Харрас Әюп
Харрас Гыйлмегали улы Әюпов 1946 елның 21 августында Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Түрештәге башлангыч мәктәпне һәм шул ук районның Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 1964—1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1969—1972 елларда Мөслимдә чыга торган район газетасында әдәби хезмәткәр була. 1972 елның апреленнән алып 1983 елның декабренә кадәр ул «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1983 елның декабреннән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе редакторы.
Үзенең беренче шигырен X. Әюпов җиденче класста укыганда яза. Бер елдан шигырьләре белән район газетасында катнаша башлый. Университет елларында исә аның шигырьләре республика газета-журналларында, «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә. 1980—1985 елларда Татарстан китап нәшриятында «Ышаныч», «Кояшлы яңгыр», «Каен балкышы» исемле шигырь китаплары басылып чыкты.
X. Әюпов— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Ышаныч: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1980.— 143 б. 2500 ()Яшь шагыйрьнең беренче китабы). Рец.: Гайнетдинова Д. Ак кәгазьдә күңел нурлары.—Татарстан яшьләре, 1980, 13 янв.
Кояшлы яңгыр: Шигырьләр, поэма.— Казан: Таткитнәшр 1983__79 б 3600.
Аның турында
Гатауллин Р. Харрас Әюпов: [Безнең сафка].— Казан утлары, 1982
Чыганак: adiplar.narod.ru
Аюпов Харрас Гильмегалиевич
(Харрас Аюп) – поэт, заслуженный деятель искусств РТ: за поэтические сборники «Көй эзләү» («В поисках мелодии», Казань, Татарстан китап нәшрияты, 2001) и «Ут аркылы сикерү» («Прыжок через огонь» Казань, «Мәгариф» нәшрияты, 2004).Издания
Любовь, высеченная на камне (1994)
Поземка (1996)
Терпение (1992)
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






