Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы
Поэт, член союза писателей РТ
Ахметзянов Музагит Загитович родился 15 декабря 1950 г. в д. Тюрюш Муслюмовского района РТ. После окончания в 1968 г. Кубяковской средней школы получил высшее образование. В 1973 г. окончил историко-филологический факультет КГУ.
Свой трудовой путь он начал в качестве директора Уразметьевской средней школы. С 1975 по 1982 гг. работал вторым секретарем в районном комитете комсомола и инструктором в райкоме партии. С 1982 по 1995 гг. руководил Муслюмовской средней школой, где на сегодняшний день работает учителем татарского языка и литературы.
Он - автор многих сборников детских стихов, среди которых наибольшей популярностью среди читателей пользуются книги "Мин санарга өйрәнәм", "Матур булыйк", "Карга бураны", "Очты, очты...". Следует отметить, что книги "Очты, очты..."(2002) и "Акыллыга сүз әйттем" (2005) получили второе место на конкурсе "Книга года". "Күңел нуры" - незаменимый учебник для желающих изучать арабскую графику. А книга "Түрешем" содержит много информации об истории, нынешнем состоянии, жителях и выходцах этой деревни. К своему 55-летию поэт выпустил еще одну книгу "Әнием канатлары".
Музагит Ахметзянов не только учитель и поэт с большой буквы, но и активный участник культурно-общественных мероприятий, проводимых в районе и всей республике. Он - умелец играть на многих музыкальных инструментах, руководитель детского творческого литературного кружка, фотограф, кинорежиссер, оператор. Самое главное и ценное - это то, что он - воспитатель подрастающего поколения. Только чутко понимающий психологию детей человек может так их любить и передавать им все свои знания и весь накопленный опыт.
Невозможно и представить себе выступление фольклорного ансамбля "Мөслим тугайлары" без его участия."Удивительно талантливый человек!" - говорят о нем земляки. Доброта, красота, чистота души - вот спутники его жизни.
Музагит Ахметзянов - член союза писателей РТ с 1995 г. Отличник народного просвещения РСФСР, Заслуженный учитель РТ, автор 13 книг, из них 6 выпущены в Татарском книгоиздательстве. Является депутатом Муслюмовского муниципального сельского поселения. Награжден многочисленными грамотами, дипломами, благодарственными письмами.
Музагит Загитович Ахметзянов
Шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы
Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы 1950 нче елның 15 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында туган. 1968 елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, югары белем ала: 1973 елда КДУ ның тарих-филология факультетын тәмамлый.
Үзенең тормыш юлын ул Үрәзмәт урта мәктәбе директоры сыйфатында башлап җибәрә. 1975-1982 елларда комсомол райкомының икенче секретаре, партия райкомы инструкторы булып эшли. 1982-1995 елларда Мөслим урта мәктәбе белән җитәкчелек итә. Әле хәзер дә ул шунда татар теле һәм әдәбияты укыта.
Ул балалар өчен күп кенә шигырь җыентыклары чыгарды. Бигрәк тә аның “Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “Карга бураны”, “Очты, очты...” китапларын яратып укыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Очты, очты...” (2002), “Акыллыга сүз әйттем” (2005) китаплары милли китапханәнең “Ел китабы” конкурсында 2 нче урын алдылар. “Күңел нуры” – гарәп графикасы өйрәнергә теләүчеләр өчен алыштыргысыз дәреслек, ә “Түрешем” әлеге авыл тарихы, аның бүгенге хәле, биредә яшәүчеләр һәм аннан чыккан шәхесләр хакында бик күп мәгълүмат бирә. Үзенең 55 яшенә исә шагыйрь “Әнием канатлары” дип аталган тагы бер китап чыгарды. Мөҗәһит Әхмәтҗанов олы хәрефтән языла торган укытучы һәм шагыйрь генә түгел, районда һәм бөтен республикада үткәрелә торган мәдәни-иҗтимагый чараларның актив катнашучысы да. Ул күп кенә музыкаль инструментларда уйный, балаларның әдәби иҗат түгәрәге җитәкчесе, кинорежиссер һәм оператор. Иң әһәмиятлесе һәм кыйммәтлесе – ул яшь буын тәрбиячесе. Бала психологиясенең нечкәлекләрен аңлаучы кеше генә аларны ярата һәм аларга үзенең туплаган белемен һәм тәҗрибәсен бирә ала.
“Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле аңардан башка күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. “Искиткеч талантлы кеше ул!” – диләр аның турында якташлары. Игелеклелек, матурлык һәм күңел чисталыгы – аның тормыш принцибы.
Мөҗәһит Әхмәтҗанов – 1995 елдан Тр Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның Мактаулы укытучысы, 13 китап авторы. Ул китапларның алтысы Татарстан китап нәшриятында чыккан. Мөслим муниципаль авыл җирлеге Советы депутаты. Күпләгән грамоталар, дипломнар, рәхмәт хатлары иясе.
Чыганак: Мөслим районының рәсми-мәгълүмати сайты
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






