйдылар, тәкый күвәч ашы, тәкый тандур итмәге һич төкәнмәгәй (кимемәгән иде). Пәйгамбәр әйде: «Йә Сабир, ахшамга тәги (кадәр) бу күвәч (савыт) ашы, тәкый тандур (мич икмәге) төкәнмәс. Мәдинә эчендәге барлык дәрвишләргә хәбәр биргел, Җөмләсене (барысын) йидергүл (ашат), тәкый килгән-барганга, йак-Оавукга Җөмләгә бу аштин һәм әтмәктин һич тәкъсир кыл-мадин (Жәлләмичә) биргел». Ахшамга тәги (кичкә кадәр) Мәдинә эчендәге Җөмлә дәрвишләр килделәр, тәкый йиделәр (ашадылар). Ахшам булмышта кәзин (савытта) тәкый күвәчтә бер анча (беркадәр) тәга калды.

    Сәлмани Фарси әйтер: «Кайчан кем Сабирның тәгамене тәна-вел кылдык (ризыгын ашап), хандак казымакка бардык, минем өлешемә тигән йирдә тәкый бер олуг таш белгүрде. һичкем эрсә аны кубармакка көче Җитмәде, балта тәкый үтмәде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә хәбәр бирдек эрсә, килде, тәкый мөбәрәк әлгингә (кулына) бир улуг балта алды, «Бисмиллаһир-рахманир-рахим» тиде, тәкый тәкъбир әйде эрсә, Җөмлә сәхабәләр дә тәкъ-бир әйделәр. Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам балтасын күтәрде, тәкый куәт берлә ташка урмыш ирде (суккан иде), ул ташдин йылдырым мәңизлек (яшен кебек) ут чыкты, тәкый Шам (Сирия) тарафына барды.- Сәлмани Фарси әйтер.- Ул нурга назар кылмыш ирдем (караган идем), Шамның көшкләре (йортлары), сарайлары күренде. Йәнә Пәйгамбәр икенче ката (мәртәбә) тәкъбир^ кылып урмыш ирде, йәнә бер йылдырым мәңизлек ут чыкты. Йәмән тарафынга барды. Ул нурга назар кылмыш ирдем, Йәмән иленең көшкләре, сарайлары мәңа күренде. Йәнә өченче кат тәкъбир кылып, ул ташка урмыш ирде, йәнә бурункы тәг (башкаларындагы кебек) бер йылдырым нур чыкты, тәкый мәшрикъ тарафына барды. Ул нурга назар кылдым эрсә, Гыйрак иленең, тәкый Фарсы иленең сарайлары күренде. Мин әйдем: «Йә Рәсул-лаллаһи, нә назарлар кем галәмгә мөнтәшир булды (Җәелде)?» -тип әйдем эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Сәлмани, белгел, агәһ булгыл (хәбәрдар бул): бу нурлар кайу тарафка барды - ул тарафта ислам ачылгай, мөселманлар заһир булгай»,-тиде. Гомәр тәкый Госман разый аллаһу ганһу хилафатында (хәлифәләре идарә иткәндә), пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйткән илләрдә ислам заһир булды.

    Андин соң көферләр Җүһүдләр (яһүдләр) берлә килеп, Мәдинәнең түрт йанында кундылар, мөселманлар берлә өч көн орыштылар, төртинч (дүртенче) көнне катыг орыштылар, андаг кем пәйгамбәр икенде, тәкый ахшам намазын кылу белмәде (укый алмады). Пәйгамбәр ул көферләргә каргады: «Әй Бар Ходай, бу көферләрнең күзләрендә ут берлә гукубат кылгыл (Җәза бир)!» -тип әйде. Андин соң Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә пәйгамбәргә носрәт (ярдәм) бирде. Бер кәчә (төнлә) катыг суык йил ыза бирде эрсә (Җибәрде эрсә), Мәдинәнең төрт йанына туктаган Мәккә көферләре, Җүһүдләр берлә кунып торыр ирделәр. Ул суык йилгә тәкатьләре калмады. Әйделәр кем: «Безгә Мөхәммәд сихер кылды, суык йил ыза бирде»,- тип Җөмләсе кайттылар.

    Хузәйсрә разый аллаһу ганһу Куфә иленгә керде. Пәйгам-бәрдин соң Җөмлә Куфә халкы пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сохбәт кылды (иптәш булды) тип Хузәйфәне б^ик агырлар ирде (хөрмәтли иде). Беркем эрсә Хузәйфәгә әйтер: «Йә Абу Габдуллаһ, сез пәйгамбәр берлә нәтәк (ничек) мугалимат кылыр ирдегез (аралаша идегез)?» Хузәйфә әйде: «Пәйгамбәр хезмәтендә ка-тыгланыр ирдек, ни эшкә бойырса кылыр ирдек, һич тәкъсир кылмаз ирдек». Сораган кем эрсә әйтер: «Валлаһи, әгәр мин пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам катында булса ирдем, пәйгамбәрне йазаг йөретмәкгә куймагай ирдем (Җәяү йөртмәс идем), күтәреп йөретгәй ирдем»,- тиде эрсә, Хузәйфә әйде: «Хандак тукышында бер кәчә (төнлә) катыг суык йил купты. Барча сәхабәләр тонлар (киемнәр) киделәр, кийизләр өртүнделәр (бөркәнделәр), эвләренә бармакка һич иҖазәт (мөмкинлек) йук ирде. Пәйгамбәр намаз кылур ирде. Өкүш (озаклап) намаз кылмышдин соң аваз кылды: «Әй, йаранларым, кайу бер кем эрсә булгай кем урынындин тор-гай, тәкый көферләргә баргай, тәкый алардин миңа хәбәр китер-гәй. Мин аны Хак Тәгаләдин теләгәйен, кем ул кем әрсәне^Хак Тәгалә сакласын, һич көферләрнең зарары аңа тигермәсен. Йәнә Хак Тәгаләдин теләгәйин ул кешене оҖмахда минем кулдашым кылсын тип»,- нида кылды (хәбәр итте), һичкемәрсә иҖазәт кылмады (теләк белдермәде), ул мәгьнәдин, отрү кем катыг ачлык ирде, көферләрнең хәвефе катыг ирде һәм катыг суык ирде. Бу өч мәгънә бар өчен сәхабәләр каһиллек кылдылар (кабул итмәделәр). Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламка иҖабәт кылмадылар эрсә, минем атым берлә нида кылды (атады). Мэңа зарурәт булды иҖабәт кыл-макга. Әгәр тыңламасам, пәйгамбәр гасыйлык кылмыш (гөнаһлы булырмын) тип, йиремдин куптым тәкый әйдем: «Ләббәйкә, йә Рәсуллаллаһи». Мәңа әйде: «Йә Хузәйфә, баргыл, кәферләрдин хәбәр китергел, кем нә торырлар, вәликин һичкем әрсәгә зәхмәт китермәгел»,- тиде. Мин тәкый ук, йәйә (Җәя) алдым, тәкый бардым. Бакармын, Хак Тәгаләнең бирмеш суык йиле ул көферләрне пәришан кылмыш (тараткан), хәймаларын (чатырларын) йыгмыш (аударган), утларын сүндермеш, атлары бер йанга барыр, тәвәләре (дөяләре) бер йанга барыр, сәргәрдән (аптырап), хәйран булып торырлар. Олуглары Абу Суфийан хаймадин (чатырда) чыкты, әйде: «Әй чәрик (гаскәр) Җөмлә күчүң, китәлең (китәбез). Әгәр бу кәчә (төнгә) монда калсак, һәлак булырмыз, атларымыз, тәкый тәвәлә-ремез һәлак булыр»,- тип игълан кылды эрсә, Җөмлә көферләр тәгьҖил үзә (ашыгып) киттеләр. Әгәр пәйгамбәр миңа әймәмеш булса ирде һичкем әрсәгә дә зарар китермәгел тип, Абу Су-фийанка ук берлә урсам, һәлак булгай ирде, чөнки андаг йавук (якын) килмеш ирдем. Вәликин пәйгамбәр сүзен сакладым, кылмадым. Пәйгамбәргә хәбәр бирдем эрсә сәвенде (сөенде), Хак Тәгаләгә хәмд вә сәна (мактау һәм шөкер) кыЛды, Җөмлә халыкка иҖазәт (рөхсәт) бирде, эвләренә кайттылар.

    Йәнә бер кач көндин сон, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Абу Суфийанның битиге (хаты) килде. Ул битиг эчендә йазылмыш кем:

    «Йә Мөхәммәд, белгел, бу нәүбәт кем килдем, ул игьтикад (ышаныч) берлә килдем, кем сине һәлак кылсам, йаранларынңы пәри-шан кылсам (пыр туздырсам), вәликин күрдем, кем Мәдинә тигрә-сендә хандак казыткансың. Гарәп илендә хандак кылмак йук ирде, моны кандин (каян) өгрәндең? Имди Ләт вә Газзә белән ант-йад кылырмын, кем икенче кайтмышында Ухуд тукышында нәтәк кылдым эрсә (нишләткән булсам), андаг кылтаймый»,- тип әйтмеш.

    Пәйгамбәр качан кем аның битиген укып, мәгънәсен забыт кылды эрсә (төшенгәч), Убай бин Кәгъбәне өндәде тәкый әйде: «Битигел (яз), йә Убай! Әй, Абу Суфийан, бу килмеш (килүдә) сине һәлак кылмадин (кылмыйча) кайтмагаймын тимешсен. Сине кайтарган Хак Тәгалә торыр, тәкый хандак кызымакны өгрәткән дә Хак Тәгалә торыр. Икенче нәүбәт кайтгаймын, тәкый Ухуд тукышындагы тәг (кебек) сезләрне һәзимәт кылгаймын (Җиңәчәкмен) тимешсен. Аны тәкый Хак Тәгалә белер, куәт биргән тәкый ул торыр, хәзимәт кылган тәкый ул торыр. Вәликин Хак Тәгалә миңа бер көн разый кылгай, өч көн эчендә ул Ләт вә Газзә берлә ант-йад кылдың, ул Ләт вә Газзәне тәкый Җөмлә потларны сындургаймын (ватачакмын) иншаллаһу тәгалә»,- тип әйде.

    Йәнә качан кем көферләр Мәккәгә, тәкый Җүһүдләр үз эвләренә кайттылар, пәйгамбәр тәкый Гайшә эвенә керде, госел кылды, тәкый башыны йуды, тәкый чыкты. Үзләк (өйлә) намазын кылды. Бакар Җәбраил галәйһи әс-сәламгә катир менеп, калын барчын кизеп килде тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, фәрештәләр йарык-йашыкларын (көбә һәм баш киеме) китәрмәдин (салмыйча) торырлар. Нишә (нишләп) сәхабәләрегезне китәрдеңез (тараттыгыз). Без Җөмлә фәрештәләр көферләрне Хәмрәул - Әсәд атлыг йиргә тәги (кадәр) кудык, китәрдек. Имди сиңа тәкый йаранларыңа Тәңре Тәгаләдин фәрман ул торыр, йарык-йашыкларыңызны киз-сәңез (көбәләрегезне киеп) тәкый Бану Курайза Җүһүдләренгә барып харап кылсаңыз- Уш (шушы) мин һәм фәрештәләр башлап барырмын. Минем артымча (артымнан) тәрк килең (тиз килегез)»,-тиде тәкый Җәбраил галәйһи әс-сәламгә барды. Качан пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә бу с үзне ишетте эрсә, Галине өндәтте һәм әйде: «Галәмне алгыл, тәкый безгә килгел, кем. Безгә фәрман булды, кем Бану Курайза Җүһүдләре берлә харб кылмак (сугышырга) кирәк. Гали галәмне алды, тәкый Билалга фәрманлады, кем Җөмлә сәхабә икенде намазын Бану Курайзада кылсынлар, тип». Җөмлә сәхабә атландылар, барып Җүһүдләрне харап кылдылар, йәнә Мәдинәгә кайттылар.

    Ул Җүһүдләр хатынларыдин бер хатын пәйгамбәр Мәдинәгә килмешдин соң, бер куйны сүгүлде (суйдырды), тәкый сәхабәләр-дин беренгә сорды, кем пәйгамбәр куй итедин кайу йирен сәвәр, тип. Ул кем эрсә әйде: «Пәйгамбәр куй итедин кул итен тәкый йагрын (калак сөяге) итен сәвәр»,- тиде. Ул сугылмыш иткә агу сөртте, йагрын итенә күбрәк сөртте, тәкый ахшамдин соң пәйгамбәрнең эвенә килтерде. Пәйгамбәр, ахшам намазын кылып, эвенә керде, бакар бер зәгыйфә (хатын) ултырып^торыр. Зәгыйфә (хатын) пәйгамбәргә сәлам кылды тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бер куй сүгүлдем (суйдырдым), сезгә һәдийә (күчтәнәч) килтердем»,-™^ эрсә, пәйгамбәр бойырды, сәхабәләр килделәр, софра йәделәр (табын Җыйдылар). Ул арада ул зәгыйфә чыкты тәкый китте. Качан кем пәйгамбәр ул итдин бер парә (кисәк) алды тәкый чәйни башлады ирде, ул кулдин аваз килде кем: «Йә Рәсуллаллаһи, миндин йимәгел (ашама), мин агулыг». Пәйгамбәр агызындакны (авызындагы) итне быракты (төкерде), сәхабәләренә әйде: «Иаран-ларым, бу итдин йимәң (ашамагыз) кем агулыг торыр»,- тип әйде эрсә, Җөмлә сәхабәләр әлигләрен (кулларын) тарттылар. Вәликин Бәшир атлыг сәхабә бер локманы (кисәген) йотты, бу хәбәрне белгәнче, тәкый ничәмә кем катыглады, кире катару белмәде (алмады). Ул сәгать эчендә бактылар, Бәширнең йөзе кап-кара булды, тәкый ул кәчә (төнлә) вафат булды. Сәхабәләрдин өч кем эрсә ул ризыкны чәйнәп быракып торыр ирделәр, пәйгамбәр аларга ха-Җамәт кылырга (каннарын^ алдырырга) бойырды, үзе тәкый ха-Җамәт кылды, сихәт булды. Йәнә өч көндин соң ул йәһүдийәне булдылар (таптылар) тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә килтерделәр: «Әй йәһүдийә, ни өчен мундаг (болай) эш кылдың?» - тиде. Ул йәһүдийә әйде: «Минем атамны, тәкый атам карендәшене, тәкый Җефетемне, тәкый ир карендәшемне Җөмләсен (барысын) үлтер-ден. Ул йандин мин бу агулыг куйны килтердем»,- тип икърар кылды. Аны тәкый үлтерделәр. Ул куй итен бер эткә бирделәр, ул эт йирде (ашады) эрсә, ул сәгать үлде. Бардылар, бер чокыр казыдылар һәм ул этне анда күмделәр.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дөнйадин нәкыл кылмышта (үләр алдыннан) кем сөкәл (авыру) булды. Өмми Бәшәр атлыг кари Зәгыйфә (әби) бар ирде. һәмишә пәйгамбәр зәхмәте булса, ул зә-гыйфәне өндәтер ирде. Ул килеп, пәйгамбәрнең әгъзаларын басар ирде, сыкар ирде (сылый иде). Бу нәүбәттә тәкый өндәтте эрсә, ул Зәгыйфә тәкый әгъзасын басты, сыкады тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бу нәүбәттә сөкәллегегезнеңкатыграк күрермен, иншаллаһу Тәгалә шифа биргәй (бирсен)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Ул вакытта кем агулыг итне чәйнәп бырактым (ыргыттым) ирде, андин бирү берәр зәхмәт бирер ирде миңа. Имди (хәзер) андаг сизәрмен, кем бу сөкәллегемдә (авыруымда) ул агуныңзәһәре тамырларымны кискәй, вәликин сабыр кылмак кирәк. Пәйгамбәрләргә бәла кат-кат булыр, саваплар да кат-кат булмак өчен».

    Бер кәчә (төн) пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бу көферләрне исламка өндәде эрсә, бу көферләр өйделәр: «Йә Мөхәммәд, синең динең хаклыгын ул вакыт белгәймез (танырбыз) кем бу тулун (тулган) айга ишарәт кылсаң, бу ай ике парә булса, тәкый һәр парәсе төрле йанга барса, аннан соң йәнә ике парә бер-беренә кавушса, бурункы (элеккечә) булса, безләр белгәймез, кем динең Хак турур тип белгәймез»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр айга ишарәт кылмыш ирде, ай ике парә булды, бере бер йанка барды, йәнә бере бер йанка барды, йәнә икесе бере-беренә кавыштылар. Ибне Мәсгуд әйтер: «Мин күрдем Хира тагыны, ике ай арасында калды, йәнә икесе кавыштылар (ике ай кире бергә кушылды). Качан бу әхвәлне кәфер-ләр күрделәр эрсә, әйделәр: «Бу Мөхәммәд нә олуг Жаду (сихерче) торыр, каты сихер торыр». Тәңре Тәгалә хәбәр бирү йарлыкар: «Каулә Тәгалә иктарабатис-сәгату вә әншәкка әл-камәрү вә иннә йаруа айатән йугри зуа вә йукулу исхару мусгамирра вә кәззәбәуа вә әттәбәгу әһуәһум вә күллә әмрин мустакирран». Мәгънәсе ул торыр: «Иктарабатис-сәгату» - кыйамәт йавуды (якынлашты). «Вә әншәкка әлкамөру» - ай йарылды. «Вә иннә йаруа вә әййәтан йугри Зуа» - әгәр бу көферләр пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең растлы-гын бер нишан (билге) күрсәләр, ул нишандин йөз чәвдүрләр (чөерерләр). «...Вә йукулу әсхару мустамирра» - тәкый әйтерләр, кем бу Мөхәммәдиең күргүзгән (күрсәткән) нишаны катыг сихер торыр, улашу (әүвәлгеләрдән) килгән сихер турур»,- тип әйтерләр. «Вә кәззәбәуә» - тәкый бу көферләр пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам-не йалган тиделәр. «Вә әтбәгу әһуаһум» - тагы үз һаваларына (теләкләренә) уйдылар, үз нәфесләре, теләкләренә иттибаг кылдылар (буйсындылар). «Вә күллә әмрин мустакирран» - һәрбер эшне карар кылган торыр, йәгьни хак эшең тәкый гакыйбаты (ахырын) заһир булган торыр, батыйл (ялган) эшең тәкый гакыйбаты (ахыры) заһир булган торыр. Бу көферләр моның тәг күп могЖизалар күрделәр, тәкый иман килтермәделәр, пәйгамбәрне Жаду (күз буучы) тиделәр. Бер көн тәкый бер кәфер сусмар (кәлтә) килтерде һәм әйде: «Йә Мөхәммәд, әгәр сусмар синең пәйгамбәреңә таныклык бирсә, мин сиңа инанырмын»,- тиде. Пәйгамбәр әйде: «Әй, сусмар, мин кем торырмын, бәйан кылгыл»,- тимеш ирде, сусмар фәсыйх тел берлә (килешле тел белән) әйде: «Әшһәдү әннә лә-иллаллаһү вә әшһәдү әннә Мөхәммәдин габдуһу Рәсуллаллаһу». Йәнә бер гарәп бер көн ывук (газәл) килтерде. Ул тәкый андагук (шундый ук) таныклык бирде. Йәнә бер көн көферләр әйде: «Йә Мөхәммәд, бу хөрмә йыга-чы (агачы) йирендин куңрылып (кубарылып) килсен, тәкый сиңа сәлам бирсен»,- тимеш ирде, тәкый ул дарахтны өндәмеш ирде (агачка дәшкән иде), ул дарахт (агач) йирендин куңрылып килде, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә тәвәззуг берлә (түбәнчелек белән) сәлам кылды. Сәхабәләре үкүш (күп) булды эрсә, пәйгамбәргә вәгазь кылмак өчен мөнбәр кылу бирделәр. Качан пәйгамбәр ул мөнбәргә ашты эрсә, мөбәрәк аркасын тайаган (терәгән) өрәдин (баганадан) иңрәмәк авазы чыкты. Барлык сәхабәләр дә ишетте.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең могҖизасы үкүш (күп) торыр. Барлык пәйгамбәрләргә могЖдзат бирелде. Камугы (барысы) Мөхәммәд Мостафага бирелде. Йәнә өңин (башка) пәйгамбәрләргә тигмәде. МәҖмугын (барысын) китермәдек. Китаб мотаувәл (озын) булмасын, тип.


    Алтынч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМНЕҢ МӘККӘГӘ КЕРМӘГЕНЕҢ БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Багави рәхмәтуллаһи галәйһи «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтермеш: «Ган аби Сагид әл-хадри разый аллаһу ганһу әннәһә калә Рәсуллаллаһи галәйһи вәссәлам әнә сәйиду вә-ләди адәмә йаумә әл-кыйамәти вә лә фәхәр вә бийәдди ливә әл-хәмәди вә лә фәхәрү вә мә мин нәби йәүвамийәзи адәмә вә мән суәһ иллә тәхтә ливәйи вә лә фәхәзә вә әнә әүвәл мин ганһу әлара-Зи вә лә фәхәрә». Бу хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: «Мин кыйамәт көн булса, адәм угланларының биге булгаймын (булачакмын). Тәкый бу сүзне куану әймәсмен, вәликин Хак Тәгаләнең лотыф кәрәме (мәрхәмәте) минем үзә (миңа) мундаг торыр тип, аның лотыфны (киң күңел-лелеген) изһар кылып белдермәк өчен әйтермен. Тәкый кыйамәт көн булса, Җөмләнең галәме минем әлгимдә (кулымда) булгай (булачак), бу сүзне тәкый куану әймәсмен, вәликин Хак Тәгаләнең лотыфны (мәрхәмәтен) изһар кылмак (күрсәтү) өчен әйтермен. Тәкый кыйамәт көн булса, тәгмә бер (һәрбер) олуг кем эрсә, кем халаик (халык) аңа иттибагь кылырлар (буйсынырлар). Аның әли-гендә (кулында) бар галәм (дөнья) булачак. Гарасат халкы мәгълүм кылгайлар, кем бу эрсә, бу мәгънәлек ирмеш (икән) тип. Кирәк ул мәгънә хәйер булсын, кирәк шәр (яманлык) булсын. Тәкый һич тәкый мәкамәт (дәрәҖәсе) вә кәрәмәт (хөрмәте) эчендә, Хак Тәгаләнең хәмде (мактау) тәкый сәнасы (хөрмәте) эчендә ирде. Ул Жәһәтдин пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә хәмденең галәме бирелде. Йәнә әйде пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Кыйамәт көн булса, Адәм пәйгамбәр тәкый Адәм пәйгамбәрдин соң килгән пәйгамбәрләр Җөмләсе минем галәмем астында булгайлар. Бу сүзне тәкый куану әймәсмен. Тәкый кыйамәт көн булса, Җөмлә халаикдин бурун әүвәл гүр йарылып, гүрдин баш калдурган (күтәргән) мин булгаймын. Бу сүзне тәкый куану, мөфәххирәт (мактанып) әймәсмен, вәликин Хак Тәгалә минем үзә нәмә (нинди) олуг лотыф-лар тәкый кәрәмләр кылып торыр, аны изһар кылмак (күрсәтү) өчен әйтермен»,— тиде.
    Бер көн пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йаран вә сәхабәләргә әйде кем: «Кем бу кичә (төн) төш күрдем, мин йаранлар берлә Кәгъбәгә тәваф кылырмын (тирәли әйләнеп йөрермен), тәкый Кәгъбәнең килидене (келәсен, ачкычын) алырмын, тәкый әфгали хаЖны тәмам кылмышдин соң, башымны йолармын (азат итәм),- тиде.- Ан-даг (шулай) сизәрмен, кем хаЖ, кылгаймын (кылачакмын). Кемнең кем рәгьбәте булса (теләге) хаЖ, кылмакка, минем берлә барсын»,-тиде эрсә, үкүш (күп) сәхабәләр рәгъбәт кылдылар (теләкләрен белдерделәр). Җөмләсе мең тәкый алты йөз кеше булды. Тәкый пәйгамбәр туксан тәвә (дөя) нишан кылды (алды), Кәгъбәдә корбан кылмак өчен. Тәкый сәхабәләргә әйде: «Уруш силахы әләтмәң (сугыш киемнәрен кимәгез) Мәккә көферләре белсенләр, кем Кәгъбәгә зийарат өчен барырбыз, урушмак өчен бармазмыз, вә-ликин кылычларны алу барың»,- тиде тәкый үзе чыкты һәм Зөлхоләйфә атлыг йирдә үзләк (өйлә) намазы кылды. Тәкый тун-ларыны (киемнәрен) салды, ихрам (хаҖилар өсләренә кия торган япма) кизде (киде), тәкый: «Ләббәйкә, ләббәйкә лә шириклик ләббәйкә әннә әлхәмдү ән-нигъмәтлик вә әлмәлик лә шириклик»,-тиде. Мәгънәсе ул булыр кем: «Әй Бар Ходай, иҖабәт кылырмын сиңа. «Ләббәйкә лә шириклик (ләббәйкәнең мәгънәсе), менә мин синең алда (Мәккәдә хаҖ вакытында әйтелә торган сүз), «лә шириклик» - күп аллалык юк иҖабәт кылырмын сиңа йалгыз, Бер вә Бар син, сиңа уртак йук. Сиңа үкүш иҖабәт кылмак тәкый хакыйкатьтә өгдү (мактау), хәмдү (мактау), вә сәнә (хөрмәт) сиңа лайык торыр. Тәкый Җөмлә (барча) нигъмәт сиңа торыр, кемгә нигъмәт бирсәң син бирерсең. «Вә әлмүлик лә шириклик» - тәкый мөлек синең торыр һич уртак юк. Әгәр сөәл кылсаң, кем иҖабәт кылмак качан хасыйль булды кем шкабәт кылырмын тип. Тәлбийә (эзләнүче) әйтер, Җавап ул торыр кем Хак Тәгалә Җәбраилгә фәрманлады: «Кем баргыл Ибраһим пәйгамбәргә тәкый Исмәгыйль пәйгамбәрка бойыргыл, минем өчен Кәгъбә бина кыл-сынлар Бәйтүл-Мәгъмур йирендә». Бәйтүл-Мәгъмур эв (өй) ирде, кызыл йакуттин ирде. Хак Тәгалә йаратмыш ирде үз кодрәте берлә уштмахның (оҖмахның) кызыл йакутыдин. Көн тугышы (көнчыгыш) тарафында бер капугы (ишеге) бар ирде, тәкый көнбатышы тарафында тәкый бер капугы бар ирде. Бу ике капуг яшел Зөмәррәдин (зөбәрҖәттән) ирде.

    Качан кем Адәм пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең тәүбәсе кабул булды эрсә, Адәм^пәйгамбәр Хак Тәгаләгә мөнәҖәт кылды (ялварды) тәкый әйде: «Йә Рабби, ул вакытын (вакытта) оҖмахда ирдем, һәмишә хәтерем теләмеш гаршка (Аллаһның тәхетенә) таваф кылыр (багар) ирдем. Имди андин мәхрүм булдым. Лотыф вә кәрәмүңдин дәрхост кылурмын (мәрхәмәт һәм юмартлыгыңнан үтенермен), бу йир йөзендә миңа бер мөбәрәк вә арыг хөрмәтле эв (өй) булса, мин аңа һәмишә (һәрчак) тәваф кылур ирдем»,- тип, мөнәҖәт кылды эрсә, Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә Бәйтүл-Мәгъмурны индерде (төшерде). Адәм пәйгамбәр һин-дустандин Бәйтул-Мәгьмурга кырык (мәртәбә) зийарат кылды. Качан кем Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә Нух пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең кавемен һәлак кылды туфан берлә, ул Бәйтүл-Мәгъмурны йитмеш фәрештәләр күтәрделәр, йитинч (Җиденче) кат күкдә куйдылар. Имди һәр көн ул Бәйтүл-Мәгъмурга йитмеш мең фәрештә тәваф кылурлар, кыйамәткә тәги, бер тәваф кылган, икенче тәваф кылмас.

    Качан кем Җәбраил галәйһи әс-сәлам Хак Тәгаләнең фәрманын килтерде эрсә, «Кәгъбәне бина кылың (кылыгыз)»,- тип' Ибраһим галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, кайу йир торыр ул кем Бәйтүл-Мәгъмур анда ирде?» - тип әйде эрсә, Хак Тәгалә бер болыт ыза бирде (Җибәрде). Ул болыт Кәгъбә урынында икеләнде эрсә (тукталды), анда күлигә (күләгә) кылды эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Бу болыт күләгәсендә кирәк кем кылсаң, һич зийада тәкый кылмаң,- тиде.- Тәкый һич әксүк кылмасаң, тәкый бу Кәгъбәнең ташларын биш тапның (тауның) ташларыдин бина кылсаң. Әүвәлене Хира тагындин кылсаң калганын Таури Сина тагыдин (тавыннан), Лубнан тагыдин, тәкый Җиддә тагыдин кылсаң». Качан кем һаҖарал-әсвад (һаҖар - таш, әсвад - кара) йиренә тигделәр эрсә (Җиткәч), Җәбраил галәйһи әс-сәлам оҖ-махдин бер ак таш килтерде һәм Ибраһим галәйһи әс-сәламгә: «Бу ташны Кәгъбә сеңерендә (үзәгендә) кузгыл (куй), кем таш хөр-мәтлег таш торыр. Моның эчендә гаһенднамә (килешү язуы) бар торыр»,- тип әйде эрсә, Ибраһим пәйгамбәр тәкый Җәбраил әйганы тәк (әйткәнчә) сеңердә куйды.

    Җаһилийәт (исламгача дәвер) вакытында хәйез гаурәтләр (күрем күрүчеләр) кулларын сөрттеләр, тәкый уңин (башка) йазыклы кем эрсәләр әлигләрене (кулларын) сөрттеләр исә ул ак таш кап-кара булды, тип өйделәр.

    Ибраһим галәйһи әс-сәлам бина кылур ирде, Исмәгыйль пәйгамбәр таш сонар ирде, Җәбраил галәйһи әс-сәлам тәкый уң-дин алты фәрештә йары бирүр (ярдәм итәр) ирделәр. Качан кем Кәгъбә тәмам булды эрсә, Хак Тәгаләдин фәрман килде: «Йә Ибраһим, нида кылгыл (халыкны өндә), кем Хак Тәгаләнең фәрманы берлә кылынмыш Кәгъбәгә зийарат кылыйлар (кылыгыз), тип. Ибраһим пәйгамбәр әйде: «Бу йирдә һичкем эрсә йук^ кемгә нида кылайын»,- тиде эрсә, Хак Тәгаләдин фәрман килде: «Йә Ибраһим, синдин нида кылып өндәмәк, бездин тәкый аны мөэминләрнең Җаннарына тәгүрмәк (Җиткерү)»,- тиде эрсә, Ибраһим галәйһи әс-сәлам Абу Кубайс тагыга (тавына) менде тәкый нида кылды: «Әй, Тәңре коллары, Хак Тәгалә фәрманы берлә эв кубардым (өй кордым), килиң (килегез), бу Хак Тәгаләнең эвенә зийарат кылың». Хак Тәгалә Ибраһим галәйһи әс-сәлам нидасын әрвахларга ишеттерде. Әрвахларның бәгъзесе (кайберләре) үкүш (күп) иҖабәт кылдылар, бүген хаҖилар «Ләббәйкә аллаһума» тип, тунларыны сучлуп (киемнәрен чишенеп), башларын ачып, тәлбийә әйтеп иҖабәт кылур. Ибраһим галәйһи әс-сәламнең Хак Тәгалә фәрманы берлә өндәгәненгә иҖабәт кылмак торыр тип Җавап әймешләр. Тәкый бәгъзесе бер кат хаҖ кылур, бәгъзеләре үкүш (күп) хаҖ кылырлар, ул тәкый әрвах иҖабәт кылганы (теләге) микъдарынча торыр, тип әйтмешләр.

    Качан кем Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам тунын сучлып (киемнәрен чишеп), мөбәрәк башын ачып, ихрам кийеп, «Ләббәйкә аллаһума» тиде эрсә, Җөмлә сәхабәләр ихрам кизделәр, тәкый «Ләббәйкә» өйделәр һәм Кәгъбәгә газем кылдылар (ният кылып, юлга чыктылар). Качан кем Кәгъбәгә йавук (якын) иштеләр эрсә, Мәккә көферләренә хәбәр тигде, кем Мөхәммәд чәрик (гаскәр) берлә килде, тип. Халид бин Әлвәлид ул вакытта иман кил-термәмеш ирде. Ул тәкый Гакирмә кем Абу Җаһил углы торыр, тәкый Сөһәйел атлыг кем өрсә бу үчәгү (өчәү) чәриг башлап чыктылар.

    Абу Суфийан кем Мәккәнең улугы ирде, ул Шамга барып торыр ирде тиҖарәт Өчен. Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә йакын килделәр тәкый туруктылар эрсә, пәйгамбәр бер кем әрсәне ыза биде (Җибәрде) кем: «Без орышмак өчен килмәдек, вәликин Кәгъбәгә зийарат кылуга килдек. Әгәр дэстур (рөхсәт) бәрсәңез, Кәгъбәгә зийарат кылалың (кылыйк), корбанлар богаузлагалың (бугазлар идек)»,- тиделәр эрсә, анлар (алар) әйделәр: «Бу йулдан дэстур (рөхсәт) бирмәзмез, әгәр Кәгъбәгә зийарат кылу килдеңез эрсә, килер (киләсе) йыл зийарат кылгайсыз, бу йыл иҖазәт йук»,-тиделәр эрсә, пәйгамбәр йаранлары берлә мәшвәрәт кылды (киңәште), барча сәхабәләр әйделәр кем: «Йә Рәсуллаллаһи, хәраб кылалың (сугышыйк). Бу йиргә тәги (кадәр) кем килдек, мондин кайтыр булсак, безгә хурлык булгай». Бу арада үзләк (төш) вакыты булды. Пәйгамбәр Билалга бойырды кем: «Банги намаз укыгыл»,-тип. Качан кем Билал банги намаз укыды, пәйгамбәр имаматлык кылды, Җөмлә сәхабәләр икътида кылдылар (аның кебек намаз укыдылар). Халид бин әл-Вәлид тәкый Гакрәмәт, тәкый Сөһәйел Мәккә көферләре берлә бакып торыр ирделәр. Халид бин әл-Вәлид әйде: «Йә Гакрәмәт, нәтәк (ничек) булгай (булыр) кем боларны намаз эчендә һәлак кылсак?» - тип әйде эрсә, Гакрәмәт әйде: «Бу намаздин соң тәкый бер намазлары бар, без тәкый Җөмлә йаран-ларка игълам кылалың, барча истигъдадымыз, иттифакымыз тәмам булып, бер ката хәмлә кылып һәлак кылалың»,- тип иттифак кылдылар, тәкый икендегә тәги с үз берлә игләнделәр (киңәштеләр). Җәбраил галәйһи әс-сәлам назил булды, тәкый Хак Тәгаләдин фәрман килтерде: «Йә Мөхәммәд, әгәр чиректә (гаскәрдә) намаз кылыр булсаң (булсагыз), халаикны ике таиф (төркем) кылгыл, берсе берлә намаз укыгыл, бер таифны дошманга каршы кузгыл (куй), тәкый бер таифә берлә бер рәкәгать намаз кылган төркем дошманга каршы барсын, намаз кылмаган таифә синең берлә бер рәкәгать намаз кылсын, син сәлам биргел». Икенде намазын андаг кылдылар эрсә, ул кәсрерләрнең мәкре-хәйләсе батыйл булды (барып чыкмады). Андин соң пәйгамбәр иртәсе күчте, тәкый Хузәйфә атлыг йиргә тигде эрсә, тәвәсе (дөясе) чүкте, һәргиз (һич) купмас, ничәмә кем сәхабәләр катыгландылар эрсә, һич купмады. Пәйгамбәр әйде: «Әй, йаранлар, бу тәвәнең гадәте мундаг әрмәз ирде (түгел иде), вәликин Әбрәһәнең филен чүктергән Тәңре Тәгалә моны чүгерде, бармакка (барырга) иҖазәт (рөхсәт) йук торыр»,- тәкый үзе тәвәдин төште, тәкый сәхабәләргә
    фәрманлады, сезләр тәкый бу Җирдә кунуңлар (куныгыз) тип. Җөмлә сәхабәләр ул Хүзәйбийәдә кундылар. Әбрәһәтнең филен иңдүр-гән (чүктергән) Тәңре Тәгалә бу тәвәмне тиңдурде (чүктерде) тигәнтәг (дигән кебек) мәгънәсе ул булур. Кем Иәмән иленең падишаһы бар ирде НәҖаши атлыг. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең олуг атасы Габдул-Мотталип вакытында ирде, пәйгамбәрдин кырык йыл уза (элек) ирде. Йәнә Сәнга атлыг ил бар ирде Йәмән виләйә-тендә. Ул илгә Әбрәһә атлыг кешене бәк кылып торыр ирде. Ул Әбрәһә әйде НәҖаши мәликкә кем: «Мәккәдә бер эв бар Кәгъбә атлыг. Ул эв Ибраһим пәйгамбәр кубармыш (салдырган) тип әйтерләр. Тәкый һәр йылда нә кем гарәп бар, Җөмләсе килеп, ул эвгә Зийарат кылырлар, тәваф кылырлар, тәкый тәвәләр, куйлар, сыгыр-лар (сыер) корбан кылырлар, андаг торган дәрвиш мескенләргә бирерләр. Сезиң (сезнең) иҖабәтеңез берлә (рөхсәтегез белән) мин Сәнгада аның тәг бер эв бина кылсам, тәкый Җөмлә халыкка буйурсам, йыл да ул эвгә килеп, зийарат кылсалар булгаймы?» - тип мәшвәрәт кылды (киңәште). НәҖаши мәлик тәкый әйде: «Инкән (бик) мәслихәт торыр, андаг (шулай) кылгыл»,- тип иҖазәт бирде (ризалыгын бирде) эрсә, бу Әбрәһә үкүш (күп) мал харҖ кылып (тотып), бер олуг гимарат (төзелеш) кылып, аңа Кулайс ат (исеме) бирде. Тәкый илдин илгә нида (хәбәр) кылдырды кем: «Бу эвгә йылда Зийарат кылыңлар (кылыгыз)»,- тип- «Әгәр зийарат кылмасаңыз, сезләргә үкүш зәхмәт кылгаймыз»,- тип, тәһдид вә тәфригьләр кылды (янады). Мәккәдин базаргән (сәүдәгәр) барды тиҖарәт мәгънәсе (сәүдә эшләре) үзә, тәкый Кулайс катында (янында) кундылар. Тәкый кайтмышда Кинәнә кабиләсендин бер кем эрсә Кулайска керде, тәкый аның эчендә нәҖәсат кылды, чыктылар, тәкый киттеләр. Иртә бактылар кем (карасалар), Кулайс эче нәҖес булмыш. Бу сүзне Әбрәһәгә әйделәр эрсә, Әбрәһә инкән газапланды, тәкый ант эчте кем: «Мин барып аларның Кәгъбәләрен харап кылмасам, Әйрә углы булмагаймын (булмаячакмын)»,- тиде.

    Йәнә бер нәүбәт гарәп килде тиҖарәт (сәүдә) эше берлә. Кулайс катында кундылар, ут йандырдылар тәкый күчтеләр (киттеләр). Йил утны Кулайска тигүрде. Ул олуг гимарат (корылма) Җөмләсе утта һәлак булды. Бу сүзне Әбрәһә ишетте эрсә, газабы Зийада булды. НәҖаши мәликкә әйде тәкый андин чәриг теләде, Мәккәгә касыд кылмак (начарлык эшләр) өчен, Кәгъбәне вәйран кылмак өчен. Ул тәкый чәрик бирде. Ул чәрик эчендә мең фил бар ирде. Ул филләрдә олуграгы бар ирде Мәхмүд атлыг. Ул фил үзә тәхет орып, аңа Әбрәһә менәр иде. Качан кем Мәккәгә йавудылар эрсә (якынайдылар исә), Мәккәнең олугы Габдул-Мотталип ирде. Аның тәвәләре бар ирде. Сәхрада чәрик килде, тәкый ике йөз тәвәсен алдылар эрсә, тәвәчесе Мәккәгә килде эрсә, Мәккә халкы курыктылар. Габдул-Мотталип улуглар берлә чыктылар, тәкый Әбрәһәгә килделәр. Әбрәһә әйде: «Сезләр һич курыкмаң, мин урушмак өчен килмәдем, вәликин бу Кәгъбәне харап кылмак өчен килдем»,- тиде эрсә, Габдул-Мотталип әйде: «Андаг эрсә (шундый эш), сизиң чәрик минем ике йөз тәвәмне алмышлар, кирәк кем миңа ул тәвәләремне бирсәңез»,- тиде эрсә, Әбрәһә әйде: «Мин сине андаг сакындым (шулай уйладым), кем бу Кәгъбәне миндин дәрхост кылгай (үтенә) тип, син Кәгъбәне дәрхост кылмадың, тәкый тәвәләреңне дәрхост кылырсың»,- тиде эрсә, Габдул-Мотталип әйде: «Бу тәвәләр минем торыр, аның өчен ул мөлкемне таләп кылырмын, тәкый Кәгъбә минем мөлкем әрмәз (түгел), аның мәлиге бар, әрклиге бар, ул белер. Ул теләсә саклагай (саклар), теләсә куйгай»,- тиде эрсә, Әбрәһә буйырды, Габдул-Мотталипка тәвәләрне кире кайтардылар. Габдул-Мотталип чыкты, тәкый Кәгъбә капугына (ишегенә) килде һәм әйде: «Әй, Бар Ходай, бу әвенне (чиста өйне) дошманлар йакмакка килеп торырлар, бу арыг әвенне дош-манлардин саклагыл. Дошманларны бу харамыңа кигүрмәгел (Җиткермә), син анларны һәлак кылгыл»,- тип каргады. Качан Әбрәһә Кәгъбәгә йавук (якын) Килмәккә касыд кылды (теләде) эрсә, ул Мәхмүд атлыг фил чүкте, һич тормас. Ничәмә кем тимер ыргаклар берлә орырлар, һич йириндин купмас. Качан Йәмән тарафына кубарсалар, кубар, йөгерер, вәликин Кәгъбә тарафына касыд кылсалар, чүгәр, һич купмас. Шул арада ирделәр, бакарлар (карыйлар), һавада Җәмәгать кошлар оча башладылар, кем һич моныг тәг (мондый) кошлар һич күрмешләре йук ирде. Ак кошлар торыр, олуглы-кы (зурлыгы) карлыгач әндазынча (кебек). Тәгмә (һәр) кошның томшыгында бер таш бар, тәкый ике азакында ике таш бар йасмыктин улуграк, нухутдин (борчактан) кечегрәк. Качан кем бу кошлар чәрик үзәсенгә (өстенә) мукабил килделәр, бу ташларны аттылар эрсә, тәгмә (һәр) кешегә бер таш төште, башындин керде, дубур-дин (табаннан) чыкты, андагук (шундук) Җөмлә чәрик һәлак булды. Мәгәр бер кем эрсә бар ирде - Абу Йәкш үм тир әрдиләр (диләр ирде). Ул НәҖаши мәликнең вәзире ирде. Аңа таш тигмәде, ул качты, тәкый НәҖаши мәлик тарафына барыр ирде. Башы үзәсендә бу кошлардин бер кош очар ирде. Качан кем Абу Йәкшүм НәҖа-ши мәлик катына килде, ул тәкый, ул чәрик (гаскәр) әхвәлене тәмам әйде ирде (сөйләде исә), НәЖаши мәлик әйде: «Ул кошның улуглу-кы ни микъдар ирде?» - тип сорар ирде. Ул арада төнлекдин бер кош очып керде. Абу Йәкшүм әйде: «Уш (бу) ул кош торыр»,- тиде ирде, ул азакындагы (аягындагы) таш берлә Абу Йәкшүмне урмыш ирде, Абу Йәкшүм шул мәлдә һәлак булды. Вәликин Абу Йәкшүмне чәрик берлә Хак Тәгалә^һәлак кылмаганы ул мәгънә өчен ирде кем, НәЖаши мәликкә Абу Йәкшүм хәбәр тигерсен тип. Тәңре Тәгалә пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә хәбәр бирү йарлыкар: «Кауләһу гизза вә әл-матара кәйфә фәгәлә раббәкә бисахаби әлфили». Мәгънәсе ул булыр: кем йә Мөхәммәд, белмәдеңме кем Раббың әсбах (сәхәбә) филгә ни эш кылды? «Элми йәЖгал Кәйдәһум фи тазлинин» - күрмәдеңме, йә Мөхәммәд, Раббың аларның кәйед-ләрене (хәйләләрен) батыйл кылды (юкка чыгарды). Тәңре Тәгалә ул көферләрне урылмыш игеннең ушак (кечкенә) йапрагы тәг (яфрагыдай) һәлак кылды.

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам сәхабәләргә андин хәбәр бирер: «Кем Хузәйбийәдә минем тәвәмне чүгүргән (чүктергән) тәнд үргән ул Тәңре торыр, кем филне тәндүрде чүгүрде (чүктерде)»,- тип хәбәр бирде. Качан пәйгамбәр йаранларга, кунуң (куныгыз), тип фәрманлады эрсә, Жөмлә сәхабә кундылар. Ул йирдә су аз ирде, аны эчтеләр, тәкый һава эссег ирде, сусадылар, тәкый пәйгамбәргә килделәр, тәкый әйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, һава эссег торыр, без сусадык, Җанварлар тәкый сусады»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр су теләде, килтерделәр. Йәнә пәйгамбәр ул су белән йуынды, абдәст кылды. Бер риваиатьтә әйде кем, бармаклары арасындин су чыкты, тиделәр. Тәкый ул абдәст кылган суны кузугка (коега) түгәр ирде. Качан кем Җөмлә әгъзасы ул сувны кузугка түкмеш ирде, койы агызындин ашты. Җөмлә халык эчте, Җөмлә Җанварлар эчтеләр. Андин соң бер кач айам (берничә көн) пәйгамбәр йаранлары берлә Хузәйбийәдә тордылар. Мәккәдин Гурва атлыг кем эрсә килде, әйде: «Йә Мөхәммәд, бу Мәккәнең олуглары иттифак кылып торырлар (киңәшерләр), бу йыл сиңа иҖазәт бирмәсләр. Кәгъбәгә Зийарат кылмакка, райың нәтәк торыр (карарың ничек булыр)?» -тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Безләр орышмак өчен килмәдек, Кәгъбәгә зийарат өчен килдек. Әгәр безгә рөхсәт бир-мәсәләр, орышырбыз (сугышырбыз)»,- тиде. Гурва нәрсә дә тимәде. Карады ул йаранларга, пәйгамбәр хезмәтендә андаг (шулай) торырлар, әгәр берәр эш бойырса, Җан берлә ул эшне кылырлар. Әгәр пәйгамбәр төфкерсә (төчкерсә), әйаларын (учларын) тотарлар, төчкереген йиргә кәмишмәзләр (төшермәсләр), кай берсенең айасынга (учына) төшсә, йөзенә сөртер, вә әгәр йуыныр булса, ул йуынган суны бер-берсеннән куанышып алырлар, тәкый эчәрләр, йөзләренә сөртерләр, тәбәрәк кылыр ирделәр. Вә әгәр сөйләр булса, Җөмләсе тик торырлар, һич сүз катмаз ирделәр.

    Абу Хәнифә мәзһәбендә йуынмыш (юынтык) су бер, йиргә йыгылыр (Җыелыр), аңа мустагмал (кулланылган) тәнүр (диярләр). Пәйгамбәр, ул су нәҖес турур, тиде, аның өчен, кайу мөэмин вә мәваххид бер намаз вакытында абдәст кылса, тәкый фарыйза намаз кылса, намазга тәги (кадәр) әгъзаларыдин ни йазык килсә, ул абдәст кылмышта, абдәст суы ул әгьзадин килгән йазыкны китәрер. Йа-Зык - нәҖес торыр, кирәк кем ул йазыкны китәргән су тәкый нәҖес торыр, тип, Абу Хәнифә әйтер: «Рәхмәтуллаһи галәйһи, бу сүз өммәтләр хакында торыр, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хакында эрмәс (түгел), аның кем пәйгамбәрнең йазыгы йук ирде, абдәст кылган суы тәкый арыг (чиста) ирде, ул Җәһәтдин сәхабәләр тәбәрәк кылып эчәр ирделәр, тәкый йөзләренә сөртер ирделәр»,- тип әйде. Качан кем Гурва бу әхвәлләрне күрде эрсә, инкән тәгаҖҖеб кылды (бик гаҖәпләнде), барды Мәккәнең олугларына, күргән әхвәлләрене Җөмләсен әйде. Тәкый әйтер: «Мин Фарсы иленең мәлиге - Кәсри мәликне күрдем. Тәкый Йәмән мәлиге НәҖаши мәликне күрдем, тагы Рум мәлиге Нәркул мәликне күрдем. Мин моның тиг (мондый) кавем кем мәлигенә мутигъ булган (буйсынган), тәкый мәликкә Җаннарын даригъ тутмагайлар (Җаннарын кызганмаган) һич күрмәдем. Валлаһи, бу Мөхәммәд мәлик әрмәз, бел, ход пәйгамбәр торыр (пәйгамбәр үзедер), килең (килегез) моңа мутигь була-лың (аңа буйсын), шуның диненә керәлең (керегез)»,- тиде эрсә, Җөмлә Мәккә олуглары чугладылар (ачуландылар), тәһдид вә тәфзигь кылдылар (янадылар), ул тәкый тик калды.

    Андин соң Сөһәйелне ыза бирделәр (Җибәрделәр). Сөһәйел килде, күрер, пәйгамбәр йаранлары берлә ултырып торыр. Габбад атлыг сәхабә, тәкый Сәлим атлыг сәхабә пәйгамбәр аркасында йарык-йашык үзә (көбә күлмәк, башлык кигән) торырлар. Сөһәйел әйде: «Бу йыл Мәккәгә кермәккә иҖазәт йук. Килер йыл иҖазәт бирәлең ул шарт берлә, кем арамызда ун йылга тәги (кадәр) орыш булмасын, солых булсын»,- тиде эрсә, пәйгамбәр тәкый разый булды, качан кем пәйгамбәр разый булды эрсә, Гомәр разый ал-лаһу ганһү сабыр кылу белмәде (сабыр була алмады), купты (басты), әйтер: «Йә Рәсуллаллаһи, без мөселман булгаймыз болар мөшрикләр (күп аллага табынучылар), безләргә ни хурлык, бу кадәр йир килмешдин соң, Кәгъбә Җәмале (матурлыгы) берлә мөшәррәф булмадин (хозурланмыйча) кайтырбыз»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Йә Гомәр, мин Тәңре Тәгаләнең колы торырмын, тәкый Рәсул торырмын, Хак Тәгаләнә кем фәрманласа, андин чыга белмәзмен (алмам),- тиде,- тәкый Тәгалә мине заигъ кылмагай (ташламасын)»,- тиде. Гомәр тик калды. Андин соң Гомәр бу сүзне Абу Бәкергә әйде эрсә, Абу Бәкер әйде: «Йә Гомәр, пәйгамбәр ҮЗәеингә йабушгыл, йәгъни хезмәтендә булгыл, моның тәг сүз әйтмәгел. Мин таныклык бирермен, кем Мөхәммәд Тәңре Тәгаләнең Хак Рәсуле торыр, тагы ни эшкә бойырмыш булса, ул эш тәкый хак торыр. Тәкый пәйгамбәр Хак Тәгаләнең фәрманына хилаф кылмаз»,- тиде эрсә, Гомәр ул сүзне әйганынга (әйтүенә) тәүбә кылды, тәкый истигъфар кылды (гафу үтенде), кол азат кылды, үкүш (күп) рузәләр (ураза) тотты.

    Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Әвес атлыг сәхабәгә әйде: «Йә Әвес, солыхнамә битигел (яз)!» - тиде эрсә, Әвес әйде: «Нәтәк битикәен (ничек языйм), йә Рәсуллаллаһи?» - тиде. Пәйгамбәр әйде: «Битигел (яз), бисмиллаһи әр-рахмани әр-рахим!» Сөһәйел әйде: «Безләр әр-рәхимне белмәзмез, гадәтемезчә битесен (язсын)». «Бисмики аллаһума»,- тиде эрсә, мөселманларга бу сүз агыр (авыр) килде. Пәйгамбәр әйде: «Йә Әвес, «бисмики аллаһума» битигел, тәкый Тәңренең Рәсуле Мөхәммәд Мәккә халкы берлә солых кылды, тип». Сөһәйел әйде: «Йә Мөхәммәд, әгәр безләр сине Тәңренең Рәсуле белсәк, синең берлә мондаг эшләрме кылтай ирдек, сиңа хилафмы кылтай ирдек? Атаң атыдин (исеменнән) нишә (нигә) йөз чәвүрүрсүн (чөерерсең), Мөхәммәд бине Габдулла тип битисен (язсын)»,- тиде эрсә, бу сүз тәкый сәхабәләргә^инкән агыр (авыр) килде, сабыр кылу белмәделәр (алмадылар): «Йә Рәсуллаллаһи дип битисен»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Мин Мөхәммәд Рәсуллаллаһи, мин һәм тәкый Мөхәммәд бине Габдуллаһмын. Зыйан кылмаз, Мөхәммәд бине Габдуллаһ битесен»,- тиде эрсә, сәхабәләр тик калды. Качан кем солыхнамә битиде (язды) эрсә, Гомәр әйде: «Йә Рәсуллаллаһ, сез төш күрдү-ңүЗ эрде (күргән идегез), кем Мәккәгә кергәймез, тәваф кыл-гаймыз, Кәгъбәнең килидине (ачкычын) алгаймыз, тип әйдеңез». Имди Мәккәгә кермәдин (кермичә) нәтәк кайтармыз»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Йә Гомәр, Хак Тәгалә тәгүрсә (язса), килер йыл Мәккәгә кергәймез, тәкый качан кем Хак Тәгалә носрәт бирсә (ярдәм итсә), Мәккәгә кереп, Кәгъбә килиден (ачкычын) алгаймыз (алырбыз), иншаллаһу тәгалә»,- тиде, тәкый йаранларга әйде: «Тәңре Тәгалә рәхмәт кылсын ул колга, кем башын йулытса (яланбаш калса), корбанын бугазласа (чалса), тәкый тунларыны (киемнәрен) кизсә (кисә) тәкый Мәдинәгә кайтса»,- тиде эрсә, Җөмлә сәхабә башларын йулдылар, бәгъзеләре (кайберләре) тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дәстуры (рөхсәте) берлә сачларының (чәчләренең) очын кистеләр, тәкый тәвәләрен корбан кылдылар, тәкый тунларыны (киемнәрен) киделәр, бу Хузайбийәдә йегерме көн тормышдин соң, Мәдинәгә кайттылар. Икенче йыл байагы тик истигъдад кылдылар (хәзерләнделәр). Тәкый Кәгъбәгә тәваф кылдылар, качан кем пәйгамбәр Мәккәгә керде тәваф кылмак өчен, Җәбраил назил булды (пәйда булды). «Йә Рәсуллаллаһи, бу көферләр сезне зәгыйфь күрмәсүн, тәваф кылмышыңызда ике саф арасында рәмел кылың (пәһлевәндәй йөр)»,- тиде. Йәгъни пәһлеванлар тәг ике саф арасында үзене хасымга (дошманга) нәтәк кем кувәт күргүзү (шулкадәр куәтлерәк күрсәтеп) йөресенләр»,-тиде эрсә, пәйгамбәр йаранларга әйде: «Тәңре Тәгалә рәхмәт кылсун ул колга, кем үзене тәваф кылмышта чалак күргүзсә (Җитез күрсәтә)»,- тиде. Пәйгамбәр ридасыдин (япмасыннан) саг (ун) кулын чыгарды, иңнәрен сикертү тәваф кыла башлады эрсә, сәхабәләр тагы андаг тәваф кылдылар, бүгенгә тәги (кадәр) ул сөннәт калды.

    Андин соң пәйгамбәр сәхабәләр берлә Мәдинәгә кайттылар, тәкый Мәдинәдә бер кач (берничә) йыл игләнделәр (көч тупладылар), үкүш (күп) кеше мөселман булды, чәрик йыгылды (гаскәр тупланды). Хак Тәгаләнең фәрманы берлә Хәйбар атлыг илгә бардылар, Хак Тәгалә носрәт (ярдәм) бирде, Хәйбарны алдылар. Йәнә Фадәк атлыг илгә бардылар, аны тәкый алдылар, йәнә Мәгтә атлыг илгә бардылар, Хак Тәгалә носрәт бирде, аны тәкый алдылар. Андин соң Мәккәгә мөселманлар тиҖарәт тарихы (сату-алу эшләре) берлә бардылар ирде. Мәккә көферләре ул мөселманларның бәгъзеләрен үлтерделәр, тәкый малларын алдылар, тәкый бәгъ-Зеләре Мәдинәгә качып килделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әссәлам казгырды, тәкый Җәбраилгә интизар кылыр ирде. Ул арада Мәккәнең бәге Абу Суфийан килде, тәкый Өмми Хәбибә катына керде. Өмми Хәбибә Абу Суфийанның кызы ирде, пәйгамбәр га-ләйһи әс-сәламнең хатыны ирде. Качан кем Абу Суфийан кичеп (узып), пәйгамбәр утырган йиргә ултырайын (утырыйм) тиде эрсә, Өмми Хәбибә мәнг кылды (рөхсәт итмәде). Абу Суфийан әйде: «Әй гайәлем (кызым), монда ултырмакдин нишә мәнг кылдың (баш тарттың)?» - тиде эрсә, Өмми Хәбибә әйтер разый аллаһу ганһу: «Бу йирдә пәйгамбәр ултырыр йир торыр, бу түшәк аның түшәге торыр. Син мөшрик (потларга табынучы) торырсаң, сиңа рәва булмас (ярамас) пәйгамбәр йирендә ултырсаң»,- тиде эрсә, Абу Суфийан чыкты, пәйгамбәр катына барды тәкый әйтте: «Солыхны бер таза кылалың (кылыйк), бизим (безнең) кешеләр берлә сичиң (сезнең) йаранлар әдәпсезлек кылмышлар. Солыхны, гаһедне (килешүне) бозмышлар, бизим (безнең) хәбәребез булмады. Имди йаңа гаһед кылсак (килешү төзесәк) булгаймы?» - тиде эрсә, пәйгамбәр һич Җавап бирмәде эрсә чыкты, Абу Бәкергә барды, андин дәрхост кылды кем пәйгамбәргә әйсәңез, солыхны таза кылсак, тип. Ул һичнәрсә тимәде эрсә, айат назил булды кем: «Каулә Тәгалә йә әйһа ән-нәби әттәкый аллаһу вә лә тутыйгый иләл-кәфиринә вә әл-мунафикыйнә». Мәгънәсе ул булыр: «Әй, пәйгамбәр кем, әй, Тәңредин курыкгыл, тәкый көферләргә, монафыйкларга (икейөзлеләргә) буй бирмәгел (буйсынма)». Пәйгамбәр Гайшә катына керде, тәкый әйде: «Әй, Гайшә, чәрик истигьдады кылгыл (сугышка әзерлән), силахларымны (коралларымны) йараштыргыл.- Тәкый Абу Бәкергә әйде.- Кем Җөмлә сәхабә чәрик истигъдады кыл-сынлар. Белмәделәр беркем пәйгамбәр кайу йанга барыр. Качан кем чәрик истигъдады (хәзерлеге) тәмам булды эрсә, унике мең ир (сугышчы) хасил булды. Пәйгамбәр йаранларга әйде кем: «Миңа фәрман булды, Мәккәгә бармакка»,- тип. Барча сәхабә тәкый сәвенделәр.

    Хатыйп атлыг сәхабә бер хатынга битик (язу) бирде: «Син бу битикне кизләгел (яшер), тәкый Мәккәгә баргыл, тәкый Мәккә халкына әйгыл, кем, Мөхәммәд ун мең кеше берлә сезләргә килер»,-тип. Ул хатын битикне алып бара башлады ирде, Җәбраил галәйһи әс-сәлам назил булды (күренде) тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Хатыйп битик (язу) бирде бер хатынга Мәккә әһленгә хәбәр илтсен тип. Кеше ыза биргел (Җибәр) ул битикне кайтарсынлар!» - тип. Пәйгамбәр Гали берлә Зөбәйерне ыза бирде (Җибәрде). Анлар бардылар, тәкый ул гаүратка (хатынга) өйделәр, тәкый битик теләделәр эрсә, ул танды эрсә. Гали разый аллаһу гыйннаһу кылыч чыгарды: «Битикне чыкаргыл, йук исә сине үлтерермен»,- тиде эрсә, гаурәт сачы (чәче) арасындин битикне чыгарды тәкый бирде. Качан битикне килтерделәр эрсә, пәйгамбәр Хатыйпка әйде: «Нишә (ни өчен) мундаг кылдың?» - тиде эрсә, Хатыйп әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин һич мөселман булмышдин соң көферлек кылмадым, мөхлис (ышанычлы) булмышдин соң, һич мөнафиклык (ышанычсызлык) кылмадым. Вәликин Мәккәдә уругым - казашым (туганнарым) бар, тәкый сез агыР чәрик (кораллы гаскәр) берлә бара торырсыз, анларга зәхмәт тигмәсен тип ыздым (Җибәрдем)»,- тиде эрсә, Гомәр әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, миңа дәстур (рөхсәт) биргел, кылыч берлә мөнафыйкның (ышанычсызның) башыны кисәйең (кисим)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Йә Гомәр, бу Хатыйп Бәдәр тукышында (сугышында) хазыйр (бергә) ирде. Ни белерсең. Кем Хак Тәгалә Бәдәр тугышындагы сәхабәне йарлыкамыш булса, тәкый гомерләре эчендә ни кем тәкъсир (гөнаһ) кылсалар, Җөмләсен гафу кылган булса, ни белерсең»,- тиде эрсә, Гомәр тик калды. Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Мәккә кырыгынга килде эрсә, андин соң хәбәр бирделәр, истигьдад кылмакка форсатлары булмады. Абу Суфийан пәйгамбәргә каршы чыкты эрсә, Габбасны күрде. Габбас әйде: «Йә Абу Суфийан, пәйгамбәр ун мең ир (сугышчы) берлә килде, һич каршы тормакка йарагың йук. Мәслихәт бу торыр: кем мөселман булсаң, йук эрсә (югыйсә) һәлак булырсың»,- тиде эрсә, Габбас Абу Суфийанны пәйгамбәргә иләтте (алып барды). Пәйгамбәр Абу Суфийанга назар кылды эрсә (карагач), Абу Суфийан әйде: «Әшһәду әннә илаһә илллаллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдин гәбдуһу вә Рәсуллаллаһу»,- тип, мөселман булды эрсә, Габбас әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бу Абу Суфийан һәм кайныңыз торыр һәм тәкый Мәккәнең биге торыр, аңа хөрмәт кылгыл!» - тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Кем-кем Абу Суфийан әвенгә керсә, минем кылычымдин әманда (сак) булсын»,- тиде эрсә, Габбас әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, тәкый зийада бәхшиш кылың (бүләкләгез)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Кем-кем капугыны баглап, әвендә торса, минем кылычымдин әманда булсын (гафу ителсен)»,- тиде эрсә, Абу Суфийан атына менде, чабып Мәккәгә керде, тәкый чакырды: «Әй, Мәккә халкы, Мөхәммәд килде ун мең ир (гаскәр) берлә, Җөмлә силахлыг әрәнләр (коралланган сугышчы), һич кем әрсәнең каршы тормак йарагы йук. Уш (шушы)- мин мөселман булдым. Кылычдин кортылдым, кемгә кылычдин кур-турмак (котылу) кирәк эрсә, мөселман булсын, йук эрсә капугын баглап (ишеген бикләп) эвендин чыкмасын, йук эрсә һәлак булгай»,-тип, Мәккә халкына хәбәр игълан кылды (Җиткерде исә), Мәккә көферләре Җөмләсе курыктылар, бәгъзеләре илдин качып чыктылар, бәгъзеләре мөселман булдылар. Андин соң пәйгамбәр Габбасны өндәде: «Әй, гаммем (абыем), Абу Суфийанны бер таррак йирдә тотгыл, бу чәрик газаматыны (көчен) күрсен, тәкый мунча (бу кадәр) халаик исламга кергәнне күрсен, тәкый өңинләргә (башкаларга) да рагбәт кылдырсын (исламга күндерсен). Мәккә көферләре мине үлтермәккә касыд кылмыш ирделәр. Мәккәдин төнлә Абу Бәкер белән качып чыктык, имгәк вә мәшәкать берлә, тәкый хурлык берлә. Имди Мәккәгә керермез хөрмәт вә гыйззәт берлә, улуг чәрик берлә 1зур гаскәр белән)». Бар халаик белсенләр, кем гыйззәт биргән тәкый Тәңре Тәгалә торыр, имгәк тәкый хурлык биргән Тәңре Тәгалә торыр. Хәбәр бирү йарлыкар: «Каулә Тәгалә кулли әлләһүмә мәликә әл-мәлики тугти әлмүлкә мин ташагу вә тәнзигу әлмүлкә миммән ташагу вә тугизза мән ташагу бидик әл-хәйер иннәкә гали кулли шиин кадирун». Мәгънәсе ул булыр: эйтгел, йә Мөхәммәд: «Әй, Бер Ходай, мөлекнең әриклеге (көче) Тәңре син торырсың». «Тавати әл-мүлүк мән ташавату» - мөлек бирерсең кемгә теләсәң, «вә тәнзиг миммән ташагу» - мөлекне алырсың кем-дин теләсәң, «вә тугиззу мән ташагу» - газиз кылырсың кемне теләсәң, «вә түзиккү мин нәшә» - хур кылырсың кемне теләсәң, «бидик эл хәйер» - изгелек синең тарафыңда торыр, «иннәкә галә кулли шини кадиру» - әй, Бер Ходайа, син камуг (барлык) нәрсә үзә (әйбердән) кадер торырсың.

    Качан кем Габбас Абу Суфийанны бер йирдә ултургызды (утыртты). Тикмә бер кабилә кичсә (узса), Абу Суфийан сорар ирде: «Бу кемнең кабиләсе торыр»,- тип. Габбас әйтер ирде кем: «Фәлән кабилә торыр»,- тип. Андин соң бер олуг галәм күренде, катында чәрик инкән үкүш (бик күп) ирде. МөһаҖир вә әнсар (гаскәр) төрт мең ир тәмам силахлыг (кораллы), пәйгамбәргә йавук (якын) йөри ирделәр. Абу Суфийан әйде: «Йә Габбас, бу галәм ни галәм торыр, бу кемнең кабиләсе торыр, кем инкән кавурт йүрйүйүр?» - тиде эрсә, Габбас әйде: «Бу^Мөхәммәд Рәсуллаллаһи торыр»,- тиде эрсә, Абу Суфийан әйде: «Йә Габбас, ойа углың (туганның) нәмә (нинди) олуг мәлик булды»,- тиде эрсә, Габбас әйде: «Йә Абу Суфийан мәлик тимәгел, пәйгамбәр тигел»,- тиде. Андин соң пәйгамбәр бу газаматлыг (көчле) чәриг берлә Мәккәгә керде, тәкый Кәгъбәгә барды, Кәгъбәнең килидине (ачкычын) алды. Бер ривайатьтә килер: пәйгамбәр Гали берлә икәгү Кәгъбәгә килделәр. Пәйгамбәр әйде: «Йә Гали айагың өзәңгегә куйгыл, тәкый бу капугны ачгыл»,- тип әйде эрсә, Гали әйде кем: «Мин пәйгамбәрдин көчлерәкмен»,- тип күңеленнән кичте, пәйгамбәр әйде: «Йә Гали төшгел, миндин көч-лерәксең»,- тип әйде эрсә, Гали төште, пәйгамбәр бер азагын кузды ирде, Галинең борынындин кан килде. Гали тәүбә кылды. Кәгъбәне ачтылар. Кәгъбә эчендә потлар бар иде, Җөмләсен (барысын) чыгарды, тәкый Кәгъбәдә төрт рәкәгать намаз кылды һәм бу айатны укыды: «Каулә Тәгалә вә куллә Җа'а әлхаку зәһак әл-батыйл иннә әл-батыйл кәнә зәһукән». Мәгънәсе ул булыр кем: әйгыл (әйт), әй, Мөхәммәд: «Хак дин килде, батыйл (бозык) динләр һәлак булды. Хакыйкатьтә батыйль һәлак булган торыр». Андин Кәгъбә капугынга чыкты. Бакар (карый), Мәккәнең олуглары кул кушырып, хезмәт мәкамендә тормышлар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Лә иләһә иллалаһу вә худаһу лә шәрик ләһү әлхәмдүлиллаһи әлләзи садака вәгьдәһү вә насар габдәһә вә һәзәмә әләхзәбә вә худаһу вә ләшә бәгъдәһү». Мәгънәсе ул булыр кем: Тәңре Тәгалә Бер вә Бар торыр, аңа уртак рәва эрмәс, шөкер ул Тәңрегә, кем вәгъдәсен раст кылды, тәкый кулыңа носрәт бирде (ярдәм бирде), тәкый Җөмлә Мәккә көферләрен йалгыз хазимат кылды (Җиңде). Андин соң әйде: «Әй, Корәйеш кабиләсе, әй Мәккә халкы, сезнең ул Җаһилиәт вакытындагы олугларыгызны Хак Тәгалә китерде, тәкый малларыгызны минем азакым алтында (аяк астына) кылды. Хак Тәгалә Җөмлә халыкны Адәм атамыз тәкый һава анамыздин йаратты, тәкый Адәм пәйгамбәрне тупрактин йаратты»,- тиде һәм бу айатны укыды: «Каулә Тәгалә йатуҖә ән-нас әнә халкина ким зәкәрин вә әнсә вә Җәгъләнә кәмә шугубә вә кабаил литагыйр фуа иннә әкрәмкәм Габдуллаһи әткыйкүм иннә галимән хәбирә». Мәгънәсе ул булыр кем, Тәңре Тәгалә әйтер: «Әй, халыклар, мин сезләрне Адәм тәкый һавадин йараттым, тәкый сезләрне олуг кабилә тәкый кичиг (кечкенә) кабилә кылдым, бер-береңезне белсәңез, тип. Хакыйкатьтә сезләрдә хөрмәтлегләреңез Тәңре Тәгалә сезнең әхвәлегезне белгән торыр, тәкый сезнең серләрегезне». Андин соң әйде: «Әй Мәккә халкы, минем хакта сезнең сизегеңез (уегыз) ничек торыр? Мин сезгә ни кылгайын (кылыйм) тип сакынурсыз (уйларсыз)?» -тип әйде эрсә, барчалар өйделәр: «Йә Мөхәммәд, син кәримсең (рәхимле), тагы кәрим уругы - син. Без синең хакыңа үкүш (күп) хаталар кылдык. Имди Хак сине газиз кылды, безгә ни хәл кылсаң иркең бар»,- тип мескенлек кылдылар. Мөхәммәд әйде: «Әй, Мәккә халкы, мин сезгә аны әйтермен, кем Йосыф пәйгамбәр карендәш-ләренә әйде. Карендәшләре Йосыф пәйгамбәрне атасындин йал-ган сүз белән сахрага чыгардылар, тәкый үкүш Җәфалар кылмыш-дин соң, кузугка ^коега) кәмиштеләр (салдылар). Кәрван халкы су алмакка килеп, Йосыф пәйгамбәрне койыдан чыгардылар эрсә, йәнә карендәшләре бу бизим качгучы (безнең качучы) колымыз тип, ул кәрван халкының беренә саттылар. Хак Тәгалә Йосыф пәйгамбәргә патшалыкны разый кылмышдин соң, ойалары ачлыкка имгәнеп, Йосыф пәйгамбәргә бардылар эрсә, Йосыф пәйгамбәр анларга әйде: «Әй, карендәшләрем, хаҖәләт кылмаң (оялмагыз), мин гафу кылдым. Хак Тәгалә сезләргә үзене белдерде, анлар инкән хаҖәләттә булдылар эрсә, Йосыф пәйгамбәр анларга тәкый рәхмәт кылсын, тимеш тәг (дигән кебек) мин тәкый әй, Мәккә халкы, сезләргә гафу кылдым»,- тиде. Вәссәлам.

    Йитинч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙЖ ӘС-СӘЛАМНЕҢ МИГЬРАҖЫНЫҢ БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Багави «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтер-меш. Хәдис бу торыр: «Ган Әнәс бин Мәлик разый аллаһу гыйннаһу ән-нәби саллә аллаһу галәйһү вәссәлам ати билбураки ләйләт усри биһи муләҖҖәмән мусаррәҖән фәстисгабә галәйһи фикалә ләһү Җәбраил әб-Мөхәммәдин тәфгал һәзә фәһә рәкибәкә әхәдә әкрәм галә аллаһи тәгалә минһу фәрфаза гадакан». Хәдис мәгънәсе ул булыр кем: Әнәс ибне Мәлик ривайать кылыр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә мигъраҖ төнендә Җәбраил бурак килтерде, йөгән урулмыш (кигергән), ийәр урулмыш (иярләнгән). Качан кем пәйгамбәр буракка менмәк теләде эрсә, бурак чалыклык кылды. Җәбраил әйде: «Әй бурак, Мөхәммәдкәме чалыклык кылырсың, һич кем эрсә менмәде сиңа Мөхәммәддин газизрәк Хак Тәгалә катында, Мөхәммәддин хөрмәтлерәк»,- тиде эрсә, бурак түләнде (төзәлде), тәкый тире ага башлады.

    Мәлик атлыг сәхабә ривайать кылыр. Гали разый аллаһуның кыз карендәше Өмми һанидин. Өмми Һани әйтер: «Пәйгамбәр бер кичә (төн) безгә кунук булды. Җефетем һубәйрә тәкый хазер ирде». Иртә булды эрсә пәйгамбәр әйтер: «Өмми Һани, сиңа бер/аҗәйеп хикәйәт әйтү бирәйенме?» - тиде эрсә, мин әйдем: «Йә Рәсул-лаллаһи, әйтү биргел (сөйләп бир)»,- тидем. Пәйгамбәр әйде: «Бу кәчә (төн) Җәбраил тәкый Микаил килделәр, тагы бер Җанвар килтерделәр. Ул җанвар аты бурак ирде. Изәре (ияре) тәкый йөгәне уруглуг. Катыйрдин (мулдан) кечерәк, ишәкдин зуррак, йөзе адәми йөзе мәңизлек (кебек) козрыгы (койрыгы) тәкый тыйакы (тоягы) инәк (сыер) кузрукына вә тыйакына мәңзәр (охшаш). Әгәр йөремәккә касыд кылсам (теләсәм), бер адымы монда басар, тәкый бер адымы күз очы йитәрдә басар. Вә әгәр үстүн (югарыда) бармакка касыд кылсам (теләсәм), кош тәг һавада очар. Рәнге (төсе) ак торыр. Без өчәгү бардык Бәйтүл-Мукъдиска. Мәсчедүл-Аксага кердек эрсә, бакармын (карыйм) җөмлә пәйгамбәрләр хәзер булмышлар». «Әй, Мөхәммәд, син имамлык кылгыл, без Җөмлә сиңа икътида кылалың (иярик)»,- тиделәр эрсә, мин тәкый имаматлык кылдым, җөмлә пәйгамбәрләр миңа икътида кылдылар.

    Андин соң һавага аштык. Элек (беренче) кат күккә иштек эрсә, Җәбраил әйде: «Әй күк капугын саклаган фәрештәләр, капугны ачгыл!» - тиде эрсә: «Син кем син?» - тиделәр. «Мин Җәбраил торырмын, тәкый катымда Мөхәммәд Рәсуллаллаһи бар торыр». Күк капугын ачтылар, өйделәр: «Хушлык булсын Мөхәммәдкә, нәмә йахшы кунук килде». Качан кем элек кат күккә кердек эрсә, бакармын (карыйм) бер шәхес торыр. Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу атаң Адәм пәйгамбәр торыр, моңа сәлам кылгыл (бир)»,- тиде эрсә, мин тәкый сәлам кылдым. Адәм пәйгамбәр тәкый җавап йарлыкады, әйде: «Хушлык булсын изге угылга, пәйгамбәр угылга». Андин соң бакармән (карыйм), Адәм пәйгамбәрнең саг (ун) йагында нәрсәләр күрермен. Тәкый Адәм пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам саг (уң) йагына бакар, тәкый шадиман булыр (шатланыр) көләр; сул йагына бакар казгулуг (кайгылы) булып йылар. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни әхвәл торыр кем Адәм пәйгамбәр кылыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Адәм пәйгамбәрнең саг (уң) йагындагы әнбийәләр тәкый әүлийәләр, тәкый изге коллар әрвахы торыр, аларга бакар (карар), күңеле хуш булыр, тәкый көләр: сул йагындагы кәсрерләр, тәкый залимләр, тәкый мөшрикләр әрвахы торыр, аларга казгырып тәкый йылар»,- тиде.

    Андин соң аштык. Икенче кат күк капугына иштек. Җәбраил икенче кат күк капугын саклаган фәрештәләргә әйде, ул тәкый җавап бирде, тәкый күк капугын ачтылар, без тәкый кердек. Бакармын, ике шәхес бар. Җәбраил әйде: «Бу ике шәхеснең бере Гайсә пәйгамбәр торыр, тәкый бере Иахйа пәйгамбәр торыр. Ике кыз карендәш огланлары торырлар. Боларга сәлам кылгыл (бир) тиде эрсә, мин тәкый сәлам кылдым, алар сәламенә җавап кайтардылар, тәкый өйделәр: «Хушлык булсын карендәшемез Мөхәммәдкә, хушлык булсын карендәшемез изге пәйгамбәргә»,- тиделәр.

    Андин соң аштык. Өченче кат күк капугына тигдек эрсә, Җәбраил капугны саклаган фәрештәләрдин капугны ачмак теләде эрсә, ул фәрештә сорды: «Кем сезләр?» - тип. Җәбраил борынгыларга (алдагыларга) җавап әймеше тәг (кебек) әйде эрсә, ул тәкый капут ачты, тәкый миңа «мәрхәбә» тиде. Бакармын (карыйм) - бер шәхес бар, кем һич кем эрсә аныңҗамалына (матурлыгына) йитмәс. Толун ай мәңизлек (тулган айдай) йөзе кумыйур (балкый). «Җәбраил, бу^кем торыр?» - тип әйдем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу карен-дәшең Йосыф пәйгамбәр торыр»,- тиде эрсә, мин тәкый сәлам кылдым, ул тәкый сәлам кайтарды һәм әйде: «Хуш килдең, карен-дәшем. Вәгъдә кылдык ирде кем Мөхәммәд Рәсуллаллаһи килгәй, күрәгәйбез, тип. Шөкер ул Тәңрегә, кем сизиң мөбәрәк Җамалыгызны безгә көргүзде (күрсәтте)»,- тиде.

    Андин соң аштык. Тәкый төртенче как күк капугына тигдек эрсә, ул капут саклаган фәрештә байагы тәг (кебек) сөәл кылды, Җәбраил байагы тәг җавап бирде. Ул тәкый капугны ачты, тәкый мәрхәбә тиде (исәнләште). Бакармән (карыйм), бер ак махасинлыг (сакал-мыеклы) шәхес күрдем, мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу кем торыр?» - тидем эрсә. Җәбраил әйде: «Бу Идрис пәйгамбәр торыр»,- тиде. Мин тәкый сәлам кылдым, Идрис тәкый җавап кайтарды, тәкый әйде: «Хуш килдең, карендәшем Мөхәммәд. Безгә вәгъдә кылып торыр ирделәр, кем бу кәчә (төн) Мөхәммәд Рә-суллаллаһины күргәй сез (күрәчәксез), тип. Шөкер Тәңрегә, кем мөбәрәк Җамалыгызны күрдек»,- тиде.

    Андин соң аштык. Бишенче кат күк капугына тигдек эрсә, ул капуг саклаган фәрештәгә Җәбраил байагы тәг җавап әйде, ул тәкый капуг ачты, тәкый «мәрхәбә» тиде. Бакармын, бер шәхес бар, махасине (сакал;мыегы) йарысы (яртысы) ак торыр, йарысы кара торыр. Әйдем: «Йә Җәбраил, бу кем торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу Муса галәйһи әс-сәламнең карендәше Һарун торыр». Тәкый ул мәңа сәлам кылды, тәкый мәрхәбә кылды эрсә, мин тәкый җавап әйдем. Һарун катында халык бар, бәгъзесе ак тунлыглар (киемлеләр), бәгъзесе ала тунлыглар. Алнында (алдында) бер арык агар. Качан кем бу ала тунлыглар бу арыкка керсәләр, тәкый ул суга чумсалар, тунлары ак булыр. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни кавем торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу бәни Исраил кавеме торыр, Муса пәйгамбәрнең өммәтләре торыр. Ул ак тунлыглар анлар торырлар, кем иманларыны золым белән карыштырмадылар (катнаштырмадылар), пакь терелделәр, тәкый дөнйадин мәгь-сийатка булашмадылар (гөнаһ кылмадылар), арыг чыктылар. Тәкый ала тунлыглар кем эрсәләр торырлар, кем иманларын золым берлә карыштырдылар, тәкый тәгатләрен мәгъсийат берлә (гөнаһ белән) карыштырдылар, вәликин дөнйадин тәүбә берлә чыктылар»,- тип әйде.

    Андин аштык. Алтынчы кат күк капугына тигдек эрсә, капуг саклаган фәрештәләр байагы тәг (кебек) сөәл кылды эрсә, Җәбраил байагы тәг Җавап әйде, ул фәрештә тәкый капугны ачты. Бакармын, бер көшек (сарай) бар, ул көшек үзәсендә (янында) бер кеше бар, инкән (бик) төклег (йонлы) торыр, катында үкүш кем эрсәләр бар. «Бу кем?» - тип сорадым. Җәбраил: «Бу Муса пәйгамбәр торыр»,- тиде. Муса миңа мәрхәбә кылды, тәкый әйде: «Әй, миңа шәфкатьле карендәшем Мөхәммәд хуш килдең». Качан кем Җәбраил миңа ишарәт кылды кем ашгыл тип, Муса пәйгамбәр йыглайу башлады эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Муса, ни-шә (нигә) йыглайурсән (елыйсың)?» Муса пәйгамбәр әйде: «Мин андаг сакынур әрдим (шулай уйлый идем), кем Җөмлә пәйгам-бәрдин минем дәрәҖәм мәкамем йүкәй (бөек) тип, тәкый өммәтем үкүш (күп) тип. Бу Мөхәммәд миндин соң килде, аның дәрәҖәсе миндин ашты (артты), аның өммәтләре минем өммәт-ләремдин үкүш (күп) булды, тәкый аның өммәтләре минем өммәтләрдин бурун (алда) оҖмахка кергәй ^(керәчәк)»,- тиде эрсә, Хакдин Муса пәйгамбәргә вахи килде: «Йә Муса, мин сине тәкый өммәтеңне фиргавендин коткармадыммы, сиңа тәкый өммәтеңә дәрйаны йарып, сезләрне дәрйадин сәламәт кичереп, дошманыңыз фиргавенне һәлак кылмадыммы, тәкый сине күлимүм (якыным) тип, галәмдә Җәлвә кылмадыммы (данламадыммы)? Биргәнемгә нишә (ни өчен) шөкер кылмазсән»,- тиде.

    Андин соң аштык. Йитенче кат күк капугынга иштек. Капуг саклаган фәрештә әйде: «Кемләр сез?» ~ тиде эрсә, Җәбраил әйде: «Мин Җәбраил торырмын, тәкый Микаил, тәкый Мөхәммәд Рәсул-лаллаһи торыр»,- тиде эрсә, ул фәрештә әйде: «Ул Мөхәммәдме кем Җөмлә халыкка мәбгус (илче) торыр»,- тип әйде эрсә, капуг саклаган фәрештә Җөмлә фәрештәләргә хәбәр бирде: «Килеңләр (килегез), Мөхәммәд Рәсуллаллаһи Җамалы берлә мөшәррәф булың-лар (матурлыгына сокланыгыз)»,- тиде эрсә, Җөмлә срәрештәләр Җәмигь булдылар (Җыелдылар), тәкый йитенче кат күкнең капу-гын ачтылар, тәкый Җөмлә фәрештәләр миңа бәрәкәт берлә дога кылдылар. Күрермен: бер адым урыны хали әрмәз (буш түгел) күк ҮЗӘсе фәрештәләр берлә тулыг торыр. Бурункы (алдагы) күкләр тәкый андагук (шулай ук) фәрештәләр берлә тулуг (тулы) ирде.

    Андин соң аштык, тәкый Бәйт үл-Мәгъмүрга тигдек (Җиттек). Бакармын: бер олуг йәшлек абушка (карт) - сачы (чәче) тәкый мәхасине (сакал-мыеклары) Җөмлә агармыш, зөбәрҖәтдин мөнбәрдә утырмыш, аркасын Бәйтүл-Мәгьмурга тайамыш (терәгән), тәкый катында халык үкүш торыр. Мин әйдем: «Җәбраил, бу кем торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил: «Бу атаң Ибраһим пәйгамбәр га-ләйһи әс-сәлам торыр»,- тиде эрсә, бардым, сәлам кылдым, ул тәкый Җавап кайтарды, тәкый әйде: «Хушлык булсын углыма»,- тиде. Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Мөхәммәд, синең мәкамың (урынын), тәкый өммәтләрең мәкаме бу йир торыр»,- тиде. Андин соң күрермен ике төрлег халык бар: йарымының тунлары (киемнәре) кагид мәңизлек (кәгазьдәй) ак торыр, йарымының ала торыр. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу кешеләр кемләр торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу халаиклар синең өммәтләрең торыр»,-тиде тәкый әйде: «Йә Мөхәммәд, сиңа дәстур булды (рөхсәт бирелде) бу Бәйтүл-Мәгъмурга керсәң, тәкый зийарат кылсаң, кем бу Бәйтүл-Мәгьмурга йитмеш мең срәрештә зийарат кылырлар. Бер көн кылган икенче көн кылмас»,- тиде эрсә, мин тәкый Бәйтүл-Мәгъмурга кердем. Минем өммәтләрем кем ак тунлылар торырлар, анларга тәкый Җәбраил дәстур бирде, сезләр тәкый пәйгамбәр берлә Бәйтул-Мәгъмурга керең, тип. Вәликин ала тунлыгларга дастур булмады эрсә, анлар керү белмәделәр (керә алмадылар).

    Андин соң аштык, Сидрәтүл-Мүнтәһәгә тегдүк (тидек). Сидрә-түл-Мүнтәһә бер олуг дарахт (агач) торыр, кем аның мисле (төсле) йук. Ботакларының бәгъзесе зөбәрҖәтдин, тәкый бәгъзесе йин-Җүдин (энҖедән) торыр. Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу минем макамым торыр. Миндин өстен уштмахка (оҖмахка) һич кем әрсәгә иҖабэт юк. Тәкый йир йөзендәге мәхлүкатның гыйльме тәкый моңа тәгәр (тийәр), мондин ашмаз- Бу дарахтны (агачны) Хак Тәгалә үз кодрәте берлә йаратып торыр. Иапургаклары (яфраклары) фил колаклары мәңизлек (кебек), тәкый мәвәләре (Җимешләре) НәҖәр атлыг илнең сиңәкләре (чебеннәре) мәңизлек (кебек) торыр. Тәкый бу дарахтның төбендә төрт чишмә чыгар, тәкый төрт арыкка керер. Ул ике арык ашкәрә (ачык) агар, тәкый ул ике арык өртүглүг (капланган, ябык) агар. Ул ике ашкәрә аккан бере Нил торыр - Мысыр шәһәрендин агар, тәкый бере Фурат торыр - кем Күфә шәһәрендә агар. Тәкый ул ике арык кем әртүглүг акар, бере Сәлсәбил торыр - оҖмахка агар, тәкый бере Кәүсәр хавзына (чыганагына) агар, укдин катыграк (тизрәк) акар, сувы сөтдин аграк торыр, тәкый гасәлдин (балдан) сүчүг (татлы) торыр». Качан кем Сидрәтүл-Мүнтәһәгә тигдем эрсә, фәрештәләр миңа исшкъбал кылу, каршы килделәр тәкый сәлам кылдылар. Өч кадах (савыт, бокал) килтерделәр: беренең эчендә хәмер бар ирде, тәкый берендә гасәл (бал) бар ирде, тәкый беренең эчендә сөт бар ирде. Бу өч кадахны миңа каршы тоттылар эрсә, мин сөт кадахны (савытны) алдым, тәкый эчтем, хәмер һәм гасел кадахны алмадым эрсә, ул фәрештә әйде: «Йә Мөхәммәд, нәмә (ничек) йахшы кылдың, бу сөт кадахны ихтийар кылдың. Өмметләрең дөнйада иман берлә терелгәйләр (тереләчәкләр), тәкый дөнйадин чыкмышда иман белән чыкгайлар»,- тиде эрсә, мин тәкый сәвендем. Андин сон бакармын, Җәбраил үз сурәтенә килмеш, алты йөз канатын йәймеш, бер иңе Мәшрикъта торыр, бер иңе Мәгьрибта торыр. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни сурәт?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу минем сурәтем торыр, кем Хак Тәгалә мине^бу сурәт үзә йара-тып торыр»,- тиде. Андин соң Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, кор-бат (бөек) мәкамеңә баргыл, тәкый анда сәҖдә кылгыл»,- тиде эрсә (әйтсә), мин корбат макамыма бардым, Хак Тәгаләгә сәҖдә кылдым эрсә, Хак Тәгаләне күңлем берлә күрдем, күзем берлә күрмәдем. Хак Тәгалә андин соң хәбәр бирер: «Каулә тәгалә мә кәзибә әл-фуад мә раи». Хак Тәгаләдин миңа вахи килде эрсә: «Йә Мөхәммәд башың калдыргыл (күтәр), тәкый мәңа сәңа (мактау) кылгыл»,- тип вахи килде эрсә, башымны калдырдым тәкый әйдем: «Әттәһийәт аллаһу вә әссалавату вә ат-тыййабат». Мәгънәсе ул булыр кем: «Ни кем тел берлә гыйбадәт кылынур хәмд вә сәна мә-ңизлек (мактау кебек) тәсбих вә тәхлил мәңизлек (кебек) Җөмләсе Тәңрегә торыр, тәкый нә кем тән берлә гыйбадәт кылыныр, намаз, рузә, вә хаҖ мәңизлек, аның тәкый Җөмләсе Тәңрегә торыр, тәкый нә кем гыйбадәт вә тәгать кем мал берлә кылыныр, зәкәт вә садака, корбан мәңизлик (кебек), аның тәкый Җөмләсе Тәңрегә торыр»,- тидем эрсә, Хак Тәгаләдин хитап килде (мөрәҖәгать килде), дөнйада тәкый ахирәттә сәламәтлек булсын, ахирәт газабыннан куртулмак (котылу) синең үзә (янда) булсын, Тәңре Тәгаләнең рәхмәте вә бәрәкәте, изгелеге синең үзә (янда) булсын, әй пәйгамбәр, тип, Хак Тәгаләдин хитап килде эрсә, мин тәкый әйдем: «Әс-сәлам галәйнә вә галә гыйбади аллаһа әссалихинә, йәгьни Хак Тәгаләнең сәламе бизим үзә (безнең белән) булсын, тәкый изге коллар үзә булсын»,- тип әйдем эрсә, Җөмлә (фәрештәләр бу кәрәмәт (зурлау) вә хөрмәтне күрделәр эрсә, тәгмә бере (һәрбере) өйделәр: «Әшһәдү ән лә илаһи иллалаһу вә әшһәдү әннә Мөхәм-мәдин габдүһ ү вә рәсүлүһү, йәгьни таныклык бирермез кем, Тәңре Бер һәм Бар торыр, андин өңин (башка) Тәнре йук торыр, тәкый таныклык бирермез кем Мөхәммәд аның колы торыр, тәкый Рә-суле торыр».

    Андин соң Хак Тәгалә хитап кылды: «Йә Мөхәммәд, сиңа эллиг (илле) намаз срарща кылдык төн-көн эчендә. Баргыл, бу илле намазны өммәтеңә фәрманлагыл»,- тип, хитап килде эрсә, мин кабул кылдым, тәкый Муса пәйгамбәр катына килдем. Муса әйде: «Йә Мөхәммәд, ни эшкә бойырылдың?» - тцде эрсә, мин әйдем: «Эллиг (илле) намазга». Муса пәйгамбәр әйде: «Йә Мөхәммәд, өммәтеңнең йарагы йитмәгәй көн-төн эчендә илле намаз кылмакка. Мин син-дин уза (алда) килеп торырмын, халаикны үкүш (күп) тәҖрибә кылып торырмын, тәкый Бәни Исраил берлә күп зәхмәт вә мәшәкать күрермен. Зинһар вә зинһар, баргыл, Хак Тәгаләдин асан (Җиңеллек) теләгел»,- тиде эрсә, мин Хак Тәгаләгә бардым, Хак Тәгаләгә үкүш зарилык кылдым эрсә, йәнә Хак Тәгалә хитап килде: «Йә Мөхәммәд, ун намазны сиңа куйдык (синнән алдык), кырык намаз белән баргыл»,- тиде эрсә, кырык намаз берлә Муса пәйгамбәр катына килдем тәкый әйдем: «Хак Тәгалә миңа ун намазны багышлады, кырык намаз берлә килдем»,- тидем эрсә, Муса пәйгамбәр әйде: «Йә Мөхәммәд, йәнә кайтгыл, дәрхост кылгыл (үтен), бу тәкый үкүш (күп) торыр». Йәнә бардым, Хак Тәгаләгә Зарилык кылып дәрхост кылдым (үтендем). Хак Тәгалә кәрәм вә лотыф кылды, тәкый ун намаз багышлады, утыз намаз берлә кайттым. Тәкый Муса пәйгамбәргә килдем, тәкый хәбәр бирдем, кем Хак Тәгалә миңа лотыф вә кәрәм кылды. Тәкый ун намаз багышлады, тип әйдем эрсә, Муса пәйгамбәр әйде: «Йә Мөхәммәд, өммәтләреңә шәфәгать кылгыл, йәнә кайтгыл. Хак Тәгаләнең ло-тыфы-кәрәме бигайәт торыр, дәрхост кылгыл, булгай кем кабул кылгай»,- тиде эрсә, йәнә кайттым. Хак Тәгалә хәзрәтендин дәрхост кылдым эрсә, ун намазны багышлады. Йегерме намаз берлә кайттым, тәкый Муса пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам катынга килдем тәкый әйдем: «Хак Тәгалә йәнә кәрәм кылды, ун намазны багышлады, йегерме намаз калды»,- тидем эрсә, Муса пәйгамбәр әйде: «Йә Мөхәммәд йәнә кайтгыл, Хак Тәгаләнең бахшишы (бүләге) үкүш торыр, рәхмәте биниһайа торыр, тәкый колының зарилык вә мескенлеген сәвәр (сөяр), мескенлек кылгыл». Йәнә бардым, үкүш мескенлек кылдым эрсә, йәнә хәбәр килде: «Ун намазны тәкый гафу кылдым»,- тиде эрсә, шөкер кылдым. Тәкый ун намаз берлә кайттым исә, Муса пәйгамбәр әйде: «Йә Мөхәммәд, йәнә кайтгыл, бу ун намаз тәкый үкүш торыр (күптер). Әгәр өммәтләрең төн-көн эчендә ун намаз үтәйү белмәсәләр (үти алмасалар) тәкъсирлек (гөнаһлы) булгайлар, кыйамәт көн гукубатка мүстәүҖип (газапка дучар) булгайлар. Мәслихәт бу торыр, кем тәкый кайтсаң, тәкый Хак Тәгаләнең хәзрәтенгә үкүш зарилык кылсаң, булгай кем Хак Тәгалә лотыф вә кәрәм кылса, ун намаздин бер анчасыны (өлешен) кодса (куйса)»,- тиде эрсә, ойалу (оялып) Хак Тәгалә хәзрәтенә бардым. Үкүш зарилык кылдым эрсә, биш намазны тәкый гафу кылды. Кайттым биш намаз берлә Муса пәйгамбәргә бардым, әйдем: «Йә Муса, Хак Тәгалә лотыф вә кәрәм кылды, биш намазны куйды, биш намаз калды. Имди бу биш намазны кабул кылдым, өңин (башка) дәрхост кылмасмын (үтенмәм), ойалырмын»,- тидем эрсә, Муса пәйгамбәр әйде: «Йә Мөхәммәд, син белерсең, әгәр бу нәүбәт тәкый барса ирдең, Хак Тәгалә сине мәрхүм кайтармагай ирде. Имди кем кабул кылдың эрсә, Хак Тәгалә өммәтләреңә тәүфикъ биргәй (бирсен) бу биш намазны төн-көн эчендә ада кылмакка (үтәргә)»,- тиде эрсә, Хак Тәгаләдин хитап килде (хәбәр килде): «Йә Мөхәммәд, кем бу биш намазны кабул кылдың, өммәтләреңә әйтгел, кайу мөэмин вә мөваххид бу биш намазны арыг абдәст берлә (тәһарәт белән) Җәмәгатьтә кылыр булсалар, мин ул колга иллег (илле) намаз савабын разый кылгаймын, тәкый өммәтләреңә әйтгел, кайу мөэмин вә мөваххид бер изгелеккә насыйп кылса (ният кылса), ул изгелекне кылмаздин ашну (кылмас борын), фәрештәләргә бойырырмын, кем бу колым диванында бер савап битиңиз (языгыз), тип, вә әгәр ул изгелекне колым кылыр булса, фәрештәләргә бойырырмын, кем бу колым диванында ун савап битиңиз, тип. Вә әгәр колым бер йавыз эшкә касыд кылса, диванында һич нәрсә битимәң тип әйтермен, вә әгәр ул йавыз эшне кылыр булса, бер йаман эш кылды тип битиң (языгыз), тип фәрманлармын, вә әгәр игьтикад берлә (ышанып) тәүбә кылса, Җөмлә кылынмыш йазыкларын йар-лыкармын»,- тип, хитап килде».

    Тәкый белгел, агәһ булгыл (хәбәрдар бул), кем бу мигьраЖ, кыйс-сасыны ишетеп, күңеленә андаг төшмәсен, кем Хак Тәгалә гарш өстендә (тәхеттә) торыр тип. Бер кавемне мушбиһи тирләр (тиңләштерүче, охшаш дигән сүз). Алар Хак Тәгаләгә сурәт әйтерләр (сурәтләрләр). Ул мәзһәб батыйл (буш, файдасыз) мәзһәб торыр. Хак Тәгаләнең заты бар, вәликин затына кәйфийт (сыйфатлау), нәтәлик (ничеклеген) әймак рәва булмас (төпченү дөрес булмас), сурәт әймак рәва булмас, Хак Тәгаләне ултурур тимәк (утыру дию) рәва булмас, йөрийүр (йөри), димәк, тәкый рәва булмаз. Бер мәкамдә торыр тимәк тәкый рәва булмас. Бу нәрсәләр Җөмләсе гаҗизлек нишаны торыр (көчсезлек билгесе), тәкый Тәңре Тәгаләгә гаҗизлек (көчсезлек) рәва булмас. Вә әгәр Коръәндә йә хәдистә бу нәрсәләр килмеш булса, голәмә әйтер: Хак Тәгалә күргән торыр, вәликин күрмәге күз берлә эрмәс (түгел), тәкый ишеткән торыр, вәликин ишетмәге колак берлә түгел. Эл (кул) тәкый адак (аяк), күз тагы колак җөмләсе гаҗизлек нишаны торыр, Тәңре Тәгаләгә гаҗизлек рәва ирмәс. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне Хак Тәгалә агырлады (хөрмәтләде), күк галәменә ашур-ды, фәрештәләрне күргүзде (күрсәтте). Тәкый пәйгамбәргә коб-рат үз газаматын (пәйгамбәрне зурлавын) тәкый кодрәтен, оҗмахны тәкый тәмугны күргүзсә (күрсәтсә), ул җәһәтдин мәкаме (урыны) - Хак Тәгалә йавуклыгы (якынлыгы) - хөрмәт йанындин тәкый гыйззәт йанындин торыр.

    Сәксинч фасыл

    ОҖМАХКА ТӘКЫЙ ТӘМУГКА ТӘФӘРРҮҖ КЫЛМАКЫ (СӘЯХӘТЕ) БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Баһави «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтер-меш. Хәдис бу торыр: «Гән Әнәси Мәлик разый аллаһу ганһу әннәһу калә. Калә Рәсуллаллаһу саллаллаһу галәйһи хуффати әлҗәннәти билмикәрәһи вә хуффати әлҗәннәти билмикәрәһи вә хуффати әннару билшәһәвәт». Мәгънәсе ул булыр кем: оҗмах капсанды (уратып алынган) күчәй ишләр берлә (мәшәкатьле вазифалар белән) җиһад мәңизлеге (көферләргә каршы сугыш кебек), хаҗга мәңиз-лек, рузә мәңизлек, намаз мәңизлек (кебек) ни кем имгәк күчәйлек (авырлык) бар эрсә, җөмләсен кылмак кирәк, аннан соң оҗмахка керсә булыр. Тәкый тәмуг капсанды нәфес теләкләре берлә, нәфес Оимәк (туйганчы ашау), эчмәк, тәнәгъгем (күңел ачу), казгусызлык-ны теләр (кайгы-борчусыз булырга теләү), шушы нәфесенә уйса (иярсә), соңы тәмуг торыр.

    Пәйгамбәр андаг (шулай) йарлыкар, кем Хак Тәгалә кайчан кем оҗмахны үз кодрәте берлә йаратты, тәкый җөмлә әнваги нигам (төрле рәхәтлекләр) белән бизәде, тәкый Җәбраилгә хитап (хәбәр) килде: «Оҗмахка назар кылгыл (күз сал), тәкый тәфәррүЖ, кылгыл (сәяхәт кыл)»,- тиде эрсә, Җәбраил барды, назар кылды. Күрер -Хак Тәгалә колларына тәнәгъгум кылмыш (рәхәтлекләр кылган) -һич күз берлә күрмеше йук, колак ишетмеше йук, һич күңеленә төшмеше йук (күңеленә кереп тә карамаган). Качан кем Җәбраил бу нәрсәләрне күрде эрсә, әйтер: «Йа Рабби, синең гыйззәтең берлә ант-йад кылырмын, кем бу оҗмахның сыйфатын ишетсә, кермәдин калмагай (кермичә калмас)»,- тиде эрсә, Хак Тәгалә бу оҗмахның дүрт йанын каплады катыг эшләр берлә (каты, авыр эшләр белән): җиһад, хаЖ, тег (кебек), гумрә тег, рузә тег, намаз тег' тәкый тэгать вә гыйбадәт бар, җөмләсе имгәгене вә мәшәкатене тартмадин керсә булмас (тартмыйча керергә ярамас) тип. Йәнә Җәбраилгә хитап килде: «Йә Җәбраил, баргыл тәкый назар кылгыл»,- тиде эрсә, ике кат назар кылган иде, бакар дүрт йанында агыр (авыр) эшләр, үкүш имгәкләр, тэгать вә гыйбадәт белән катланмыш (уратылган). Күрде эрсә әйтте: «Йа Рабби, гыйз-Зәтең берлә ант-йад кылырмын, хакыйкать курыктым, һич кем эрсә оҗмахка кермәс»,- тип.

    Качан кем Тәңре Тәгалә тәмугны йаратты эрсә, йәнә Җәбраилгә хитап килде: «Йә Җәбраил, тәмуг йараттым, назар кылгыл»,-тип. Җәбраил барды, тәмугка назар кылмыш әрди, күрер кем төр-лег гукубатлар (газаплар) һич кем эрсә, аны сыйфат кылу белмәгәй (кыла белмәс). Качан кем бу гукубатларны, (газапларны) күрде эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Рабби, гыйззәтең белән ант-йад кылырмын кем кайу кем эрсә бу гукубатны ишетсә, һич кермәгәй (кермәячәк)»,-тиде. Андин соң Хак Тәгалә тәмугның дүрт йанын нәфес арзулары, тән теләкләре берлә: хәмер эчмәк, зина кылмак, риба алмак (ришвәт алу), золым кылмак, кәйеф-сафа кылмак кебек күңелгә хуш килер моның тәг нәрсәләр берлә капсады (әйләндереп алды). Тәкый Җәбраилгә хитап килде, икенче кат барды эрсә (исә) әйде: «Йә Рабби, тәмугка бу тәнәггумга (рәхәтлекләргә) кызыгып, һич кем эрсә калмагай моңа кермәгенчә (кермичә)».

    Качан Хак Тәгаләдин пәйгамбәр галәйһцәс-сәламгә биш намаз фариза булды эрсә, Җәбраил килеп әйде: «Йә Мөхәммәд, Хак Тәгаләдин «фәрман килде, кем дустым Мөхәммәдие иләтгел (чакыр), мөэминләр өчен амада кылмыш (хәзерләнгән) оҗмахка назар кылсын»,- тиде эрсә, «Хак Тәгалә сиңа Кәүсәр хаузыны (чишмәсен) рузый кылып торыр, әүвәл аңа тәфәррүҗ кылгыл (сәяхәт кыл)»,- тиде. Бардык Кәүсәр хаузына. Күререм, ике кырыгында (ярында) йинҖүдин (энҗедән) куббалар (гөмбәзләр) бар, тәкый йакутдин куббалар бар, тәкый зөбәрЖәтдин куббалар бар. Тәкый ул Кәүсәр чишмәсенең балчыгы йыпардин (мускус, хуш исле мөшкәттән), эчендәге ушак (кечкенә) ташлар Җөмләсе кызыл йакуттин торыр, тәкый эчендәге су сөтдин ак торыр, гасәлдин (балдан) сүчүг (татлы) торыр, тәкый йызыгы (исе) йыпардин татлыг торыр, тәкый хаузның (чишмәнең) олуглыгы (озынлыгы) бер айлык йиргә теш (кадәр) торыр. Тәкый кырыгларында (кырыйларында) ибрикълар бар (кувшин, чүлмәк) алтындин, тәкый көмештин күктәге йолдызлар санымча. Кем-кем ул хауздин (чишмәдән) бер кат ичәр, аңа һич сусаулык килмәгәй. Тәнре Тәгалә хәбәр бирү йарлыкар: «Каулә Тәгалә иннә әгьтәйнә кәл Кәүсәр фассали лирәббүкә вә әнхар иннә шәикә һуа әл-әбтәр». Мәгънәсе ул булыр: йә Мөхәммәд, без сина үкүш хәйер-ләр бирдек, вә тәкый Кәүсәр хаузыны бирдек, «фассали лирәббүкә» - пәйгамбәрең өчен намаз кылгыл, «вә әнхар» - корбан кыл-гыл, «иннә шәикә һуа әл-әбтәр» - хакыйкатьтә сине йигрәнгән (авырлыклар күрсәткән) соңсуз (нәселсез, дәвамчысыз) торыр, син ирмәссәң (түгел).

    Хәдичәдин Габдулла атлыг угыл булды, тәкый нарасыйдалык хәлендә (сабый чакта) вафат булды. Гас атлыг кем эрсә пәйгамбәргә килде, тәгьзийәт тәгүрде (кайгысын уртаклашты). Кайтмыш Ко-рәйеш көферләре бу Гаска сатгаштылар (очрадылар) тәкый өйделәр кем: «Гас, кайда ирдең?» Гас әйде: «Бу әбтәргә тәгьзийәт тәгүрдем»,- тип әйде. Гарәп гадәте ул ирде, кайу бер кем әрсәнең иркәк (ир) оглы тормаса, нарасыйда иркән (сабый килеш) вафат булса, аңа «әбтәр» тип әйтер ирделәр. «Әбтәр» мәгънәсе «соңсыз» тимәк булыр. Качан кем пәйгамбәр көферләренең «әбтәр» тигәнен ишетте эрсә, күңеле хаста вә базман (кайгылы) булды. Җәбраил галәйһи әс-сәлам назил булды, тәкый бу сүрәне пәйгамбәргә китерде һәм әйде: «Әй Мөхәммәд, без сиңа Кәүсәр хаузыны (чишмәсен) бирдек. Син безгә шөкер кылгыл, намаз кылгыл тәкый корбан. Кем-кем сиңа «әбтәр» тип әйде эрсә, ул әбтәр торыр, дөнйада хөрмәтсез, хур торыр, ахирәттә тагы хур торыр. Син әбтәр эрмәссең, синең чикреңне без төгәл кылдык, без сине Га3и3 кылдык. Кыйамәткә тәги (кадәр) мөэзинләр бәңи (иртәнге) намазда минем исемемне әйт-мешдин соң, синең атың әйгайлар (әйтәчәкләр), хатиблар хөтбада минем атым әйтмешдин соң синең атыңны әйгайлар (исемеңне әйтәчәкләр), намаз эчендә тәшәһһүддә минем атымны әйгайлар, андин соң синең атыңны әйгайлар, голәмалар, вәгыйзьләр минем атым әйтеп, синең атыңны әйгайлар»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең күңеле хуш булды. Андин соң Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу Кәүсәр хаузыдин (чишмәсенең) әүвәл ичкән синең йаранларындин ул кем эрсәләр болгай (булачак), кем кәферләр сине Мәккәдин чыгарып, Мәдинәгә килмешеңдә сабырлары калма-дин (сабыр итә алмыйча), синең мәхәббәтеңдә хатыннарын, угылкызларын, йир-йортларын салып (ташлап), Мәккәдин Мәдинәгә һиҖрәт кылган мөһаҖирләр ичгәйләр (эчәчәк); йәнә ул дәрвиш, мескен сәхабәләр, кем тунлары чапан булып, йөзләре мөЖаһидәдин саргарып (саргаеп), башлары өрпәреп (тузып), азаклары кабарып, һич кем эрсә анларга илтифат кылмадин килсәләр, аларга ачылмас, анларның максуды (теләге) дөнйадин ирмәс (дөнья эшләрендә булмас), аның тег (шундый) кем эрсәләр Кәүсәр чишмәсеннән әүвәл эчәчәкләр. Йәнә бу Кәүсәр чишмәсенең төрт сеңере (тармагы) бар. Бер сеңерендә Абу Бәкер разый аллаһу ганһу булгай, тәкый бер сеңерендә Гомәр разый аллаһу ганһу булгай, тәкый бер сеңерендә Госман разый аллаһу ганһу булгай, тәкый бер сеңерендә Гали ра-Зый аллаһу булгай. Кайу кем эрсә, Абу Бәкерне сәвгәй (сөяр), тәкый Гомәрне сәвмәгәй (сөймәс), Абу Бәкер аңа су бирмәгәй. Тәкый кайу кем эрсә Гомәрне сәвгәй, тәкый Абу Бәкерне сәвмәгәй, Гомәр аңа су бирмәгәй. Тәкый кайу кем эрсә, Госманны сәвгәй, тәкый Галине сәвмәгәй (сөймәс), Госман аңа су бирмәгәй. Тәкый кайу кем эрсә Галине сәвгәй, тәкый Госманны сәвмәгәй, Гали аңа су бирмәгәй».

    Андин соң Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Мөхәммәд, имди оЖмахка тәфәррүЖ, кылгыл!» Бардык оҖмахка тәфәррүҖ кылмакка (сәяхәт итәргә, гизәргә). Күрермен Хак Тәгалә мөэмин коллары өчен шундый мәкамләр амада кылмыш (әзерләгән) кем һич адәминең күз күремеше йук, тәкый колагы ишетмеше йук, тәкый адәминең һәм күңеленең төшмеше йук. ОҖмахтин бер камчы йулы бу дөнйаның Җөмлә милкендин, барлык мал-туарларындин йахшырак торыр. ОҖмах хурларыдин бер хур йир йөзенә бер ката (мәртәбә) назар кылса, мәшрикъдин мәгьрибкә тәги (кадәр) хуш йызыг (ис) булгай, хурларның кигән дастарларыдин (чалмалардан) бир дастаны (чалманы) дөнйага китерсәләр, дөнйаның әүвәленнән ахырына тәги күпме мал-туар бар эрсә, Җөмләсе аның бәһәсенә йитмәгәй. Бу оҖмах эчендә төрт арыг бар: бере судин, бере сөтдин, бере хәмердин, тәкый бере гасәлдин (балдан). Йәнә бер сарай күрдем көмешдин, тирәсендә бостанлар (бакчалар) бар, йызыгы хуш йызлыг (исе хуш исле) арыклары бар, агар арыклары. Бу сарай капугында бер кем эрсә утырып торыр. Качан ул кешегә йавук (якын) килдек, ул кем эрсә безгә мәрхәбә кылды (исәнләште), әйде: «Хуш килдегез. Безгә вәгъдә кылдылар ирде, кем бу кәчә (төн) сезгә Мөхәммәд Рәсуллаллаһи килгәй тип, әлхәмдүлиллаһ, сезне күрдек»,- тиде ирсә, мин: «Сез кем торырсыз?» УЛ әйде: «Мин Дауд пәйгамбәр углы Сөләйманмын»,- тиде. Тәкый безгә иҖазәт (рөхсәт) бирде кем керең тип, мин кердем. Бакармән, мөраббагь (дүрт почмаклы) сарай торыр, озыны тәкый унөч йыгач (агач - үлчәү берәмлеге), иңе тәкый унөч йыгач торыр. Бу сарай эчендә эвләр бар, бәгьзесе зөбәрҖәтдин, тәкый бәгьзесе йакутдин, тәкый бәгьзесе йинҖүдин. Андаг эвләр торыр, кем һич адәми аның күркен тәкый Зиннәтен сыйфат кылу билмәгәй (алмаячак). Җәбраил тәкый Ми-каил әйделәр кем: «Йә Мөхәммәд, Раббың сиңа мондый сарайлар тәкый өйләр бирсә булгаймы?» Мин әйдем: «Минем рәгьбәтем тәкый мәхәббәтем Раббыма торыр, сарайга эрмәс»,- тидем. Андин чыктык. Йәнә бардык, күрәм бер мугаззәлү (дәрәҖәле) сарай кы-Зыл алтындин иләгендә (тирәсендә) чимәнләре (аланнары), күренекле дарахтлары (агачлары) бар кошлары берлә. Сарай иләгендә (янында) бер кем эрсә ултырыр, аңа йавук (якын) бардык эрсә, ул мәрхәбә кылды тәкый әйде: «Безгә вәгъдә кылып торырлар ирде, кем бу кичә (төн) сезгә Мөхәммәд Рәсуллаллаһи килер, тип. Хуш килдеңез». «Сез кем торырсыз?» - тидем эрсә, ул әйде: «Мин Дауд пәйгамбәр торырмын»,- тиде эрсә, мин әйдем: «Бу сарай кемнең сарайы торыр?» -тидем эрсә, ул әйде: «Бу сарай Хәлилуллаһ Ибраһим пәйгамбәр сарайы торыр». Ул сарайга кердек. Бакармын оглан-лар авазы килер. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни огланлар торыр?» -тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу огланлар мөэминләрне нарасыйда-лык хәлендә вафат булган огланлар. Җөмләсен Хак Тәгалә Ибраһим пәйгамбәр катына Җәмигь кылып торыр. Ибраһим пәйгамбәр галәй-һи әс-сәлам мунларга тәрбийә кылыр»,- тиде. Йәнә оҖмахка тәфәр-рүҖ кылу йөрийүр иркән (йөрегәндә), күрекле көшек (сарай) күрдем, капугында бер Җарийә (кол хатын-кыз) торыр. «Бу көшек кемнең көшеге торыр?» - тип сордым ирсә, ул Жарийә әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бу көшек Гомәр ибне Хаттабның көшеге торыр». Мин касыд кылдым (теләдем) кем, бу көшеккә керәйем, тип. Йәнә Го-мәрнең гайрәте, күниләмәге (көнләшүе) күңелемә төште эрсә кер-мәдем»,-тиде эрсә, Гомәр хәзер ирде, йыглады һәм әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин сезгәме күниләрмен (сездән көнләшермен)?» - тиде. Йәнә оҖмахта йүрийүр иркән (йөргәндә) Тәлханың хатыны Рәми-Заны күрдем. «Йә Рәмиза, син мондамы?» - тидем эрсә, Рәмиза әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Хак Тәгалә миңа оҖмах разый кылды, монда торырмын»,- тиде эрсә, сәвүндем (сөендем). Йәнә бер Җарийә күрермен, бигайәт күреклегь«Син кемнең Җарийәсе?» - тип сорадым эрсә, ул Жарийә әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мин сезнең йаранла-рыгыз Зәйед ибне Харисәңның каравашы (колы) торырмын»,- тиде. Йәнә сөәл кылдылар: «Йә Рәсуллаллаһи, оҖмах әһленең буйлары нәтәк (ничек) булгай?» - тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «ОҖмах әһле Адәм пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бузлыг (буйлы) булгайлар. Адәм пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең буе алтмыш аршин ирде. Тәкый Гайсә пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йәшле булгайлар, тәкый Гайсә пәйгамбәр утыз йәшәр ирде. Тәкый Йосыф пәйгамбәр >Цәмаллыг (чибәр) булгайлар, тәкый Мөхәммәд Рәсуллаллаһи холыклы булгайлар. Тәннәрендә төк булмагай, сакаллары булмагай, күзләре сөрмәле булгай, йөзләре ундүртенче төнге тулун ай тәг булгай. Күңелләрендә кинә, хөсед булмагай. ОҖмахта сөкәллек (авыру) булмагай, тусркүркәм (төчкерү), борын арытмак (чистарту), бәвел кылмак булмагай. Хурлар андый сасри (үтә күренмәле) булгайлар, кем ничә үкүш (күп) тун (кием) кизсәләр, Җөмлә тунлары бере-бере иләгендә күренер, тунлары иңиндин тәнләре күренгәй, тәкый тунлары алтындин (астыннан) сүңүкләре (сөякләре) күренгәй, тәкый сүңүкләре алтындин, йилекләре күрүнгәй. һич араларында кинәлек булмагай. Мәгәр бер мөэминнең бер хәймәсе (чатыры) булгай йинҖүдин (энҖедән). Олуглыгы алтмыш мил булгай, дүрт мең адым Җиргә гарәп мил дип әйтер, аның эчендә ике бостан (бакча) булгай бер-беренә каршы. Беренең изишләре (кувшиннары) Җөмлә ак көмешдин булгай.

    Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә Җәбраил тәкый Микаил әйделәр: «Йә Мөхәммәд, дустың сарайынга тәфәрр үҖ кылдың, имди Хак Тәгалә дошманларының сарайларына кылгыл»,- тиделәр исә, өчәгү (өчәү) бардык. Күрәм тәмугны инкән (бик) олуг, һәйбәтлиг (куркыныч). Хак Тәгаләнең газабының әсәре (көче) бар. «Әй өммәтләрем, тәмуг куркыгыдин (куркуыннан) үкүш йыглаң (елагыз), тәкый казгуруң (кайгырыгыз) кем тәмуг газабы вә гукуба-ты инкән олуг торыр. Тәкый тәмугның тирәнлеге ул кадәр торыр, кем йир тәкый күк арасы кем биш йөз йыллыг ииР торыр. Әгәр бер кеше башына бер парә ташны әртә (иргә) кәмишсәләр (ыргытсалар), ахшамнан борынрак (соңрак) йиргә төшкәй. Тәкый тәмугка ул әндазалиг (үлчәмдәге) ташны ызар булсалар (ыргытсалар), кырык йылга тәги (кадәр) төшсә, тәмуг төбенә йитмәгәй. Хак Тәгалә фәрештәләргә бойырды, тәмугны йандыруң, тип. Мең йыл тәмугта ут йандырдылар, тәмуг кызарды, тәкый мең йыл йандырдылар, тәмуг агарды, йәнә мең йыл йандырдылар, тәмуг карарды (каралды). Тәмугка кергән кәферләрнең тиресенең калынлыгы кырык ике аршын булгай, тиресе Ухуд тагынча (тавыдай) булгай. Мәккә белән Мәдинә арасынча йирне бер кәфер тотгай. Тәмуг әһле тәмугка керсә, анча (шулкадәр) йыглагайлар, йөзләре йап тег (ярдай) булгай, андин соң күз йәше киселгәй, күзләре кан ага башлагай, анча (шулкадәр) кан акгай (агар), әгәр көймәләр ыза булсалар (Җибәрсәләр), кан үзә йөзгәй. Пәйгамбәр әйде: «Тәмугта бер өгүр (өер) халаикны (халыкны) күрермен. Фәрештәләр утдин (утлы) сынду (кайчы) берлә ул халаикларның телләрен кисәрләр, ул телләр бүтә торыр (үсәр). Йәнә кисәрләр, йәнә бүтәр (үсеп чыгар). Ничә киссәләр, анча бүтә торыр». Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу кешеләр, ни гамәллегег кешеләр торырлар, кем мондаг газаплар берлә мөбталә торырлар (Җәфа чигәрләр)?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу ул галимләр торыр, гыйлем берлә гамәл кылмаган, дөнйада халыкка әйтер ирделәр кем: «Зина кылмаң, кем Хак Тәгалә зинаны хәрам кылып торыр»,- тип әйтер ирделәр, тәкый үзләре зина кылыр ирделәр. Тәкый халыкларга әйтер ирделәр: «Хәмер эчмәң, Хак Тәгалә хәмерне хәрам кылып торыр»,- тип, үзләре эчәр ирде. Нә кем фисык вә фүҖүр (фәхиш һәм бозык) эшләр бар эрсә, халыкны йыгар (тыяр) ирделәр, үзләре йыгламадин (тыелмыйча) кылыр ирделәр. Болар шуның торыр кем моның тәг гукубатлар (газаплар) кичерерләр»,- тиде.

    Йәнә бер кавемне күрермен кем, фәрештәләр ул кешеләрнең итләрен кисәрләр һәм үзләренә үк локма кылып бирерләр. Болар йимәсәләр (ашамасалар), үкүш гукубатлар (бик газапларлар) кылур-лар, йигрәнү-йигрәнү үз итләрене Оийарлар (Җирәнә-Җирәнә үз итләрен ашарлар). Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу кавем нә кавем торырлар, кем моның тәг гукубат берлә мөбталә торырлар?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу ул кавем торыр, кем мөсел-манларны йубулагучылар (интектерүчеләр), мәсхәрә кылгучылар торырлар, тәкый кеше артында гайбәт кылгучылар торырлар».

    Йәнә бер кавем күрдем, корсаклары инкән улуг торыр, һич карыйларын күтәрү белмәсләр (алмаслар), йөзен сүрәп тәкый йа-нын сүрәп йөрерләр. «Болар ни кавем?» - тип сордым эрсә, Җәбраил әйде: «Бу риба (ришвәтчеләр) йигүчеләр (ашаучы) торырлар»,-тиде. Иәнә бер кавемне күрдем, кем фәрештәләр аларны сөнге берлә санчырлар һәм тәмуг эченә ызарлар (ташларлар). «Җәбраил бу нә кавем?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу кавемләр гаммаз (яла ягучылар) торырлар, мөселманларны залимләргә чагарлар, ул Залимләр ул мөселманларның малларын алырлар, газап вә гукубат кылырлар. Йә тагы ике мөселман арасында гаммазлык кылып (яла ягып), орыш-кырыш, үкүш фетнәләр кубарлар».

    Йәнә бер кавемне күрдем, тәмуг эчендә түбән асылып торырлар. Мин әйдем: «Бу ни кавем торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Рийа (ике йөзлелек) берлә тагат (күндәмлек) кылгучылар. Халык катында намаз кылырлар, тәкый хәлвәттә (аулакта) һич намаз кылмаслар. Тәкый Максудлары (максатлары) Хакның ризасы өчен әрмәз, тәкый гаражлары (теләкләре) ул торыр: кем халаиклар безләргә заһид тип (гыйбадәт белән шөгыльләнүче) агырласыннар, хезмәт кылсынлар тип, йук тагатларын (күндәмлекләрен), кылмаган изгелекләрен кылдык тип, йалган сөзләрләр. Максатлары дөнйа файдасы торыр, ахирәт савабы әрмәз (түгел)».

    Иәнә бер зәгыйфәне күрермен тәмуг эчендә, сачындин (чәченнән) ^асылмыш, димагы (эчке әгъзалары) кайнайур ирде. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни гамәллег зәгыйфә торыр?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу улзәгыйфә торыр, кем дөнйада дәстарындин чыгарыр ирде (чәчен Җыймас иде), нәмәхрәмнәргә ул сачен күргүзүр (күрсәтер) ирде. Ул нәмәхрәмнәр тәкый аның са-чен күреп, аңар мәйел кылыр ирделәр (яратырлар) иде, араларында йавыз эшләр кичәр иде. Тәкый бер зәгыйфәне күрермен: ике әлеге (кулы) баглыг (бәйләнгән), ике айагы баглыг, йыланлары тәкый чай-анлар сокар (чагар). «Йә Җәбраил, бу нинди зәгыйсрә торыр, кем моның тик гукубат берлә мөбталә торыр (газаплар белән интегер)?» - тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу улзәгыйфә торыр, кем намаз кылмас иде. һәмишә нәҖес (шакшы) йөрер ирде, тәнләре тәкый тунлары (киемнәре) нәҖес (пычрак) ирде, вә әгәр йунар, йунугны (юынуны) тәкый белмәс ирде һәм тәкый сорамас ирде, дин кайгысын йимәс (уйламас) һәмишә арыгсызлык берлә гомерен кичергән зәгыйфә ирде». Йәнә бер зәгыйфәне күрермен, утдин табут эченә куймышлар (куйганнар), ике күзе йук, ике колагы йук. «Йә Җәбраил, бу ни зәгыйфә торыр»,- тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу улзәгыйфә торыр, кем зинадан углан кил-дерер, тәкый ^1ренә әйтер ирде кем, бу синдин булган торыр»,- тип әйтер ирде. Йәнә бер зәгыйфәне күрдем, кем тәмуг эчендә те-лендин асыглыг (асылган) торыр ирде. Бугазына зәкъкүм (агулы Җәһәннәм агачы) куйарлар. Мин әйдем: «Йә Җәбраил, бу ни зәгыйфә торыр, кем мондаг гукубат берлә»,- тидем эрсә, Җәбраил әйде: «Бу улзәгыйфә торыр, кем теле берлә Җефетне азар кылыр, тәкый Җефетедин дәсгурсыз (рөхсәтсез) эвдин чыгар ирде, йавыз эшләр кылыр ирде. Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Хак Тәгаләнең ризасы тәкый оҖмах ул зәгыйфәнең торыр кем Хак Тәгаләнең фәрманын йиренә йиткерсә, тәкый Җефетен азар кылмаса»,- тиде. Әй, Бар Ходайа, Җөмләгә синең ризаңны булмак-ка, тәкый синең фәрманыңны йиренә килтермәккә син тәүфыйк биргел, тәкый тәмугдин әман биреп (коткарып), сигез оҖмахка ша-истә кылгыл (лаеклы кыл).

    Токсынч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙҺИ ӘС-СӘЛАМ ХУНӘЙЕНДӘ

    ГАЗАТ (ИЗГЕ СУГЫШ) КЫЛМАГЫНЫҢ БӘЙАНЫ

    ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Абу әл-Галаи Уши рәхмәтуллаһи галәйһи «Нисабу эх-бәр» атлыг китабында бу хәдисне килтермеш (китергән). Хәдис бу торыр: «Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам вә мин катратин әхәббу иллаллаһи тәгалә мин катратин дәмгин мин ха-шйәтин аллаһ тәгалә ау катратин дәмин аһарикыйн фи сабили аллаллаһи тәгалә». Хәдис мәгънәсе ул булыр кем, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам хәбәр бирү йарлыкар: Тәңре Тәгалә хәзрәтендә шул сәвүклүгрәк (сөеклерәк) торыр, кем Хак Тәгалә хәвефендин (куркуыннан) гасый (гөнаһлы) күзендин катра (тамчы) йәш агытса (агызса), тәкый гази кол (изге сугышта катнашучы) Хак Тәгалә йулында шаһид булып, тәнендин катра (тамчы) кан акса. Бу ике катрадин (тамчыдан) сәвүклерәк (сөеклерәк) йук Хак Тәгалә хәзрәтендә.

    Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Мәккәне ачты эрсә, Таиф иленә хәбәр тәгди (Җитте), кем Мөхәммәд чәрик берлә (гаскәр белән) килде, тәкый Мәккәне алды, тип. һавазин кабиләсе олуглары, тәкый Сәкыйф кабиләсенең олуглары йыгылдылар (Җыелдылар), тәкый мөшавәрәт кылдылар (киңәштеләр). «Бу йыл Мөхәммәд Мәккәне алды, йәрен безләргә килгәй (киләчәк), тәкый Зәхмәт (азап) биргәй. Нәгаһ (көтмәгәндә) истигьдад (тәвәкәлләп) безләргә килсә, тәкый бщиң (безнең) истигьдад булмаса, сезләрне һәлак кылачак, нәтәк (ничек) Мәккә халкына нэгаһ килде, тәкый анларны алды. Имде мондин йахшырак йук, кем без Ү3ебез истигьдад кылсак, тәкый ул безләргә килмәздин бурун (килгәнче), аларга барсак»,- тип гаскәр тупладылар, дүрт мең орыш (сугыш) аранларыдин (гаскәреннән) амада кылдылар.

    һавазин кабиләсенең олугы Мәлик атлыг ирде, тәкый Сәкыйф кабиләсенең олугы Габдул-Вәли атлыг ирде. Мәлик әйде: «Минем райым (уем) андаг турур (шундыйдыр) кем, Җөмлә малларымыз-ны, йылкы-караны, угыл-кызны, хатынларымызны Җөмләне (барысын) алып баралың (барыйк), һич Таифта нәрсә козмагалың (калмасын) аның өчен кем, орышкан кем эрсәләр качмакка игъти-кады (теләге) булмасын, тәнләре, Җанлары берлә орышсынлар, һәм ҮЗ Җанлары өчен, һәм тәкый маллары-таварлары өчен орышсынлар, һәм тәкый углы-кызы, хатынлары өчен орышсынлар»,- тиде эрсә, Җөмләсе: «Нәмә йахшы рай, савап рай уй торыр»,- тиделәр. Йәнә Мәлик әйде: «Тәкый бер райым ул торыр, кем качан ике саф каршы орышсалар, орышмакка касыд кылсалар, сезләр кирәк кылычларыңызны кыннарыңыздин чыгарсаңыз, тәкый ул сәгать эчендә кынларны сындырсаңыз, тәкый быраксаңыз (ыргытсагыз). Кылычны кынга катмак (тыгу) тәмагы (мөмкинлеге) булмаса, үлгәнче орышмакка игътикад тотып (күңел беркетеп), Җөмләңез (барыгыз) берйулы хәмлә кылсаңыз (һөҖүм итсәгез) булыр»,- тиде ирсә, Җөмләсе (барысы) кабул кылдылар.

    Йәнә Таиф илендә бер абушка (карт) бар ирде Дүрәид атлыг, олуг йәшлег, йөз йегерме йәшәйер ирде, күзе күрмәс ирде. Өйделәр: «Бу Д үрәидне әләтәлиң (чакыртыгыз) хәрб эшене йахшы белер, үкүш хәрбләр кылып торыр (сугышларда катнашкан)»,- тип, аны тәкый алып бардылар. Әуташ атлыг йирдә кундылар эрсә, бу Дүрәид әйде: «Бу ни эш торыр, кем тәвәләр авазы тәкый куйлар авазы ишетермен»,- тип әйде ирсә, анлар әйде: «Мәлик хөкеме андаг (шундый) булды, кем эрсә углыны, кызыны, хатуныны малы-тавары, йылкы-карасыны илдә кузмасын (калдырмасын), Җөмлә-сене алып чәригкә (гаскәргә) чыксынлар»,- тип әйде тиделәр эрсә, бу Дүрәид әйде кем: «Ул Мәликне миңа өндәйү бириң (чакырыгыз)»,- тиде эрсә, Мәликне өндәделәр, алып килделәр. Бу Дүрәид әйде: «Йә Мәлик, ни хөкем кылдың? Вәли, мин мунча чәрикдә (сугышта) йөрдем, моның тик һич күрмәдем. Моның тик эш һич кеше кылмышы йук кем син кылдың. Бу мал-таварларны ат азакын-да тәкый көксингә иләтерсең, һич мәслихәт эрмәс. Әгәр син тәкый чәригең галиб (Җиңүче) булса, һич зыйан булмагай, вә әгәр Мө-хәммәд галиб булса (Җиңсә), бу угыл-кыз, мал-туарлар пулун булмасын (әсир төшмәсен)»,- тип әйде эрсә, Мәлик әйде: «Йә Дүрәид, бу райны аның өчен кылдым кем, бу орышканларның угыл-кызла-рынга, мал-таварларынга кайтмак тәмәгләре (өметләре) булмасын, каты орышсынлар, дошмандин йөз чәвүрмәсенләр (чөермәсеннәр) тип кылдым»,- тиде эрсә, Дүрәид әйде: «Йаман кылдың, бу рай изге рай эрмәс (ният булмас), бу райны бозгыл!» Мәлик әйде: «Бу рай (ният) йахшы рай торыр, аны бозмам, тәкый синең гаклың әксүк (ким) булып торыр, райың зәгыйфь булып торыр, үзең тәкый хә-риф (йомшак кеше) булып торырсың»,- тип әйде эрсә, Дүрәид тик калды, зийада (артык) нәрсә тимәде. Тәкый касыд кылдылар, бару башладылар. Качан болар газем кылдылар эрсә (тәвәккәлләделәр исә), бу хәбәр пәйгамбәргә заһир булды, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Җөмлә сәхабәләргә игьлам кылды (хәбәр итте). Җөмлә сәхабә истигъдад кылып (Җыенып) атка атландылар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йарык-йашык (көбә, башлык) киде, Дөлдөл атлыг катире (мулы) бар ирде, Мукаукис мәлик һәдийәтен ыза биреп торыр ирде (бүләк иткән иде), аны менде һәм чәригенә назар кылды, унике мең әр (сугышчы) ирде, тәкый ике мең силахлых орыш әрәнләр (кораллы сугышчы) бар ирде, ун мең әр сугышчы Мәдинә-дин килгәнләр, ике мең Мәккәдин чыкканлар ирде. Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам чәрикнеңгазаматын (күплеген) күрде эрсә, күңеленә хуш килде. Сәлимә атлыг сәхабә әйде: «Бу көн без азлыктан йиңдүрмәгәйбез (Җиңдермәбез). Барчаларының истигь-дадлары андаг ирде, кем безләрне кем эрсә галабә кылу (Җиңә) белмәгәй (алмас)»,- тип. һәмишә (һәрвакыт) пәйгамбәр көферләрнең галәбәсене (Җиңүен) ишетеп, Тәңре Тәгаләгә тазарруг вә за-рифлык берлә (ялварып), мескенлек берлә чыгар ирделәр. Бу нәүбәт андаг кылмадылар, үз чәрикләренгә үкүшлекенгә (күплегенә) игътимад кылдылар, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Гаттаб атлыг сәхабәне Мәккәдә бәк кылды, тәкый Мугаз ибне Җәбәл сәхабәне олуг кылды. Тәкый Мугазга әйде кем: «Бу Мәккә халкына фикъһе (ислам дине мәсьәләләре турындагы белем) гыйльмен өгрәтгел (өйрәт), минем сөннәтләремне бәйан кылгыл»,- тиде тәкый чыкты. Бардылар анчага тәги (шулкадәр) кем, Хунәйнә атлыг йиргә тегде-ләр (Җиттеләр), пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Әнис атлыг (исемле) сәхабәгә бойырды кем: «Бу кичә (төн) иртәгә тәги (кадәр) узыма-гыл (йоклама), атланып таг башында торгыл, бакгыл, кәферләрдин кем әрсәне күрсәң, безгә хәбәр биргел». Ул тәкый иртәгә тәги таг башында уйаг төнәде (уяу чыкты), һич кем әрсәне күрмәде. Мәккә кәферләрендин әшрарларыдин (усаллык) берлә чыктылар, вәли-кин пәйгамбәргә йары (ярдәм) өчен чыкмадылар. Вәликин бака-лың (карыйк), бу ике чәригдин (гаскәрнең) кайу бере галаба кыл-гай (Җиңәр) тип, наззәрә кылмак (күзәтү) өчен чыктылар. Алар арасында Сафуан атлыг бер кем эрсә бар ирде. Пәйгамбәр ул Сафуандин йарыклар (көбә, сугыш киеме) теләде эрсә (сорагач), ул Сафуан әйде: «Йә Мөхәммәд, ни йүн берлә тиләйүрсән (телисең), көч берләме, йук эрсә гарийәтме (бурычмы)?» - тиде эрсә, пәйгамбәр: «Гарийаттиләйүрмән (бурычка алам), әгәр захигь булса, тәван (куәт) кылгаймыз (кылачакбыз)»,- тиде эрсә, Сафуан йөз йарык бирде. Качан кем Хунәйнәдә түнәделәр (төн чыктылар) тәкый иргә куптылар, кол арасындин (борылышта) бер кара күренде. Бакарлар (карыйлар), дүрт мең ир, Җөмлә (барысы) тәмам силахлыг (кораллы) әрәнләр. Пәйгамбәр чәригләрене (гаскәрен) сафларын тезде, халыкны орышка кондурды (дәртләндерде), монларга фәтех (Җиңү теләү) берлә бәшарәт бирер иде. Качан кем ике саф рас булды эрсә (күренгәч), көферләр кылычларны чыгардылар, кыннарын сындырдылар, тәкый ук атмакка, сөнге санчмак-ка мәшгуль булмадин (чәнечмичә) бер йулы кылыч берлә хәмлә кылдылар (өсләренә атылдылар). Сәхабәләр ничәмә кем катыландылар (каршы тордылар), булмады, сабыр кылу белмәделәр (кыла алмыйча) кача башладылар. Үкүш сәхабәләр шәһид булдылар. Кал-ганлары мөтәфәррикъ булдылар (бүленделәр), көферләрнең катыг хәмләләренгә (һөҖүменә) тәкатьләре калмады, хәзимәт булдылар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам чакырыр ирде, кем сәхабәләргә «кач-маң» тип, Җөмлә качтылар. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам йалгыз тәкый берничә кеше калды, үзгәләре барча мөтәфәррикъ (бүлем) булдылар. Чәриг төшмешдин соң, көферләрнең бәгьзесе кем мөселман булды, әйде кем: «Җөмлә (барлык) чәрикне такытмышдин (таркатканнан) соң бер ун кеше калды. Араларында бер ак катыйрь менгән бар ирде. Безләр белдек кем ул Мөхәммәд торыр тип. Ничәмә кем касыд кылсак, анларга каршы бер кем эрсә килер ирде, ак тунлыглар, йәшел гыймалалыглар (баш киеме), Мөхәммәдкә бармакка куймас ирделәр, безләр анларга каршы тормакка кур-кар ирдек, тип өйделәр».

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам катыйренең йөгәнен Габбас тотар ирде. Тәкый Габбас улы Фазыл, Абу Бәкер, тәкый Гомәр, Гали бар ирде. Тәкый Абу Суфийан кем пәйгамбәрләрнең чыканы (ярлысы) ирде, аның карендәше Рәбига, тәкый Усама, тәкый Усаманың ка-рендәше ирде. Сәхабәләр арасында монафикълар (икейөзлеләр) тәкый бар ирде. Кулада атлыг берәү Сафуанга әйтер: «Мөхәммәд атлыг кем әрсәнең сихре нә батыйл (ялган) булды»,- тиде эрсә, Сафуан ул вакын кәфер ирде, көферлек берлә сәвәр (сөяр) ирде. Хак Тәгалә аңа ислам рузый кылды. Ул әйде: «Йә Кулада, Тәңре агзыңны сындырсын. Бизим (безнең) Корәйеш кабиләсендин безгә олуг булса, йахшырак әрмәзмү (булмасмы), кем нә (ниндидер) кабиләлег олуг булганчы»,- тиде. Качан пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бу хәлне күрде эрсә, хәтере базман булды, күңеле казгулуг (кайгылы) булды, тәкый Хак Тәгалә хәзрәтенә зарилык берлә дога кылды, әйде: «Ал-лаһумма, ләкә вә әлхәмд вәләкә әл-муштака вә әнтә әл-мустагас». Мәгънәсе: «Әй, Бер Ходай, сыгынгумыз (сыенучыбыз) торырсың, микайәт кылгу йиремез син торырсың. Бу мескен колларың сиңа сыгынып чыкмак (сыенып чыгарга кирәк) ирде, белмәделәр. Чәрик (гаскәр) үкүшлегенә (күплегенә) бактылар, сиңа игътимад кылмадылар (таянмадылар, сыенмадылар). Йаман кылдылар, синдин исти-ганә теләйү (ярдәм итүне үтенеп) чыкмак кирәк ирделәр, белмәделәр. Син кичергел, бу мескенләргә носрәт (ярдәм) биргел»,- тип Зарилык кылды эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам назил булды мең фәрештә берлә ала атлыг, ак тунлыглар, адәми сурәтенә килделәр пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә йары (ярдәм) өчен. Сәхабәләр ан-ларны күрмәделәр, вәликин көферләр күрер ирделәр. Сәхабәләр беркем эрсә әйде: «Кани (кая) сизин араңызда ала атлыг ак тунлыг әрәнләр (гаскәрләр). Җөмләмезне үлтергән, һәлак кылган анлар ирде, араңызда анларны һич күрмәзмен (күрмим)»,- тиде эрсә, пәйгамбәр әйде: «Анлар фәрештәләр ирде, кем Хак Тәгалә безләргә йары (ярдәм) итмәк өчен биреп торыр ирде». Җәбраил әйде: «Йә Мөхәммәд, бу дога кем кылдың, Муса пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам дә кылган ирде ул көн кем, Фиргавен агыр чәрик (кораллы гаскәр) берлә Муса пәйгамбәремезне куып чыкты. Муса пәйгамбәрнең йаранлары аз ирде, Фиргавеннең чәриге үкүш ирде. Муса пәйгамбәр дәрйа кырыгына килде йаранлары берлә, тәкый артынча (артыннан) Фиргавен килде чәрик берлә. Муса пәйгамбәр инкән казгулуг (бик кайгылы) мөтәхәйир булды (аптырап калды), тәкый Җөмлә йаранлары курыктылар. Муса пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам бу син укыган доганы шул хәлендә укыды, тәкый үкүш зарилыклар кылды эрде. Хактин фәрман килде: «Йә Муса, гасаңны (таягыңны) дәрйага ургыл (ыргыт)». Качан Муса пәйгамбәр Хак Тәгалә әмере берлә дәрйага урмыш ирде, су Хак фәрманы берлә ачылды, йуллар пәйда булды өрсә, Муса пәйгамбәр йаранлары дәрйадин кичтеләр. Артларында Фиргавен бакар, дәрйа ике парә булмыш, тау-тау су йыгылмыш (Җыелган), дәрйа эчендә йул булмыш. Фиргавен тәкый чәриге берлә дәрйага керделәр. Качан кем дәрйага тәмам керделәр ирде, Хак Тәгалә фәрманы берлә дәрйа бурункы (элекке) булды. Фиргавен чәриге Җөмләсе гарикъ булдылар (суга баттылар). Хак Тәгалә Муса пәйгамбәрне кавеме берлә коткарды, носрәт бирде (ярдәм итте). Имди сиңа, йә Мөхәммәд, дога әйтеп, зарилык кем кылды. Хак Тәгалә догаңны мөстәҖиб кылды (кабул итте). Имди әсхабләреңне йыггыл (сәхабәләреңне Җый), тәкый хәмлә кылың (һөҖүм итегез). Кем Тәгалә анларга хәзимәт кылды (Җиңелү) бирде, сезгә носрәт (ярдәм) бирде сәхабәләрнең күңелендин коркугны торыр (урнашкан), андаг (шундый) мөхкәм (нык) булып торыр, кем ничәмә олуг бәла вә михнәт килсә, сезләр сабыр кылу белерсез, тәкый иманны ычгынмазсыз (сакларсыз), вәликин болар йаңа мөселман булып торырлар. Әгәр монларга мондаг (шулай) кылмаса ирдем, мөселманлыктин кайтгай (кайтачак) ирделәр, тәкый олуг фәсад (фетнә) булгай ирде тип, бу эшне кылдым. Әй, әнсарилар, сезләр күңелемә андаг сәвеклег (сөекле) торырсыз, кем Җөмлә халык бер йулга керсәләр, мин ул халыкны кузып (калдырып), әнсарилар йулына кергәймен (керәчәкмен). Сезләр Җөмлә мөселман йулын белмәс ирдеңез. Хак Тәбэрәкэ вә Тәгэлә минем берлә сез~ ләргә йул күргәзде (юл күрсәтте). Арагызда дуслык тәкый өлфәт (бердәмлек) йук ирде, Хак Тәгалә араңызда өлфәт кәмиште (дуслык урнаштырды),- тиде, әнсариларны үкүш өгде, тәкый мәдех кылды (мактады) тәкый әйде: «Әй, әнсарилар, Мәккә көферләре мине кудылар, мин сезгә бардым ирсә, сез мине сыгындырдыңыз (сыйдырдыгыз). Мин сезгә бардым курка, сез миңа куркугымдин әман (иминлек) бирдеңез, тәкый миңа носрәт (ярдәм) бирдеңез». Ике әлиген (кулын) күтәрде, тәкый әнсариларга дога кылды. Әйде: «Әй, Бар Ходай! Әнсариларны син йарлыкагыл, рәхмәт кылгыл, тәкый әнсариларның огланларына син рәхмәт кылгыл!» - тиде эрсә, Җөмлә әнсарилар йыглаштылар (Җылаштылар), махасинлардин (сакал-мыекларыннан) кан йәшләре агар иде. Әнсарилар куптылар тәкый өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, ничек кыйсмәт кылдың эрсә (бүлсәң), кыйсмәтеңә разый булдык. Безнең максудымыз, йә Рәсуллаллаһи, синең мәхәббәтең торыр, дөнйа малы эрмәс (түгел). Нә кем кылсаң, без разыйбыз»,- тип, Җөмлә йыглашып пәйгамбәргә гозерләр өйделәр эрсә, пәйгамбәр тәкый гозерләрен кабул кылды, тәкый Сафаларын (кәефләре) зийада булды (күтәрелде). Тәкый Мәккәгә кайттылар, тәкый ихрам багладылар (киделәр), зөлкагьдә айы тугъмышта Мәккәгә керделәр, тәкый хаҖ кылдылар, тәкый ихрам берлә Мәккәдә бер кач заман тормышдин соң (күпмедер торганнан соң) йәнә Мәдинәгә бардылар.

    Онынч фасыл

    ПӘЙГАМБӘР ГАЛӘЙЖ ӘС-СӘЛАМНЕҢ ВАФАТЫНЫҢ БӘЙАНЫ ИМИНДӘ ТУРУР

    Имам Багави рәхмэтуллаһи «Мәсабих» атлыг китабында бу хәдисне килтермеш. Хәдис бу торыр: «Мән әби һөрәйрә разый аллаһу ганһу калә. Калә Рәсуллаллаһи саллаллаһи галәйһи вәссәлам вәлләзи нәфсе Мөхәммәд бидиһи әл-йәтиннә галә әхәди күм йауму вә лә йарабби, сумма йарабби әхәббу гәләйһи мәгаһүм». Бу хәдис мәгънәсе ул торыр кем, пәйгамбәр йарлыкар: «Ул Тәңре белән йад кылырмын, кем Мөхәммәднең рухы аның тасаррафында (кулында) торыр, һәр айна (аерым) бер көн килгүсе (килүче) торыр береңез үзә (һәрберегез янына). Ул көн эчендә мине күрмәгәйсез (күрмәссез), мин ахирәткә нәкыл кылмыш булгаймын (үлгән булырмын). Сезләрдин береңезгә сәвеклерәк булгай: эве-баркыдин (өе-милкеннән), углы-кызыдин, тәкый нә кем катында мал-тауарын-дин, Җөмләдин, (барысыннан) сәвеклегрәк булгай». Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әлләрин (кулларын) Хак Тәгаләнең носрәте берлә (ярдәме белән) ачты эрсә, теләде әтраф галәмдәге (төрле тарасрта-гы) Мәликләргә, патшаларга илче ыза бәрсә (Җибәртсә), тәкый ул илче берлә битигләр (хат) ыза бәрсә, ул битигләр эчендә (хатларда) ҮЗенең пәйгамбәрлеген бәйан кылса, белдерсә һәм Мәликләрне исламга дәгъвәт кылса (өндәсә). Качан кем мондаг (мондый) әндишә (уй) кылды эрсә, сәхабәләр әйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, илчеләр ызмакыны (Җибәрүнең) гадәте ул булыр, илчеләргә бирелгән битик үзә (хатта) мөһер нишан кылу булырлар. Ул мәликләр мөһерне күрсәләр белерләр, кем бу битигкә игьтимад кылырлар (ышанырлар)». Пәйгамбәр бойырды кем: «Көмеш йөзек кылдырыңыз». Ул йөзекнең үзәсенгә (өстенә) бойырды кем: «Мөхәммәд Рәсуллаллаһи битиңцз (языгыз)»,- тип. Ул йөзек кылгучы оста тәкый андагук (шундый итеп) кылды. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам ул йөзекне сул әлгинең (кулының) кичиг (кече) бармагына катар ирде (кертте), тәкый кашын эч йанка куйар ирде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам-дин соң бу йөзекне Абу Бәкергә бирделәр. Җөмлә сәхабәләр әйделәр: «Сез пәйгамбәр йирендә ултырдыңыз, кирәк кем пәйгамбәр йөзеген әлиңизгә катсаңыз (кулыгызга кисәгез)»,- тиделәр эрсә, Абу Бәкер тәбәррек тота (һәркем өчен газиз санап) әлингә (кулына) киде. Абу Бәкердин соң Гомәр разый аллаһу хәлифә булды эрсә, сәхабәләр тәкый әйделәр: «Сез тәкый пәйгамбәр йирендә ултырдыңыз, кирәк кем йөзекне сез әлиңизгә (кулыгызга) катсаңыз»,- тиделәр эрсә, ул тәбәррек тотып, әлгинә (кулына) катты. Андин соң Госман хәлифә булды эрсә, йөзекне Госман разый алла-һуга бирделәр, тәкый әлгингә (кулына) катты. Бер көн Госман кузуг йакасында (кое өстендә) койыга бакып торырда (карап торганда), әлгиндәге йөзек кузугка төшермеш (коега төшергән). Госман үкүш (бик) казгырды, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең йәдкәре тип инкән (бик) гыйззәт (кадер) кылыр ирде, Җөмлә сәхабәләр тәкый ул йөзеккә гыйззәт кылыр ирделәр, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк бармагында торган йөзек тип. Качан кем кузугка (коега) төште тип ишеттеләр ирсә, Җөмлә казгырдылар. Госман бойырды, ул кузугның (коеның) суын чыгардылар, булмадылар (таба алмадылар). Андин кузугның балчыгын тәкый чыгардылар, анда заигь булды (югалды).

    Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам теләде, Йәмән патшасы НәҖаши мәликкә битиг ьда бирсә (Җибәрсә). Гамминең туганының углы Җәгъфәргә бойырды кем: «Йә Җәгъфәр, бер кач (берничә) кем эрсәләр берлә кирәк Йәмәнгә барсаң, тәкый Йәмән патшасы НәҖаши мәликкә безнең сәламебезне тәгүрсәң (Җиткерсәң), тәкый аны исламга дәгьвәт кылсаң»,- тиде эрсә, Җәгъфәр кабул кылды. Пәйгамбәр битигүчегә бойырды кем: «Йәмән патшасы НәҖашигә миндин битиг битигел (хат яз)!» - тиде эрсә, ул битигче әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, нәтәк битигәйен (ничек языйм)?» Пәйгамбәр әйде: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Тәңренең Рәсүле Мөхәммәтдин, тәкый Тәңренең сәламе ул кемәрсәгә булсын, кем күни (дөрес) йулга уймыш булса (борылса). Әй Нә>Цаши мәлик, әгәһ булгыл (белеп тор), мин ул Бер һәм Бар Тәңрене егәрмен (мактармын) кем андин өңин башка Тәңре йук, мәлик торыр, мөлкенгә ноксан йук тәкый кирәкмәз сыйфатлардин арыг, пакь торыр. Йәнә таныклык бирермен кем Мәрйәм углы Гайсәне үз кодрәте берлә атасыз тәкый анасыз йаратты. Тәкый сине ул Тәңренең дине үзә өндәрмен, кем Бер һәм Бар торыр, тәкый аңа шәрик, уртак йук торыр. Миңа Җөмлә халаик үзә (арасында) пәйгамбәрлеккә ьңа бирде, тәкый Җәбраил галәйһи әс-сәлам миңа күктән Фуркан (изге китап - Коръән) иңдерде. Имди кирәк кем Бер һәм Бар Тәңрегә бүтсәң (ышансаң), тәкый мине пәйгамбәр тип инансаң, тәкый миңа иңгән Коръәнгә инансаң, тәкый миңа уйсаң (иярсәң), тәкый сүземне кабул кылсаң. Сиңа иттибагь кылып (ияреп), кем-кем мөселман булса, Җөмләсенә ни савап эрсә (булса), синең йалгызыңа ул савап булгай, вә әгәр мөселман булмасаң, сиңа күрә кем дә кем мөселман булмаса, Җөмләсенә ни гыйкаб (Җәза, газап) бар эрсә, йалгыз сиңа ул гыйкаб булгай (булачак) тиде. «Качан кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең битиге килде эрсә, НәҖаши мәлик алды, укыды, эчендәге сүзләрнең Җөмләсен (барысын) белде. Үзе Гайсә пәйгамбәр дине үзә ирде, «ИнҖил»не белер ирде. Андин соң Җәгъфәр әйде: «Үзеңә иңгән Коръәнне белермесең?» Җәгъфәр разый аллаһу: «Белермен»,- тиде эрсә, әйде кем: «Укыгыл, ишетәйен (ишетик)»,- тиде. Җәгъфәр ике тезе үзә (тезенә) чүкте тәкый хуш аваз берлә башлады: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҖим, бисмиллаһи әр-рахиминә әр-рәхими кәһйагас зикри рәхмәти рәббүкә габдуһу зәкәрриййә изанәдә рәббаһу нидайн хафиййан». Бу сүрәне Зәкәрийә тәкый Мәрйәм кыйссасын тәмам укыды ирде. Бакар (карый) НәҖаши күзендин катарат вә габарат күз йәшләре ага башлады. Андин соң сабыры-карары калмады, бармагын күтәрде тәкый әйде: «Әшһәдү әннә лә илаһа иллаллаһи вә әшһәдү әннә Мөхәммәдин габдуһу вә рәсулуһу». Тәкый әйде: «Гайсә пәйгамбәр безләргә бәшарәт (хәбәр) биреп торыр кем: миндин соң Әхмәд атлыг пәйгамбәр килгәй (киләчәк), зинһар вә зинһар, иттибагь кылгайсыз (буйсынырсыз) тип, «ИнҖил» эчендә әйде. Йирне, күкне йараткан Тәңре берлә ант кылырмын, кем бу ул пәйгамбәр торыр, Гайсә пәйгамбәр әйгандин һич зийада кылмадин торыр»,- тиде. Тәкый Җәгъфәрне вә катындагы (янындагы) йаранларын агырлады (хөрмәтләде), хилгатьләр (югары дәрәҖәле кешеләр тарафыннан бүләк ителгән өс киеме) бирде. Тәкый үзе пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә алтмыш хабәши (Эфиопияле) кол, тәкый үкүш нәфис тунлар (киемнәр), һәдийәләр (бүләкләр) ыза бирде (тапшырды), тәкый битиг битип ьңа бирде (Җибәрде). Битиг эчендә андаг (шулай) битип торыр ирде кем: «Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Тәңре Рәсуле Мөхәммәд пәйгамбәргә НәҖашидин сәлам. Шөкер ул Тәңрегә кем мине исламга күндерде. Таныклык бирермен, Тәңре Тәгалә Бер һәм Бар торыр, тәкый син аның Хак Рәсуле торырсың. Ни кем әйдең, хак торыр. Сиңа иңгән Коръән хак торыр». Битиг битип ьңа бирде (Җибәрде). Вәликин йулда дәрйа бар ирде. Ул дәрйадин кичәрдә (кичкәндә), Җөмлә мал анда гарикъ (суга батты), сәхабәләр тәкый бәгьзеләре анда вафат булдылар, бәгъзеләре (кайберләре) йалың (ялангач) чыктылар. Голәмәләр әймешләр кем: «Көферләр әйгайлар ирде (сөйлиләр иде). Мөхәммәдиең эше көндин-көн зийада булып (артып), әхвәле хуш булды. НәҖаши малы берлә аның гыйнайәте (булышлыгы) берлә тип. Шул Җәһәттин Хак Тәгалә ул малны гарикъ кылды (батырды)»,- тимешләр.

    Андин соң пәйгамбәр Рум (Византия) мәлиге һәркол атлыг мәликкә Дәхбә атлыг сәхабәне ьңа бирде (Җибәрде), тәкый Нә-Җашига битмеш (язган) битиг битиде. Качан кем бу битиг һәркол мәликкә тәгди эрсә (Җиткәч), Җөмлә батрикъларны (патриархларны), төрсәләр олугларын (христиан вельможаларын) йыгды (Җыйды) тәкый әйде кем: «ИнҖил» дә бар торыр Әхмәт атлыг пәйгамбәр чыкгай (чыгачак),- тип.- Без мунча вакытдин (шул вакыттан бирле) көтә ирдек, качан чыкгай (чыгачак) тип. Уш (ул) чыкмыш, безгә битиге килде»,- тиде, тәкый ул битигне укыды тәкый әйде кем: «Әй, батрикълар (патриархлар), әй, олуглар, Җөмлә иттифакъ кылып, ул Әхмәткә иттибагь кылылың (буйсыныгыз), дөнйамыз аба-дан булгай (Җитеш булачак), гокбамыз (ахирәтебез) тәкый абадин булгай»,- тиде эрсә, Җөмлә батрикълар берйулы фәрйад кылдылар (кычкыра башладылар), башларын ачтылар, сакалларын йулдылар эрсә (йолыктылар), бу һәркол әйде: «Фәрйад кылмаң (хәсрәтләнмәгез), мин сезләрне тәҖрибә кылу мондаг (шулай) әйдем, бакай-ын (карыйм), мунлар (болар) дине эчендә түләнепме (төгәл, ышанычлы) торырлар, йә түләнмәдинме (ышанычсызмы) дип сезләрне сынадым. Белдем, кем сезләр диннәрегез эчендә инкән (бик) са-бит (нык торучы) торырсыз»,- 'т^п^ мунларны үгүп (мактап) хилгатьләр (кыйммәтле өс киемнәре) кидерде. Аннан соң әйде: «Әй, батрикъ-лар, бу битиг китергән кешене алып Мугатыйрка (башлыкка) барыгыз». Мугатыйр Җөмлә батрикъларның олугы, казыйсы ирде. һәркол тәкый нә кем Рум шәһәрендә бар, аның сүзендин чыкмас ирделәр. Качан Дәхбәне ул Мугатыйрка илттеләр тәкый әйделәр: «Кем Мәккәдин битиг килде һәркол мәликкә, ул битигне сезгә ыза бирде (Җибәрде)»,- тиде эрсә, Мугатыйр битигкә бакты, тәкый ул битиг эчендәге сүзләрне укыды һәм Дәхбәдин сорады: «Бу Әхмәднең сыйфатларын миңа әйтү биргел (әйтеп бирче)». Дәхбә тәкый пәйгамбәр сыйфатларын тәмам бәйан кылды эрсә, Дәхбә торды, эвгә керде, тупларын чыкарды (киемнәрен салды), ак тун-ларын киде, әлгинә (кулына) гаса (таяк) алды, тәкый чыкты һәм әйтте: «Әй, батрикълар, белең, агәһ булың (хәбәрдар булыгыз), бу Әхмәд Хак пәйгамбәр торыр, «ИнҖил»дәге сыйфатлар Җөмләсе монда бар торыр. Сезләргә «ИнҖил» эчендә Гайсә пәйгамбәр бәшарәт кылып торыр, ул пәйгамбәр бу торыр»,- тиде. Тәкый бармагын күтәрде әйде: «Әшһәдү әннә лә илаһә иллаллаһи вә әшһәдү әннә Әхмәдә Рәсуллаллаһи»,- тимеш ирде. Җөмлә батрикълар сикерделәр, аңа бастылар, анча (шулкадәр) урдылар (кыйнадылар), ул газиз анда шәһид булды. Дәхбә кайтты, һәркол катынга барды, бу серне әйде ирсә, һәркол инкән (бик) казгырды, тәкый Дәхбәгә әйде: «Сиңа мәгълүм булсын, кем, ул Әхмәд хак торыр, вәликин иман килтергәй (китерер) ирдем, әгәр Рум халкының хәвефе булмаса ирде, әгәр мин иман китерсәм, Җөмлә халык гауга кылып, мине һәлак кылгайлар (кылачаклар)»,- тиде. Дәхбәгә үкүш мал бирде, тәкый гозерләр кылды, тәкый озатты.

    Андин соң Габдулла атлыг сәхабәне Фарсы мәлиге Кәсри мәликкә битиг берлә ыза бирде (Җибәрде). Качан кем бу Габдуллаһ Кәсри мәликкә тәгди (Җитте) эрсә, битигне бирде, Кәсри алды тәкый укыды эрсә, газабы килде тәкый әйде: «Бу дөнйада андагмы (шундый) кеше бар, кем аның аты минем атым (исемем) үзәсендә (янәшәсендә) битилгәй?» - тип, ул битигне парә-парә кылды (ертты), тәкый Габдуллаһка назар кылмады (игътибар итмәде). Габдуллаһ кайтып, пәйгамбәргә бу хәбәрне әйде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ул Кәсри мәлик кем минем хатымны йыртты, Тәңре Тәгалә аның тиресен йыртсын, аның мөлкен харап кылсын»,- тип каргады. Бер кач әййамдин соң (берничә көннән соң), Кәсридин илче килде пәйгамбәргә Бануһ атлыг. Качан кем пәйгамбәр хезмәтенә керделәр эрсә, пәйгамбәр бакар, быйыкларын кисмәдин торырлар (кисмичә), сакалларын йулып (йолкып) торырлар. Пәйгамбәр мунларны (аларны) күрде, тәкый йигрәнде (Җирәнде). «Минем Раббем миңа андаг бойырды, кем быйыкларны киссәм, сакалларны крзсам (кырсам)»,- тип. Илчеләр: «Безгә мәлигемез Кәсри мондаг (шулай) бойырды»,- тиделәр. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам: «Ни эшкә кил-деңез?» - тиде эрсә, Бануһ әйтте: «Кәсри мәлик безләрне ыза бирде (Җибәрде) кем ул кеше кем безгә битиг ыза бирде, аны миңа алып килең (килегез) тип. Имди без килдек, кем сезне Кәсри мәликкә иләтәлең (илтик) тип»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр әйде: «Бу көн монда әгләнең (әйләнегез, булыгыз). Иртә Тәңре Тәгаләдин миңа күкдин хәбәр килсә, сезләргә Җавап әйгаймын (әйтермен)».

    Иртә килделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам анларга әйде: «Кәсринең сарайы иләгендә (каршында) бер олуг так (гөмбәз) бар ирде. Ул так (гөмбәз) аерасында (астында) тәхет кылып, ул тәхет үзәсендә Кәсри ултырыр ирде. Нагәһ (көтелмәгәндә) бу так ике парә (кисәк) булып йыгылды. Тәкый иленең качусы (буа яки дамба) бар ирде, ул качу тәкый бозылды (Җимерелде), Кәсри илен су алды, харап кылды эрсә, Кәсри иле эчендә ни кем мөнәҖҖим (йолдызларга багып күрәзә итүче), сихерче бар ирде, Җөмләсе йыгылды-лар (Җыелдылар). Кәсри әйде: «Назар кылың (төшенегез, фикер йөртегез) бу хараплыклар нидин килде»,- тип. Җөмләсе бактылар, тәкый әйделәр кем: «ХиҖаздин (Согуд Гарәбстанының өлкәсе) килгән битигне кем парә-парә кылдың, ул битиг изәсе (иясе) сиңа каргады, бу хараплыклар Җөмләсе андин торыр»,- тип әйделәр. «Андин соң фәлән айда, фәлән төндә, фәлән сәгатьтә Кәсринең утлы керде, атасы Кәсри уйур иркән (йоклаганда) пычак берлә орды, тәкый карныны йарды»,- тиде эрсә, болар инкән тәгаҖҖүб кылдылар (гаҖәпләнделәр). Тәкый әйделәр: «Әгәр бу сүзләр раст булса булды, вә әгәр булмаса, сезгә йаман булагай»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Бу сүзләр Җөмлә раст торыр, һич хатасы йук торыр»,- тиде. Тәкый ул Бануһка бир кур (кушак, каеш) бирде. Ул курны Мукаукыйс мәлик пәйгамбәргә бер ак катыйрь (мул) берлә ыза биреп торыр ирде (Җибәргән иде). Йәнә беренә тәкый бер тун кидерде һәм анларны кайтарды.

    Андин соң пәйгамбәр сахрада торган гарәп кабиләләренә илчеләр ыза бирде (Җибәрде): «Җөмлә килеңләр (килегез), мөселман булуңлар (булыгыз). Вә әгәр мөселман булмасаңыз, безгә буй биреп (буйсынып), йыллык мал бириңләр (бирегез). Вә әгәр мундаг кылмасаңыз, агыр чәрик (коралланган гаскәр) ыза бирермен (Җибәрермен), Җөмләңезне харап кылырлар, хатынларыңызны, угылкызларыңызны, Оылкы-караңызны (терлекләрне) Җөмләсен алырлар, ганимәт кылырлар (кулга төшерерләр)»,- тип, дүрт йанга илчеләр ыза бирделәр (Җибәрделәр) эрсә, нә кем кабиләләр бар эрсә, Җөмләсе килеп, мөселман булдылар, тәкый шагыйрьләре пәйгамбәр галәйһи әс-сәламка мәдех әйтерләр. Кырык кабилә халаигы (халкы) килде, тәкый мөселман булдылар ирде.

    Андин соң пәйгамбәр Мәккәгә газем кылды (ниятләде) хаҖ кылмак өчен. Бу хаҖга «ХаҖҖәтулвидаг» тинур (диярләр), аның өчен кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең соң хаҖ кылганы бу ирде. Ул йүндин бу хаҖга «ХаҖҖәтулвидаг» дип әйделәр. Бу хаҖ эчендә тәшриф (бару) көннәрендә бу сурә назил булды: «Бисмиллаһи әр-рәхмани әр-рәхим иза Җәә насру аллаһи вә әл-фәтху вәрәәйтә әннәсә йәдхулүнә фи дини аллаһи әфваҖан фәсәбих Мөхәммәди рәббикә вә әстәгъфирһә иннәһү кәнә тәввәбән». Бу сүрәнең мәгънәсе ул булыр кем: качан кем Тәңренең носрәте (ярдәме) килсә, тәкый Мәккәнең фәтхе, йәгъни ачылмагы тәкый халаик-ларның мөселман булмагы килсә, йә тәкый Таиф иленең ачылмагы килсә, вәрә әйтә әннәсә йәдхүлүнә фи дини аллаһи әфваҖан, тәкый, йә Мөхәммәд, күрсәң халаикларны Тәңренең диненә керерләр өгүр-өгүр (өер-өер), Тәңре Тәгаләнең хәмде берлә тәсбих кылгыл, йәгъни Хак Тәгаләгә үкүш хәмед вә сәнәләр (мактаулар) кылгыл, тәкый тәлим (күп) шөкерләр биргән нигъмәтләреңә «вә әстәгъфирһү» тәкый Тәңре Тәгаләнең мәгьфирәтен (ярлыкавын), гафуны теләгел. Сәнасе (мактавы) вә тәсбиһе (охшатуы) берлә булгыл. Хак Тәгалә берлә сатгашгу (очрашу) вакыт булды (Җитсә), арыглыг берлә, пакьлек берлә сатгашгыл (очраш). «Иннәһү кәнә тәввәбән» - хакыйкатьтә Тәңре Тәгалә тәүбәне кабул кылган торыр. Качан бу сүрә иңде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам һәмишә (һәркайчан) бу тәсбихне әйтер ирде, ултурурда (утырганда), то-рырда намазлар соңында һич куймас әйтер ирде: «Сөбханәкә аллаһум вә бәхмәдикә әшһәдү әннә лә илаһә иллалла әнтә вәгъдәкә лә шәрикә ләкә әстәгъфирукә вә әтүбү иләйкә аллаһум әгьфиру-ли». Бу тәсбих мәгънәсе ул булыр: арыглык (сафлык), пакьлек сиңа торыр, әй, Бар Ходайа, «вә бихәмдикә» - тәкый синең арыг сыйфатларың берлә сиңа хәмед вә сәна кылырмын, тәкый таныклык бирермен кем һич Тәңре йук, мәгәр син Бер һәм Бар Тәңредин өңин (аерылып торасың). «Вәгъдәкә лә шәрикә ләкә» - йалгызлык сәңа рәва торыр (яраклыдыр), тәкый сиңа уртак рәва эрмәс (лаек түгел). Йазыгымны синдин йарлыкату теләрмен, тәкый синең хәзрәтеңә кайтырмын. Әй бар Ходайа, мине йарлыкагыл, тип һәмишә әйтер ирде. Хак Тәбәрәкә вә Тәгалә пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең кил-меш (булган) һәм килдәче (булачак) йазыкларын йарлыкамыштин соң, мундаг (шундый) тәзаррыг (түбәнчелек белән ялвару) вә за-рилык берлә һәмишә Хак Тәгаләдин мәгъфирәтене (ярлыкавын) теләсә, өммәтенә сәза (яраклы) торыр.

    Качан кем бу сурә назил булды эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең гаммы (ата белән бертуган) Габбас йыглайу башлады. Пәйгамбәр әйде: «Ни өчен йыгларсың?» - тиде эрсә, Габбас әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, бу сүрә эчендә сизиң (сезнең) дарелфәнадин (дөньядан яки «бетә торган йорт») дәрелбакага (ахирәткә яки «мәңгелек йорт») рихләт кылмакыңьң (үлү, дөньядан күчү), Хак хәзрәтенә бармак (бару) хәбәре бар»,- тиде эрсә, пәйгамбәргә әйде: «Йә Габбас, әйтмешең (әйтүең) тәг (шулай) торыр. Андин соң гарәфә көн Җөмлә хаҖилар Гарафат тавында вөкуф кылганда (тукталганда), пәйгамбәр мөнбәргә менде, тәкый Тәңре Тәгаләгә үкүш хәмед вә сәна кылды, тәкый халаикга вәгазь вә нәсихать кылды, тәкый үкүш (күп) васыйатьләр кылды. Андин соң әйде: «Әй, өммәтләрем, Хак Тәгаләнең фәрманын сезләргә тәгүрдемме (Җиткердемме)?» - тиде эрсә, Җөмлә халаиклар: «Безгә тәгүр-деңез»,- тип әйделәр. Андин соң әйде: «Әй, өммәтләрем, Тәңре Тәгалә үз колына ихтыйар куйды»,- тәкый әйде: «Әй, колым, дөнйа-да тормакны (яшәүне) теләсәң, син белерсең, вә әгәр тәкый миңа сатгашмакны (кавышуны) теләсәң, син белерсең, ихтыйар синдә кузтым (куйдым),- дип әйде эрсә, ул Хак Тәгаләнең бакасыны (мәңгелеген) өзүрдә (сайлады)»,- тиде эрсә, барча халык белделәр кем пәйгамбәрнең барур вакыты йавуды (якынайды) тип. Андин соң Абу Бәкер йыглады тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, нәфәсләремез (сулышыбыз) тәкый огланларымыз, тәкый Җөмлә мал-таварларымыз сезгә йулуг (йолым) булсын, тәкый сез арамызда булыңыз»,- тиде. Андин соң пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам Мәдинәгә килде.

    Тәкый сәфәр айының ахырында пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам-гә иг (чир) тигде. Әүвәл башы агрыйу (авырта) башлады, аннан Зәгыйфь булды, тору билмәз (тора алмас) булды. Җефете Мәймүнә әвендә булса (өендә иде), тәкый теләр ирде кем Гайшә әвендә булса. Җөмлә хатынларыдин дәсгур (рөхсәт) теләде кем: «Гайшә әвендә ултырсам (яшәсәм)»,- тип. Җөмләсе дәсгур бирделәр ирсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам купты, тәкый бер култыгындин Гали тотты, тәкый тайайу (таянып), Гайшә эвенә килделәр. Качан кем Гайшә эвенә керде тәкый биһуш (хушсыз) булды, замандин соң гакылына килде. Качан кем намаз вакыты булды ирсә, Билал разый аллаһу капугка (капкага) килде тәкый «әс<әлату йә Рәсуллаллаһи» тиде эрсә, Фатыйма чыкты тәкый әйде: «Йә Билал, пәйгамбәр үзе берлә мәшгуль торыр»,- тиде эрсә, Билал кайтты. Йәнә замандин соң капугка килде тәкый «әс-сәлату йә Рәсуллаллаһи» тип чакырды эрсә, пәйгамбәргә әйде: «Йә Билал, мин зәгыйфь булып торырмын, Абу Бәкергә бойырың, иманатлык кылсын»,- тиде ирсә, тәкый ике әлгине (кулын) башына куеп йыглайу (елап) мәсҖедкә барды, тәкый Абу Бәкергә әйде: «Йә Абу Бәкер, пәйгамбәрнең намазга чыкмак-ка йарагы булмады, сезгә имамлык кылсын тип бойырды»,- тиде эрсә, Җөмлә сәхабәләр казгырдылар. Намаз кылмышдин соң, ка-пугка килделәр эрсә, пәйгамбәр теләде кем сәхабәләргә васыйат-ләр кылса. Башына гусаба (баш бавы) баглады тәкый әйде: «Мине көтүрүң (күтәрегез), тәкый мәсҖедкә иләтең (илтегез), тәкый менбәргә мендереп, васыйатьләрем бар, халаикга әйтәйен»,- тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам зәгыйфь авазы берлә Хак Тәгаләгә хәмед вә сәна кылды, кичкән сәхабәләргә дога кылды, калганлар-га дога кылды әйде: «Әй, йаранларым, мин сезгә нәтәк (нинди) пәйгамбәр ирдем?» - тиде эрсә, сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллал-лаһи, сез безгә ата-анадин шәфкатьлерәк пәйгамбәр идеңез- Тәңренең фәрманын безгә изгелек берлә, мәрхәмәт берлә тәгүрдеңез (Җиткердегез). Без Җөмлә сездин хошнудбыз (канәгатьбез). Хак Тәгалә сезгә хәйер Җәза бирсен»,- тиделәр. Андин соңра пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй, йаранларым, кайу береңезгә минем телемдин, йә тәкый әлгимдин (кулымнан) азар (әрләү, сугу) тигмеш булса, гафу кылыңыз, вә әгәр гафу кылмасаңыз, зинһар вә зинһар, ахирәткә куймаң, бу дөнйада кыйсас кылың (Җәза бирегез)». Өч кат әйде эрсә, барча сәхабәләр өйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, сездин безгә изгелектин үзгә (башка) тигмәде, вә әгәр тигмеш булса, гафу кылдык»,- тиделәр. Ул арада Гукашәһ атлыг сәхабә купты (торды) тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Бәдер тукышындин (сугышыннан) кайтмышда, мин сезгә йакын йөрийүр ирдем (йөри идем). Сез камчы тәвәгә (дөягә) орайын (орыйм, сугыйм) тип, миңа ордыңыз. Андаг кирәк эрсә кыйсас кылсам»,- тиде эрсә, пәйгамбәр Гукашәһкә дога кылды тәкый әйде: «Хак Тәгалә сине йарлыкасын, кем кыйсасны ахирәткә куймадың»,- тиде. Тәкый: «Йә Билал, баргыл, ул камчы Фатыйма әвендә торыр, ул камчыны алып килгел!» - тиде эрсә, Билал тәкый Фатыймага барды, тәкый ул камчыны теләде эрсә, Фатыйма әйде: «Бабам (әтием) зәгыйфь торыр, чәрик (гаскәр) вакыты ирмәс (түгел), бу камчы берлә ни кылыр?» - тиде эрсә, Билал әйде: «Пәйгамбәр Бәдәр тукышында бер камчы берлә Гукашәһне белмәдин (белмичә) урмыш. Имди пәйгамбәргә кыйсас кылыр». Фатыйма әйде: «Гукашәһнең күңеле ничек түзәр пәйгамбәргә ормакка. Әгәр урыр булса, йә Билал, пәйгамбәр өчен углым Хәсәнне тәкый Хөсәйенне орсын, пәйгамбәрне ормасын»,- тип, Хәсән берлә Хөсәйенне мәсҖедкә ыза бирде (Җибәрде). Качан кем Билал камчыны китерде, тәкый Гукашәһкә бирде эрсә, Абу Бәкер вә Гомәр, вә Госман, вә Гали Җөмлә куптылар, тәкый өйделәр: «Йә Гукашәһ, пәйгамбәр зәгыйфь торыр, пәйгамбәр өчен безне ургыл»,- тиделәр эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Рәва (яраклы) булмас, йазык кылган мин торырмын, сезләрне йазыксыз урмак нәтәк (ничек) булыр»,- тиде эрсә ултырдылар. Иәнә әйде: «Йә Гукашәһ, кил, кыйсас кылгыл»,- тиде. Гукашәһ әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, сез мине урмышыңызда минем тәнем йалың (ялан) ирде, им-ди сизиң (сезнең) тунуңуз (киемегез) бар, нәтәк (ничек) булыр?» -тиде эрсә, пәйгамбәр тәнен ачты. Качан пәйгамбәр тәнен ачты өрсә, Гукашәһ камчыны быракты (ыргытты), тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк тәненә йөзен, күзен, кулын сөртте тәкый әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, минем ни зәһәрем булгай кем сезне ур-макка. Вәликин хәтеремә андаг (шулай) төште кем мин гасый вә Җафый (гөнаһлы) тәнемне пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк тәненә сөртсәм, кем кыйамәттә тәнемә тәмуг уты тигмәсә тип игътикад кылдым (күңелемә беркеттем)»,- тиде эрсә, сәвенде (сөенде) тәкый Гукашәһкә дога кылды.

    Андин соң әйде: «Әй, йаранларым, тәкъва вә пәрһиз (динле булып, сакланып) берлә терелең, тәкый, зинһар, биш намазны саклаңыз, тәкый кол-каравышларны артык имгәтмәңез, шәфкать кылыңыз»,-тиде тәкый менбәрдин төште.

    Качан кем рәбигул-әүвәл айыныңун беренче көн, йәкшәнбе көн ирде кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең иге (авыруы) инкән ка-тыг (бик каты) булды ирсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Мине ултургузың (утырт)» - тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне ултырт-тылар, Гайшәнең көкүсе (күкрәгенә) башын кузду тәкый әйде: «Бу көн - дөнйадин соң көнем торыр, ахирәттә әүвәл көнем торыр»,-тиде эрсә, Җөмлә халаиклар йыглаша башладылар. Тәкый Галигә әйди: «Йә Гали, син мине йугайсың (юарсың), тәкый Габбас су кәмиш-кәй (салыр), тәкый Җәбраил сезгә йары биргәй (ярдәм итәр). Качан кем Җеназа үзә кузсаңыз, Җөмлә чыкгайсыз (чыгарсыз), мине хали (ялгыз) козгайсыз (калдырыгыз) Хак Тәгаләнең рәхмәте миңа на-Зил булгай. Андин соң Җәбраил үземдә (янымда) намаз кылтай, андин соң Микаил намаз кылтай, андин соң Исрафил намаз кылтай, андин соң фәрештәләр Җәмәгать-Җәмәгать намаз кылгайлар (кылачаклар), андин соң сез намаз кылгайсыз»,- тиде.

    Андин соң Хак Тәгаләдин вахи килде Газраил галәйһи әс-сәлам-гә: «Йә Газраил, баргыл, дустым Мөхәммәдие безгә кавуштыр, йәнә керсәң, дәсгур теләгел (рөхсәт сора), Җанын кабз кылмакка (алып китәргә) тәкый дәсгур теләгел. Әгәр дәстур бирмәсә, кабз кылма-гыл, әгәр дәсгур бәрсә, кабз кылгыл (алып кит)». Газраил галәйһи әс-сәлам әгьраби (дала гарәбе) сурәтендә булып, капугка килде, тәкый әйде: «Әс-сәламу галәйкүм, йә әхлә байтин-нүбүвати вәр-рисаләти» (сәлам булсын сезгә әй нөб үвәт (пәйгамбәрем) вә рисаләт (пәйгамбәрлек, илчелек) әһле бәйте (өе), дәстур бармы кермәк-кә?) - тиде эрсә, Гайшә әйде Фатыймага: «Йә Фатыйма, баргыл, ул капугка гозер берлә килгәнне кайтаргыл». Фатыйма әйде: «Йә Тәңренең колы, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне сорап килгәнеңез өчен сезгә Хак Тәгалә үкүш саваплар биргәй, пәйгамбәр галәйһи әс-сә-лам мәшгуль торыр»,- тиде тәкый кайтты. Бер заман кичте (күпмедер вакыт үтте), капугтин аваз килде. «Әс-сәламе галәйкүм, йә әхлә бәйти нүбүвати вәр-рисаләти»,- тип. Гайшә әйде Фатыймага: «Йә Фатыйма, мәгәр ул кешенең колагы агыррак булгай, катыграк әйт!» -тиде эрсә, Фатыйма катыграк әйде (кычкырып әйтте) тәкый кайтты. Йәнә бер замандин соң, капугдин өченче кат аваз килде. Пәйгамбәр «капугдин чакырган кем торыр?» - тиде эрсә, Фатыйма әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, һич белмәсмен, икенче кат гозер кылырмын, һич кайтмас»,- тиде. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Әй күзем йаругы (яктысы), ул Газраил торыр, хатынларны тол кылган, огланларны үксез кылган, абаданларны (шәһәр, авылларны) харап кылган, Җәмәгатьләрне пәришан (харап иткән, һәлакәткә төшергән), мәзәләрне (ләззәтләрне) йыккан мәләк үл мәвет (үлем фәрештәсе) торыр. Качан аның авазы колагыма керде эрсә, Җөмлә әндамларым (әгъзаларым) тетрәйү башладылар. Аңа дәстур бир-мәдин (бирмичә) чара йук, дәстур (рөхсәт) биргел, керсен»,- тиде эрсә, ул тәкый керде, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламгә сәлам бирде. Пәйгамбәр Җавап бирде. Андин соң килде, тәкый пәйгамбәрнең катында ултырды. Пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Газраил, Зийарат кылумы (хәл белүме) килдең йә тәкый Җанымны кабз кыл-мак өченме?» - тиде эрсә, Газраил әйтте: «Йә Рәсуллаллаһи, һәмзий-арат кылу килдем, тәкый дәстур бәрсәң (рөхсәт итсәң) мөбәрәк Җаныңызны кабз кылмак өчен килдем»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Газраил, Җәбраилне кайда күрдең?» -тиде эрсә, Газраил әйде: «Җәбраилне элек вакыт күктә күрдем кем фәрештәләр Җәбраилгә тәгъзийәтеңезне (якыннарын юатуын) тәгрүр (Җиткерер) ирделәр, алар берлә мәшгуль ирде. Хали (бушагач) килгәй»,-тиде. Иәнә бер замандин соң, Җәбраил галәйһи әс-сәлам тәкый килде. Пәйгамбәргә әйде: «Йә Җәбраил, бу көн дөнйадин сәфәр кылыр көнем торыр, ахирәткә рихләт кылыр (күченү) көнем торыр. Миңа ни бәшарәт берлә килдең?» - тиде эрсә, Җәбраил галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Җөмлә күк капуглары ачылып, фәрештәләр әлләриндә (кулларында) табаклар үзә нисарлар (чәчү өчен акча) алып, интизар кылып бакып торырлар. Синең рухың килмәкеңә Җөмлә оҖмах капугларында
    хурлар әлигләрендә (кулларына) табаклар алып, амадә кылып (әзерләнеп), синең рухың килмәкеңә бакып торырлар»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, мин сиңа сөәл кылмазмын, өңин (башка) бәшарәт (хәбәр) биргел»,- тиде эрсә, Җәбраил әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, кыйамәт көн булса, йир йарылып, әүвәл гүрдин чыккан син булгайсың, тәкый халаикларга, гасый вә Җафиларга (гөнаһлыларга) әүвәл шәфәгать кабул кылган сез бул-гайсыз»,- тиде эрсә, пәйгамбәргә әйде: «Йә Җәбраил, мин сиңа ан-дин сөәл кылмазмын. Андин (андый) сөәл кылырмын кем, кыйамәт көн булса, минем әхвәлем нәтәк (ничек) булгай. Минем казгым, хәсрәтем ул гафый вә Җафый (гөнаһлы) өммәтләрем өчен торыр, миңа анлар әхвәлендин бәшарәт (хәбәр) биргел»,- тиде. Җәбраил әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, Хак оҖмахны Җөмлә пәйгамбәрләргә ха-рам кылды. Син кермәдин качан кем оҖмахка син керсәң, андин соң өңин (башка) пәйгамбәрләр кергәйләр. Йәнә оҖмахны Хак хәрам кылды Җөмлә өммәтләргә синең өммәтләрең кермәдин (кермичә). Качан кем синең өммәтләрең Җөмләсе оҖмахка керсәләр, андин соң өңин (башка) өммәтләр кергәйләр»,- тиде эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Йә Җәбраил, имди күңелем хуш булды өммәтләрем казгысындин»,- тиде. «Йә Газраил, имди килгел, тәкый Җанымны кабз кылгыл (ал), дәстур бирдем»,- тиде эрсә, Газраил тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк Җанын кабз кылу башлады. Качан кем мөбәрәк Җаны тезенә йитте эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам әйде: «Лә илаһә иллаһи вахдәһү, лә ширикә ләһү. Нәмә катыг ирмеш (икән) бу Җан бирмәк»,- тиде эрсә, Фатыйма йыглау башлады. Пәйгамбәргә әйде: «Йә Фатыйма, ник йыгларсың, атаңа бу көндин соң имгәк тимәгәй, ни имгәге бар, бүген торыр»,- тиде, тәкый катында бер кадах (савыт) су бар ирде, ул суга әлгине (кулын) катар (тыгар) ирде, тәкый мөбәрәк йөзенә сөртер ирде, анчага тәги кем мөбәрәк Җаны кендегенә йитте. Анда тагы бер кат «Лә илаһә иллаллаһ» тиде.

    Ул арада Гайшә разый аллаһу ганһаның карендәше Габдрахман керде, әлгиндә (кулында) мисвәк (теш чистарта торган таякчык) бар ирде. Пәйгамбәргә бакар ирде (карады). Гайшә белде кем пәйгамбәр галәйһи әс-сәлам мисвәкне катыг сәвәр (бик ярата) ирде, әйде: «Йә Рәсуллаллаһи, мисвәкне агзыңызга сөртәйенме (авызыңа сөртимме)?» - тиде эрсә, пәйгамбәр мөбәрәк башы берлә ишарә кылды кем сөртгел тип. Мисвәк башы корыг ирде, Гайшә изде, тәкый пәйгамбәр галәйһи әс-сәламнең мөбәрәк тешләренә сөртте. Пәйгамбәрдин соң мөфәхиррәт кылып (сөенеп, мактанып) әйтер ирде: «Минем көксүм үзә (күкрәгемдә) Җан бирде, тәкый соң хәлендә минем йарымны үзенең йары берлә Җәмигь кылды»,- тип күвәнүр (куаныр) ирде.


    Андин соң пәйгамбәрнең Җаны мөбәрәк көксинә (күкрәгенә) килде тәкый бер кат «Лә илаһә иллаллаһ» тиде. Җан чыкты эрсә, әлигләре (куллары) төште, тәкый мөбәрәк башы салынды эрсә, пәйгамбәр галәйһи әс-сәламне йаткырдылар. Мәдинә эчендә хәбәр булды, Җөмлә сәхабәләр йыгылдылар (Җыелдылар), йыглашу башладылар. Караңгы булды, Фатыйма әйтер: «Йә пәйгамбәр атам, йә Тәңренең дусты атам, Тәңренең өзрүнде (сайланган) колы атам, йә оҖмах берлә бәшарәт бирелмеш атам, йә өммәтеңә шәфкатьлег, миһербанлы атам!» - тип йыглар ирде. Гомер йыглайу әйтер ирде: «Йә Рәсуллаллаһи, ул көн сәхабәләр әйделәр, халаик үкүш булды, сезнең вәгазь вә нәсихәтегезне Җөмлә халык ишетү белмәз (ишетә алмас) дип өч тешлег мөнбәр кылдылар, качан кем ул мөнбәргә сез меңдеңез эрсә, мөбәрәк аркаңызны тайаган өрә (багана) фи-ракыгызга (аерылуга) тәкать тота белмәдин (чыдый алмыйча) иңрәйү башлады. Җөмлә сәхабәләр аның иңрәвен ишеттеләр. «Имди без Се39ин фиракыңызга (аерылуга) нәтәк тәкать тотгаймыз (тотарбыз)?» - тип йыглайу ирде, тәкый әйтер ирде: «Әй, олуг, хөрмәтлег Рәсул атам, сезгә фида Җаным»,- тип. Тәңре Тәгалә Коръән эчендә кем хәбәр бирер: «Каулә Тәгалә мән йатуги әр-рәсу-лу фәкад атага аллаһа», йәгъни кем дә кем Рәсул фәрманыңча булса, йөресә, аңа буйы бирсә (буйсынса), Тәңре Тәгалә фәрманыңча йөреде, тәкый Тәңрегә буйын бирде (буйсынды) тип йыглар ирде, тәкый чәрик (гаскәр) сусалык тигмештә, бармакларындин чишмәләр чыгып, Җөмлә чәригне (гаскәрне) кандурган (туйганчы эчергән) пәйгамбәр тип йыглар ирде. Тәкый әйтер ирде: «Көферләр таш берлә мөбәрәк тешен сындырмышта». Сәхабәләр әйделәр: «Йә Рәсуллаллаһи, бу көферләргә каргагыл, һәлак булсын»,- тимешлә-рендә (дигәндә), көферләргә каргамадин, изге дога кылган пәйгамбәр тип йыглар ирде. Әй алчак (ачык йөзле) пәйгамбәр, әй хәлим (сабыр) пәйгамбәр тип йыгласа, сәхабәләр бодасындин (баласыннан) айырылган тәвә тәг (дөядәй) иңрәшер ирделәр. Иннә лиллаһи вә иннә иләйһи рәҖигунә.



    ← назад   ↑ наверх          @ почта kitap.net.ru   @ заведите почту на kitap.net.ru